Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы
Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы (рус. Совет Безопасности Республики Татарстан) — Татарстан Республикасы президенты каршындагы консультатив орган.
Тарих
Даими тармакара комиссияләре
- мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча.
- транспорт куркынычсызлыгы буенча.
Фәнни совет
Татарстан Республикасының Куркынычсызлык Советына үзенең бурычлары һәм функцияләрен нәтиҗәле төстә гамәлгә ашыру, дәүләт хакимияте органнарына тәкъдимнәр һәм киңәшләр әзерләүдә фәннилекне тәэмин итү максатында Куркынычсызлык Советы каршында фәнни шура төзелә.
Максат
Кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген яклауда, Татарстан Республикасы конституциясе һәм законнарының үтәлүенә ирешүдә Татарстан Республикасы Рәисенә вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итү.
Киңәш бирүче орган
Шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иң мөһим мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү мәсьәләләрендә Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан министрлар кабинетының карарларын әзерләүне, иминлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәте уздыруда тәкъдимнәр эшләүне гамәлгә ашыручы консультатив орган булып тора.[2]
Төп бурычлары
- Иминлек объектларына янаган икътисади, мәгълүмати, экологик куркынычларны ачыклау һәм фаразлау.
- Татарстан Республикасы иминлеген тәэмин итү стратегиясенең төп юнәлешләрен эшләү һәм аны тәэмин итү буенча республика программалары әзерләүне оештыру.
- Шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча карарлар кабул итү өчен Татарстан Республикасы Рәисенә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына, Татарстан Министрлар кабинетына тәкъдимнәр әзерләү.
- Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм аларны бетерүне оештыру буенча оператив тәкъдимнәр әзерләү.
- Гражданнарның тормышына һәм иминлегенә яисә конституцион корылышка турыдан-туры яный торган хәлләрне анализлау, Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан «Гадәттән тыш хәл турында» федераль закон нигезендә гадәттән тыш хәл кертү, озайту яисә бетерү турында Россия Федерациясе Президенты каравына тәкъдим кертү максатында, Татарстан Республикасында яисә аның аерым урыннарында гадәттән тыш хәл кертү, аны озайту яисә бетерү ихтыяҗын нигезләгән документ әзерләү.
- Иминлек тәэмин итү өлкәсендә кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыру барышында дәүләт органнары эшчәнлеген координацияләү буенча тәкъдимнәр эшләү һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү.
Составы
Куркынычсызлык Советы составын Татарстан Республикасы Рәисе раслый.
Рәисе
- Куркынычсызлык Советы Рәисе — Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, Татарстан Республикасы Рәисе.
Рәис урынбасарлары
- Алексей Песошин, Татарстан премьер-министры .
- Мөхәммәтшин Фәрид Хәйрулла улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе.
Сәркатибе
Куркынычсызлык Советы эшчәнлеген Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп куя торган[3] Куркынычсызлык Советы сәркатибе тәэмин итә.
- Куркынычсызлык Советы сәркатибе — Шәфигуллин Айрат Радин улы.[4]
Әгъзалары
- Минтимер Шәймиев, ТР дәүләт киңәшчесе.
- Әсгать Сәфәров, ТР президенты администрациясе җитәкчесе.
- Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР премьер-министрының беренче урынбасары.
- Роман Шәйхетдинов, ТР премьер министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.
- Марат Әхмәтов, ТР премьер министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
- Артем Хохорин, ТР буенча эчке эшләр министры.
- Радик Гайзатуллин, ТР финанс министры.
- Лариса Глухова, ТР юстиция министры.
- Гадел Вафин, ТР сәламәтлек саклау министры.
- Рафис Хәбибуллин, ТР гражданнар саклануы һәм гадәттән тыш хәлләр министры.
- Динар Хәмитов, РФ федераль хәвефсезлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы.
- Мидхәт Шаһиәхмәтов, РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары- Идел-Нократ баш идарәсе ТР буенча бүлекчәсе-милли банк идарәчесе.
- Фәрхәт Хөснетдинов, ТР конституция суды рәисе.
- Мәкзүм Сәләхов, К(П)ФУ президенты.
- Фаяз Шабаев, РФ наркотиклар әйләнешен күзәтчелек итү федеераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы.
- Илсур Мәтшин, Казан мэры.
- Сергей Погодин, ТР хәрби комиссары.
- Минсәгыйть Шакиров, ТР муниципаль берәмлекләре шурасы рәисе.
- Павел Николаев
- Ринат Тимерҗанов
Сылтамалар
- Рәсми Татарстан сайты 2013 елның 22 ноябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ Татарстан Республикасы президентының 1999 елның 13 сентябрендәге 719 нчы указы
- ↑ Татарстан президенты рәсми сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-05-07
- ↑ Указ №УП-964
- ↑ Секретарем Совбеза Татарстана стал Айрат Шафигуллин, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-05-07