Киев

Киев (укр. Київ - Кыйив) — Украинаның башкаласы, Киев өлкәсенең административ үзәге (аның эченә керми). Герой шәһәр. Шәһәр Днепр елгасында урнашкан. Мәйданы — 835,6 км², халкы — 2799,9 мең кеше (2011 елның 1 апреленә).

Тарих

Төп мәкалә: Киев Русе
  • 864 елны Аскольд белән Дир Киевны басып алалар.
  • 10 гасырда Киев Русе дәүләте барлыкка килгән. 988 елда православие динен кабул иткән.
  • 1132-1134 елдан соң Киев Русе күп кенәзлекләргә таркалган. 1132 елда Полоцк, 1134 елда Новгород шәһәре Киев кенәзенең хакимиятен танырга туктаганнар, «разодралась вся земля русская» (Новгород кулъязмасы). Аерым рус кенәзлекләре үз кенәзе белән идарә ителгән, кайчакта рус кенәзлекләре арасында үзара сугышлар булганнар.
  • 1240 елда Бату хан Киев шәһәрен басып җимергән. Алтын Урда ханнары Владимир кенәзләренә ярлык бирә башлаган. Шулай итеп, Киев шәһәре башкала вазифасын югалткан.
  • 1941 елның 19 сентябрьИкенче бөтендөнья сугышы барышында Киев алман гаскәрләре тарафыннан алына.
undefined

География

Шәһәр Көнчыгыш-Европа тигезлегендә, Днепр елгасы өстендә урнаша. Шулай ук Днепр елгасының кушылдыклары: Десна, Дарница, Лыбедь, Горенка, Любка, һәм тагын якынча 20 елга һәм гөрләвек ага.

Киевтан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Калып:Байрак/БелоРоссияПинск ~ 360 км.
Калып:Байрак/БелоРоссияМинск ~ 430 км.
Польша байрагыВаршава ~ 680 км.
Калып:Байрак/БелоРоссияҺомел ~ 225 км.
Россия байрагыСмоленск ~ 500 км.
Россия байрагыСанкт-Петербург ~ 1050 км.
Украина байрагыЧернигов ~ 125 км.
Россия байрагыБрянск ~ 410 км.
Россия байрагыМәскәү ~ 750 км.
Украина байрагыЖитомир ~ 135 км.
Украина байрагыРовно ~ 305 км.
Украина байрагыЛуцк ~ 370 км.
Җилләр розасы
Украина байрагыСумы ~ 315 км.
Украина байрагыХарьков ~ 405 км.
Россия байрагыБелгород ~ 435 км.
Украина байрагыВинница ~ 200 км.
Украина байрагыХмельницкий ~ 275 км.
Украина байрагыИвано-Франковск ~ 450 км.
Молдавия байрагыКишенәү ~ 395 км.
Украина байрагыНиколаев ~ 400 км.
Украина байрагыОдесса ~ 435 км.
Украина байрагыКременчуг ~ 260 км.
Украина байрагыДнепр ~ 390 км.
Украина байрагыЗапорожье~ 440 км

Климат

  • Уртача еллык температура — +8,4 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 2,5 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 74%
Киев климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 11,1 17,3 22,4 30,2 33,6 35,0 39,4 39,9 33,8 27,9 23,2 14,7 39,9
Уртача максимум, °C −0,9 0,0 5,6 14,0 20,7 23,5 25,6 24,9 19,0 12,5 4,9 0,0 12,5
Уртача температура, °C −3,5 −3 1,8 9,3 15,5 18,5 20,5 19,7 14,2 8,4 1,9 −2,3 8,4
Уртача минимум, °C −5,8 −5,7 −1,4 5,1 10,8 14,2 16,1 15,2 10,2 4,9 0,0 −4,6 4,9
Абсолют минимум, °C −31,1 −32,2 −24,9 −10,4 −2,4 2,4 5,8 3,3 −2,9 −17,8 −21,9 −30 −32,2
Явым-төшем нормасы, мм 619

Административ бүленеш

Адміністративний поділ Києва.gif

Киев 10 районына бүленә:

  1. Голосеево районы
  2. Дарница районы
  3. Днепр районы
  4. Десна районы
  5. Соломенка районы
  6. Святошино районы
  7. Оболонь районы
  8. Подол районы
  9. Печерск районы
  10. Шевченко районы

Киевта туганнар

Галерея

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

  1. 1 2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  2. Верховна Рада України. Адміністративно-територіальний устрій
  3. https://web.archive.org/web/20150918152231/http://atu.gki.com.ua/atu/26
  4. Государственная служба статистики Украины Чисельність наявного населення Українина 1 січня 2022 — Киев: Государственная служба статистики Украины.
  5. https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Kiew.html
  6. http://www.ivilnius.lt/pazink/apie-vilniu/miestai-partneriai
  7. https://www.edinburghlive.co.uk/news/edinburgh-news/edinburghs-ten-sisters-remarkable-cities-18177349
  8. http://azerbaijans.com/content_1719_az.html
  9. http://www.bratislava-city.sk/bratislava-twin-towns
  10. http://www.krakow.pl/otwarty_na_swiat/2531,miasto,1,0,otwarty_na_swiat.html
  11. https://www.comune.fi.it/pagina/firenze-internazionale/gemellaggi-e-patti-di-amicizia
  12. https://www.city.kyoto.lg.jp/sogo/page/0000117802.html
  13. https://kievcity.gov.ua/news/205.html
  14. https://old.kyivcity.gov.ua/files/2018/2/15/Mista-pobratymy.pdf
  15. https://tbilisi.gov.ge/img/original/2018/6/12/tbilisiinfigures.pdf
  16. YstävyyskaupungitТампере.
  17. https://www.tampere.fi/en/organisation/international-affairs/twin-cities
  18. 1 2 https://www.leipzig.de/buergerservice-und-verwaltung/partnerstaedte/kiew/

Шулай ук карагыз

Калып:Европа башкалалары

Тема буенча өстәмә