Ризаэддин Фәхреддин

Ризаэтдин Фәхретдин (12 гыйнвар[2] (башка чыганаклар буенча 16 гыйнвар 1859 ел, Кичүчат, Самара губернасы — 12 апрель 1936 ел, Уфа) — мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе[3]. Иҗади мирасы гаҗәеп бай һәм киң кырлы. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте мөфтие (1922[4]—1936)[5].

Тәрҗемәи хәле

Туган көне һәм килеп чыгышы

Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 12 гыйнварында (иске стиль белән 4 гыйнварында) Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында туа[6].

Ризаэтдин Фәхретдиннең шәҗәрәсе түбәндәгечә: Тансар → Кармыш → Бахшанди → Кайбулла → Җангилде → Төмкәй (Төммөхәммәт) → Ишкәй (Ишмөхәммәт) → Юлдаш → Бикмөхәммәт → Сөбханкол → Сәйфетдин → Фәхретдин → Ризаэтдин[7]. Фәхретдинов нәселләренең Шырдан авылыннан (хәзерге Татарстанның Яшел Үзән районы, Олы Шырдан авылы) булуын раслый. Бабасының атасы Юлдаш, Казанны басып алганнан соң, көчләп чукындырудан качкан[8][9][10].

Зөя өязенең 1646—1651 елгы писцовый кенәгәләрендә[ru] («Список перечневой Свияжскаго уезду свияжских мурз и служилых татар и недорослей поместным землям с книг писма и меры») Олы Шырдан авылында Р. Фәхретдиновның бабалары йомышлы татарлар арасында телгә алына: «Дер. Татарские Большие Ширданы на речке Большие Ширданы за помещиками. № 61. Янгильда Кайбулин. Двор помещичий. 14 четей, 200 копён. Примерно сверх 13 четей без четверика. 20 копён. Большие Ширданы. Янгильда Кайбулин да в д. Наратлех, а на его поместной земле живут себе дворами: 1. сын Янгилды Темяшко Янгилдин…»[11].

Юлдаш гаиләсе Түбән Чупты (хәзерге Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы, Иске Чупты) авылы буенча I ревизия (1719 ел) материалларында ясаклы татарлар арасында «Юлдаш Ишкәев 30 яшь, улы Биккол 1 ай» дип теркәлгәннәр[11]. II теркәү кенәгәләрендә[ru] Керкәле авылында (хәзерге Татарстан Республикасының Лениногорск районы, Керкәле авылы) ясаклы татарлар арасында: «под номером 38 492 переселённый из Нижних Чептов Юлдаш Ишкеев 56 лет, у него дети Биккул 27 лет, Бикмет 20 лет, Мрат 18 лет и Мухаммад 5 лет, у Бекмета сын Субханкул 1 месяца» диелгән[11]. 1762 елгы III ревизия материалларында Керкәле авылы буенча Юлдаш Ишкәевның, гаиләсен алып, Кичүчат авылына күченүе турында мәгълүмат теркәлгән[11].

Риза Фәхретдиннең бабасының атасы Сөбханкол 4 нче типтәрләр командасының старшинасы була[12], ә бабасы Сәйфетдин һәм атасы Фәхретдин (1818—1891) Кичүчат авылында имам-хатыйб булып хезмәт итәләр. Фәхретдиннең ике хатыны, унбер баласы була. Ризаэтдиннең әнисе Мәгъүбә (1821—1873, Кичүчат авылында җирләнгән)[13] шул ук Бөгелмә өязенең Иске Иштирәк авылы имамы Рәмкол хәзрәт кызы була. 1839 елда, Фәхретдин хәзрәткә кияүгә чыгып, Кичүчат авылына күченә. Яшь булуына карамастан, өендә , балаларга дин сабаклары укыта[14].

М. И. Роднов раславынча, хуҗалыкларны исәпкә алу материалларында, 1900-01 елларга караган карточкада, Кичүчатлы туганы тарафыннан аның «халкы буенча типтәр» икәнлеге күрсәтелгән[15]. Туу турындагы метрикада, 1912 елгы паспортында Ризаэтдин Фәхретдиннең башкорт катлавына керүе әйтелә[16]. Г. Хөсәенов раславынча, Фәхретдиновның 1929 елда үзе төзегән анкетасында милләте — башкорт-типтәр булуы турында мәгълүматлар бар[17][7]. Л. Ф. Байбулатова фикеренчә, туган авылында җир кишәрлекләрен һәм авыл җәмгыяте әгъзасы статусын саклап калу теләге, рәсми документларда башкорт катлавын күрсәтүгә сәбәп була[18].

Шәхес буларак формалашуы

Ризаэддин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәгъүбә абыстайдан ала. Төрки, гарәп, фарсы, татар, төрек һәм рус телләрен белә[19].

1867 елның көзеннән 1868 елның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, Чистайның 1 нче мәчете мәдрәсәсендә, шәех Закир ишан Камаловта белем ала. Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэтдиндә үзләренә якынрак, Бөгелмә өязенең Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсенә укырга керә, мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе сабак укыта башлый (1969-1889 елның язына кадәр). Биредә 1884 елда аның кулына Исмәгыйль Гаспринскийның «Тәрҗеман» газетасы эләгә. Мәдрәсәдә укуының соңгы елларында Фәхретдинов реформатор галимнәр Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Җәмалетдин Әфгани, М. Абдо хезмәтләре белән кызыксына башлый.

Ризаэтдин Фәхретдин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның 19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатиплык шәһадәтнамәсе — указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэтдин Фәхретдиннең гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы — «Китабе әт-тәсриф» — басылып чыга.

Беренче Уфа чоры

1891 елда Уфага күчеп килә. Шул ук елны Мәхкәмәи Шәргыягә (Оренбург мөселман Диния нәзарәтенә) беренче мәртәбә казый итеп сайлана һәм, өч ел саен шул вазифага кабаттан сайланып, 1906 елга кадәр казыйлык хезмәтен башкара.

1891 елның 20 августында ахун дәрәҗәсенә раслана.

1893 елда М.И. Өметбаев белән бергә «Казан һәм башкортлар» дигән тарихи мәкалә яза. 1894 елның сентябрендә М. Акмулла белән очраша, шагыйрьгә аның әсәрләрен китап рәвешендә бастырырга вәгъдә бирә. Шул ук елны шәех Зәйнулла Рәсүлев белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра, соңрак, 1917 елда, аның хөрмәтенә китап чыгара. 1895 елда, Мөхәммәтсәлим Өметбаев белән бергә, венгр галиме А. Вамберины сәяхәтендә озатып йөри һәм аңа башкорт теле буенча материаллар җыярга булыша[7].

Оренбург чоры

Оренбург шәһәрендә чыга башлаган «Вакыт» газетасының наширләре — бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр, мөхәррире Фатыйх Кәримиләрнең чакыруы буенча Риза казый 1906 елда Уфадан китә. Шул елның язында ул гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган мәкаләләр язып бастыра.

Бертуган Рәмиевләр 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар. «Шура» («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал 1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире итеп Ризаэтдин Фәхретдин билгеләнә (1908—1918). Фәхретдинов «Шура» журналында мөселман мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре турында 179 биографик мәкалә бастыра. Журнал битләреннән Фәхретдинов Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм авторның хәзерге Идел буе төрки-мөселманнарының тарихи дәвамчанлыгы идеясен яклый[20]. Россия һәм башка ил мөселманнары арасындагы элемтәләрне ныгытуга булышлык итә, Көнбатышның колониаль һәм империалистик сәясәтенә каршы чыга. Урал һәм Идел буе халыкларының тарихы һәм мәдәнияте буенча тикшеренүләр үткәрә. Ризаэтдин Фәхретдиновның әдәби һәм фәнни иҗаты, аның журналистлык һәм редакторлык эшчәнлеге Урал-Идел буе халыкларының рухи мәдәнияте үсешенә сизелерлек йогынты ясый. Аның исеме Урта Азия һәм Казакъстанда киң таныла.

1917 елның декабрендә III Гомумбашкорт оештыру корылтае эшендә катнаша. Анда Башкортстан парламенты каршындагы Кече Корылтай составына сайлана.

Ырынбур шәһәрендәге Кәрвансарай буенча Башкорт шурасы вәкиле булып тора[21].

Икенче Уфа чоры

1922 елдан Эчке Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөфтие. 1923 елда аның башлангычы белән Диния нәзарәте «Ислам мәҗәлләсе» («Ислам җыентыгы») журналын бастыра башлый.

1926 елда Мәккәдә узган Бөтендөнья мөселманнар конгрессында СССР делегациясен җитәкли, конгрессның вице-президенты итеп сайлана һәм Хаҗ кыла.

1927 елда Үзәк Диния нәзарәте 14 825 мәхәлләне берләштерә, бу аның тарихында иң зур сан була. Әмма 1930 елның маена инде 10 000 нән артык мәчет ябыла, мулла һәм мөэзиннәрнең 90-97 % ы үз вазифаларыннан мәхрүм ителә.

Фәхретдинов мәчетләрне ябуга, дини китапханәләрне юк итүгә каршы протест белдерә. Әдәбиятның бер өлешен ул Үзәк Диния нәзарәте архивында саклап калуга ирешә. 1930 елда мөфти, бөтен дөнья игътибарын СССРда Ислам диненең торышына юнәлтү өчен, Диния нәзарәтенең башка әгъзалары белән бергә отставкага китәргә карар кыла.

Диния нәзарәте җитәкчелегенең массакүләм кулга алынуына берничә ай кала, 1936 елның 12 апрелендә Уфада вафат була. Искә алулар буенча, меңләгән мөселман, төнлә яшерен рәвештә мәрхүмнең туган авылынаҗыелып, аңа җеназа укыган. 15 апрельдә Уфада мөселман зиратына җирләнгән[22].

Ризаэтдин Фәхретдиннең басылып чыккан хезмәтләре һәм әсәрләре

undefined

Ризаэтдин Фәхретдин йөзләгән хезмәт авторы. Хезмәтләре Россиядә яшәүче мөселманнарның Россиядәге иҗтимагый тормышы һәм хәле, тарих һәм мөселман фәлсәфәсе; шәригать нигезләмәләрен һәм хәдисләрне шәрехләү, этика, әхлак, педагогик нигезләре мәсьәләләренә карый.

«Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза» (1903) кебек повестьларында Европа белеме алган мөселман хатын-кыз идеалын сурәтли.

Ризаэтдин Фәхретдин мирасында Шәрык халыклары галимнәренең, мәдәният һәм мәгърифәт эшлеклеләренең тормышына һәм иҗатына багышланган күп томлы «Асар» тарихи-биобиблиографик китабы мөһим урын алып тора, аны ул берничә дистә ел дәвамында яза[5].

Татар әдәби теле барлыкка килү һәм үсеше мәсьәләләренә фикере беряклы гына түгел. Берникадәр вакыт барлык төрки халыклар өчен бердәм әдәби тел булдыру идеясе белән янып йөри; әлеге мәсьәлә буенча 1909—1910 елларда «Шура» журналы битләрендә махсус бәйге оештыра (бәйге әлеге идеянең нәтиҗәсез булуын күрсәтә). Соңыннан Казан татарларының сөйләм теленә якын телдә яза һәм аны «казан төркисе» дип атый[3].

undefined

Гаиләсе

Хатыны — Нурҗамал, Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Зәй районы) Чыбыклы авылы ахуны Төхфәтулла улы Габденнасыйр кызы. Балалары: олы улы — Габдрахман (1887—1936), икенче улы — Габделәхәт (1889—1938), өченче улы — Габдерәшит (1892—1953), олы кызы Зәйнәп (1893—1985), дүртенче улы — Сәгыйть (1900—1944), кече кызы Әсма (Шәрәф, 1906—1993)[23][24].

Исемен мәңгеләштерү

Әдәбият

  • Баишев Ф. Н. Общественно-политические и нравственно-этические взгляды Ризы Фахретдинова. — Уфа, 1996. — 176 с.
  • Башҡорт әҙәбиәте тарихы, 6 томда. — Өфө, 1990. — Т. 2-се. — С. 267—292.
  • Вильданов А. Х., Кунафин Г. С. Башкирские просветители-демократы XIX века. — М.: Наука, 1981.
  • Творчество Ризы Фахретдинова: Исследования, материалы. / Отв. редактор Р. 3. Шакуров. — Уфа, 1988. — 136 с.
  • Хөсәйенов Ғ. Б. Ризаитдин бин Фәхретдин. Тарихи-биографик китап. — Өфө: Башҡортостан «Китап» нәшриәте, 1997. — 304 с. — ISBN 5-295-02131-9.
  • Ризаэтдин Фәхретдин: Фәнни-биографик җыентык=Ризаэтдин Фахретдинов: Научно-биографический сборник / Төз. Раиф Мәрданов, Рамил Миңнуллин, Сөләйман Рәхимов. — Казан: Рухият, 1999. — 224 б.
  • Рәшит Шәкүр. Арҙаҡлы башҡорттар. Ғилми-биографик очерктар. Тулыландырылған 2-се баҫмаһы. — Өфө: Китап, 2005. — С. 79—84. — 376 с. — ISBN 5-295-02098-3. Архивланган 21 февраль 2014 елда. Архивная копия от 21 февраль 2014 на Wayback Machine

Чыганак

  • Мәрданов Р. Ф. Ризаэтдин Фәхретдин: Библиографик күрсәткеч.— Казан: Милли китап, 2003. Б. 30-35.

Искәрмәләр

  1. Library of Congress Authorities (ингл.)Library of Congress.
  2. Гайнутдинов Дамир. Ризаэтдин Фахретдин: как Писцовые книги пролили свет в родословную великого богослова. www.islam-today.ru (17 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2025.
  3. 1 2 Татарская Энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2022. Архивировано 13 февраль 2022 года.
  4. С 1921 года — и. о. муфтия
  5. 1 2 Великий учёный России - Ризаитдин Фахретдин (рус.). alhakk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2025.
  6. Шакуров Р. З. Фахретдинов Риза (Ризаитдин) Фахретдинович. // Башкортостан: краткая энциклопедия. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 1996. — С. 604. — 672 с. — ISBN 5-88185-001-7.
  7. 1 2 3 Хөсәйенов Ғ. Б. Ризаитдин бин Фәхретдин. Тарихи-биографик китап. — Өфө: Башҡортостан «Китап» нәшриәте, 1997. — 304 с. — ISBN 5-295-02131-9.
  8. Фахрутдин, Ризаэддин. Асар. 1 том. — Казан: Рухият, 2006. — 360 с. (стр. 256 «90. Субханкул бин Бикмухаммед бин Юлдаш бин Ишкай бин Тумкай бин Янгильде бин Кайбулла бин Кормыш»)
  9. Ризаитдин Фахретдинов. Архивная копия от 10 март 2016 на Wayback Machine,
  10. Воспоминания об отце. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2016. Архивировано 24 ноябрь 2018 года.
  11. 1 2 3 4 Назыпова Л. Р. Новые данные о родословной Ризаэтдина Фахретдинова // Гасырлар авазы — Эхо веков Echo of centuries. — 2022. — № 3. — С. 120—124.
  12. 'В ревизских сказках 1795 года Субханкул записан как старшина 4-й команды тептярей.'

    Л. Байбулатова "Риза Фахретдинов: башкир-вотчинник или татарин-тептярин?"

  13. Материалы к биобиблиографии Ризы Фахретдинова (Из Научного архива УНЦ РАН /Сост. и автор вступ. статьи Г. Х. Абдрафикова (Гарипова), В. Ю. Габидуллина (Батырханова); отв. ред. М. Х. Надергулов. — Уфа: ИИЯЛ УНЦ РАН, 2010. — 76 с.
  14. Хабутдинов А. Ю. {{{заглавие}}} // Рамазановские чтения : журнал. — 2010. — № 5. [ Архивировано] 31 март 2025 года.
  15. Роднов М. И. Семья Р. Фахретдинова по материалам земской переписи 1900—1901 гг. // Проблемы башкирской, татарской культуры и наследие Ризы Фахретдинова: Материалы межрегионального симпозиума (13 мая 2005 г.). Уфа: ООО «Принт+», 2006. С. 15 — 20. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2013. Архивировано 14 декабрь 2013 года.
  16. История башкирских родов. Юрми. Том 21. — Уфа: ИИЯЛ УНЦ РАН; Китап, 2016, С. 702, 704—709
  17. Ризаитдин бин Фәхретдиндең анкетаһы " Архив газеты «Йәшлек». Мөрәҗәгать итү датасы: 17 гыйнвар 2014. Архивировано из оригинала 1 сентябрь 2016 года.
  18. Л. Байбулатова «Риза Фахретдинов: башкир-вотчинник или татарин-тептярин?»
  19. Аминов Т. М. Ризаэддин Фәхреддин // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  20. История Казанского ханства в трудах татарских историков конца XIX — начала XX в. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2013. Архивировано 26 март 2013 года.
  21. Юнусова А. Б. {{{заглавие}}} // Мир Ислама : PDF. — 1999. — № 1/2. — С. 149—162. Архивировано 24 сентябрь 2015 года.
  22. Источник. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2012. Архивировано 1 декабрь 2017 года.
  23. Ризаэддин Фәхреддин: Кәгазь өстендә калган исем — бетмәс гомердер = Ризаэддин Фахреддин: Жизнь длиною в вечность (төзүче-авторлар Д. Г. Гыймранова, Л. И. Гобәйдуллин, Р. Х. Миңнуллин). Казан: Рухият, 2014. ISBN 978-5-89706-165-5
  24. Роднов М. И. Семья Р. Фахретдинова по материалам земской переписи 1900—1901 гг. // Проблемы башкирской, татарской культуры и наследие Ризы Фахретдинова: Материалы межрегионального симпозиума (13 мая 2005 г.). Уфа: ООО «Принт+», 2006. С. 15 — 20. [рус.]
  25. Альметьевское исламское медресе имени Ризаэддина Фахреддина. Основные сведения
  26. Риза Фәхретдин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсе укырга чакыра. Татар-информ, 20.07.2022
  27. Министерство образования и науки Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2015. Архивировано 8 декабрь 2015 года.
  28. Ризаэддин Фәхреддингә стела (Түбән Чыршылы). mirasybys.ucoz.ru, 22.06.2009
  29. Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 15 апреля 2009 г. № 228 «О присвоении формируемой улице г. Лениногорска имени известного татарского просветителя Ризы Фахреддина»
  30. Чистопольский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2015. Архивировано 8 декабрь 2015 года.
  31. Постановление Исполнительного комитета г. Казани от 09.10.2015 № 3685 «О внесении изменений в постановления Исполнительного комитета г. Казани от 26.06.2015 № 2514, от 07.02.2014 № 600»
  32. Уфада Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачылды. Татар-информ, 26.05.2022
  33. Мөфти Камил хәзрәт Уфада Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачылышында катнашты. 2022 елның 26 июнь көнендә архивланган. _Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте, 26.05.2022

Тема буенча өстәмә