Равил Гайнетдин


Равил Исмәгыйль улы Гайнетдинов (рус. Рави́ль Гайнутди́н, Рави́ль Исмаги́лович Гайнутди́нов; 25 август 1959, Питрәч районы, Татарстан АССР) — совет һәм Россия дин эшлеклесе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм баш мөфтие[1], Россия мөфтиләре шурасы рәисе (2024 елда РФ МДН составына керә)[2]; Мәскәүнең тарихи җәмигъ мәчетен зурайту эшен башлап йөрүчеләрнең берсе. Этник Казан татары[3][4]. Иҗтимагый палата әгъзасы. Бөтендөнья ислам лигасы Югары Советының хакыйкый әгъзасы, Ислам мәзһәбләрен якынайту буенча Бөтендөнья ассамблеясе әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

Равил Исмәгыйль улы 1959 елның 25 августында ТАССРның Питрәч районы Шәле авылында татар гаиләсендә туа[4].

Казан телевидениесендә режиссёр ассистенты хезмәтен башкара. 1979 елда Бохараның (Үзбәкстан) «Мир Араб» мәдрәсәсендщ укый. Аны тәмамлагач, Казанның Нур Ислам мәчетенең беренче имам-хатыйбы була. 1985 елда Уфада СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтенең җаваплы сәркәтибе итеп билгеләнә. 1987 елдан Мәскәү җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы, 1988 елдан баш имам-хатыйбы була.

1991 елда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең Ислам үзәге президенты итеп сайлана. 1994 елның 29 гыйнварынан — мөфти, Россиянең Үзәк Европа төбәкләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе. 1996 елның 1 июлендә Россия мөфтиләре шурасы рәисе итеп сайлана.

2024 елның 21 сентябрендә VIII Корылтайда чираттагы 5 еллык срокка РФ мөселманнарының диния нәзарәте рәисе вазифасына бертавыштан яңадан сайлана[5][6].

Яңа Устав нигезендә, Равил Гайнетдинның рәсми титулы — баш мөфти[5]. Шул ук съездда Россия Мөфтиләр советын мөстәкыйль оешма буларак бетерү һәм аның РФ мөселманнары Диния нәзарәте составына керүе турында Карар кабул ителә[7][8].

Өйләнгән, ике кыз атасы.

Мәскәү ислам университеты, Халыкара славян академиясе, Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе профессоры, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек советы әгъзасы.

Карашлары һәм фикерләре

Дин белгече Сергей Филатов фикеренчә, Равил Гайнетдин үз карашлары белән евроисламга якын[9], Ибраһим диннәре  [рус.] багланышлары тарафдары.

1999 елның декабрендә Россиядә яһүд дини оешмалары һәм берләшмәләре конгрессы съездын ачу тантанасындагы чыгышында «Иудаизм, христианлык һәм ислам тәгълиматларының якынлыгы Россия җәмгыятенең тотрыклылык нигезен тәшкил итә алса да, ихтыяҗсыз кала бирә», дип билгеләп үтә[9]. 2003 елда ваһһабичылыкның тыныч формасын экстремистлык идеологиясенә кертү кирәкмәгәнлеге турында фикерен җиткерә һәм аңа карата толерант мөнәсәбәтен белдерә, моның белән Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге тарафыннан үзенә карата тәнкыйть уята[10].

2009 елның 24 сентябрендә Мәскәүдә РФ һәм ислам дөньясының үзара хезмәттәшлегенә багышланган[11] «Россия һәм ислам дөньясы: тотрыклылык хакына партнёрлык» конференциясендә түбәндәгечә белдерә:

« XIX гасырның күренекле Россия тарихчысы Карамзинның «Мәскәү үзенең бөеклеге белән ханга бурычлы» дигән фикере белән килешергә була. Бу Россиягә тулаем да кагыла; Алтын Урда ханнарының сәяси ихтыяры нәтиҗәсендә Мәскәү тирәсендәге таркалган рус кенәзлекләрен туплау эше башлана.
Равил Гайнетдин[12]
»

Шул ук елның 28 сентябрендә Халыкара конференция нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә үз позициясен түбәндәгечә раслый[13]:

« Россия баштан ук славяннар һәм төрки халыклар тарафыннан төзелә — бу минем тарихны өйрәнү нигезендә туган ныклы фикерем.
Равил Гайнетдин
»

2010 елның 16 декабрендә Мәскәүдә узган Россия Динара советы президиумы утырышында «Әгәр җирле халык эшләргә теләмәсә, хезмәт хакы алганнан соң 15-20 көнгә югалып, җитештерү җиһазлары ул вакытта туктап торса, андый эшчеләр белән берни дә җитештереп булмый», дип белдерә. Мөфти фикеренчә, Россия читтән килеп эшләүчеләне чакырырга мәҗбүр, чөнки «алар эчми, тәртипле, эш сөючән, хезмәт хакы алганнан соң акчаларын үз гаиләләрен туендыру өчен өйләренә җибәрә»[14].

2024 елның 19 декабрендә РФ мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасында Россия мөселманнарына, ир кешенең барлык хатыннарына карата гадел һәм тигез мөнәсәбәттә булуы шарты белән, дүрт никахка кадәр рөхсәт биргән фәтва кабул ителә[15]. 2024 елның 23 декабрендә Россия Генераль прокуратурасы Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенә закон бозуга китергән күпхатынлылыкка юл куючы дини карар буенча кисәтү белдерә[16]. Шул ук көнне Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы дүрт никахка кадәр рөхсәт биргән фәтваны гамәлдән чыгара[17].

2024 елның декабрендә мөфти резонанслы фәтвага аңлатма бирә. Ул әлеге карар дөньяви кануннарны бозмый, бары тик дини никахны җайга сала, ә гражданлык никахына кагылмый, дип белдерә. Фәтваның төп максаты булып гаиләдә хатын-кызларның һәм балаларның хокукларын яклауны атый. Моннан тыш, ул бу теманы махсус хәрби операция уздыру белән бәйли, тарихи мөселман традицияләрен искә төшерә. Аның нигезендә һәлак булган сугышчының ир туганы, балалары зур гаилә тәрбиясендә үссен өчен, аның тол калган хатынын хатынлыкка ала ала, дип белдерә[18][19].

2025—2026 елларда Равил Гайнетдин, Россия халыклары бердәмлегенең мөһимлеген билгеләп үтеп, игътибарын яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга рухи ярдәм күрсәтүгә юнәлтә[20][21].

Элегрәк, 2024 елның сентябрендә, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп яңадан сайланганнан соң, Гайнетдин программалы белдерү белән чыгыш ясый, анда шулай ук дин тотучыларның патриотик позициясенә басым ясала: «Без илебезне яратабыз, без — үз Ватаныбызның балалары», — дип белдерә[22][23].

2026 елның маенда ул, конституцион хокукларның бозылуына һәм мәчетләр кытлыгына күрсәтеп, күпфатирлы йортларда гыйбадәт кылуны чикләү турындагы закон проектын тәнкыйтьләп РФ Президентына хат юллый[24]. Бу мөрәҗәгать КХС әгъзасы Кирилл Кабанов тарафыннан тәнкыйтькә тотыла[25].

Өстәмә мәгълүмат

2025 елның 7 декабрендә Равил Гайнетдиннең Украинаның «Миротворец» экстремистлык ресурсы базасына кертелгәнлеге билгеле була[26].

undefined

2024 елның 29 мартында Равил Гайнетдин 15 яшьлек Ислам Хәлиловны «Крокус Сити Холл» дагы теракт вакытында кешеләрне коткарган өчен Россия мөселманнарының «Казанышлар өчен» медале белән бүләкли[27][28].

Бүләкләре

  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2019 елның 9 сентябре) — җәмгыятьтә милләтара, конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен[29];
  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2015 елның 23 марты) — җәмгыятьтә милләтара, конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен[30];
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2009 елның 11 августы) — рухи мәдәниятне үстерүгә һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен;
  • Мактау ордены (2004 елның 15 гыйнвары) — гражданнар тынычлыгын һәм конфессияара хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен[31];
  • «Дуслык» ордены (1997 елның 6 октябре) — икътисадны ныгытуга, социаль өлкәне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен һәм Мәскәүгә нигез салынуның 850 еллыгы уңаеннан[32];
  • Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (1999 елның 23 августы) — җәмгыятьтә тынычлык һәм татулык урнаштыруга зур өлеш керткәне өчен[33];
  • «Иерусалим Йолдызы» ордены (2015) (Палестина милли администрациясе)[34];
  • «Астанага 10 ел» медале (Казахстан);
  • «Казакъстан Республикасы бәйсезлегенә 20 ел» медале (Казахстан) (2012)[35];
  • «Мәскәү шәһәренә XXV ел мактаулы хезмәте өчен» аерымлык билгесе (2012 елның 17 октябре) — конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне, Мәскәү шәһәре хакына күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен;
  • Мәскәү мэрының Рәхмәте (2009 елның 24 августы) — Мәскәү шәһәрендә конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен һәм 50 яшлеге уңаеннан[36];
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (Татарстан) (2012 елның 23 августы) — Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә милләтара, конфессияара татулыкны саклауга, үстерүгә зур өлеш керткәне өчен;
  • «Дуслык» ордены (Татарстан) (2019) — халыклар, диннәр арасында тынычлыкны һәм дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен, шулай ук рухи мәдәниятне һәм динара багланышларны үстерүдәге казанышлары өчен;
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) (2009 елның 21 августы);
  • «Казанышлар өчен» ордены (Ингушетия, 2015))[37];
  • Россия тынычлык фондының «Тынычлык урнаштыру һәм хәйрия эшчәнлеге өчен» алтын медале — тынычлык урнаштыру хәрәкәте, гуманизм, шәфкатьлелек һәм хәйриячелек үсешенә зур өлеш керткәне өчен;
  • «Тынычлык урнаштыру һәм хәйрия эшчәнлеге өчен» алтын медале (2011) — Россиянең рухи яңарышы буенча актив эшчәнлеге, тынычлык урнаштыруны һәм конфессияара багланышларны үстерүгә керткән зур өлеше өчен[38];
  • Кырым Республикасының «Бурычларга тугрылык өчен» ордены (2015)[39];
  • «Фидакарь хезмәт өчен» ордены (2025 елның 4 ноябре) — күпьеллык казанышлары һәм милләтара татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен[40][41];
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медале — яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә керткән өлеше өчен[42].

Искәрмәләр

  1. Равиль Гайнутдин переизбран главой ДУМ РФ, его титул — главный муфтий. РИА Новости (21 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2026.
  2. В Москве прошел VIII Курултай-съезд Духовного управления мусульман России. Российская газета (22 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
  3. Емельянов В. Размышления авраамического монотеиста о мечети и такфире. web.archive.org (11 сентябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026.
  4. 1 2 Сайт Совета муфтиев России. muslim.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026.
  5. 1 2 Равиль Гайнутдин переизбран председателем ДУМ РФ. РИА Новости (21 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2026.
  6. Равиль Гайнутдин переизбран председателем ДУМ РФ. Смотрим (21 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2026.
  7. Совет муфтиев России перестал быть самостоятельной организацией. Татар-информ (22 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
  8. В Москве прошел VIII Курултай-съезд Духовного управления мусульман России. Российская газета (22 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
  9. 1 2 Филатов, 2005, бит. 98
  10. Филатов, 2005, бит. 101—102
  11. «Россия и исламский мир: партнерство во имя стабильности». dumso.ru (25 сентябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026.
  12. Собирание русских земель вокруг Москвы произошло благодаря политической воле Золотой Орды — муфтий Гайнутдин. web.archive.org (24 сентябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026.
  13. Те, кто считают Россию только православным государством, – враги России, убежден муфтий Гайнутдин. web.archive.org (29 сентябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026.
  14. Гориченcкий А. Глава Совета муфтиев России видит причину активного притока мигрантов в Россию в моральном разложении коренного населения. gazeta.spb.ru (16 декабрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026.
  15. ДУМ России разрешило религиозное многоженство. ria.ru (19 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026.
  16. Генпрокуратура внесла представление ДУМ из-за разрешения многоженства. rbc.ru (23 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026.
  17. Совет улемов ДУМ отозвал фетву о многоженстве. ria.ru (23 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026.
  18. Муфтий Гайнутдин объяснил фетву о многоженстве. РИА Новости (21 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2026.
  19. Гайнутдин объяснил фетву о многоженстве защитой прав женщин и детей. Газета.Ру (21 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2026.
  20. Муфтий Гайнутдин: 2025 год станет годом воспитания молодого поколения. Вести.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2026.
  21. Обращение Муфтия Гайнутдина к Году единства народов России. ДУМ РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2026.
  22. Муфтий Гайнутдин: «Мы любим свою страну, мы – дети своей Родины». ДУМ РФ (23 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
  23. Муфтий Гайнутдин: «Мы любим свою страну, мы – дети своей Родины». Muslim.ru (23 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
  24. Председатель ДУМ РФ Гайнутдин обратился к Путину с письмом о законопроекте, ограничивающем богослужения в квартирах. Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2026.
  25. Кабанов: Муфтий Гайнутдин пытается сорвать принятие закона о молельных комнатах. Аргументы и Факты. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2026.
  26. Верховного муфтия России внесли в базу "Миротворца". ria.ru (7 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026.
  27. Муфтий Гайнутдин наградил Ислама Халилова медалью «За заслуги». muslim.ru (29 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
  28. Муфтий Гайнутдин наградил Ислама Халилова. dumrf.ru (29 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
  29. Указ Президента Российской Федерации от 9 сентября 2019 года № 430 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026. Архивировано 17 ноябрь 2020 года.
  30. Указ Президента Российской Федерации от 23 марта 2015 года № 151 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026. Архивировано 2 апрель 2015 года.
  31. Указ Президента Российской Федерации от 15.01.2004 г. № 31. kremlin.ru (15 гыйнвар 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026.
  32. Указ Президента Российской Федерации от 6 октября 1997 года № 1091 «О награждении государственными наградами Российской Федерации работников акционерных обществ, предприятий, учреждений и организаций города Москвы». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026. Архивировано 22 сентябрь 2019 года.
  33. Распоряжение Президента Российской Федерации от 23 августа 1999 года № 302-рп «О поощрении Равиля Гайнутдина (Гайнутдинова Р. И.)». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026. Архивировано 23 декабрь 2018 года.
  34. Махмуд Аббас вручил муфтию Гайнутдину орден «Звезда Иерусалима». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026. Архивировано 5 март 2016 года.
  35. Муфтий Равиль Гайнутдин награждён медалью «20-летие Независимости Республики Казахстан». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026. Архивировано 16 февраль 2015 года.
  36. Распоряжение Мэра Москвы от 24 августа 2009 года № 287-РМ «Об объявлении благодарности». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026. Архивировано 16 февраль 2013 года.
  37. Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин награжден государственной наградой Республики. muslim.ru (15 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026.
  38. Святейший Патриарх Кирилл награждён юбилейной золотой медалью Российского фонда мира. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026. Архивировано 27 ноябрь 2018 года.
  39. Указ Главы Республики Крым от 20 октября 2015 года № 301-У «О награждении государственной наградой Республики Крым». rk.gov.ru (20 октябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2026.
  40. Владимир Путин наградил шейха Равиля Гайнутдина орденом «За доблестный труд». ДУМ Саратовской области. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2026.
  41. Президент России наградил Главного муфтия Равиля Гайнутдина орденом «За доблестный труд». Болгарская исламская академия. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2026.
  42. Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин награжден президентской медалью «80 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» Muslim.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2026.

Әдәбият

  • Силантьев Р. А. Сохранится ли Совет муфтиев? // Независимая газета. — 2015. — 6 март.
  • Филатов С. Б. Духовное управление мусульман Европейской части России (ДУМЕР) и Духовное управление мусульман Азиатской части России (ДУМАЧР) // Современная религиозная жизнь России. Опыт систематического описания / Отв. ред. М. Бурдо, С. Б. Филатов. — М.: Логос, 2005. — Т. III. — С. 91—103. — 464 с. — 2000 экз. — ISBN 5-98704-044-2.

Тема буенча өстәмә