Рамил Миндияр

Рамил Миндияр (тәхәллүсе; чын исеме — Рамил Миндияр улы Багданов, рус. Рамиль Миндиярович Багданов; 10 июнь 1953, Яңавыл, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — совет һәм Россия эстрадасы җырчысы, драма актеры, композитор һәм автор-башкаручы. Татарстанның атказанган артисты (1990). «Кайт, иркәм Сәрвиназ», «Кышкы учак», «Авылым тавышлары» кебек композицияләре белән билгеле.

Тормыш юлы

Балачак һәм үсмер еллары

1953 елның 10 июнендә Башкортстан АССРның Чишмә районы Яңавыл авылында күпбалалы гаиләдә туган. Әнисе Закирә Бөек Ватан сугышы елларында колхоз рәисе булып эшли, әтисе Миндияр — Бөек Ватан сугышы ветераны, колхоз рәисе, хуҗалык мөдире вазифаларын башкара[1]. Балачагыннан Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Фәридә Кудашева җырларын тыңлап үсә[2].

Башлангыч белемне туган авылында ала, 5-10 сыйныфларда күрше Арыслан авылы мәктәбенә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлап, Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Өченче курстан Совет Армиясе сафларына алына. 1971—1973 елларда Хабаровск крае Советская Гавань шәһәрендә Тын океан флотында хезмәт итә. Армиядә тавышын югалта, шул сәбәпле театр юнәлешен сайлый[3].

Уфадагы театр еллары

Хәрби хезмәттән соң, Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетына укырга керә (профессор Фәрдүнә Касыймова курсы). Институтны тәмамлап, 1979 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры труппасына кабул ителә. Сәхнәдә Булат («Зәңгәр шәл», К. Тинчурин), ак офицер («Кызыл паша», Н. Асанбаев), кияү («Баҗалар»), Закир («Кара йөзләр», М. Гафури) кебек рольләрне башкара. Театрда 5 ел эшли.

Шушы чорда Луиза Батыр-Болгари музыкасына язылган «Кайт, иркәм Сәрвиназ» җырын башкара (Ш. Зәйни сүзләре), икенче куплетын үзе яза. Әлеге җыр белән таныла[1]. Ренат Ибраһимов чакыруы буенча концертта чыгыш ясый[3].

Прокопьевск чоры (1987—1989)

1987—1989 елларда Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәрендә яши һәм шахтада эшли. Бер үк вакытта шәһәрдәге «Агыйдел» вокаль-инструменталь ансамбленә сәнгать җитәкчесе булып эшкә урнаша. Бу чорда көйләр яза, татар көйләрен эшкәртү белән шөгыльләнә[1][3].

Казанда

1990 елда Рамил Миндияр Казанга килә. Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрына актер булып урнаша. Биредә Шаһиморат Зәйнинең «Уеннан уймак» спектаклендә төп рольне, балалар спектаклендә аю ролен башкара. Шул чорда әтисенең исемен үзенә тәхәллүс итеп ала — Рамил Миндияр буларак чыгыш ясый башлый[4].

Тиздән тулысынча эстрада эшчәнлегенә күчә. Композитор буларак Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Наил Касыймов, Роберт Әхмәтҗанов, Флера Тарханова, Рифхәт Хисмәтуллин, Әнәс Исхаков, Сәвия Биктимерова, Мостай Кәрим сүзләренә көйләр яза.

1992 елда Мәскәүдә Луиза Батыр-Болгариның «Яшьлегем канатында» исемле куш пластинкасы чыга, аның беренче ягы тулысынча Рамил Миндияр башкаруындагы 6 җырдан тора: «Ай, Болгарым, сиңа илтә уйларым», «Кайт, иркәм Сәрвиназ», «Әгәр күзләремә син карасаң», «Соңлама», «Авылым тавышлары», «Татар кешесе». Шул ук елда ул «Диде Муса» мөнәҗәтендә катнаша һәм Риф Гатауллинның «Серле йөрәк» җырын башкара[2].

Венера Ганиева, опера җырчысы Гөлназ Каримова («Төнбоеклар»), Айгөл Бариева белән дуэтта чыгыш ясый[2].

2010 нчы еллардан соң телеэкраннардан югалып тора, шулай да социаль челтәрләрдә актив кала. Аны «беренче татар барды» дип атыйлар: гитарада уйнап, камерага җырлар башкара. 2024 елда Айгөл Бариева аны үзенең юбилей концертына чакырып, сәхнәгә кайтара[5][2].

Билгеле җырлары

  • «Кайт, иркәм Сәрвиназ» (Луиза Батыр-Болгари көе, Шаһиморат Зәйни сүзләре, икенче куплетын Р. Миндияр язган);
  • «Кышкы учак» (Разил Вәлиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектакленнән);
  • «Авылым тавышлары» (Луиза Батыр-Болгари көе, Наил Касыймов сүзләре);
  • «Татар кешесе» (Луиза Батыр-Болгари көе, Гәрәй Рәхим сүзләре);
  • «Кулларыңны кулдан алма син» (Роза Мөхетдинова көе, Наил Касыймов сүзләре);
  • «Нинди моң бар синең күзләреңдә» (Луиза Батыр-Болгари көе, Марсель Галиев сүзләре);
  • «Соңлама» (Луиза Батыр-Болгари көе, Наил Касыймов сүзләре);
  • «Кайтуыңны сагынырмын» (Луиза Батыр-Болгари көе, Наил Касыймов сүзләре);
  • «Язлардан алалмыйм күземне» (Луиза Батыр-Болгари көе, Марсель Гыймазетдинов сүзләре);
  • «Төнбоеклар» (Гөлназ Каримова белән дуэт);
  • «Кыенсынма» (Марсель Галиев сүзләре, Алмаз Хәмзин көе);
  • «Яшьлегем канатында» (Луиза Батыр-Болгари көе, Разил Вәлиев сүзләре);
  • «Синдер, татар кешесе» (Луиза Батыр-Болгари көе, Гәрәй Рәхим сүзләре);
  • «Су буеннан бер кыз кайта» (Аманулла сүзләре, Ф. Хафизов көе);
  • «Болгарым»;
  • «Торналар китә»;
  • «Кандаулы тау» (Мөдәрис Морзаханов көе, Наҗар Нәҗми сүзләре);
  • «Кышкы романс» (Рим Хәсәнов көе, Наҗар Нәҗми сүзләре);
  • «Серле йөрәк» (Риф Гатауллин көе, Мөдәррис Әгъләмов сүзләре)[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

Беренче никахыннан улы Айдар (Уфада яши, гаиләле) һәм кызы (яшьли вафат була[7]) туа[4].

Лаеклы ялда булган чорда икенче мәртәбә өйләнә. Казанның Салмачы бистәсендә яши[4].

Хәзерге тормышы һәм планнары

2026 елның февралендә биргән интервьюсында артист әле дә иҗат белән шөгыльләнүен, яңа җырлар иҗат итүен белдерә. 2026 елның язына концертын планлаштыра[4].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Рамил Миндияр: творчество и судьба (рус.). Деловой Мир Башкортостана. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. Архивировано 20 февраль 2020 года.
  2. 1 2 3 4 Радиф Кашапов. Первый татарский бард Рамиль Миндияр. Реальное время (23 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  3. 1 2 3 Эльвира Шакирова. Рамил Миндияр: «Күңел төшенкелеге театрны ташлап, шахтага китәргә мәҗбүр итте». Шәһри Казан (17 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  4. 1 2 3 4 Рамил Миндияр: «Тормыштагы сынаулар аркасында сәхнәдән югалып тордым». Шәһри Казан (3 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  5. «Югалмагыз, сез җырларга тиеш» — Айгөл Бариева җырчы Рамил Миндиярны эзләп тапкан. Интертат (11 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  6. Рамил Миндияр (башкаручы). erlar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  7. Рамил Миндияр: «Иң үкенечлесе: кызым якты дөньядан бик иртә китеп барды…» Арча хәбәрләре (8 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә