Әстерхан ханлыгы

Әстерхан ханлыгы (Хаҗитархан ханлыгы, حاجی‌ ترخان خانلغی) — XV гасырда Алтын Урда таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм XVI гасырда Түбән Идел буенда урнашкан татар дәүләте[1]. Башкаласы — Хаҗитархан (Аҗдархан, Астархан, Әстерхан), Идел елгасының уң ярында, хәзерге Әстерхан шәһәреннән («олуг татар базары», Көек Кала шәһәрчеге) 12 чакрым ераклыкта урнашкан була. Төп халкы — татарлар, нугайлар[2].

Тасвирлама

Татар ханлыклары арасында Әстерхан ханлыгы иң кечкенәсе була. Ханлык территориясе Көнбатышта Кубань елгасына һәм Донның түбән агымына кадәр сузыла. Көнчыгышта ханлыкның чикләре Бузан елгасына барып җитә. Монда ханлык Нугай Урдасы белән чиктәш була. Көньякта Терек елгасына, ә төньякта Переволок киңлегенә кадәр сузыла. Дәүләт территориясенең зур өлешен уңдырышсыз тозлы туфраклы далалар били. Ханлыкның халкы нигездә Идел буенда тупланган була. Халык саны якынча 15–20 меңне тәшкил итә. Гаскәре 3 мең кешегә җитә[3].

Ханлык үзенең көчлерәк күршеләре — Олы Урда, соңрак Нугай Урдасы һәм Кырым ханлыгыннан бәйле була.

Тарих

Әстерхан ханлыгы 1459 елда барлыкка килә. Олы Урданың элеккеге ханы (Алтын Урданың башкаласы Сарай булган үзәк өлеше шулай атала башлый) Мәхмүт хан[4] Әстерхан каласы тәхетенә утыра һәм үз төбәген бәйсез дәүләт итеп игълан итә[5], ә 1461 елдан аны улы Касыйм I алыштыра. Хакимлек өчен көрәштә абыйсы Әхмәткә оттырып, ул 1460 ел тирәсендә Хаҗитарханга китә һәм шунда үз биләмәсен төзи.

Географик яктан уңайлы урнашуы һәм конкурентлык булмау Хаҗитарханга Харәзем, Бохара, Казан белән сәүдә элемтәләрен җайга салырга ярдәм итә. Хаҗитарханның коллар базарына Кырымнан, Казаннан, Олы Урдадан, Нугай Урдасыннан коллар китерелә. Касыйм идарә иткән елларда Хаҗитархан белән Мәскәү кенәзлеге арасында сәүдә мөнәсәбәтләре урнаша. 1467 елда калага Венеция илчесе Контарини килгәч, сәүдә эшләренең гөрләп баруына һәм җирле сәүдәгәрләрнең Мәскәү сәүдәгәрләре белән уңышлы эш итүенә игътибар итә. Аерым алганда, Иван III вакытында Мәскәүдән Мәскәү, Ока һәм Идел елгалары буйлап ел саен Хаҗитарханга тоз алырга кораблар җибәрелә[6]. Тулы мөстәкыйльлекне Әстерхан ханлыгы XVI гасыр башында, кырымлылар тарафыннан Олы Урда тар-мар ителгәннән соң (1502 ел) ала. Моңа кадәр ханлык хакимнәре Олы Урдадан бәйлелекләрен таныйлар[7].

Әстерхан ханнары, Бату ханның энесе Тукай-Тимер токымыннан булып, Җучи нәселенә кергәннәр. Соңгысыннан ул Мангышлак ярымутравы, Каспий буе түбәнлеге (Хаҗитархан белән бергә) һәм Төньяк Кавказдагы аслар җирләрен алган. Тукай Тимернең нәсел варислары бу территорияләрне алга таба да контрольдә тоткан булырга , соңрак исә Кырым, Казан, Әстерхан, Бохара һәм Касыйм ханлыклары тәхетенә утырган булырга мөмкиннәр[8].

1554 елда рус гаскәрләре ярдәмендә Әстерхан ханлыгы тәхетенә Дәрвиш Гали утыртыла, ул Рус патшалыгына ясак түләргә тиеш була. Нугай Урдасы эчендәге интригалар һәм Исмәгыйль хан тарафыннан Явыз Иван исеменә җибәрелгән шикаятьләр Мәскәү белән Хаҗитархан арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискенләшүенә китерә. Дәрвиш Гали үзе хыянәт итүдә гаепләнә. 1556 елның 2 июнендә атаман Ляпун Филимоновның кечкенә генә казак отряды Хаҗитархан янына килә. Дәрвиш Гали хан, казак отрядын рус армиясенең авангарды дип белеп, гаскәре белән Азовка төрекләргә кача. Филимонов отрядына кушылган воевода Иван Черемисинов отряды Хаҗитарханны сугышсыз яулап ала һәм Әстерхан ханлыгы яшәүдән туктый[9].

Рус дәүләтенә кушылуы

undefined

Казан ханлыгын басып алынганнан һәм аның башкаласы бирелгәннән соң, Иван IV Көньяк күршесен дә үзенә буйсындырырга карар кыла. Әстерхан ханлыгын буйсындыру Иделнең бөтен бассейнын контрольдә тоту һәм Каспий диңгезенә чыгу өчен юл ача. Сугыш хәрәкәтләренең башлануына җирле хан Ямгырчының Хаҗитарханда Мәскәү илчеләрен әсирлеккә алуы сәбәп була.

1554 елның язында Хаҗитархан ягына Идел буйлап кенәз Пронский җитәкчелегендәге гаскәр килә[10]. 1554 елның 29 июнендә рус авангарды әстерханлыларның баш отрядын Кара утрау янында тар-мар итә. Шуннан соң Ямгырчы яңадан сугышка керми һәм руслар Хаҗитарханга якынлашканда, каладан Азак төрек крепостена кача. Рус гаскәрләре сугышсыз гына Хаҗитарханны алалар, Әстерхан солыхы төзелә[11].

Ямгырчы белән Дәрвишнең сугышы ике туган арасында барган сугыш була. Ике хан да — туганнан туган булып, канкардәшләре Чыңгызхан оныгы Җүчи хан улы Урда токымына бәйле Алтын Урда ханы Әхмәт токымы була. 1554 елда рус гаскәрләре ярдәмендә Әстерхан ханлыгы тәхетенә Дәрвишгали утыртыла, ул Рус патшалыгына ясак түләргә тиеш була. Хан Мәскәүгә ел саен 40 мең алтын, 3 мең балык түләргә һәм балыкчыларына салымсыз балык тотарга рөхсәт итә, ягъни йөкләмә ала. Каланың аксөякләре Иван IV-кә тугрылыкта ант итәләр һәм алга таба Әстерхан тәхетенә хакимне Мәскәү куйсын дигән шарт белән дә килешәләр.

Әмма 1556 елда бу хан Россиянең күптәнге дошманнары — Кырым ханлыгы һәм Госманлы дәүләте ягына күчә, шуның белән русларның Әстерхан ханлыгына яңа яу чабуына сәбәпче була. Аны воевода Иван Черемисинов җитәкли. Башта Атаман Филимонов отрядының Дон казаклары Хаҗитархан янында хан гаскәрен тар-мар итә, шуннан соң 2 июльдә Хаҗитархан яңадан сугышсыз алына. Бу яу нәтиҗәсендә Әстерхан ханлыгы тулысынча Рус патшалыгына буйсындырыла[12].

Әстерханны буйсындырганнан соң, рус йогынтысы Кавказга кадәр тарала. 1559 елда Пятигорск һәм Черкасск кенәзләре Иван Грозныйдан, Кырым татарлары һәм руханилар һөҗүмнәреннән саклану өчен, үзләренә отряд җибәрүен үтенәләр. Патша аларга ике воевода һәм рухани җибәрә, алар җимерелгән борынгы чиркәүләрне яңарталар, ә Кабардада киң миссионерлык эшчәнлеге алып баралар, күпләрне чукындыралар.

Әстерхан ханнарының хакимлек иткән еллары

Әстерхан ханлыгы тарихында (1459–1556 еллар) 13 хан хакимлек итә.

Исем Хакимлек еллары Чыгышы
Тукай-Тимер токымы (Мәхмүт уллары)
1. Мәхмүт (Сәет-Мәхмүт) 1459—1476 Кече Мөхәммәд улы
2. Касыйм I 1476—1495 Сәет-Мәхмүт улы
3. Габделкәрим 1495—1515 Сәет-Мәхмүт улы
4. Җанибәк 1515—1521 Сәет-Мәхмүт улы
5. Хөсәен 15211527 Җанибәк улы
Тукай-Тимер токымы (Әхмәт уллары)
6. Шәех Әхмәт хан 15271528 Әхмәт хан (Кече Мөхәммәт улы) улы
7. Касыйм II 1528 — 1531 башы Сәет Әхмәт хан (Әхмәт хан улы) улы
Гәрәйлеләр
8. Ислам I Гәрәй 1531 (8—9 ай) Мәхмәт I Гәрәй улы
Тукай-Тимер токымы (Әхмәт уллары)
9. Касыйм II 1531 — 1532 башы
(икенче тапкыр)
10. Аккүбәк 1532 (берничә ай) Мортаза хан (Әхмәт хан улы) улы
Тукай-Тимер токымы (Мәхмүт уллары)
11. Габделрахман 1533—1537 Габделкәрим улы
Тукай-Тимер токымы (Әхмәт уллары)
12. Дәрвишгали 1537—1540 Шәех Әхмәт оныгы
Тукай-Тимуриды (Махмудовичи)
13. Габделрахман 1540—1545
(икенче тапкыр)
Тукай-Тимер (Әхмәт уллары)
14. Аккүбәк 1545—1546
(икенче тапкыр)
15. Ямгырчы 1546—1547 Мортаза хан оныгы
16. Ямгырчы 1549
(икенче тапкыр)
17. Дәрвишгали 1550—1552
(икенче тапкыр)
18. Ямгырчы 1552—1554
(икенче тапкыр)
19. Дәрвишгали 1554—1556
(икенче тапкыр)

Искәрмәләр

  1. Астраханское царство // Большая советская энциклопедия: в 66 т. (65 т. и 1 доп.) / гл. ред. О. Ю. Шмидт. — М. : Советская энциклопедия, 1926—1947.
  2. Зайцев И. В. Астраханское ханство. — 2-е изд, испр.. — М.: Восточная литература, 2006. — 303 с. — ISBN 5-02-018538-8.
  3. Как Иван Грозный ликвидировал Астраханское ханство (рус.). topwar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.
  4. Анкилоз — Банка. — М., 2005. — С. 400. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 2). — ISBN 5-85270-330-3.
  5. Анкилоз — Банка. — М., 2005. — С. 400. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 2). — ISBN 5-85270-330-3.
  6. Курбатов А. А. История Астраханского края (с древнейших времён до конца XIX века): Монография. Астрахань, 2007. 184с.
  7. Государства на руинах Золотой Орды: Астраханское ханство (часть 1). 6 февраль 2025 тикшерелде.
  8. Рафаэль Хакимов: «В Казанском ханстве шла борьба между промосковской и прокрымской партиями» (рус.). m.realnoevremya.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.
  9. Астраханское ханство. www.spsl.nsc.ru. spsl.nsc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.
  10. Час истории «Иван Грозный присоединил Астрахань к Русскому государству и ликвидировал Астраханское ханство» 2022, Буинск — дата и место проведения, программа мероприятия.. 6 февраль 2025 тикшерелде.
  11. 470 лет назад - 23 декабря 1554 года, войска Ивана IV (Грозного) взяли Астрахань! [неопр.]. kulturamgo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.
  12. Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.

Әдәбият

Тема буенча өстәмә