Чемезов Сергей Викторович
Сергей Викторович Чемезов (20 август 1952, Черемхово, Иркутск өлкәсе) — Россия дәүләт эшлеклесе, икътисадчы. 2007 елның 26 ноябреннән «Ростех» югары технологияле сәнәгать продукциясен эшләүгә, җитештерүгә һәм экспортлауга ярдәм итә торган дәүләт корпорациясе генераль директоры. Дәүләт корпорациясе составына, йөзләгән башка компанияләрдән тыш, «Рособоронэкспорт» керә.
Чемезов — «Россия машина төзүчеләр Берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе[1], генерал-полковник. «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы бюросы әгъзасы[2]. Мәскәүдә «Байкал» Иркутск якташлык җәмгыяте президенты[3], Иркутск [4] һәм Казан шәһәрләренең мактаулы гражданины[5]. Россия Федерациясе Герое (2019), «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры.
Тормыш юлы
Сергей Чемезов 1952 елның 20 августында Иркутск өлкәсенең Черемхово шәһәрендә туа.
1975 елда Чемезов Иркутск халык хуҗалыгы институтын, соңрак — Генштабның Хәрби академиясе каршындагы югары академик курсларны тәмамлый. Икътисад фәннәре докторы, профессор, Хәрби фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы.
1975–1980 елларда Чемезов Иркутск сирәк һәм төсле металлар фәнни-тикшеренү институтында инженер, фәнни хезмәткәр, лаборатория мөдире урынбасары булып эшли. 1980 елдан «Луч» эксперименталь-сәнәгать берләшмәсендә эшли, 1983–1988 елларда «Луч» берләшмәсенең ГДРдагы вәкиллеген җитәкли, анда Владимир Путин белән таныша. Чемезов белән Владимир Путин КГБның Дрезден резидентурасында бергә эшләгәннәр[6], бер йортта яшәгәннәр, шул еллардан бирле дус калалар[7].
1988–1996 елларда Чемезов — «Совинтерспорт» тышкы сәүдә берләшмәсе генераль директоры урынбасары. 1996–1999 елларда РФ Президенты эшләре идарәсенең тышкы икътисади элемтәләр бүлеге башлыгы (Путин җитәкчелегендә), соңрак — Россия Президенты администрациясенең тышкы икътисади элемтәләр идарәсе башлыгы булып эшли[8].
1999 елның сентябреннән 2000 елның ноябренә кадәр — Промэкспорт дәүләт компаниясе генераль директоры. 2000 елның августыннан Россия Федерациясенең чит дәүләтләр белән хәрби-техник хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия әгъзасы булып тора[7].
2000 елның ноябреннән 2004 елның апреленә кадәр — генераль директорның беренче урынбасары, 2004–2007 елларда — «Рособоронэкспорт» ФДУП генераль директоры.
Россия Федерациясе Президентының 2007 елның 26 ноябрендәге Указы белән Чемезов вазифасыннан азат ителә һәм 2012 ел ахырында Ростех дип үзгәртелгән «Ростехнологияләр» дәүләт корпорациясенең генераль директоры итеп билгеләнә[9][10].
2006 елның 2 декабрендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең VII съездында Чемезов партиянең Югары Советы бюросы составына сайлана. 2012 елның 26 маенда узган VIII съездда Югары совет бюросына кабаттан сайлана[11].
IT-технологияләр өлкәсендә яшь новаторларның ординар булмаган проектларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан 2010 елның декабреннән гамәлгә ашырыла торган «Бердәм Россия» нең «IT-прорыв» проектының координаторы булып тора.
Мәскәүдә яшәүче һәм эшләүче атаклы шәхесләрне берләштергән Иркутскның «Байкал» якташлык җәмгыятенең президенты булып тора[3] (җәмгыятькә Волынов Борис Валентинович, Исайкин Анатолий Петрович, Мацуев Денис Леонидович, Межевич Валентин Валимович, Мезенцев Дмитрий Федорович кебек шәхесләр керә[12][13]).
2025 елның 5 августында җәмәгатьчелек игътибарын Чемезовның 2026 елда, күп еллар дәвамында эшләнгән, җыелган, тәҗрибә очышларыннан һәм сынаулардан соң, Ростехның тулысынча импортны алмаштырган яңа МС-21, SJ-100 һәм Ил-114 пассажир очкычларын серияле җитештерә башлаячагы турындагы белдерүе җәлеп итә[14][15].
Карьерасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге
2007 елның 26 ноябреннән Чемезов «Ростех» дәүләт корпорациясенең алыштыргысыз җитәкчесе булып тора[16]. Аның җитәкчелегендә компаниядә структур реформалар гамәлгә ашырылган, алар оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә зыяннан чыгарга һәм җитештерү үсешен тәэмин итәргә ярдәм иткән.
«Коммерсантъ» газетасы хәбәр иткәнчә, 2009 елда, дәүләт корпорациясенә 437 оборона сәнәгате предприятиесе баланска тапшырылганда, группаның гомуми зыяны 630 млрд сум тәшкил иткән. Әлеге предприятиеләрнең 30% ы кризис алды һәм кризис хәлендә , 28 е — банкротлык стадиясендә булган, 17 предприятие хуҗалык эшчәнлеген алып бармаган, ә 27 се өлешчә милекләрен югалткан яисә югалту куркынычыалдында булган[17]. «Ростех»ның шул чор хисабы буенча, 511 млрд сумлык керем шартларында предприятиеләрнең консолидацияләнгән зыяны 61 млрд сумга җиткән[18].
Чемезов искә төшергәнчә, «безгә тапшырылган барлык активларны тәртипкә китерергә: җитештерүне оптимальләштерергә, финанс яктан савыктырырга һәм модернизацияләргә кирәк иде. Предприятиеләр җитәкчелегендә криминалны бетерергә, профильле булмаган активлардан котылырга, тулы бер тармакларда өзелгән җитештерү чылбырларын торгызырга һәм ахыр чиктә гомуми стандартлар буенча эшли торган бердәм структура төзергә кирәк иде»[18].
Чемезов җитәкчелегендә компания җитештерү үсешен елына 20-30 % ка тәэмин итә, бу — Россия буенча уртача күрсәткечтән биш тапкыр югарырак. 2012 елда дәүләт корпорациясенең суммар кереме 2 тапкырга диярлек ара һәм якынча 1 трлн сум тәшкил итә (963 млрд сумнан артык, шул исәптән 70 илдә экспорт эшчәнлегеннән — 240 млрд сум), ә чиста табыш 40 млрд сумга якын була[17].
2020 елның июнендә Чемезовның РФ Президенты Путинга тәкъдим иткән хисабы буенча «Ростех» ның 2020 елдагы кереме 1,878 триллион сумга кадәр арткан. Корпорация кереме структурасының өчтән береннән артыгын гражданлык продукциясеннән кергән керемнәр тәшкил иткән (33,9 %), 2019 ел белән чагыштырганда бу сан 6% ка арткан (636 миллиард сум)[19].
Чемезов «Россия машина төзүчеләр берлеге» рәисе һәм эш бирүчеләрнең шул ук исемдәге Гомумроссия тармак берләшмәсе президенты булып тора[20].
Россия Фәннәр академиясе Шурасының оборона өлкәсендәге тикшеренүләр буенча әгъзасы[21]. БРИКС берләшмәсенең Эшлекле советында Россия вәкиле[22].
Ростех башлыгы РФнең чит илләр белән хәрби-техник хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссия составына керә[23], аның кысаларында Россиянең хәрби билгеләнештәге продукция дөнья базарында иң эре уенчы буларак үз позицияләрен сакласын һәм ныгытсын өчен актив чыгыш ясый.
Чемезов — «Хезмәт резервлары» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятен торгызу идеологларының берсе һәм җәмгыятьнең күзәтчелек советы рәисе булып тора. 2022 елның февралендә «Хезмәт резервлары» эш масштабын сизелерлек дәрәҗәдә арттыра[24].
2019 елда Чемезов җитәкчелегендәге Ростех дәүләт корпорациясе коллективы Иркутск өлкәсендәге көчле су басу нәтиҗәсендә сыену урынын югалткан кешеләргә ярдәм күрсәтә. Барлык кирәкле инженерлык инфраструктурасы: үзәк суүткәргеч, электр белән тәэмин итү, яктырту булган яңа микрорайон аякка баса. Хәйрия проекты кысаларында Черемховода 32 ике фатирлы коттедж төзелә[25].
Фәнни һәм попечительлек эшчәнлеге
Чемезов — Хәрби фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, икътисад фәннәре докторы, профессор, 130 дан артык басма хезмәт авторы[26]. Яшь белгечләрне укытуга аерым әһәмият бирә, корпорация Россия буенча 200 югары уку йорты белән хезмәттәшлек итә.
Чемезов түбәндәге Попечительләр советлары рәисе:
- Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты[27];
- Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының академик Е. Н. Мешалкин исемендәге Милли медицина тикшеренү үзәге;
- Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н. И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты[28]. Попечительлек советлары әгъзасы:
- М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты[29];
- СПбДУ Югары менеджмент мәктәбе;
- Россия мәгариф академиясе;
- «Милли интеллектуаль үсеш» студентларның, аспирантларның һәм яшь галимнәрнең фәнни-проект эшчәнлегенә ярдәм фонды;
- Россия Фәннәр академиясе[30] һ. б.
Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты Күзәтчелек советы әгъзасы[31].
2014 елдан Чемезов Россия мәктәп укучылары олимпиадалары советы әгъзасы булып тора.
2020 елда Иркутскта «Киләчәк ноктасы» белем бирү комплексын ачуда катнаша. Бизнесмен А. Авдолян белән бергә әлеге проектның инициаторы булып тора[32].
Сәяси карашы
2024 елның августында Сергей Чемезов Reuters ка биргән интервьюсында белдергәнчә, Россия һәм Украина арасында конфликт озаграк барган саен, бөтен дөнья глобаль конфликтка тартылу куркынычы да зуррак. Чемезов Көнбатыш илләре моның алар өчен никадәр авыр булуын аңламауларын сәер дип саный[33]:
Көнбатыш АКШ эгидасы астында сугышка этәргән вәзгыятьтә без әзер булырга тиеш. Махсус операциянең өченче елы бара, Россия үзен ышанычлы хис итә
Санкцияләр
2014 елның 28 апрелендә Чемезов, башка дәүләт эшлеклеләре һәм оешмалар белән беррәттән, АКШ санкцион исемлегенә кертелгән[34]. 2014 елның 12 сентябрендә Евросоюз шулай ук Чемезовны санкцион исемлеккә кертә[35]. 2015 елның 17 февралендә Канада санкциясенә эләгә[36]. 2020 елның 31 декабрендә Бөекбританиянең санкцион исемлегенә кертелә[37].
2022 елның 21 июлендә Евросоюз Чемезовка карата санкцияләрне киңәйтә[38].
2022 елның 3 мартыннан, Украинадагы хәрби хәрәкәтләр фонында, АКШның яңа санкцияләре, 2020 елның 2 апреленнән — Швейцария санкцияләре, 2022 елның 14 мартыннан — Австралия санкцияләре астында. 2022 елның 3 мартыннан — Япония санкцияләре астында. 2022 елның 5 апреленнән — Яңа Зеландия санкцияләре астында.
2025 елның 30 маенда АКШ Юстиция министрлыгы сайтында Чемезовны санкцияләрдәназат итү буенча Вашингтон планнары белән бәйле булырга мөмкин документ бастырыла. Документта Американың Rathmell Short LLP компаниясе Чемезовка административ һәм юридик мәсьәләләр буенча консультация бирәчәк, дип күрсәтелгән. Дәүләт корпорациясенә якын чыганак Россия мәгълүмат агентлыгы РИА Новостига белдергәнчә: «Бу америка ягы инициативасы, ул корпорация җитәкчелегенә карата санкцион чаралар турында карау һәм карар кабул итү процессын башлап җибәрде». Агентлык чыганагы фаразлавынча, «Трампадминистрациясе тарафыннан, уртак эшне һәм бизнесны дәвам итү максатыннан, Россиянең югары дәрәҗәдәге җитәкчеләреннән санкцияләрне алу буенча кампания башланды»[39].
Гаиләсе
Тормыш иптәше
Беренче хатыны — Любовь Чемезова.
Икенче хатыны — Екатерина Игнатова[40]. 2018 елның октябрендә Россия Президенты Указы белән II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән[41].
Балалары
Чемезовның дүрт баласы бар. Өлкән улы Станислав (1973 елгы), 2009 елның маена булган мәгълүматларга караганда «Итер»да эшләгән[42], «Медфармтехнология» фирмасының 30% ия булган[43]. 2009 елның маена Чемезовның уртанчы улы медицина институты студенты була.
Үги кызы Анастасия Игнатова МГИМО тәмамлаган[42], Сәяси теория кафедрасында эшли һәм профессор Сергей Чемезовның гомуми редакциясе астында язылган «Югары технологияләр өлкәсендә дәүләт сәясәте» монографиясе авторы булып тора[44]. Сәясәт фәннәре кандидаты[44].
Дәүләт бүләкләре
Аерымлыкның иң югары дәрәҗәсе:
- Россия Федерациясе Герое (сентябрь 2019, указ бастырылмаган)[45][46].
Орденнар:
- I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2017)[47];
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2012)[48];
- III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2007 елның 20 августы) — чит илләр белән хәрби-техник хезмәттәшлекне үстерүдәге казанышлары өчен;
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2005);
- Почёт ордены (14 гынвар 2002);
- Дуслык ордены (2009);
- Мактаулы Легион ордены (Франция, март 2010) — югары технологияле җитештерү өлкәсендә Россия-Франция хезмәттәшлеген үстерүгә керткән өлеше өчен[49];
- Командор дәрәҗәсендәге «Италия Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (Италия, 2010) — «Ростехнологияләр» корпорациясе оешмаларының эре Италия компанияләре белән партнерлыгын уңышлы киңәйткән өчен;
- II дәрәҗә «Достык» ордены (Казакъстан);
- Изге бөек кенәз Димитрий Донской ордены (РПЦ);
- I дәрәҗә Изге кенәз Даниил Московский ордены (РПЦ);
- II дәрәҗә преподобный Серафим Саровский ордены (РПЦ)[50];
- I дәрәҗә преподобный Сергий Радонежский ордены (РПЦ) (2014 елның 18 июле) — Троица-Сергиев лаврасына күрсәтелә торган ярдәмгә игътибар йөзеннән[51].
Медальләр:
- «Россия флотына 300 ел» юбилей медале;
- «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале;
- «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале;
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- «СССР Кораллы Көчләренә 60 ел» юбилей медале;
- «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» юбилей медале;
- I һәм II дәрәҗә «Хәрби хезмәттәге аерымлык өчен» медале (ФСБ);
- III дәрәҗә «Югары дәрәҗәдәге хезмәт өчен» медале;
- «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале;
- «Бурычка тугрылык өчен» медале (ГФС);
- «Кырымны һәм Севастопольне азат иткән өчен» медале (17 март 2014) — Кырымның Россиягә кайтуына шәхси өлеш керткән өчен.
Башка бүләкләр:
- Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Мактау кәгазе ( ноябрь 2017) — закон чыгару мәсьәләләре буенча Дәүләт Думасы эксперты сыйфатында актив катнашкан өчен[52];
- 2004 ел өчен фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты[53];
- «Оборона-сәнәгать комплексы» номинациясендә «Ел кешесе-2004» милли премиясе лауреаты[54];
- «Дөнья тәҗрибәсе һәм Россия икътисады» халыкара форумының «Россия икътисады лидеры-2004» мактау билгесе лауреаты[54];
- АВНның А. В. Суворов исемендәге премиясе лауреаты[54];
- Иркутск шәһәренең Мактаулы гражданины (2011 елның 21 апреле) — Иркутск шәһәренең социаль-икътисадый һәм мәдәни үсеше өлкәсендәге зур казанышлары өчен[55];
- Казан шәһәренең мактаулы гражданины (12 август 2025)[5].
Искәрмәләр
- ↑ Союз машиностроителей России — Сергей Чемезов. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Бюро Высшего совета Партии. Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ 1 2 Президентский совет РОО «Иркутское землячество „Байкал“» (рус.). РОО «Иркутское землячество „Байкал“». Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Почетные граждане Иркутской области - Иркутская область. Официальный портал (рус.). irkobl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ 1 2 Глава «Ростеха» Сергей Чемезов стал почетным гражданином Казани (рус.). Бизнес Онлайн (12 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Путин и Чемезов навестили своего бывшего начальника по резидентуре КГБ в Дрездене. РБК (8 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ 1 2 Медведев увековечил свои слова в граните. Lenta.ru (25 декабрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Сергей Викторович Чемезов. Биография. РИА. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ «Ростехнологии» сменят образ за $1,5 млн. www.vedomosti.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 26 ноября 2007 года № 1575. www.kremlin.ru (26 ноябрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Грызлов переизбран председателем высшего совета «Единой России». РИА (26 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Президентский совет РОО "Иркутское землячество "Байкал". Иркутское землячество "Байкал". Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Ко Дню Всемирного дня донора крови (рус.). baikal-irkzem.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Первый полет полностью импортозамещенного МС-21 ожидается в августе. Об этом сообщил глава "Ростеха" Сергей Чемезов. РБК (5 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Чемезов рассказал, когда начнется серийное производство МС-21 и SJ-100. Ростех начнет серийное производство МС-21 и SJ-100 в 2026 году. РИА (5 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Ростех :: О компании :: Органы управления. rostec.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ 1 2 Оборонка по последней моде (рус.). www.kommersant.ru (24 декабрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ 1 2 "Ростеху" поставили гражданскую планку (ингл.). www.ng.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Глава Ростеха представил президенту России итоги работы Госкорпорации в 2020 году. rostec.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Главой Союза машиностроителей России переизбран Сергей Чемезов. rostec.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Постановления Президиума РАН. www.ras.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Путин назначил представителей России в Деловом совете БРИКС на 2022-2024 годы. tass.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Комиссии при Президенте • Президент России (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ "Трудовые резервы" провели Наблюдательный совет общества (рус.). trurez.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Глава Ростеха и мэр Черемхово посетили поселок для пострадавших от наводнения в Иркутской области (рус.). Рамблер/финансы. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Генеральный директор корпорации «Ростех» Сергей Чемезов. Досье. aif.ru (2 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Состав попечительского совета. www.rea.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Попечительский совет. rsmu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Заседание попечительского совета МГУ (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 15.05.2025 № 318 "О попечительском совете Российской академии наук". publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Наблюдательный совет МГИМО (рус.). fund.mgimo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Сергей Чемезов — РБК: «Совсем жесткие санкции — это, по сути, война» (рус.). РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Чемезов предупредил Запад о риске глобального конфликта из-за Украины.
- ↑ Игорь Сечин и Сергей Чемезов попали под санкции США, Interfax.ru (2014-04-28).
- ↑ Consolidated TEXT: 32014D0145 — EN — 12.09.2014. eur-lex.europa.eu. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Public Works and Government Services Canada Government of Canada. Canada Gazette – Regulations Amending the Special Economic Measures (Russia) Regulations. gazette.gc.ca (11 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ UK SANCTIONS LIST PUBLICATION. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ ЕС ввел санкции против Собянина, «Сбера» и миллиардера с Урала (рус.). Forbes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Минюст США начал процедуру снятия санкций с Чемезова, сообщил источник (2025-05-30).
- ↑ Ринат Сагдиев. На чём зарабатывает жена Сергея Чемезова. Ведомости (29 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 11.10.2018 г. № 574. Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ 1 2 Третья смена работала на бандитов. Интервью с С. Чемезовым. www.vedomosti.ru (30 декабрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Чемезов Сергей (АвиаПорт). АвиаПорт.Ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ 1 2 Падчерица Сергея Чемезова займется фармбизнесом.
- ↑ Иван Сафронов. Сергею Чемезову присвоено звание Героя России. Так президент отметил вклад гендиректора «Ростеха» в развитие оборонного комплекса. Ведомости (2 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Кремль прокомментировал информацию о присвоении Чемезову звания Героя России. Ведомости (4 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Вручение ордена «За заслуги перед Отечеством» I степени С. В. Чемезову. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Ростех: О компании: Сергей Чемезов. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Чемезов стал кавалером Ордена Почётного легиона. Взгляд (10 март 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ В праздник Введения во храм Пресвятой Богородицы Предстоятель Русской Церкви совершил Литургию в Успенском соборе Московского Кремля / Новости / Патриархия.ru (рус.). Патриархия.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Святейший Патриарх Кирилл вручил церковные награды участникам торжеств в честь 700-летия преподобного Сергия Радонежского / Новости / Патриархия.ru (рус.). Патриархия.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Руководство Ростеха удостоено наград Государственной Думы. Рамблер/новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Сергей Чемезов (ингл.). CCI France Russie. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ 1 2 3 Попечительный совет :Сергей ЧЕМЕЗОВ (рус.). Регионы России. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Сергей Чемезов стал Почетным гражданином Иркутска. НИА-Байкал (21 апр. 2011 г.). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Чемезов Сергей Викторович
- Сергей Чемезов на сайте «Ростеха». rostec.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- Кто такой Сергей Чемезов? Газета (6 август 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- Владимир Воронов. Сергей Чемезов: «Родился… Окончил… Работал…» Stringer (15 ноябрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- Владимир Воронов. Служили два товарища. Совершенно секретно. № 4 (239) (2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- Как друг Путина взял под контроль и приватизировал титанового монополиста. Forbes (20 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.