Юлия Җиһаншина

Юлия Җиһаншина (Юлия Яковлевна Җиһаншина, рус. Юлия Яковлевна Зиганшина, 13 август 1970, Казан) — Россия җырчысы, романс һәм авторлык җырлары башкаручы, композитор. Виолончель, гитара һәм бас-гитарада уйный. Татарстан Республикасының атказанган[1] һәм халык артисты[2].

Тормыш һәм иҗат юлы

Казанда туган һәм шунда яши. Биш яшенән җырлый. Виолончель классы буенча Казан музыка көллиятен тәмамлый, параллель рәвештә берничә ел гитара һәм вокал белән шөгыльләнә. 1993 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый[3]. Җырлар яза.

1993 елда «Уленшпигель» ансамбле составында Грушин исемендәге авторлык җыры фестивалендә чыгыш ясый. Рус романсы буенча яшь башкаручыларның бөтенроссия конкурсы — «Романсиада-98» лауреаты. Пущино шәһәрендә узучы фестивальләрдә даими катнаша. 2005 елда 32 нче Грушин фестиваленең лауреаты була.

«Казанский романс» музыкаль салонының оештыручысы һәм җитәкчесе. Салон 2000 елның октябрендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Мәдәни үзәге концерт залында (Менжинский исемендәге Мәдәният сарае) ачыла. Биредә рус романсы жанрында яшь башкаручыларның концертлары һәм иҗат кичәләре уздырыла. 2000 елда Казанда халыкара «Романсиада» конкурсының төбәк турын оештыруда актив катнаша. Елена Фролова һәм Эльмира Галеева белән бергә «Трилогия» триосы составында чыгыш ясый.

Җырчының концертлары Мәскәүдә (ГБКЗ «Россия», П. И. Чайковский исемендәге зал, Берлекләр Йортының Колонналы залы, Халыкара Музыка Йорты), Санкт-Петербургта, Самарда, Кировта, Сургутта, Сембердә, Төмәндә, Чиләбедә һәм Россиянең башка шәһәрләрендә уза.

Юлия Җиһаншина чит илләрдә дә концертлар бирә. 1995, 2000, 2004—2007 һәм 2010 елларда Германиядә (Берлин, Мюнхен, Франкфурт һ.б.) чыгыш ясый. 2007 һәм 2010 елларда Франциядә (Париж, Ренн), 2007 елда Испаниядә (Барселона), ә 2006—2011 елларда Польшада (Варшава, Белосток, Зелёна-Гура, Луҗ һ.б.) концерт программаларын тәкъдим итә. Шулай ук Израильдә (2009, 2010, 2014), Төркиядә (2015), АКШта (2012), Латвиядә (2020) чыгыш ясый[4][5].

«Романс в усадьбе» иҗади проекты авторы. Әлеге проект кысаларында Остафьево, Вороново, Е. Боратынский музее, Ясная Поляна, Щелыково, Константиново һәм Россиянең башка әдәби урыннарында концертлары уза.

2022 елдан башлап, А. Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә ул «Листая календарь» (тат. «Календарьне әйләндерә-әйләндерә») дип исемләнгән үз иҗади концепциясен гамәлгә ашыра. Әлеге проект рус җыры һәм романсының үсешенә зур өлеш керткән күренекле шагыйрьләр, композиторлар һәм артистлар белән бәйле истәлекле даталарга багышлана. Чаралар ай саен уздырыла.

2023 елда «Романс в истории. История в романсе» (тат. «Романс тарихта. Тарих романста») дип аталган лекция-концертлар уза. Ә 2024 елда Александр Пушкинның юбилеена багышланган «Пушкин в ЦЕНТРЕ» (тат. «Пушкин ҮЗӘКТӘ») проекты гамәлгә ашырыла.

2025 елда Юлия Җиһаншина рус мәдәниятенең күренекле шәхесләренең иҗаты һәм тормышына багышланган «Биография битләре» исемле яңа проектны башлап җибәрә[6].

Гаилә хәле

Кияүдә, ире — Алексей Гомазков, музыкант, шагыйрь, тәрҗемәче[7], кызлары бар[8].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Дискография

  • 2022 — «Когда я о тебе пою»;
  • 2020 — «Помню, как в памятный вечер»;
  • 2016 — «Вы мной играете»;
  • 2015 — «Звёздное эхо»;
  • 2013 — «Все она, все она»;
  • 2011 — «Мы вышли в сад…»;
  • 2011 — «В Казань дорогой столбовой»;
  • 2008 — «От второго лица»);
  • 2008 — «Негромкие песни Великой войны»;
  • 2008 — «Розмарин, шалфей, зверобой» (Трио «Трилогия»);
  • 2007 — «Музыка на песке»;
  • 2006 — «Снова пою»;
  • 2006 — «Трилогия» (Трио «Трилогия»);
  • 2004 — «Тихие песни моих друзей»;
  • 2003 — «Ты»;
  • 2001 — «Она поёт»;
  • 1998—2004 — «Царскосельская статуя».

Видеография

2007 — «Золотые шлягеры» русского романса — DVD концерта (Рус романсларының алтын шлягерлары).

Искәрмәләр

  1. Архивированная копия. web.archive.org (4 март 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
  2. Юлия Зиганшина стала народной артисткой РТ. Культурный центр им. А.С. Пушкина. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2025.
  3. Айсылу Мирханова. Юлия Зиганшина: «У меня нет желания понравиться всем». Журнал «Казань». Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2025.
  4. Юлия Зиганшина. Биография певицы Юлии Зиганшиной. ziganshina.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
  5. Ольга Любимова. Юлия Зиганшина о том, как найти свою мелодию жизни. AiF (27 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
  6. Юлия Зиганшина - Культурный центр имени А.С.Пушкина, г.Казань. Культурный центр имени А.С.Пушкина, г.Казань (25 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
  7. Юлия Зиганшина: Мне повезло с мужем, Алексей Гомазков - блестящий переводчик (рус.). www.evening-kazan.ru (17 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
  8. Татьяна Мамаева. Юлия Зиганшина: «Петь с отдачей надо и для жующей публики» (рус.). БИЗНЕС Online (29 декабрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.

Тема буенча өстәмә