Василий Петренко

Василий Яковлевич Петренко (19 декабрь 1911 (1 гыйнвар 1912), Кочубеевка[d], Полтава уезды[d], Палтау губернасы, Россия империясе21 март 2003, Мәскәү, Россия)[1] — генерал-лейтенант (1962), Советлар Союзы Герое (1943). Профессор (1970), хәрби фәннәр кандидаты (1961).

Тәрҗемәи хәле

Василий Петренко 1912 елның 1 гыйнварында Полтава губернасының, Полтава уезды (хәзерге Полтава өлкәсенең Полтава районы), Кочубеевка авылында туа. Гаиләдә 6 бала (өч малай һәм өч кыз) үсә. Әмма аларның күбесе балачак яки яшьлек елларында вафат булалар, Василий һәм аның абыйсы Степан (1943 елда фронтта һәлак булган) исән калалар.

Ул Кочубеевка башлангыч мәктәбен 1924 елда тәмамлый. Артёмовск шикәр заводында (Чутово районы) җылылык технигы өйрәнчеге һәм җылылык технигы булып эшли. 15 яшендә комсомолга керә. Очучы булырга теләгәнлектән, 1929 елның августында Чутово комсомол райкомы юлламасы белән очучылык хезмәтенә яраклылык комиссиясен узу өчен Ленинградка җибәрелә. Әмма вестибуляр аппаратындагы проблемалар сәбәпле, медицина комиссиясен үтә алмый. Шуннан соң конвой батальонында хезмәт итәргә ризалаша һәм Ленинградтан Бакуга хезмәт итәргә китә.

Хәрби хезмәте

Сугышка кадәрге чор

1929 елның октябрендә Петренко Кызыл Армия сафларына чакырыла. Кавказ Кызыл байраклы армиясенең 12 нче аерым конвой батальонына кызылармияче итеп кабул ителә. Ноябрь аенда А. К. Стёпин исемендәге 2 нче Кавказ укчылар дивизиясенең 5 нче Кавказ укчылар полкы мәктәбенә (мәктәп шулай ук Бакуда урнашкан була) укырга җибәрелә. Уку дәверендә полк составында 1930 елның май-июнь айларында Төньяк Иранда совет гаскәрләренең Иран территориясеннән Нахчыванга һәм Азәрбайҗанның чик буе авылларына һөҗүм итә торган мусаватчы-милләтчеләр кораллы төркемнәрен юк итү буенча хәрби операциясендә катнаша. Бәрелешләрнең берсендә отделение командиры һәлак була, һәм курсант Петренко аның вазифасына билгеләнә. Ул 1930 елның октябрендә полк мәктәбен тәмамлый. Шунда ук Ульяновск Кызыл гвардия җәяүлеләр училищесына укырга җибәрелеп, аны 1932 елда тәмамлый.

1932 елның мартыннан Идел буе хәрби округының 85 нче укчылар дивизиясе, 285 нче укчылар полкында (Златоуст) взвод командиры, рота командиры булып хезмәт итә. Шул ук вакытта кичке урта мәктәпнең 10 сыйныфын тәмамлый. 1935 елның февралендә полкка К. Е. Ворошилов килгәч, аның боерыгы буенча бөтен полк командирлар составының шәхси коралдан ату ярышлары үткәрелә. Анда Василий Петренко иң яхшы нәтиҗә күрсәтә һәм халык комиссарыннан боерык нигезендә рәхмәт хаты ала.

1934 елның февраленнән 1 нче Казан укчылар дивизиясенең 2 нче һәм 3 нче укчылар полкларында пулемёт ротасы белән җитәкчелек итә. 1936 елның июленнән — Ульяновск хәрби авиация техниклары мәктәбенең курсовой командиры[2], 1936 елның июленнән — 7 нче Сталинград хәрби очучылар мәктәбендә шул ук вазифада. 1937 елның маеннан — Сарытау запас командирларның белемен камилләштерү курсларында тактика укытучысы. 1938 елның гыйнварыннан — 61 нче укчылар дивизиясенең 182 нче укчылар полкы батальоны штабы башлыгы, 1938 елның октябреннән — әлеге дивизиянең кече лейтенантлар курсларында курсовой командир, 1939 елның сентябреннән — 129 нчы укчылар дивизиясе штабының 1 нче (оператив) бүлекчәсе башлыгы ярдәмчесе. 1940 елда М. В. Фрунзе исемендәге ЭККА Хәрби академиясенең читтән торып уку факультетын тәмамлый. 1940 елның февраленнән Куйбышев хәрби җәяүлеләр училищесының уку бүлеге башлыгы ярдәмчесе һәм уку батальоны командиры булып хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышы чоры

Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка җибәрүләрен сорап язган рапортларына карамастан, училищеда укыту эшендә калдырыла. 1941 елның сентябрендә 20 нче запас укчылар бригадасының 25 нче запас чаңгы полкы командиры итеп билгеләнә (Казан). 1942 елның апреленнән — Идел буе хәрби округының 141 нче укчылар дивизиясе, 796 нчы укчылар полкы командиры (Алатыр шәһәре, Чуаш АССР).

Дивизия башта 6 нчы резерв армиягә, аннары Брянск фронты составына кертелгәч һәм Воронеж фронтының 40 нчы армиясенә бирелгәч, 1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы хәрәкәтләрендә катнаша. Воронеж-Ворошиловград саклану операциясендә, шул исәптән Воронеж урамнарындагы сугышларда катнаша. Беренче бәрелешләрдә үк контузия ала. Соңрак полк җитәкчелегендә Острогожск-Россошь, Воронеж-Касторное, Харьков һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1942 елда ВКП(б) сафларына керә. 1943 елның 28 июненнән — Воронеж фронтында 129 нчы аерым укчылар бригадасы командиры.

1943 елның 25 июлендә Үзәк фронтның 60 нчы армиясенә караган 226 нчы укчылар дивизиясе командиры итеп билгеләнә. Дивизия фронтта ук кыска вакыт эчендә 42 нче һәм 129 нчы укчылар бригадаларыннан, аларга кушылган өстәмә частьлардан туплана һәм 1943 елның 26 августында Чернигов-Припять һөҗүм операциясе барышында сугышка керә. 30 августта Глухов шәһәрен азат итүдә катнаша, һәм сугышчан юлының алтынчы көнендә үк (31 августта) аңа «Глуховская» мактаулы исеме бирелә.

Үзәк фронтның 60 нчы армиясенә караган 24 нче укчылар корпусының 226 нчы укчылар дивизиясе командиры полковник В. Я. Петренко Днепр өчен сугыш барышында дивизия гамәлләренә уңышлы җитәкчелек итә. 1943 елның 24 сентябрендә 226 нчы укчылар дивизиясе Припять елгасы белән кушылган урында Днепрга чыга. Полковник Петренко 26 сентябрьдә кул астындагы чаралар ярдәмендә дивизиянең беренче бүлекчәләрен башта Днепр уртасындагы утрауларга, аннары уң ярга чыгуын оештыра. Толокунская Рудня авылы (Киев өлкәсе, Вышгород районы) янында елганы кичеп чыкканда алман гаскәрләре каршылык күрсәтә. 28 сентябрьдә дивизия полклары Толокунская Рудняны били, әмма 29 сентябрьдә авиация ярдәмендә алманнарның 454 нче җәяүлеләр дивизиясе танклар белән аларны авылдан кысрыклап чыгара. Төп һөҗүмне башка юнәлешкә күчереп, алдагы көннәрдә плацдармны шактый киңәйтүгә һәм берничә авылны яулап алуга ирешелә (алманнар Толокунская Рудняга кабат һөҗүм көтәләр). 26 сентябрьдән 13 октябрьгә кадәр дивизия частьләре дошманның 8000нән артык солдатын һәм офицерын, 23 артиллерия коралын һәм 2 танкын юк итә, күп трофейлар кулга төшерә[3].

СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 17 октябрь Указы белән «Киевтан төньяктарак Днепр елгасын уңышлы кичеп чыккан, Днепр елгасының көнбатыш ярында плацдармны ныклы тоткан һәм шул ук вакытта батырлык һәм каһарманлык күрсәткән өчен» полковник Василий Яковлевич Петренкога Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (2066 нчы санлы) тапшырылып, Советлар Союзв Герое исеме бирелә.

Петренко СССРның югары бүләген Днепр өчен барган сугышлар вакытында ала. 15 октябрьдә дивизия алман оборонасының терәк пункты булган Ровы авылын яулап ала, ә 19-24 октябрь көннәрендә аңа тулы камалыш шартларында сугышырга туры килә. Әмма соңыннан хәл торгызыла. 3 ноябрьдән дивизия Киев һөҗүм операциясендә катнаша, 17 ноябрьдә Коростень шәһәрен азат итүдә катнаша. Соңрак Петренко Киев саклану операциясендә (анда дивизиягә кабат 10 көнгә якын камалышта сугышырга туры килә), шуннан соң Житомир-Бердичев, Ровно-Луцк, Проскуров-Черновцы һөҗүм операцияләрендә катнаша. Аның җитәкчелеге чорында дивизия «Глуховская» һәм «Киевская» мактаулы исемнәрен ала, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә (18.11.1943).

Әмма 1944 елның 2 маенда полковник Петренко вазифасыннан азат ителә һәм 1 нче Украина фронтының Хәрби советы карамагында булганнан соң, 31 майда шул ук армиядә 327 нче укчылар дивизиясе командиры урынбасары итеп билгеләнә.

Әмма инде 20 июньдә яңадан I Украина фронтының 60 нчы армиясендә (1945 елның апрель башыннан — IV Украина фронтында) 107 нче укчылар дивизиясе командиры була. Әлеге дивизия җитәкчелегендә В. Я. Петренко Җиңүгә кадәр хезмәт итә, Львов-Сандомир һөҗүм операциясендә һәм Сандомир плацдармы өчен сугышларда, Висла-Одер, Югары Силезия һәм Моравия-Острава һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1945 елның 27 гыйнварында армиянең башка частьләре белән берлектә Аушвиц үлем лагерен азат итүдә катнаша[4]. Краков, Рыбник, Троппау һәм башка берничә шәһәрне азат итүдә катнаша. Хәрби казанышлары өчен дивизия 2 нче дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә (1945 елның мае).

Сугыштан соңгы хезмәте

1945 елның июленнән 1946 елның мартына кадәр — Төньяк гаскәрләр төркемендә (Польша) 413 нче укчылар дивизиясе командиры. Аннары укырга җибәрелә, 1948 елда К. Е. Ворошилов исемендәге Югары хәрби академияне алтын медальгә тәмамлый. 1948 елның маеннан 1951 елның июненә кадәр Ленинград хәрби округында 37 нче гвардия механизацияләнгән дивизиясе белән җитәкчелек итә (дивизия үз төрендә бердәнбер һәм эксперименталь була, аның составында 200дән артык танк исәпләнә). 1951 елның июленнән августына кадәр Генераль штабның 10 нчы идарәсендә хезмәт итә, аннары Германиядәге совет оккупацион гаскәрләре төркеменең 3 нче удар армиясендә 79 нчы укчылар корпусы командиры урынбасары итеп билгеләнә. Үзе таныганча, Магдебургта ГДРда 1953 елгы күтәрелешне бастыруда катнаша. 1953 елның ахырында Мәскәүнең хәрби коменданты вазифасыннан баш тарта һәм шул ук елның декабрендә Төркестан хәрби округының 17 нче укчылар корпусы командиры урынбасары итеп билгеләнә (Сәмәрканд). 1954 елның июненнән Төркестан хәрби округы штабының хәрби һәм физик әзерлек идарәсе башлыгы, 1954 елның июленнән — әлеге округның хәрби әзерлек идарәсе башлыгының беренче урынбасары. 1955 елның августыннан — Сталинабадта Төркестан хәрби округының 33 нче тау-укчылар корпусы командиры. 1957 елның июненнән 1958 елның сентябренә кадәр — Одесса хәрби округының 14 нче гвардия гомумгаскәр армиясе гаскәрләре сәргаскәренең беренче урынбасары.

Сугыштан соңгы елларда хәрби вазифалар белән беррәттән төрле вакытта КПССның Ленинград өлкә комитеты әгъзасы һәм Таҗикстан Коммунистик партиясе Үзәк Комитеты әгъзасы була.

1958 елның октябреннән берничә дистә ел дәвамында М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә эшли[4]: оператив-тактик әзерлек кафедрасы башлыгы урынбасары һәм 1960 елның июленнән — кафедра башлыгы, 1965 елның октябреннән — хәрби сәнгать кафедрасы башлыгы, 1971 елның августыннан — академия башлыгы киңәшчесе. Академиядә эшләү дәверендә «Труды Военной академии имени М. В. Фрунзе», «Военная мысль», «Военный вестник», «Военно-исторический журнал» журналларында һәм «Красная звезда» газетасында 100дән артык мәкалә бастыра. Берничә дәреслек авторы һәм хәрби-фәнни җыентыкларның баш мөхәррире. 1961 елда Петренкога хәрби фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелә, 1964 елдан — доцент, 1970 елдан — профессор. Заманча шартларда гомумгаскәр сугышын алып бару буенча дәреслек авторлары коллективы составында СССР Оборона министрлыгының М. В. Фрунзе исемендәге премия лауреаты.

1976 елда отставкага чыга. Мәскәүдә яши. Совет сугыш ветераннары комитетында эшли. 1960-нчы еллардан күп кенә халыкара чараларда һәм конференцияләрдә катнаша, анда Освенцим тоткыннарын азат итүдә катнашкан кеше буларак чакырыла. Аларда катнашу өчен Польшага, АКШка, Израильгә (1982 елда СССР белән Израиль арасында дипломатик мөнәсәбәтләр өзелгән булуга карамастан), Бразилиягә, Бөекбританиягә бара. Гомеренең соңгы елларында мемуарлар китабын яза.

2003 елның 21 мартында вафат була. «Ракитки» зиратында (Мәскәү өлкәсе) җирләнгән.

Исемен мәңгеләштерү

2025 елның гыйнварында Освенцим концлагерен азат итүнең 80 еллыгы уңаеннан В. Я. Петренконың һәм 107 нче укчылар дивизиясенең роле рәсми материалларда, Җиңү музееның «Освенцим. Хакыйкать» онлайн-күргәзмәсендә һәм мәгариф учреждениеләрендәге хәтер дәресләрендә яктыртыла[5][6][7].

Бүләкләре

Искәрмәләр

  1. «Скончался освободитель Освенцима». // РИА «Новости» Архивная копия от 26 декабрь 2019 на Wayback Machine.
  2. Петренко Василий Яковлевич (1912–2003). biograph.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2021. Архивировано 17 август 2021 года.
  3. Наградной лист на присвоение В. Я. Петренко звания Героя Советского Союза. // ОБД «Память народа» Архивная копия от 26 декабрь 2019 на Wayback Machine.
  4. 1 2 Скончался освободитель Освенцима (рус.). Лента новостей «РИА Новости». Мөрәҗәгать итү датасы: 7 гыйнвар 2012. Архивировано 8 сентябрь 2012 года.
  5. 80 лет со дня освобождения Освенцима. Sputnik Казахстан (27 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
  6. В честь 80-летия освобождения Освенцима в школе прошло мероприятие под названием «Память». krinichka.kuib-obr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
  7. 80 лет назад советские войска освободили концентрационный лагерь Освенцим (Аушвиц). spb.rpa-mu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
  8. Указ Президента Российской Федерации от 25.04.1995 № 413 «О награждении орденом Жукова военачальников — активных участников Великой Отечественной войны 1941—1945 годов».