Муса Җәлил бюсты (Малай, Волгоград өлкәсе)
Муса Җәлил бюсты (рус. Бюст Мусы Джалиля в Маляевке Волгоградской области) ― Волгоград өлкәсе, Ленинск районы, Малай авылында 2021 елның 20 октябрендә ачылган истәлек һәйкәле. Ул күренекле татар шагыйре, хәрби журналист, өлкән политрук, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил (1906―1944) истәлеген мәңгеләштерү максатында куела.
Урыны
Малай (рус. Маляевка) авылы ― Волгоград өлкәсендә иң зур татар җирлекләренең берсе. Биредә шагыйрь исеме белән урам атала мәктәп музее экспозициясенең бер өлеше герой-шагыйрьгә багышлана[1]. Мәктәпнең балалар иҗтимагый оешмасы шагыйрь исемен йөртә (мәктәп директоры Динар Башаев) [2]. Бюст Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Малай төп гомуми белем бирү мәктәбе[3] территориясендә ачыла.
Тарих
2019 елдан бюстны булдыру һәм урнаштыру инициаторы ― директор Ария Хәбиб кызы Байкина җитәкчелегендәге Малай төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы[4]. Ике ел әзерләнәләр, иганәчеләр эзлиләр. Акчаны бөтен авыл белән җыялар. 2021 елның 20 октябрендә «Россия даны аллеясы» (рус. Аллея российской славы) проекты һәм Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук җирле татарлар ярдәме белән патриот-шагыйрь Муса Җәлил бюсты ачыла[5].
Муса Җәлил бюстын куюга багышланган тантаналы чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, «Волгоград генераллары» төбәк оешмасы рәисе, генерал-лейтенант Сергей Кокорин[6], Көньяк хәрби округы инспекторлары төркеме инспекторы, запастагы генерал-майор Александр Кулик, шулай ук җәзаны үтәтү федераль хезмәтенең Волгоград өлкәсе буенча идарәсе башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Алексей Макаренко катнаша[7]. Чарада катнашучыларны Ленинск муниципаль районы башлыгы урынбасары Т.Ю. Чуланова, Ленинск район Думасы депутаты Дмитрий Шунин, Ленинск янгын часте башлыгы, эчке хезмәт капитаны Р.Ю. Наурзалиев, Малай авылы җирлеге башлыгы А.М. Әбүзәров, район ветераннар советы вәкилләре сәламли. Казан дәүләт консерваториясе опера студиясе солисты И.Р. Мөхетдинов башкаруында Муса Җәлил шигырьләренә татар телендә романс яңгырый. Тантаналы чарада мактаулы каравыл ротасы хәрбиләре һәм хәрби оркестр составындагы 22220 нче хәрби часть вәкилләре катнаша[8].
Искәрмәләр
- ↑ «Мужество останется в веках…». Музей-квартира Мусы Джалиля ВКонтакте, 21.10.2021
- ↑ Визит заместителя премьер-министра Татарстана в Маляевку. Сетевое издание znamia-leninsk (Знамя-Ленинск), 01.02.2024 [рус.]
- ↑ Маляевская основная общеобразовательная школа
- ↑ Память бережно храня. «Красная звезда», 27.10.2021
- ↑ Егор Китаев. В Волгоградской области увековечили память Мусы Джалиля. ГТРК Волгоград-ТРВ, 20.10.2021
- ↑ Генерал-политолог возглавил «Клуб генералов» в Волгограде. Блокнот Волгоград, 25.09.2017 [рус.]
- ↑ В Волгоградской области открыли бюст поэту Мусе Джалилю. Всемирный конгресс татар, 20.10.2021
- ↑ На карте памяти – новая точка: на территории Маляевской школы открыли бюст Мусе Джалилю. Администрация Ленинского муниципального района Волгоградской области, 22.10.2021 [рус.]
Сылтамалар
- Председатель Национального Совета возложил цветы к бюсту Мусы Джалиля в Волгоградской области. Всемирный конгресс татар, 31.01.2023
- Егор Китаев. В Волгоградской области увековечили память Мусы Джалиля. ГТРК Волгоград-ТРВ, 20.10.2021 [рус.]