Мөэмин

Istanbul, Hagia Sophia, Allah.jpg
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Кадер кичәсе
Биналар
МәчетМанара
Мигъраб – Кәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык

Мөэмин (гарәп. مؤمن‎, иман иткән, тугрылыклы булган) — Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән ышанганиманы аның фикерәлерен һәм гамәлләрен билгеләгән, аның тормыш мәгънәсенә әверелгән мөселманны билгеләү өчен кулланылган ислам төшенчәсе.[1]

Мөэмин һәм мөслим терминнары арасында аерма

« Әһле ислам арасында «мөселман» белән «мөэмин» дигән төшенчәләрне дөрес аңлау юк. Баштарак мин дә: «Мөэмин» ул «лә илаһа иллә Аллаһу» кәлимәсен әйтеп иман китергән кеше була, ә «мөселман» – моннан тыш биш вакыт намазны, ураза, хаҗ, зәкят кеби фарызларны тәмам төгәл үтәп баручы була. Димәк Аллаһ каршында мөселман мөэминнән югарырак тора» – дигән гомум ислам милләте тарафыннан кабул ителгән хөкемгә ияргән идем. Аннары айныдым. Аллаһ үзләренең мөэминнәр булуларын дәгъвалаган гарәпләргә: «Сез мөэминнәр түгел, сез мөселманнар гына әле» – дип җавап бирергә кушканын күрәчәкбез.[2] Нигә болай? Чөнки, аять сүзләре белән әйткәндә: «Иман сезнең йөрәкләрегезгә әле үтеп кермәде».[3][4]
»

Мөэмин ия булырга тиешле сыйфатлар

Коръәннең күп аятләрендә чын күңелдән иман иткәннәрнең бай рухи дөньясына ишарә иткән сыйфатлары тасвирлана:[6]

  • Мөэминнәр ритуаль намазларны тиешлечә башкара.
  • Алар мәҗбүри булган зәкят-садакасын түли һәм үз мал-мөлкәтләрен Аллаһ юлында куллана.
  • Үзләренең барлык эшләрендә Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәл итәләр.
  • Мөэминнәр башкаларны яхшы юлларны сайларга, начарларга керешмәскә өндиләр.
  • Буш һәм файдасыз эшләрдән ерак торалар.
  • Алар пакъ, авыр гөнаһларны кылмый.
    • Көфернең тормышларына кермәүне күзәтеп торалар.
  • Аллаһы Тәгаләгә, Аның Рәсүленә буйсыналар, һәм һәрвакыт аларның боерганнарына итагәть итәләр.
    • Аллаһы Тәгаләнең Җир йөзендәге урынбасары (хәлифә) дип яратылган акыллы кеше дәрәҗәсенә тугрылыклы булып яшиләр.

Мөэминнәр турында Коръәндә

  • Әл-Мөэминүн сүрәсе — Коръәннең 23 нче сүрәсе, Мәккәдә иңдерелгән, 118 аяттән тора.
  • Коръәндә Мөэмин сүзе 229 тапкыр кулланыла[7], мәс.: «Ий мөэминнәр, һәммәләрегез дә Аллаһуга тәүбә итегез, шаять дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз.»[8].

Мөэминнәр турында Сөннәттә

"
« Аллаһ Рәсүле (с.г.с.) соңгы Хаҗ вакытында әйткән: „Сезгә мөэминнең кем икәнен белдермәскә микән? Мөэмин — кешеләр үз малын һәм тормышын иминлегендә курыкмыйча тапшыра алганнары кеше; муслим — үз теле һәм куллары белән башкаларга зыян кылмаучы берәү; муджахид — Аллаһы Тәгаләгә буйсына алыр өчен үз рухы белән керәшүче; ә мөһаҗир — ул гөнаһларны калдырган берәве!“»

— Имам Әхмәт хәдисләре җыентыгы, 6/21[9]

Фадаля ибн Убайд белдергәненчә
»
Аллаһ Рәсүле (с.г.с.) әйткән: «Хакыйкый иман иясе (мөэмин) — кешеләр аның янында үзләрен имин һәм тыныч сизә алган берәү».

— Ас-Суюты Дж. Аль-джами‘ ас-сагыр. С. 548, хадис № 9144[10]

Искәрмәләр

  1. Али-заде, А. А., 2007
  2. «Чүлдән чыккан гарәпләр: «Без иман китердек» – диделәр. Аларга болай дип әйт: «Юк, сез иман китермәдегез, шуңа күрә: «Без буйсындык» – дип әйтегез; ә иман сезнең йөрәкләрегезгә әле үтеп кермәде...» – диген». Коръән, (49:14)
  3. Әли Гыймран сүрәсе / Коръән, (3:154): "... Бит Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны белүче."
  4. Әл-Гәнкәбут сүрәсе / Коръән, (29:69): "Ныклап ышанучылар Безнең юлыбызда тырышырлар, көрәшерләр, кирәк булса - сугышырлар, әлбәттә, Без аларны үзебез риза булган хак юлга күндерәчәкбез, Аллаһ, әлбәттә, мөэминнәр белән бергәдер. Мөэминнәрнең яхшы эшләре вә кылган изге гамәлләре фәкать Аллаһ ризасы өчен генә булса, Аллаһ аларга дөньяда - һидәят, ахирәттә - җәннәт бирер."
  5. «ТӘФСИР әл-КАЛЬБ» китабына багышланган МӨКАДДИМӘ
  6. Какая группа мусульман относится к искренним верующим (муминин), о которых упоминается в нескольких аятах Священного Корана?
  7. Та Һа сүрәсе: аять 75 (текст), Ән-Нур сүрәсе: аять 3 (текст), Әс-Сәждәһ сүрәсе: аять 18 (текст), Әд-Духан сүрәсе: аять 12 (текст), Нух сүрәсе: аять 28 (текст).
  8. Ән-Нур сүрәсе: аять 31 (текст) (24 2017 елның 23 март көнендә архивланган.:31)
  9. Определение слов «Мумин», «Муслим», «Муджахид», «Мухаджир»
  10. Военная тема // Хадисы. — Umma.Ru

Чыганаклар

Төркемнәр