Новороссийск
Новороссийск (рус. Новороссийск, адыг. Цӏэмэз) — Россия шәһәре, Краснодар краеның халык саны буенча өченче шәһәр.
Халык саны — 241 788 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 298 068 кеше.[2]
География
Шәһәр Кара диңгезнең туңмый торган тирән сулы Цемес бухтасы яры 25 километр буйлап сузылган, Краснодардан 136 километр ераклыкта урнашкан. Новороссийск — эре транспорт үзәге. Шәһәрдә Россиянең һәм Кара диңгездә урнашкан иң эре порты урнаша; Краснодар — Новороссийск тимер юлының соңгы пункты, шоссе юллары төене. Россия хәрби-диңгез флотының базасы.
Климат
| Новороссийск климаты | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
| Уртача максимум, °C | 6,1 | 5,7 | 8,7 | 14,1 | 19,2 | 23,7 | 27,4 | 27,0 | 22,3 | 17,0 | 11,2 | 7,0 | 15,8 |
| Уртача температура, °C | 4,3 | 3,7 | 6,5 | 11,6 | 16,5 | 21,1 | 24,8 | 24,6 | 20,1 | 14,8 | 9,2 | 5,3 | 13,6 |
| Уртача минимум, °C | 2,4 | 1,6 | 4,1 | 8,7 | 13,4 | 18,4 | 22,0 | 21,8 | 17,4 | 12,4 | 7,1 | 3,3 | 11,1 |
| Явым-төшем нормасы, мм | 888 | ||||||||||||
| Чыганак: Метеостатистика Краснодарского края | |||||||||||||
Сәгать поясы
Новоросийск халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Тарих
Новороссийск 1838 елда Суҗук-Кале исемле төрек ныгытмамсы калдыклары урынында нигезләнгән. 1853—56 еллардагы Кырым сугышы вакытында инглиз-француз эскадрасы тарафыннан җимереп бетерелә; 1860 елда юкка чыгырыла.
1866 елда торгызыла, шәһәр статусын ала һәм яңа оешкан Кара диңгез округының административ үзәге итеп билгеләнә. 1896 елдан — Кара диңгез губернасының административ үзәге.
Шәһәрнең алдагы үсеше Екатеринодар — Новороссийск тимер юлы (1888 елда төзелә) һәм диңгез порты төзелеше (1896) белән бәйле.
Ватандашлар сугышы вакытында шәһәр каты сугышлар аренасы булып торган.
Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрнең өлеше алман-фашист гаскәрләре тарфыннан алынган (сентябрь 1942). 1943 елның 4 февраленә карышы төндә, Станичка бистәсе янында (Новороссийскидан көньяграк) диңгезчеләр десанты төшкән һәм плацдармны алган (соңрак — "Кече Җир", (Малая Земля)). 1943 елның 16 сентябрендә азат ителә.
1973 елда шәһәргә каһарман шәһәр дәрәҗәсе бирелә.
Халык
Административ бүленеш
Новороссийск 5 районга бүленә:
- Үзәк районы
- Көнчыгыш районы
- Көньяк районы
- Новороссийск районы
- Диңгез буе районы
Кардәш шәһәрләр
Кызыклы фактлар
1797—1802 елларда Новороссийск исемен Украинадагы Днепр шәһәре йөрткән.[11]
Искәрмәләр
- ↑ ОКТМО. 185/2016. Южный ФО
- ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-12-04
- ↑ Населенныя мѣста Россійской Имперіи въ 500 и болѣе жителей. Санктъ-Петербургъ, 1905.
- ↑ 1 2 3 http://www.mojgorod.ru/saratov_obl/hvalynsk/
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-12-04
- ↑ http://enc.mail.ru/article/1900407474(үле сылтама)