Интервидение (җыр бәйгесе)
«Интервидение» җыр бәйгесе (рус. Конкурс песни «Интервидение») — Халыкара радиотапшырулар һәм телевидениеләр оешмасы (OIRT) тарафыннан оештырылган эстрада җыры бәйгесе. Чара 1977–1980 елларда Сопотта дүрт Халыкара җыр фестивале кысаларында үткәрелә[1].
2014 елның маенда бәйгенең элеккеге Совет дәүләтләре һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары катнашында октябрьдә үткәреләчәге игълан ителә[2]. 2024 елда «Интервидение» җыр бәйгесе Мәскәүдә уза[3].
2024 елның 3 июнендә Россия Федерациясе Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой бәйгене уздыруның яңа датасын игълан итә, бәйге 2025 ел башында уза[4].
2025 елның 3 февралендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2025 елда «Интервидение» җыр бәйгесен уздыру турында указ имзалый[5], бәйге 20 сентябрьдә Мәскәүнең «Live Арена» үзәгендә үткәрелә[6].
Тарих
Җыр бәйгесен «Интервидение» халыкара оешмасы уздыра. Оешма 1960 елның февралендә Халыкара радиотапшырулар һәм телевидениеләр берлеге составында төзелә. Интервидение күбесенчә социалистик система илләрен берләштерә. Оешманың даими органнары — Интервидение советы, Координацион техник үзәк, Программаларны координацияләү үзәге, алар Прагада урнашкан. Башта Интервидениегә Совет Социалистик Республикалар Берлеге, Германия Демократик Республикасы, Польша, Венгрия, Чехословакия керә. Оешманың мөстәкыйль әгъзалары — Украина, Эстония, Латвия. Бу илләр 1962 елдан телевизион программалар белән турыдан-туры алмашу һәм трансляцияләр алып бару мөмкинлекләренә ия булалар. 1963 елның апреленнән Интервидениедә Болгария һәм Румыния катнаша башлый, соңрак Литва, Белоруссия, Молдавия, Куба, Монголия, Финляндия, Вьетнам, Әфганстан керә. Интервидение эшендә шулай ук Югославиянең телевидение оешмалары да катнаша.
Оешма программалары арасында спорт ярышлары репортажлары һәм трансляцияләре өстенлек итә, моннан тыш балалар, музыка, күңел ачу тапшырулары чыга. Ел саен Польшаның Сопоте шәһәрендә җыр бәйгесе уздырыла, аңа 1977 елда рәсми рәвештә «Интервидение» исеме бирелә. Фестивальдә танылган музыка вәкилләре (Глория Гейнор, Петула Кларк, «Бони М» төркеме һәм башкалар) чыгыш ясый.
Җыр бәйгесенең үсешенә Польшадагы сәяси вакыйгалар комачаулый: 1980 елның җәенә Гданьскида «Солидарность» хәрәкәте җитәкчелегендә меңләгән эшчеләр эш ташлый. Киләсе елда Польша хакимияте тарафыннан хәрби хәл кертелә, урамнарда танклар һәм кораллы полиция барлыкка килә, Сопотта бәйге үткәрелми.
Бәйге 1983 елда «Интервидение» тарафыннан җиде шәһәрдә, шул исәптән Тампере, Мәскәү, Варшава, София, Прагада (шәһәрдә бәйге ике тапкыр уза, финал өлеше дә биредә үтә) оештырыла һәм үткәрелә. Польша башкаручысы Збигнев Водецкий Гран-При иясе була, җырчы «Я люблю возвращаться туда где уже был» (Lubie wracac tam gdzie bylem) җырын башкара. Лауреатлар — Марина Флореа (Румыния), Маргарита Горанова (Болгария), Карел Чернох (Чехословакия). 1984 елда җыр бәйгесе Польшада үткәрелә, ул яңадан Сопоттагы җыр фестивале дип атала[7].
Интервидение социалистик лагерь таркалгач, үткәрелми[8]. Берникадәр вакыт узгач, бәйгене яңадан оештырырга тәкъдим ителә. Башка тәкъдимнәр арасында чараны Шанхай хезмәттәшлек оешмасы эшчәнлеге кысаларында уздыру мөмкинлеге карала.
«Биш йолдыз. Интервидение»
2008 елда «Кызыл Квадрат» ширкәте Беренче канал белән берлектә бәйгене Сочида оештырырга омтылыш ясыйлар[9]. Бөтенроссия «Биш йолдыз» яшь башкаручылар бәйгесенә халыкара статус бирү идеясе күптәннән барлыкка килә. Өч ел Беренче канал бу фестивальне милли форматта уздыра, һәр елны оештыру комитетына башка илләрдән гаризалар килә. Бәйгене дүртенче тапкыр уздыру алдыннан, чара кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә. Бәйгедә катнашучыларның санын арттыру максатыннан, фестивальнең форматын үзгәртергә һәм исемен «Биш йолдыз. Интервидение» дип атарга карар кылына.
2008 елда Беренче канал керткән яңа кагыйдәләр нигезендә, киләсе «Интервидение» фестивале бәйгедә җиңгән катнашучының илендә узарга тиеш була.
2009 елның язында бәйгене оештыручылар Дүшәнбе шәһәренә бара. Эшлекле сәфәр кысаларында, Таҗикстан вәкилләре белән берлектә, бәйгене «Кохи Борбад» мәдәни-күңел ачу комплексында уздыру турында карар кабул ителә. Әмма соңрак үткәрү вакыты августтан октябрьгә күчерелә[10].
2009 елның октябрендә Таҗикстан телевидение һәм радиотапшырулар комитеты рәисенең беренче урынбасары Абдурахмон Абдуманнонов хәбәр иткәнчә, Россия ягыннан бәйгене оештыручылар — «Кызыл квадрат» ширкәте һәм Беренче канал вәкилләреннән рәсми хат килә, эшлекле язуда «2009 елда Дүшәнбедә бәйге үткәрергә әзер булмаулары турында» хәбәр ителә[11]. «Интервидение» оештыручылары бәйгегә Шанхай хезмәттәшлек оешмасында катнаша торган илләрне кертергә карар кыла һәм шуңа бәйле рәвештә чараны үткәрү вакытын 2010 елга күчерү турында карар кабул ителә.
Яңарыш
2009 елда Россия премьер-министры Владимир Путин Россия, Кытай һәм Үзәк Азиянең башка илләре (алар нигездә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре) арасында бәйгене кабат оештыруны тәкъдим итә[12][13][14]. 2014 елның маенда бәйгенең совет чорыннан соңгы дәүләтләр һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары катнашында октябрьдә уздырылуы игълан ителә[2]. Нәтиҗәдә, яшь башкаручыларның халыкара «Интервидение-2014» бәйгесен 2014 елның октябрендә Сочида уздырырга планлаштырыла[15].
Россия сайлап алу туры, «Биш йолдыз» җыр бәйгесе форматында, Ялтада 2014 елның июнендә уза. Соңрак бәйге, сәяси вәзгыять нәтиҗәсендә, язга күчерү ихтималы белән гамәлдән чыгарыла, дип белдерә бәйгене оештыручы Виктор Дробыш[16]. Игълан ителгән вакыт узгач, оештыручылардан бәйге турында рәсми хәбәрләр булмый. Бәйге үткәрелми.
Интервидение 2025
2025 елның 3 февралендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2025 елда «Интервидение» музыка бәйгесен уздыру турында указ имзалый, чара Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә уза[5]. Бәйгедә 20 дән күбрәк ил катнаша.
25 февральдә Россия Федерациясе Хөкүмәте бәйгенең оештыру комитеты әгъзалары исемлеген раслый. Комитетка Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова, Беренче каналның генераль директоры Константин Эрнст һәм Россия Федерациясе Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой керә[17].
20 мартта хөкүмәтнең «Интервидение» бәйгесен үткәрүгә 750 млн сум бүлеп бирәчәге билгеле була[18].
Бәйгедә Россиядән Shaman тәхәллүсе белән танылган, Россиянең атказанган артисты, Ярослав Дронов катнаша[19]. Ярослав Дронов кандидатурасы 19 майда Беренче каналның «Пусть говорят» программасы эфирында игълан ителә[20].
Музыкаль бәйгедә 2025 елның 20 сентябрендә Мәскәүдә«Live Арена» стадионында үтә. Анда 23 ил катнаша. Җиңүчене илләрнең милли жюрилары сайлый. Беренче урынны 28 яшьлек Вьетнам поп-җырчысы Дык Фук яулый. Аңа 30 миллион сумлык чек һәм Бәллүр кубок тапшырыла. 2026 елда Интервидение Согуд Гарәбстанында узачак[21].
Катнаша торган илләр
«Интервидение» җыр бәйгесендә Бәйсез Дәүләтләр Берлеге, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы һәм элеккеге ССРБ республикалары (Балтыйк илләрен дә кертеп), шулай ук Көньяк Корея һәм Япония катнаша ала. Бәйгедә катнашырга Һиндстан, Иран, Монголия, Пакистан һәм Әфганстан илләренә чакыру җибәреләчәге — әлегә билгеле түгел. Элегрәк Көнчыгыш блок илләре һәм башка илләр катнаша алган[22][23][24].
Бәйгедә төрле елларда барлыгы 30 ил катнаша: Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Беларусь, Бельгия, Болгария, Канада, Кытай, Куба, Финляндия, Венгрия, Казакъстан, Кыргызстан, Латвия, Молдавия, Марокко, Нидерланд, Польша, Португалия, Румыния, Россия, Испания, Швейцария, Таҗикстан, Төркмәнстан, Украина, Үзбәкстан; моннан тыш, территориаль төзелешнең тарихи үзгәрешләре һәм сәяси үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә халыкара мөнәсәбәтләрнең суверен субъектлары статусын югалткан дәүләтләрдән дә катнашучылар була: Чехословакия, Германия Демократик Республикасы, ССРБ һәм Югославия.
Бәйгедә хәзерге вакытта катнашмый торган илләр: Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Беларусь, Бельгия, Болгария, Канада, Куба, Финляндия, Венгрия, Латвия, Молдавия, Марокко, Нидерланд, Польша, Португалия, Румыния, Испания, Швейцария, Төркмәнстан, Украина.
Җыр бәйгесендә түбәндәге илләрнең катнашканы юк: Грузия, Литва, Эстония, Көньяк Корея һәм Япония[22][23][24].
Бәйгедә катнаша торган илләр
| Ел | Үткәрү урыны | Дата | Катнашучылар саны | Беренче тапкыр катнашучылар | Кабаттан катнашучылар | Соңгы тапкыр катнашучылар | Җиңүче |
|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1977 | 24 август–27 август | 20 / 11 | 11: |
— | — | ||
| 1978 | 23 август–26 август | 12 / 10 | 1: |
2: |
|||
| 1979 | 22 август–25 август | 13 | 3: |
1: |
1: |
||
| 1980 | 20 август–23 август | 14 / 13 | 2: |
1: |
3: |
||
| 1983 | |||||||
| 2008 | 28 август–31 август | 11 | 11: |
— | 13: |
||
Катнаша торган илләр рейтингы
Җиңүчеләр
| Ел | Ил | Башкаручы | Җыр | Балл | Отрыв | Икенче урын | Дата | Үткәрү урыны |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1977 | Гелена Вондрачкова | Malovaný džbánku | 174 | 24 | 27 август | |||
| 1978[25] | Алла Пугачёва | «Всё могут короли» | 88 | 24 | 26 август | |||
| Вацлав Нецкарж | Patrik | |||||||
| 1979 | Чеслав Немен | Nim przyjdzie wiosna | 82 | 16 | 25 август | |||
| 1980[27] | Николай Гнатюк | На ветрах осенних | 30 | 6 | 23 август | |||
| Марион Рунг | Where Is The love | |||||||
| Марика Гомбитова | I Want to Share With You | |||||||
| бәйге 1981–2007 елларда үткәрелми | ||||||||
| 2008 | Тахмина Ниязова | Hero | 216 | 1 | 31 август | |||
| бәйге 2009 елдан бүгенге көнгә кадәр үткәрелми | ||||||||
Искәрмәләр
- ↑ История фестиваля в Сопоте. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 гыйнвар 2013. Архивировано из оригинала 19 гыйнвар 2010 года.
- ↑ 1 2 Russia: Intervision To Return This October. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2014. Архивировано 17 октябрь 2015 года.
- ↑ Конкурс песни "Интервидение" пройдет в Москве в 2024 году (21.03.2024). 21 март 2024 тикшерелде.
- ↑ "Интервидение" могут провести в Москве в начале 2025 года. ТАСС (13 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2024.
- ↑ 1 2 Музыкальный конкурс "Интервидение" пройдет в 2025 году в Московском регионе. interfax.ru (3 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2025.
- ↑ "Интервидение" пройдет 20 сентября (2025-04-30). 30 апрель 2025 тикшерелде.
- ↑ Политические скандалы. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2014. Архивировано 29 май 2014 года.
- ↑ Международная организация «Интервидение»
- ↑ Пять звёзд. Интервидение в Сочи (2008). Красный квадрат. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2017. Архивировано из оригинала 6 март 2019 года.
- ↑ Сроки проведения конкурса «Пять звезд. Интервидение» переносятся (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2014. Архивировано из оригинала 25 июль 2014 года.
- ↑ Международный конкурс «Пять звезд. Интервидение» в этом году не состоится, - КТР (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2014. Архивировано из оригинала 25 июль 2014 года.
- ↑ Intervision: The Russian proposed song contest with China, Central Asia Архивная копия от 13 ноябрь 2017 на Wayback Machine (Shanghaiist: Shanghai News, Food, Arts & Events)
- ↑ Putin mulls Intervision Song Contest Архивная копия от 16 июль 2013 на Wayback Machine (BBC World Service)
- ↑ Vladimir Putin proposes rival to Eurovision Song Contest between Russia and central Asian countries Архивная копия от 13 июль 2015 на Wayback Machine (Daily Mail)
- ↑ Федоткина, Татьяна На каждое «Евровидение» у России найдется своё «Интервидение» (рус.). Московский комсомолец (21 май 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2014. Архивировано 24 май 2014 года.
- ↑ Конкурс «Интервидение» откладывается из-за политической ситуации (рус.). Русская служба новостей (26 август 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2014. Архивировано из оригинала 3 сентябрь 2014 года.
- ↑ Правительство утвердило состав оргкомитета "Интервидения" (2025-02-25). 25 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ МИД получит 750 млн руб. на проведение песенного «Интервидения» (2025-03-21). 21 март 2025 тикшерелде.
- ↑ Shaman представит Россию на «Интервидении» (2025-05-19). 19 май 2025 тикшерелде.
- ↑ Представителя РФ на "Интервидении" объявят 19 мая на Первом канале (18.05.2025). 18 май 2025 тикшерелде.
- ↑ Интервидение" оказалось способом увидеть мир по-новому. Российская газета (16 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Granger, Anthony Russia: Intervision To Return This October. Eurovoix (23 май 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2014. Архивировано 17 октябрь 2015 года.
- ↑ 1 2 Bartlett, Paul Bearded Lady Spurs Russia to Revive Soviet-Era Song Contest. eurasianet.org (23 май 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2014. Архивировано 25 май 2014 года.
- ↑ 1 2 Россия нашла замену "Евровидению" (Russian). 1 июнь 2014 тикшерелде.
- ↑ В 1978 году было два победителя, так как СССР и Чехословакия набрали равное количество баллов, а тогда правила не предусматривали дальнейших действий в этом случае.
- ↑ Из-за того, что победителями было объявлено две страны, ГДР заняла третье место
- ↑ В 1980 году было три победителя, так как СССР, Финляндия и Чехословакия набрали равное количество баллов, а тогда правила не предусматривали дальнейших действий в этом случае.
- ↑ Из-за того, что победителями было объявлено три страны, Испания заняла четвёртое место
- ↑ Победитель "Интервидения" - Тахмина Ниязова (Таджикистан) (рус.). Первый канал (31 август 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2014. Архивировано 25 февраль 2014 года.