Лаос
Лаос (лаос. ປະເທດລາວ), тулы атамасы Лаос Халык Демократик Җөмһүрияте (лаос. ສາທາລະນະລັດ ປະຊາທິປະໄຕ ປະຊາຊົນລາວ ) - көньяк-Көнчыгыш Азиядә диңгезгә чыгышы булмаган дәүләт. Көнбатышта Таиланд, көнчыгышта Вьетнам, көньякта Камбоджа, төньякта Кытай белән, төньяк-көнбатышта Мьянма белән чиктәш. Башкаласы – Вьентьян шәһәре.
Тарих
Лаос дәүләт буларак башлангычын XIV гасырда ала, ул вакытта дәүләт Ланг Санг Хом Кхао («Миллион фил һәм ак кулчатыр иле») дип атала.
Дин
Ил халкының 40-50 % ын тәшкил итүче лао халкы буддачылык тарафдары. Калган 50 % ы — 48 этник төркемне берләштерә. Аларның зур күпчелеге анимизм вәкиле. Христианнар (католиклар, протестантлар) — 2 %. Бәһаи, ислам диннәре вәкилләре азчылык.
Сылтамалар
- Laoconnection.com — country, culture, language info., gallery, advice column, and more. [ингл.]
- Laos' Portal — Directory of Laotian sites [ингл.]
- Mekong Center — Official tourism site [ингл.]
- Wikivoyage: Laos [ингл.]
- Карта Лаоса [ингл.]
- Sticky-Rice.com 2007 елның 11 февраль көнендә архивланган. — Ever growing collection of articles on, and photos of, Laos. [ингл.]
- Laolinks.ru 2011 елның 28 июль көнендә архивланган. — Лаос буенча интернет-сылтамалар [рус.]
- Лаос буйлап сәяхәт 2011 елның 25 февраль көнендә архивланган. [рус.]