Яшен (журнал)

«Яшен» журналы — 1908 елның 3 августында Казан шәһәрендә чыга башлаган юмор-сатира журналы. 1909 елда ябыла. Нашире, мөхәрире, рәссамы Галиәсгар Камал булган.

Тарих

Беренче саны 1908 елның 3 августында чыга. Ул сан Габдулла Тукайның бер шигыре белән ачыла:

« ...Ялтырый милли болытларның арасыннан "Яшен"

Бәлки, рәхмәт яңгырыдыр — яшьнәсен дә, яшьнәсен!

Юл табар золмәттә калганнар — төшерсен шәүләсен;

Таш йөрәкләр һәм "яшен" күргәч укыр «Ляхәүләсен»
Тукай
»

Журналның барысы 10 саны чыга. 1909 елның 24 июлендә ул чыгудан туктый.

Журналны Бертуган Кәримевләр матбагасы нәшер иткән була.

Чыганак

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. — Казан: «Мәгариф», 2001. — Б. 399.

Тема буенча өстәмә