Дөньяның яңа җиде могҗизасы

Тикшерелгән мәкалә

Шулай ук карагыз: Дөньяның җиде могҗизасы

undefined

Дөньяның яңа җиде могҗизасы — швейцарияле Бернар Вебер инициативасы буенча New7Wonders Foundation коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан оештырылган проект. Проектның максаты — дөньяның хәзерге җиде могҗизасын эзләп табу[1][2][3][4][5].

Дөньядагы танылган архитектура корылмаларыннан яңа җиде «могҗиза» дөньякүләм сайлаулары 2007 елның гыйнварында SMS, телефон яисә интернет аша үткәрелә. Сайлауда 100 миллионга якын кеше тавыш бирә[1][2].

Нәтиҗәләр 2007 елның 7 июлендә игълан ителә. Бу көнне Португалия башкаласы Лиссабонда дөньяның яңа җиде могҗизасы игълан ителә[6][2][1]:

Исеме Регион Урыны Рәсем
Колизей Европа Италия байрагы Рим, Италия
Colosseum in Rome, Italy - April 2007.jpg
Бөек Кытай дивары Азия Кытай байрагы Кытай
GreatWallNearBeijingWinter.jpg
Мачу Пикчу Көньяк Америка Перу байрагы Перу
Machu Picchu, Peru (2018).jpg
Петра Азия Үрдүн байрагы Иордания
Petra El Khasneh.jpg
Таҗ Махал Азия Һиндстан байрагы Агра, Һиндстан
Taj Mahal in March 2004.jpg
Христос-Йолучы һәйкәле Көньяк Америка Бразилия байрагы Рио-де-Жанейро, Бразилия
Cristo Redentor Rio de Janeiro 2.jpg
Чичен-Ица Төньяк Америка Мексика байрагы Юкатан, Мексика
El Castillo, Chichén Itzá.jpg

Реакция

Истәлекле урыннарны Бөтендөнья мирасы исемлегенә керткән ЮНЕСКО үзенең белдерүендә проектны хупламый[2]:

Җиде яңа дөнья могҗизасы исемлеге шәхси инициатива гына булып кала һәм сайлап алынган һәйкәлләрне саклауга нинди дә булса дәвамлы яисә сизелерлек йогынты ясамый, —

дип белдерә.

Моннан тыш, Ватикан оештыручыларны христиан һәйкәлләрен (мәсәлән, Сикст капелласындагы Микеланджело һәм Барселонадагы Саграда Фамилия Соборындагы Антонио Гауди рәсемнәрен) игътибарсыз калдыруда гаепли. Ә исемлеккә кергән ике истәлекле урынның шул илләрнең сәяси басымы йогынтысында исәпкә алынуын әйтә[9].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 OFFICIAL DECLARATION OF THE NEW7WONDERS OF THE WORLD IN LISBON ON 07.07.2007 (ингл.). New7Wonders. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2023.
  2. 1 2 3 4 5 В Лиссабоне назвали семь новых чудес света. Lenta.ru (8 июль 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2023.
  3. Bernard Weber. HOW DID THE NEW7WONDERS MOVEMENT BEGIN? (ингл.). New7Wonders. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2023.
  4. PROJECT HISTORY (ингл.). New7Wonders. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2023.
  5. FAQ (ингл.). New7Wonders. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2023.
  6. NEW 7 WONDERS OF THE WORLD (ингл.). New7Wonders. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2023.
  7. NOMINEE LONG LIST (ингл.). New7Wonders. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2023.
  8. THE 21 FINALISTS (ингл.). New7Wonders. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2023.
  9. Ватикан обиделся на "Новые семь чудес света". Lenta.ru (6 июль 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2023.