Нарышкин Сергей Евгеньевич
Серге́й Евге́ньевич Нары́шкин (27 октябрь 1954, Ленинград) — Россия дәүләт, сәясәт һәм хәрби эшлеклесе. 2016 елның 5 октябреннән Россия Федерациясе Тышкы разведка хезмәте директоры[3]. Россия Федерациясе Иминлек Советының даими әгъзасы. Россия Федерациясенең 1 класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе. «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры.
2011–2016 елларда — VI чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт думасы рәисе[4][5], Союз Дәүләте Парламент собраниесе рәисе. «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы Бюросы әгъзасы[6].
2008 елның 12 маеннан 2011 елның 20 декабренә кадәр[1] — Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе. 2008 елның декабреннән — Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дәүләт бүләкләре комиссиясе рәисе.
2009–2012 елларда — Россия мәнфәгатьләренә зыян китереп тарихны фальсификацияләү омтылышларына каршы тору комиссиясе рәисе (оешма гамәлгә куелганнан ахырына кадәр); 2012 елдан — Россия тарихи җәмгыяте җитәкчесе. 2017 елдан ― РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе әгъзасы[7].
2024 елның 27 декабрендә Россия Федерациясе Президентының 27.12.2024 № 1120 «Тарихи агарту буенча ведомствоара комиссия мәсьәләләре» Указы нигезендә Тарихи агарту буенча ведомствоара комиссия президиумы составына кертелә[8].
Россия Федерациясенең 1 класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2008)[7].
Яшьлек еллары
Ленинград тумасы. Аның әби-бабасы, әтисе һәм туган апасы Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинградта блокада булалар. Бабасы оборона заводында эшли, эшкә йөрергә хәле беткәч, заводта кунып эшли башлый. 1942 елның кышында ачлыктан үлә һәм Пискарев зиратында туганнар каберенә күмелә. Ачлыктан интеккән әтисе дә үлем чигенә җиткән була, ләкин аның гомерен шәһәр читендә яшәүче туганы алып килгән ярты капчык бәрәңге саклап кала[9].
Балачагын Ленинград өлкәсенең Всеволожск шәһәрендә үткәрә. Всеволожск районында студентлар төзелеш отрядында эшли[10].
1972 елда сәнгать-эстетик юнәлешендәге 190 нчы мәктәпне тәмамлый[11].
Белеме
1978 елда «инженер-радиомеханик» белгечлеге буенча Ленинград механика институтын[12], «икътисадчы» белгечлеге буенча Санкт-Петербург халыкара менеджмент институтын тәмамлый[13]. Инглиз һәм француз телләрен белә.
Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, 1978–1982 елларда СССР дәүләт куркынычсызлыгы комитетының махсус уку йортында әзерлек уза. КГБ беренче Баш идарәсенең 101 нче мәктәбендә ике еллык факультетта укый (хәзер — Тышкы разведка академиясе). Укуын тәмамлагач, 1980 елда Ленинград дәүләт куркынычсызлык хезмәте идарәсендә Владимир Путин белән таныша. Уку барышында Нарышкин «Наумов» оператив тәхәллүсен ала[14][15]. Шулай ук КГБ югары мәктәбенең бер еллык 8 нче факультетының «француз» төркемендә укый[16].
Карьера
- 1982 елдан — Ленинград политехник институтының халыкара фәнни элемтәләр буенча проректор ярдәмчесе, тышкы икътисади элемтәләр бүлеге башлыгы урынбасары[7].
- 1980 елларда — Бельгиядәге СССР илчелегенең икътисади киңәшчесе аппараты хезмәткәре[7].
- 1990 еллар башы — Санкт-Петербург мэриясендә икътисади үсеш комитетының бүлек башлыгы, соңрак — икътисад һәм финанслар комитеты башлыгы.
- 1995 елдан — «Сәнәгать-төзелеш банкы» ААҖнең тышкы инвестицияләр бүлеге җитәкчесе (Санкт-Петербург).
- 1996–2004 — «Филип Моррис Ижора» тәмәке фабрикасының директорлар советы әгъзасы[7][17].
- 1997 елдан — Ленинград өлкәсе хөкүмәтенең Инвестицияләр департаменты башлыгы, Икътисад һәм инвестицияләр комитеты рәисе урынбасары.
- 1998 елдан — Ленинград өлкәсе хөкүмәтенең Тышкы икътисади һәм халыкара элемтәләр комитеты рәисе.
- 2004 елның февраленнән — Россия Федерациясе Президенты администрациясенең икътисади идарәсе башлыгы урынбасары.
- 2004 елның мартыннан — Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары.
- 2004 елның сентябреннән — Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе — Россия Федерациясе министры.
- 2007 елның февраленнән — Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары — Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе, шул ук елның сентябреннән — «Берләшкән судно төзү корпорациясе» директорлар советы рәисе.
- 2008 елның 12 маеннан 2011 елның 20 декабренә кадәр — Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе[1][18][19].
- 2011 елның 4 декабрендә VI чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана.
- 21 декабрь — Нарышкин Дәүләт Думасы рәисе вазифасына сайлана (238 тавыш белән, 88 — каршы)[5][20].
- 2012 елның 5 апрелендә бертавыштан Россия һәм Белоруссия Берлеге Парламент Җыелышы рәисе итеп сайлана[21].
- VII чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлауларда (2016 ел) Нарышкин «Бердәм Россия» партиясеннән Ленинград өлкәсенең 112 Кингисепп бер мандатлы сайлау округыннан сайлана[22]. Әмма, яңа вазифага билгеләнү белән бәйле, мандаттан баш тарта[23].
- 2016 елның 22 сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин Нарышкинны 2016 елның 5 октябреннән Россия Федерациясе Тышкы разведка хезмәте директоры вазифасына билгели[24].
- 2016 елның 21 октябрендә РФ Дәүләт Думасы Нарышкинның депутат буларак вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатырга карар чыгара[25].
- Санкцияләргә карамастан, Нарышкин 2018 елның 27-28 гыйнварында, ФСБ башлыгы Бортников һәм хәрби разведка башлыгы Коробов белән бергә, АКШка сәфәр кыла. Алар Вашингтонда ЦРУ директоры Помпео белән очрашалар; визит АКШтагы күзәтүчеләр тарафыннан гадәти булмаган дип бәяләнә[26]. ЦРУ директорының ММЧ-на белдерүенчә, яклар элек Сүриягә Россиядән һәм Үзәк Азия илләреннән сугышырга килгән «Ислам дәүләте» боевикларының Сүриядән кайту куркынычы турында фикер алышкан[27]. 2018 елның декабрендә «Россия 1» телеканалына биргән интервьюсы буенча, Тышкы разведка җитәкчесе булган вакытында Нарышкин барлыгы 22 илдә булган һәм махсус хезмәт җитәкчеләре белән сөйләшүләр үткәргән, Россиядә разведка җитәкчеләренең 90 халыкара саммитта катнашкан[14].
- 2024 елның 14 маенда, яңа хөкүмәт формалашу сәбәпле, Нарышкин Тышкы разведка хезмәте директоры итеп яңадан билгеләнә[28].
Тышкы разведка хезмәтендә
Тышкы разведка хезмәте башында Нарышкин СССР махсус хезмәтләренең архив документларын киң җәмәгатьчелеккә чыгару буенча чаралар күрә, бу — яңа фәнни хезмәтләр барлыкка килүгә этәргеч була. Аерым алганда, киң җәмәгатьчелеккә ил өчен стратегик мәгълүмат тапкан җиде совет разведчигы — нелегалның элек билгеле булмаган исемнәре билгеле була. Тышкы разведка хезмәтенең 100 еллыгына очерклар җыентыгы («Комсомольская правда» нәшрияты белән берлектә) әзерләнә, аерым басмалар булып дөнья күрә; «Вече» нәшрияты тарафыннан Европа тарихының сугыш алды һәм сугыш чоры (1935-1945 еллар) хәрби-сәяси вәзгыятен яктырткан документлар җыентыклары басыла һәм соңрак яңартып кабаттан бастырыла; «Легендар разведчиклар» сериясендә яңа китаплар чыга[29]. Нарышкинның кереш сүзе белән «Рудольф Абель. Совет разведчигы-нелегалның яшерен архивы» китабы басыла. Бу китапта беренче тапкыр В.Г. Фишерның Америка төрмәсеннән язган хатлары һәм аның биографиясенең билгесез сәхифәләре киң җәмәгатьчелеккә җиткерелә[30].
Нарышкин һәм Лужков
2010 елның 17 сентябрендә Нарышкин, Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев йөкләмәсе буенча, беренче булып Мәскәү мэры Ю.М. Лужковка отставкасы турында хәбәр итә. Соңрак Нарышкин Лужков вакытында Мәскәүдәге коррупцияне «гадәттән тыш» дип атый[31][32]. 2011 елның 19 декабрендә Мәскәүнең Пресна суды Лужковның Нарышкинга карата намус һәм абруйны яклау турындагы дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тарта.
Фәнни эшчәнлеге
Нарышкин — икътисад фәннәре кандидаты (2004, «Икътисадый үсеш факторы буларак Россиядә чит ил инвестицияләре» диссертация эше; фәнни җитәкчесе — Ю.П. Тютиков)[33], икътисад фәннәре докторы (2010, «Чит ил инвестицияләре һәм Россия икътисады үсеше» диссертациясе; фәнни консультанты — Т. Я. Хәбриева)[34]. 2008 елдан — Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Канун чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институтының Дәүләт һәм муниципаль идарәсе икътисадый-хокукый проблемалары үзәгенең фәнни җитәкчесе[35]. 47 фәнни хезмәт авторы, шул исәптән чит ил инвестицияләрен җәлеп итү проблемалары буенча 25 мәкалә һәм 5 монография авторы[35]. Иң танылган хезмәтләре:
- «Икътисадый үсеш факторы буларак Россиядә чит ил инвестицияләре» (2004);
- «Чит ил инвестицияләрен җәлеп итү: Россия регионнарының икътисадый стратегиясе һәм үсеше» (2009)[7].
«Диссернет» проектында катнашучылар раславынча, Нарышкинның диссертация эшләрендә[36], шулай ук аның «Чит ил инвестицияләре (төбәк аспекты)» (СПб., 2005) хезмәтендә плагиат эзләре бар[37].
Санкцияләр
Нарышкин төрле илләрнең шәхси санкцияләре астында тора. 2014 елның 20 мартында АКШның санкцион исемлегенә кертелә, 2014 елның 21 мартында Европа Берлеге санкцион исемлегенә кертелгән[38]. Шулай ук Канада, Швейцария һәм Австралия санкцияләре астында тора. Украинада хәрби хәрәкәтләр башланганнан соң, 2022 елда АКШ Нарышкинга карата санкцияләрне киңәйтә[39], шулай ук ул Япония һәм Яңа Зеландиянең санкцион исемлекләренә кертелә.
Иҗтимагый эшчәнлеге
Нарышкин «Хәзерге заман тарихы фонды»ның попечительләр советы рәисе[40] һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең попечительләр советы рәисе булып тора. 2012 елдан — Россия тарих җәмгыяте рәисе. 2024 елның 27 декабрендә Россия Федерациясе Президентының 27.12.2024 № 1120 «Тарихи агарту буенча ведомствоара комиссия мәсьәләләре» турындагы Указы нигезендә тарихи агарту буенча ведомствоара комиссия президиумы составына кертелә[8].
Шәхси тормышы һәм гаиләсе
Өйләнгән, улы, кызы һәм ике оныгы бар. Хатыны — Татьяна Сергеевна (тумышы белән Якубчик), мәгълүмати технологияләр белгече. 2004 елга кадәр «Военмех» Балтыйк дәүләт техник университетының «Мәгълүмати системалар һәм компьютер технологияләре» кафедрасында эшли[41].
Улы Андрей Сергеевич Нарышкин (1978), «Энергопроект» ЯАҖ генераль директоры урынбасары[35][42]. Өйләнгән, ике кызы бар — Анна һәм Наталья[43].
Кызы Вероника Сергеевна Нарышкина (16 апрель 1988), халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган, спорт мастеры, Бөтенроссия йөзү федерациясендә эшли[41], 2021 елның гыйнварында нефть сервисы җиһазларын эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә һәм резидент булган «Интех-Сервис» компаниясенең башкарма директоры вазифасын били, шулай ук аның төп компаниясе «Интех-Внедрение»ның устав капиталының 20 % иясе[44].
Нарышкин балачактан йөзү белән шөгыльләнә[45]. Шулай ук тау чаңгысында шуа, теннис уйный. Ленинград өлкәсенең Всеволожск районында йорты бар, ялларын шунда уздыра[46]. Театрал, бард җырларын ярата (Визбор, Высоцкий, Окуджава), үзе дә гитарада уйный.
Дәүләт бүләкләре
Россия:
- I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2024)[47].
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2019)[48].
- III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2010)[49][35].
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2008 елның 4 июне) — Россия Федерациясе Хөкүмәте эшчәнлеген тәэмин итүдә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[50].
- Александр Невский ордены (2014 елның 27 октябре) — Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[51].
- Почёт ордены (2004 елның 27 октябре) — күпьеллык намуслы хезмәте өчен[52].
- Дуслык ордены (2016)[49].
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2003 елның 11 марты) — хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[53].
- Россия Федерациясе Президентының Мактау кәгазе (2009 елның 26 октябре) — Россия Федерациясе Президентының конституциячел вәкаләтләрен тәэмин итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[54].
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау кәгазе (2009 елның 26 октябре) — күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле дәүләт хезмәте өчен[55].
- Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау кәгазе (2008 елның 2 апреле) — Россия Федерациясе Президентын сайлауларны оештыруда һәм уздыруда актив ярдәм күрсәткән өчен[56].
- II дәрәҗә Преподобный Сергий Радонежский ордены (Рус Православие Чиркәве, 2014) — чиркәү файдасына хезмәтләргә игътибар һәм тууына 60 ел тулу уңаеннан[57].
- «Иркутскның 350 еллыгы истәлегенә» медале (2011)[58].
- I дәрәҗә Изге Анна ордены (Россия император йорты, 2009)[59].
- «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» медале (Россия Оборона министрлыгы, 2021)[60].
Чит ил:
- Халыклар Дуслыгы ордены (Белоруссия, 2009 елның 8 декабре) — берлек төзелешенә, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга, Беларусь һәм Россия халыкларының бердәмлегенә зур өлеш керткән өчен[61][62].
- Почетлы Легион ордены офицеры (Франция).
- «Дуслык» ордены (Азәрбайҗан, 2012 елның 5 июле) — Азербайҗан Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында дәүләтара элемтәләрне үстерүдәге һәм ныгытудагы аерым казанышлары өчен[63][64].
- «Битараплык» Төрекмәнстан Президенты ордены (Төрекмәнстан, 2012 ел) — Төрекмәнстан һәм Россия Федерациясе арасында сәяси, икътисадый, мәдәни, фәнни һәм парламентара мөнәсәбәтләрне үстерүгә саллы өлеш керткән өчен, бәйсез Төрекмәнстанның даими нейтралитеты статусын тануга, шулай ук төрекмән һәм рус халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуда зур шәхси өлеше өчен[65].
- Мактау ордены (Белоруссия, 2015 елның 26 феврале) — Евразия икътисадый берлеге турындагы Шартнамәне әзерләүгә, интеграцион процессларны үстерүгә һәм киңәйтүгә, Беларусь Республикасы, Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы арасында икътисадый хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур шәхси өлеше өчен[66][67].
- Мактау ордены (Әрмәнстан, 2015 елның 30 марты) — Әрмәнстан Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында дәүләтара хезмәттәшлекне тирәнәйткән өчен, шулай ук Әрмән-Россия дустанә мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен[68].
- II дәрәҗә «Достык» ордены (Казакъстан, 2016)[69].
- Дуслык ордены (Вьетнам, 2021 елның 1 декабре) — Вьетнамның иҗтимагый куркынычсызлык министрлыгы һәм Россиянең Тышкы разведка хезмәте арасында хезмәттәшлекне үстерүгә һәм киң колачлы стратегик партнерлыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен[70].
Иҗтимагый һәм халыкара оешмалар:
- «Бердәмлек» ордены (2014 елның 27 ноябре, БДБ Парламентара Ассамблеясе) — Парламентара Ассамблея һәм аның органнары эшчәнлегендә актив катнашканы, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендә катнашучы дәүләтләр халыклары арасында дуслыкны ныгытуга керткән өлеше өчен[71].
- «БДБ Парламентара Ассамблеясе. 25 ел» юбилей медале. (2017 елның 13 октябре, БДБ Парламентара Ассамблеясе) — парламентаризмны үстерү һәм ныгыту эшендәге казанышлары, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшчәнлегенең хокукый нигезләрен үстерүгә һәм камилләштерүгә, халыкара элемтәләрне һәм парламентара хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлеше өчен[72].
Класслы чин
- Россия Федерациясенең 1 класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2008 елның 9 июне)[73].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Указ президента России «О Нарышкине С. Е.», 20 декабря 2011. news.kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ 1 2 Как стать вице-премьером России. iz.ru (27 февр. 2007 г.). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ Путин назначил Нарышкина главой СВР // РБК, 22.09.2016.
- ↑ Постановление Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации от 21.12.2011 № 4-6 ГД // СЗ РФ, 2011, № 52, ст. 7556.
- ↑ 1 2 Спикером новой Госдумы избран Сергей Нарышкин Архивная копия от 7 гыйнвар 2012 на Wayback Machine // РБК
- ↑ Сергей Нарышкин вступил в «Единую Россию» // Regnum.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Энциклопедия ТАСС, 2024. Нарышкин, Сергей Евгеньевич. Директор СВР России
- ↑ 1 2 Указ Президента Российской Федерации от 27.12.2024 № 1120 ∙ Официальное опубликование правовых актов (рус.). publication.pravo.gov.ru (27 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2024.
- ↑ Спиридонова Н.А. Самое главное в жизни. Настоящее прошедшее. Российское историческое общество, ТРК «Плеяда» (20 декабрь 2019).
- ↑ В голосовании приняли участие руководители государства, чиновники, общественные деятели России // Первый канал
- ↑ Вице-премьер Нарышкин прыгал на Фонтанку в школьной форме // Комсомольская правда
- ↑ Нарышкин, Сергей. Председатель Государственной думы шестого созыва. Lenta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2016.
- ↑ Бизнес-школа IMISP — один из лидеров российского бизнес-образования. imisp.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ 1 2 - YouTube. www.youtube.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ Максим Иванов, Иван Сафронов, Наталья Корченкова, Анастасия Мануйлова, Олег Сапожков. Спикеров делать из этих людей (рус.) (html). Коммерсантъ (20 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2019. Архивировано 16 апрель 2019 года.
- ↑ Роман Шлейнов. Николай Токарев: путь от КГБ до «Транснефти» (рус.). Ведомости (11 февраль 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2016.
- ↑ Борьба с курением: почему смягчается антитабачный закон // [Аргументы и факты, 05 декабря 2012.
- ↑ Биография Архивная копия от 25 август 2009 на Wayback Machine // Президент.рф, 12 мая 2008
- ↑ Указ Президента РФ от 12.05.2008 N 751. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 октябрь 2009. Архивировано из оригинала 5 декабрь 2010 года.
- ↑ «Единая Россия» выдвинет Нарышкина на пост спикера Госдумы — Исаев // «РИА Новости»
- ↑ Нарышкин стал спикером союзного парламента России и Белоруссии // Вести.ру
- ↑ Выборы депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации седьмого созыва : Данные кандидата : Нарышкин Сергей Евгеньевич // Сайт ЦИК России
- ↑ Путин извинился перед избирателями Сергея Нарышкина. www.rbc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ Указ о директоре Службы внешней разведки // Президент.рф
- ↑ http://vote.duma.gov.ru/vote/96095 Голосование депутатов
- ↑ Chiefs Of Three Russian Intelligence Agencies Travel To Washington Радио «Свобода», 1.02.2018
- ↑ Сергей Горяшко, Гордон Коррера. Директор ЦРУ раскрыл тему тайной встречи с главами российских разведок. Русская служба Би-Би-Си (1 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2020.
- ↑ Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб. kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Николай Долгополов, Владислав Фронин. Директор СВР Сергей Нарышкин дал интервью «Российской газете» (рус.). Российская газета (16 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2021.
- ↑ Рудольф Абель (В.Г.Фишер). Тайный архив советского разведчика-нелегала / Евгения Ларина. — Письма из американской тюрьмы и воспоминания соратников. — Москва: АСТ, 2020. — С. 1—2. — 288 с. — ISBN 978-5-17-134617-1.
- ↑ Накануне отставки Лужков направил Медведеву письмо, обвинив президента в лицемерии. palm.newsru.com (28 сент. 2010 г.). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ Нарышкин: Лужков отправлен в отставку из-за неэффективности и коррупции. vesti.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ Нарышкин С. Е., Формирование политики привлечения иностранных инвестиций в Российскую Федерацию : автореф. дис. на соиск. учён. степ. к.э.н. : спец. 08.00.05 / Нарышкин Сергей Евгеньевич; [С.-Петерб. гос. ун-т экономики и финансов]. — СПб., 2004. — 19 c.
- ↑ Нарышкин С. Е., Иностранные инвестиции и развитие экономики России : автореферат диссертации на соискание учёной степени доктора экономических наук : специальность 08.00.05 <Экономика и управление народным хозяйством по отраслям и сферам деятельности> / Нарышкин Сергей Евгеньевич; [Ин-т законодательства и сравнит. правоведения при Правительстве РФ]. — Санкт-Петербург, 2010. — 33 с.
- ↑ 1 2 3 4 Сергей Нарышкин: биография, видео, фото, выступления - Российское историческое общество. historyrussia.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ * Нарышкин Сергей Евгеньевич — 2004 — Диссернет
- ↑ Бакланов А. В диссертации Сергея Нарышкина нашли плагиат // Snob.ru
- ↑ COUNCIL IMPLEMENTING REGULATION (EU) 2020/398.
- ↑ Russia-related Designations and Designations Updates; Issuance of Russia-related General Licenses (ингл.). U.S. Department of the Treasury. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 гыйнвар 2023.
- ↑ НАРЫШКИН Сергей Евгеньевич | Фонд Современной Истории. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2014. Архивировано из оригинала 18 октябрь 2015 года.
- ↑ 1 2 Лидеры всех партий, претендующих на места в Госдуме нового созыва, уже проголосовали — Первый канал
- ↑ Органы управления ЗАО «Энергопроект». Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2013. Архивировано из оригинала 1 ноябрь 2012 года.
- ↑ Тумакова, Ирина Андрей Нарышкин, сын вице-премьера Сергея Нарышкина: "О назначении отца я узнал из выпуска новостей". iz.ru (14 мар. 2007 г.). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ Дочь Сергея Нарышкина возглавила компанию-производителя оборудования для поиска нефти (2021-01-29).
- ↑ В российском плавании происходят положительные изменения. vesti.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ Кандидат в спикеры — аккуратист, не любит тусовок // KP.RU
- ↑ Директор Службы внешней разведки Российской Федерации.
- ↑ Директор Службы внешней разведки Российской Федерации. svr.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2016. Архивировано 4 февраль 2022 года.
- ↑ 1 2 Директор Службы внешней разведки Российской Федерации. svr.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 4 июня 2008 года № 900 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ IV степени Нарышкина С. Е.» Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 0209.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 27 октября 2014 года № 677 «О награждении орденом Александра Невского Нарышкина С. Е.»
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 27 октября 2004 года № 1360 «О награждении орденом Почёта Нарышкина С. Е.»
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 11 марта 2003 года № 288 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 26 октября 2009 года № 718-рп «О награждении Почетной грамотой Президента Российской Федерации Нарышкина С. Е.»
- ↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации от 26 октября 2009 года № 1574-р «О награждении Почётной грамотой Правительства Российской Федерации Нарышкина С. Е.»
- ↑ Постановление Центральной избирательной комиссии Российской Федерации от 2 апреля 2008 года № 107/802-5 «О награждении Почётной грамотой Центральной избирательной комиссии Российской Федерации»
- ↑ В день памяти святителя Николая Чудотворца Предстоятель Русской Церкви совершил великое освящение храма Благовещения Пресвятой Богородицы в Сокольниках г. Москвы / Новости / Патриархия.ru. www.patriarchia.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ Медалями в честь 350-летия Иркутска наградят более 400 человек. www.irk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ Кавалеры ордена Святой Анны I степени. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2009. Архивировано из оригинала 10 декабрь 2011 года.
- ↑ Министр обороны России генерал армии Сергей Шойгу вручил ведомственные награды представителям властных структур. function.mil.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ Национальный правовой Интернет-портал Республики Беларусь. pravo.by. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ Медведев и Лукашенко вручили государственные награды. vz.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ Распоряжение Президента Азербайджанской Республикиo награждении орденом «Достлуг» С.Е.Нарышкина » Официальный сайт президента Азербайджанской Республики. president.az. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ Государственные деятели Российской Федерации удостоены орденов в Азербайджане. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2012. Архивировано из оригинала 7 февраль 2013 года.
- ↑ Сергей Нарышкин награждён орденом «Битараплык». Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2012. Архивировано из оригинала 4 август 2020 года.
- ↑ Указ Президента Республики Беларусь от 26.02.2015 г. № 101 «Аб узнагароджанні» – Pravo.by. pravo.by. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ Лукашенко наградил Нарышкина орденом почета. www.sb.by. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ Հանրապետության նախագահի հրամանագրերը - Փաստաթղթեր - Հայաստանի Հանրապետության Նախագահ. www.president.am. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 окт. 2022 г..
- ↑ Глава внешней разведки Нарышкин награждён орденом Достык
- ↑ Президент Вьетнама наградил Нарышкина и Патрушева орденом Дружбы (рус.). РИА Новости (20211201T1615). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2021.
- ↑ Постановление Совета Межпарламентской Ассамблеи государств — участников Содружества Независимых Государств от 27 ноября 2014 года № 50 «О награждении орденом Межпарламентской Ассамблеи государств — участников Содружества Независимых Государств «Содружество». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2024. Архивировано 4 июнь 2024 года.
- ↑ Постановление Совета Межпарламентской Ассамблеи государств — участников Содружества Независимых Государств от 13 октября 2017 года № 48 «О награждении медалью «МПА СНГ. 25 лет». Мөрәҗәгать итү датасы: 31 май 2024. Архивировано 24 март 2023 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 9 июня 2008 года № 905 «О присвоении классного чина государственной гражданской службы Российской Федерации Нарышкину С. Е.» Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2008. Архивировано из оригинала 5 декабрь 2010 года.