Борай (Башкортстан)
Борай – Башкортстанның Борай районы үзәге. Борай Уфадан 150 км көнбатыш-төньяграк тарафта, Тере Танып елгасы кушылдыгы Сару елгасы буенда урнашкан.
Беренче тапкыр 1610 елда искә алына. 1864 елдан Борай – волость үзәге, 1930 елдан – район үзәге.
Әле 1989 елда Борайда күпчелектә татарлар яшәсә, 2002 елда күпчелектә башкортлар (85%) булып чыгалар.
Борайда татар телендә «Алга» исемле район газеты чыга, аны районда яшәүче арлар, чирмешләр, хәтта руслар алдырып укый.
Халык
Җитештерү тармагы
- Борай МПМК
- Борай электр челтәрләре
- Борай техник ремонт предприятиесе
- Борай урман әзерләү предприятиесе һ.б.
Мәдәният
Мәгариф
Дин
- Ислам
- Тарихи мәчет
- Ак мәчет
- Кызыл мәчет
- Христианлык
- Протестантлык
- Инҗил инануы христианнары чиркәве [5]
Авыл белән бәйле шәхесләр
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
- ↑ http://www.asmo-rb.ru/engine/data/attach/1/spravochnik.xls
- ↑ http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ МЕСТНАЯ РЕЛИГИОЗНАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ ЦЕРКОВЬ ХРИСТИАН ВЕРЫ ЕВАНГЕЛЬСКОЙ "НОВЫЙ ЗАВЕТ" С.БУРАЕВО БУРАЕВСКОГО РАЙОНА, archived from the original on 2022-07-22, retrieved 2022-07-22
Сылтамалар
- «Алга» газеты сайты 2018 елның 23 ноябрь көнендә архивланган.