Николай Лобачевский
Николай Иванович Лобачевский (20 ноябрь (1 декабрь) 1792, Түбән Новгород — 12 (24) февраль 1856, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе) — рус математигы, Евклидныкы булмаган геометрияне беренче барлыкка китерүче, югары белем бирү системасын үстерүдә һәм халыкның киң катлавы арасында мәгариф-агарту эшчәнлеген алып баруда актив катнашучы. Лобачевский беренче тапкыр (хәзерге терминологиядә) Евклидча булмаган геометриянең гадәти булмаган геометрик, тригонометрик һәм аналитик үзлекләрен җентекләп тасвирлый. Ул 1870 елларда бөтен дөньяга таныла, бу казаныш аны XIX гасырда Россиянең беренче бөек математигы дәрәҗәсенә күтәрә. Инглиз математигы Уильям Клиффорд Лобачевскийны «Геометрия Копернигы» дип атый[5]. Лобачевский идеяләре, Риман геометриясен, Феликс Клейнның «Эрланген программасы» концепциясен һәм аксиоматик системалар теориясен дә кертеп, математикада мөһим юнәлешләр барлыкка килү өчен нигез була[6].
Математик 40 ел дәвамында Казан Император университетында укыта, шул исәптән 19 ел ректор вазифасын башкара. Аның актив эшчәнлеге һәм оста җитәкчелеге нәтиҗәсендә университет Россиянең алдынгы уку йортларының берсенә әверелә. Н. П. Загоскин сүзләренчә, Лобачевский Казан университетының «бөек төзүчесе» була[7].
2024 елда, Лобачевскийның туган көнендә, Россиядә рәсми бәйрәм — математика көне билгеләп үтелә[8].
Тәрҗемәи хәле
Әти-әнисе, туу датасы һәм урыны
1940 еллар ахырына кадәр Н. И. Лобачевскийның туган көне һәм урыны турында мәгълүматлар каршылыклы була. 1948 елда А. А. Андронов бу уңайдан үзенең тикшеренүләре турында мәкалә бастыра[9], анда математикның төгәл туган көне итеп 1792 елның 20 ноябрен (иске стиль буенча), ә урыны итеп Түбән Новгород шәһәрен (1948 елда — Горький) санарга кирәклеген күрсәтә.[10]. Соңрак Н. И. Привалова әнисе йортының кайда урнашканлыгын билгели[11][12]. А. А. Андронов һәм Н. И. Привалованың тикшеренүләре гомум танылуга ирешә, алар Түбән Новгород (ул вакытта — Горький) университетына Н. И. Лобачевский исемен бирүгә ярдәм итә (1956)[13].
Николай-Прасковья Александровна Лобачевскаяның (якынча 1765—1840[14]) өч улының уртанчысы. Прасковья Александровнаның ире геодезия департаментында чиновник Иван Максимович Лобачевский (1760—1800) булган. Николай Лобачевскийның әти-әнисе 1786 елның 12 февралендә өйләнешкәннәр[15]. Иван Максимовичның тормышы турында мәгълүматлар бик аз. Бабасы М. В. Лобачевскийның Малороссиядә яшәгән поляк булуы билгеле. 1757 еллар тирәсендә кенәз Михаил Иванович Долгоруков хезмәтендә булган М. В. Лобачевскийга үзенең крепостной Аграфенесына өйләнергә рөхсәт итә, ә 1775 елда кенәз Аграфенега ирек бирә. Аларның уллары Иван Максимович тумыштан католик йоласы буенча чукындырыла, ләкин соңрак православие динен кабул итә. 1797 еллар тирәсендә И. М. Лобачевский Түбән Новгородтагы МАН конторасына хезмәт итәргә җибәрелә. Күченгәннән соң, озак та үтми, ул каты авырый башлый һәм өч баласын, хатыны Прасковья Александровнаны авыр матди хәлдә калдырып 40 яшендә үлә[16].
Шулай ук Н. И. Лобачевскийның килеп чыгышы турында Түбән Новгород университетының математика профессоры Дмитрий Андреевич Гудковның архивларга һәм әдәби чыганакларга таянып әйткән юрамасы дә бар. Әлеге вариант нигезендә, Николай Иванович Лобачевский һәм аның ике абыйсы — Александр белән Алексей-Прасковья Александровна Лобачевскаяның һәм капитан Сергей Степанович Шебаршинның никахтан тыш уллары дигән фикер ята[14][17].
Тормышының башлангыч чоры (1792—1807)
1802 елда Прасковья Александровна өч улын да ул елларда Россия империясенең бөтен көнчыгыш өлешендә бердәнбер булган Казан гимназиясенә укырга бирә. Николай Лобачевский гимназияне 1806 ел ахырында тәмамлый, бигрәк тә математика һәм латин, немец, француз телләреннән яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Ул вакытта ук математика белән кызыксынуы-гимназия укытучысы Григорий Карташевскийның зур казанышы булып тора[18].
Николай гимназиягә укырга кергәннән соң озак та үтмәстән, алга таба белем алу мөмкинлекләре ачыла. 1804 елның 5 ноябрендә император Александр I "Раслау грамотасы"на һәм "Император Казан университеты уставы"на кул куя. 1805 елның 4 февралендә университет ачыла. Гимназиянең кайбер укытучылары, элеккеге вазифаларын үтәү белән беррәттән, университетка укытырга күчәләр. И. Ф. Яковкин Россия империясенең тарих, география һәм статистика профессоры һәм Университет директоры, Г. И. Карташевский — югары математика адъюнкты, И. И. Эрих — борынгы заманнар, латин һәм грек телләре адъюнкты, Л. С. Левицкий — фикер йөртү һәм гамәли фәлсәфә адъюнкты, И. И. Запольский — гамәли математика һәм тәҗрибә физикасы адъюнкты була. Университет советы Казан гимназиясендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналарына гимназия курсын тәмамлаганнан соң укуларын дәвам итү өчен бирергә дигән тәкъдим белән чыгалар. П. А. Лобачевская ризалык белән җавап бирә. Николайның олы абыйсы Александр университетка 1805 елның 18 февралендә кабул ителә. Николай 1806 елның июлендә сынауны бирә алмый, әмма шул ук елның 22 декабрендә кабат сынау уза һәм 1807 елның 14 февралендә 15 яшьлек Николай университетка кабул ителә[18].
Яшьлек еллары (1807—1814)
Беренче елларда фәкать ике курс кына физика-математика фәннәренә караган. Ике яртыеллыкта адъюнкт И. И. Запольский тарафыннан физика курсы укыла. Беренче яртыеллыкта адъюнкт Г. И. Карташевский студентлар белән уртак арифметиканы кабатлый, алгебра курсын укыта һәм дифференциаль исәпләүне бәян итүгә күчә. Ләкин 1806 елның 5 декабрендә, Университет директоры И. Ф. Яковкин белән низаг аркасында Г. И. Карташевский һәм башка укытучылар эштән куыла. Математика фәнен укыту студентларга йөкләнә. Студентлар башка дисциплиналар буенча да дәресләр алып бара башлыйлар[18].
Вәзгыять 1808 елда университетка күренекле немец галимнәре килгәч кенә үзгәрә. Аларны шул чордагы Казан уку-укыту округының попечителе Степан Румовский тартып чакыра. 1808 елның февралендә бөек алман математигы Карл Фридрих Гауссның дусты һәм укытучысы, искиткеч педагог, фундаменталь математика профессоры Мартин Бартельс килә. 2 март көнне ул фундаменталь математика буенча лекцияләр курсын ача. Шул ук елның сентябрендә Казанга математик Каспар Реннер, ә 1810 елда теоретик һәм тәҗрибә физикасы профессоры Франц Броннер һәм астрономия профессоры Йозеф Фон Литров килә[18].
Яңа талантлы укытучыларның йогынтысы Николайга бик нык тәэссир итә. Әгәр 1808 елда ул химия һәм фармакологиягә (ул вакытта медицина фәне булып саналган) зур игътибар бирсә, Бартельс йогынтысында физика-математика фәннәре белән кызыксына башлый. Хәер, студентлар шаяруларына да урын кала торган булган[K 1]. Әгәр 1807 елда камера студентлар рапортларында Лобачевскийның үз-үзен тотышы яхшы дип танылса,[K 2] 1808 елда пиротехник тәҗрибәләр өчен (13 августта ул иптәшләре белән бергә ракета җибәрә) карцерга ябыла. Шуңа да карамастан, 1809 елның 31 маенда Николайга яхшы тәртибе һәм фәннәрдәге уңышлары өчен Яковкин тарафыннан уңай аттестацияне алырга комачауламый. Ләкин тиздән күңелсезлекләр башлана. 1810 елның гыйнварында ул тыюларга карамастан Яңа ел бәйрәмнәрендә кунакка йөри һәм маскарадта катнаша. Моның өчен ул камера студенты исеменнән һәм уку әсбапларына түләүләрдән мәхрүм ителә. Укуның соңгы елында (1811) Лобачевскийның үз-үзен тотышы турындагы рапортында: үзсүзлелек, үҗәтлек, буйсынмаучанлык, шулай ук «ачулы гамәлләр» һәм хәтта «алласызлык билгеләре» дә билгеләнә. Аңа укудан куып чыгару һәм солдатка җибәрү куркынычы яный башлый, ләкин Бартельс белән Броннер Лобачевскийны яклап чыгалар[18]. 1811 елда университетны тәмамлагач, Лобачевский физика һәм математика буенча магистр дәрәҗәсен ала һәм университетта эшләргә кала. Аны «начар тәртибе» өчен тәүбәгә килергә һәм алга таба үзен яхшы тотарга вәгъдә бирергә мәҗбүр итәләр[18].
Лобачевскийның фәнни эше дәвам итә. 1811 елның август ахырында Литров Лобачевский һәм Симонов белән бергә зур кометаны күзәтә. Шул ук елның октябреннән Бартельс Лобачевский белән Гаусс һәм Лапласның классик эшләрен өйрәнә башлый. Бу эшләрне өйрәнү Николайга мөстәкыйль тикшеренүләр өчен этәргеч булып китә. 1811 ел ахырында Лобачевский «Күк җисемнәренең эллиптик хәрәкәте теориясе» фикерен тәкъдим итә. Шулай ук математик анализга һәм алгебрага зур өлеш кертә. 1813 елда ул « алгебраик тигезләмәләрне чишү» турында эшен тәкъдим итә. Фәнни дәресләрдән тыш, Николай педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Студентлар белән эшли һәм арифметика, геометрия буенча университет белеме алмаган, әмма 8 нче сыйныф программасын өйрәнергә теләгән чиновниклар өчен махсус лекцияләр укый[18].
1814 елның 26 мартында 21 яшьлек Лобачевский Броннер һәм Бартельс үтенече буенча Фундаменталь математика адъюнкты итеп раслана[K 3].
Укытучылык эшчәнлегенең башы (1814—1820)
Лобачевскийның укытучылык эшчәнлеге башлану университет тормышындагы төп үзгәрешләр белән туры килә. Попечитель Михаил Салтыков тырышлыгы белән, 1804 елгы уставка туры китереп, ниһаять, университет оештырылып җибәрелә. 1814 елның 24 февралендә ректор вазифасына Иван Браун раслана һәм университетта дүрт бүлек бүленә. Физика-математика фәннәре бүлеге деканы итеп Бартельс билгеләнә. Яшь адъюнкт Лобачевскийга беренче курс итеп Гаусс һәм Лежандр буенча саннар теориясе курсын укыту йөкләнелә. Бу курсны укуны ул 1815—1816 академик елларда да дәвам итә. 1814 елда аңа шулай ук геометрия һәм тригонометрия курслары йөкләнә[18].
1816 елның 7 июлендә Лобачевский Салтыков инициативасы белән гадәттән тыш профессор итеп раслана. Сайлаулар җайлы гына бармый. Мондый сайлауның уставка туры килмәве турында Университет Советында каршылыклы фикерләр туа. Рәнҗетелгән Салтыков турыдан-туры министрга мөрәҗәгать итә һәм теләгән нәтиҗәгә ирешә. Гадәттән тыш профессор итеп сайланганнан соң Лобачевскийга иң җаваплы курсларны укырга ышанып тапшыралар. 1816—1817 академик елларда ул үз конспекты буенча арифметика, алгебра һәм тригонометрия, 1817—1818 елларда — яссы һәм сфералы геометрия, 1818—1819 елларда — Монж һәм Лагранж буенча дифференциаль һәм интеграль исәпләү курсларын укый. 1818 елның 23 маенда Лобачевский бөтен уку округы училищеларын алып баручы училище комитеты әгъзасы буларак раслана[18].
Ул арада Россия мәгариф өлкәсендә куркыныч үзгәрешләр күзәтелә башлый. 1816 елда Халык мәгарифе министры вазифасына кенәз Александр Голицынны билгелиләр. 1817 елның гыйнварында Салтыков үзенең бер хатында бу үзгәрешләр белән бәйле болай дип яза: «Мәскәү университетыннан башка барлык провинциаль университетлар ябылырга мөмкин. Харьков һәм Казан университетларын ябу мәсьәләсе инде чиратта тора. Клингер үзенең университеты ябылуында катнашырга теләмичә, отставкага чыга. Мин дә шулай эшләргә уйлыйм». 1817 елда халык мәгарифе эшләре дини эшләр белән берләштерелә — Дини эшләр һәм Халык мәгарифе министрлыгы төзелә. Салтыковның отставкасы 1817 елда кабул ителә[18].
Декан (1820—1827)
1819 елда Казанга ревизор Михаил Магницкий килә һәм университеттагы хәлләр турында бик тискәре нәтиҗә ясый. Магницкийның мактавына физика-математика факультеты гына лаек була. Хисап докладында ул гомумән университетны ябарга тәкъдим итә, ләкин император Александр I: «Нигә юк итәргә, төзәтергә кирәк» дип җавап кайтара. Нәтиҗәдә Магницкийны уку-укыту округының попечителе итеп билгелиләр һәм «төзәтү» ясарга кушалар. Ул 9 профессорны эштән чыгара, Яковкинны хурлык белән һәм пенсиясез эштән куа, университет китапханәсен тыелган китаплардан чистарта, лекцияләргә катгый цензура һәм казарма режимын кертә, дини гыйлем кафедрасын оештыра[19]. Бартельс һәм башка чит ил кешеләре китә, ә инде гадәттән тыш оештыру сәләтен күрсәтергә өлгергән 28 яшьлек Лобачевскийны Бартельс урынына физика-математика факультеты деканы итеп билгелиләр[18].
Аның бурычлары киңәйтелә: математика, астрономия[K 4] һәм физика буенча лекцияләр уку, китапханәне, музейны, физика кабинетын туплап, тәртипкә китерү, обсерватория төзү һ. б. Хезмәт бурычлары исемлегендә хәтта Казанның барлык укучыларының «ышанычлылыгын күзәтү» дә бар[5]. Магницкий белән мөнәсәбәтләр башта яхшы була. 1821 елда попечитель Лобачевскийны IV дәрәҗә изге Владимир ордены белән бүләкләүгә тәкъдим итә, ул 1824 елда раслана һәм тапшырыла. Әмма әкренләп аларның мөнәсәбәтләре кискенләшә — попечитель күп кенә донослар ала. Анда Лобачевскийны яңадан үз-үзенә ышанганлыкта һәм тиешле динсезлектә гаеплиләр, ә Лобачевский үзе кайбер очракларда Магницкийга каршы чыгып, буйсынмаучанлык күрсәтә[18]. Казан училищелары директоры һәм университет инспекторы булып хезмәт иткән (1823—1826 елларда) Иван Лажечников уку шартларын җирәнеп искә ала[22].
Университетта начальниклар, профессорлар, студентлар, барысы да катгый клерикаль дисциплинага буйсынган. Фәннәр арткы планга күчкән. Фәлсәфәне эзәрлекләү көлке фанатизмга кадәр барып җиткән. Дини башлангычларга нигезләнеп, күп кенә уку фәннәрен укыту, студентларны рухани дәрәҗәсенә әзерләгән кебек була башлаган.
Бу елларда Лобачевский геометрия буенча оригиналь дәреслек әзерли, тик ул рецензент (академик Фусс) тарафыннан Евклид каноныннан артык чигенгән һәм метрик үлчәүләр системасын кулланган өчен хөкем ителә. Бу дәреслек автор исән чагында басылып чыкмый. Ул язган икенче дәреслекне, алгебра буенча, 10 елдан соң гына бастырып чыгаралар (1834)[23].
1825 елда Магницкий, мәгариф министры Шишковка берничә донос яза, император Александрның абыйсы, булачак император Николай Iне либерализмда гаепли[18]. Николай I тәхеткә утырганнан соң ук, 1826 елда, Магницкий «ревизия вакытында ачыкланган явызлыклары өчен» попечитель вазифасыннан төшерелә һәм сенат судына тапшырыла[24].
Яшь чагында (1810) Казан университетында дәрәҗәгә имтихан тапшырган граф М. Н. Мусин-Пушкин яңа попечитель булып билгеләнә. Шуннан соң күп еллар казак гаскәрләрендә командир булып хезмәт итә, 1812 елгы Ватан сугышында катнаша. Замандашлары фикеренчә, кырыслыгы, шул ук вакытта тайпылышсыз гаделлеге һәм намуслылыгы белән дә аерылып торган[25].
1827 елның 3 маенда 34 яшьлек Лобачевский яшерен тавыш бирү юлы белән университет ректоры итеп сайлана (11 тавыш белән 3кә каршы). Тиздән Мусин-Пушкин Петербургка озакка китә һәм Лобачевский эшчәнлегенә тыкшынмый, аңа тулысынча ышана һәм дусларча хатлар алмаша[25].
Ректор (1827—1845)
Яңа ректор үзенә хас энергия белән шунда ук хуҗалык эшләренә чума: штатны үзгәртеп кору, уку корпуслары, механика остаханәләре, лабораторияләр һәм обсерваторияләр төзү, китапханә һәм минералогия коллекциясен саклап калу, «Казанский Вестник» басмасында катнашу һ.б.[26]. Күп нәрсәне үз куллары белән эшли. Университетта эшләгәндә ул геометрия, тригонометрия, алгебра, анализ, ихтималлык теориясе, механика, физика, астрономия һәм хәтта гидравлика буенча курслар алып бара, еш кына укытучыларны алмаштыра. Укыту эшчәнлегенә өстәп, Лобачевский халык өчен фәнни-популяр лекцияләр дә укый[18]. Бер үк вакытта ул үз тормышының төп эшен — Евклидча булмаган геометрияне армый-талмый үстерә һәм шомарта. Яңа теориянең беренче караламалары — «Геометрия башлангычларының кыскача бәян ителеше» дип аталган доклад була. Лобачевский 23 (1826) елның февралендә чыгыш ясый һәм бу дата Евклид булмаган геометриянең туган көне дип санала[26].
1829—1830 еллар — «Казанский вестник» журналында «Геометрия башлангычлары турында» дигән яңа мәкалә басыла. 1832 елның 16 октябрендә Казан университеты каршындагы Крестовоздвиженский чиркәвендә 39 яшьлек «Император Казан университеты ректоры, профессор, уку йорты киңәшчесе Николай Иван улы Лобачевский» отставкадагы Алексей Фёдорович Моисеевның кызы Варвара белән никахлаша. Кыз иреннән 20 яшькә яшьрәк була[27]. Туган балаларның төгәл саны билгеле түгел. Хезмәт кенәгәсе буенча, җиде бала исән калган[28]. Аның кызларының берсе — София Николаевна (кияүдә Казина) — дворян нәселеннән булган Нил Дмитриевич Казин белән никахлашып ике бала таба. 1871 елның 15 июлендә вафат була һәм әтисе янында җирләнә (шунда ук аның улы, Лобачевскийның оныгы, 1872 елның 20 октябрендә вафат булган Н. Н. Казин да җирләнә).
1832—1834 елларда Лобачевскийның Евклид булмаган геометрия буенча бастырылган хезмәте Петербургта кискен тәнкыйтькә дучар ителә. Аның хезмәт абруе какшый, Лобачевский өченче срокка (1833) ректор итеп нибары 9 тавыш белән 7гә каршы сайлана. 1834 елда Лобачевский инициативасы белән «Казан хәбәрләре» урынына «Учёные записки Казанского университета» нәшер ителә башлый. Анда ул дошманнарына каршы чыгып, үзенең яңа ачышларын бастыра. Петербург академиклары Лобачевскийның фәнни хезмәтләрен һәрвакыт тискәре бәялиләр һәм ул диссертацияне яклый алмый[6].
Катлаулы вакытларга карамастан, Мусин-Пушкин Лобачевскийны гел хуплап килә һәм акрынлап вәзгыять бераз җайлаша башлый.
Лобачевский 1827 елдан 1846 елга кадәр Казан университеты ректоры була. Бу чорга холера эпидемиясе (1830) һәм Казанның яртысын юк иткән көчле янгын (1842) туры килә. Ректорның үҗәтлеге һәм оста гамәлләре нәтиҗәсендә, корбаннар һәм югалтулар ике очракта да аз була. Лобачевский тырышлыгы белән Казан университеты алдынгы, абруйлы һәм яхшы җиһазландырылган уку йортына әверелә, Россиядә иң яхшыларның берсенә әверелә[24].
1836 елда университетка император Николай I килә һәм Лобачевскийның эшчәнлеге белән канәгать калып, аны Анна II дәрәҗәле ордены белән бүләкли. 1838 елның 29 апрелендә «Хезмәттәге һәм фәндәге казанышлары өчен» Н. И. Лобачевскийга дворянлык һәм герб бирелә. Император Казан университеты ректоры Николай Лобачевский хезмәткә 1814 елда керә. 1818 елның 31 декабрендә Надворный Советник дәрәҗәсенә күтәрелә һәм, статский советник дәрәҗәсендә торып, 1838 елның 29 апрелендә нәселле дворянлык дәрәҗәсенә диплом ала[29]. Лобачевский гербы Бөтенроссия империясенең дворян нәселләренең гомуми гербовникка кертелгән (11 өлеш, 127 бит).
Патшадан тыш, Казан университеты бу елларда башка күренекле кунакларны да каршы ала: Алман табигать фәннәре белгече Александр фон Гумбольдтны (1829), Россия поляр тикшеренүчесе адмирал Фердинанд Врангельне (шулай ук 1829)[25]. 1833 елның 5 сентябрендә Оренбург губернасына барышлый (Пугачёв фетнәсе турында материаллар җыю өчен), Казанга Александр Сергеевич Пушкин килә, ләкин аның Лобачевский белән очрашуы турындагы фаразлар расланмый. 1837 елның җәендә Александр Николаевич варисы, булачак император Александр II була. Ул шагыйрь В. А. Жуковский белән бергә Россия буйлап сәяхәт итә.
1844 елда Казан университеты студенты 16 яшьлек Лев Толстой Лобачевский белән очрашуларын җылы итеп искә төшерә: «Ул һәрвакыт шундый җитди һәм чын „галим“ булды… Начар студент булсам да, ул миңа карата бик яхшы мөнәсәбәттә иде»[30][31].
1830-нчы еллар ахыры Лобачевский өчен бик кайгылы, авыр ел була. Бартельс һәм Карташевский вафат булалар, ә 1840 елның 27 февралендә аның өендә әнисе Прасковья Александровна вафат була.
Соңгы еллар (1845—1856)
1845 елның апрелендә Мусин-Пушкин Петербург уку округының попечителе дигән яңа билгеләнү ала. Казан уку-укыту округының попечитель вазифасы 18 апрельдән Лобачевскийга күчә. 1845 елның 20 ноябрендә Лобачевский алтынчы тапкыр яңа дүрт елга ректор итеп сайлана, өстәвенә бу юлы бертавыштан[18].
Киләсе 1846 ел Лобачевский өчен һәлакәтле ел була. 8 февральдә аның ике яшьлек кызы Надежда үлә. Шул ук елда, 30 ел хезмәт иткәннән соң, министрлык, Устав буенча, яисә Лобачевский белән Симоновны профессорлар итеп калдыру, яки яңа укытучылар сайлау турында карар кабул итәргә тиеш була. 11 июньдә Университет Советы министрга Лобачевский белән Симоновны укытудан читләштерергә «бернинди сәбәп таба алмавын» хәбәр итә. Лобачевский үзенең хатында Симоновны хуплый, ә үзенә карата карарны министр карамагына калдырырга, ә тискәре резолюция очрагында үз кафедрасына («фундаменталь математика») А. Ф. Поповны билгеләүне сорый[18].
Совет фикеренә карамастан, 1846 елның 16 августында министрлык «Идарә итү сенаты күрсәтмәсе буенча» Лобачевскийны профессорлык кафедрасыннан гына түгел, ректор вазифасыннан да читләштерә. Ул Казан уку-укыту округы попечителе ярдәмчесе итеп билгеләнә, хезмәт хакы шактый кими. Кафедра, аның үтенече буенча, булачак академик А. Ф. Поповка тапшырыла. Университет ректоры итеп И. М. Симонов билгеләнә[18].
Тиздән Лобачевский бөлгенлеккә төшә, Казандагы йорты һәм хатыны утары бурычларны каплар өчен сатыла. 1852 елда Лобачевскийның яраткан улы Алексей туберкулездан үлә. Аның сәламәтлеге какшый, күзе начар күрә башлый. Ләкин, шуңа да карамастан, Лобачевский көченнән килгәнчә университет тормышында катнашырга тырыша. Ул университетның 50 еллыгын бәйрәм итү комиссиясендә рәислек итә. Әмма тиздән комиссия үз эшен туктата, чөнки император юбилейны бәйрәм итүне артык дип саный.
1855 елда күзләре күрмәгән галим укучыларына «Пангеометрия» дип аталган соңгы хезмәтен әйтеп яздыра. Лобачевский 1856 елның 12 (24) февралендә, 30 ел элек беренче тапкыр Евклид булмаган геометрия версиясен халыкка чыгарган көнне диярлек вафат була. Казанның Арча зиратында җирләнгән.
1860 елларның икенче яртысында Лобачевскийның әсәрләре бөтен җирдә лаеклы бәяләнеп, барлык төп Европа телләренә тәрҗемә ителгәч, Казан университеты Лобачевскийның «Геометрия буенча әсәрләрнең тулы җыентыгын» бастыру өчен 600 сум акча сорый. Бу проектны бары тик 16 ел (1883) узгач кына тормышка ашыра алалар. Материал сайлаганда да зур кыенлыклар килеп чыга, чөнки Лобачевскийның күп кенә хезмәтләре китапханәдә дә, китап кибетләрендә дә табылмый, ә кайбер иртә язылган хезмәтләре әлегә кадәр үк табылмаган[18].
Лобачевский геометриясе
Төп мәкалә: Лобачевский геометриясе
Лобачевскийның (1817 елдан) Евклидның бишенче постулатын исбатларга тырышып караган лекцияләренең студент язмалары сакланган, ләкин «Геометрия» дәреслеге (1823) кулъязмасында ул инде бу омтылыштан баш тарткан. 1822—1825 еллардагы хезмәтендә Лобачевский параллелизм проблемасының «әлегә кадәр җиңелмәс» кыенлыгын һәм геометриядә табигатьтән алынган башлангыч төшенчәләр сыйфатында кабул итү кирәклеген күрсәтә[32].
1826 елның 7 (19) февралендә Лобачевский "физика-математика бүлеге язмалары"нда бастырып чыгару өчен: «Геометриядә параллель сызыклар» дигән хезмәтен тәкъдим итә (француз телендә)[32]. Ләкин басма тормышка ашмый кала. Кулъязмасы һәм бәяләмәләре сакланмый, әмма әсәр үзе Лобачевскийның «Казанский вестник» журналында басылган «Геометрия башлангычы» (1829—1830) дип аталган хезмәтенә кертелгән. Бу әсәр дөнья әдәбиятында Евклид булмаган геометрия, яки Лобачевский геометриясе буенча беренче җитди басма була[33].
Лобачевский Евклидның параллельлек аксиомасын ирекле чикләү дип саный. Аның карашынча, бу пространство үзлекләрен тасвирлаучы теориянең мөмкинлекләрен чикли торган артык кырыс таләп. Альтернатива сыйфатында башка аксиома тәкъдим итә: яссылыкта бирелгән турыда ятмаган нокта аша бирелгән турыны кисми торган бердән артык туры уза. Лобачевский эшләгән яңа геометрия Евклид геометриясен үз эченә алмый, ләкин Евклид геометриясе аннан чикле күчеш юлы белән табылырга мөмкин. Лобачевский геометриясенең үзендә кәкрелек тискәре. Лобачевский беренче басмасында ук Евклид булмаган киңлекнең тригонометриясен, дифференциаль геометрияне (озынлыкларны, мәйданнарны һәм күләмнәрне исәпләүне дә кертеп) һәм чиктәш аналитик мәсьәләләрне җентекләп эшли[33].
Әмма Лобачевскийның фәнни идеяләре замандашлары тарафыннан акланмый. 1832 елда университет Советы тарафыннан фәннәр академиясенә тәкъдим ителгән «Геометрия башлангычлары» дип аталган хезмәте турында М. В. Остроградскийдан тискәре бәя ала. Китапка иронияле бәяләмәдә Остроградский ачыктан-ачык ике интегралдан башка берни дә аңламаганын һәм аларның берсе, аның фикеренчә, дөрес исәпләнмәгәнлеге турында белдерә (чынлыкта Остроградский үзе ялгышкан булып чыга)[18]). Башка хезмәттәшләре арасында шулай ук Лобачевскийны берәү дә хупламый диярлек, аңламау һәм көлүләр арта.
Петербургның икенче академигы В. Я. Буняковский хәтта 1871 елда Бельтраминың эшләре Лобачевскийны таныткач та, Евклид булмаган геометрияне «фаш итү» белән мәкалә бастыра[6]. Эзәрлекләүнең югары ноктасы булып 1834 елда Ф. Булгаринның «Ватан улы» журналында дөнья күргән мыскыллаучы аноним пасквиль (С. С. псевдонимы белән имзаланган) тора[34]:
Мондый мәгънәсез фантазияләрне ни өчен язарга, өстәвенә әле бастырырга? Әгәр гыйлем булмаса, укытучының һәрхәлдә аек акылы булырга тиеш, ә яңа геометриядә еш кына бу соңгысы җитми. Бу «Яңа Геометрия» берсе дә бернәрсә дә аңламаслык итеп язылган.
Бу мәкаләнең эчтәлегенә караганда, аны математика белеме булган кеше язган, мөгаен, Остроградский даирәсеннән кемдер (мәкаләдә Остроградский бәяләмәсендәге кебек үк нигезсез тәнкыйди искәрмәләр бар), әмма тарихчылар Остроградскийның катнашу дәрәҗәсен ачыклый алмады[18].
Лобачевскийның шул ук журналда пасквильгә җавап бастыру омтылышы редакция тарафыннан игътибарсыз калдырылды. Катлаулануларга карамастан, Лобачевский, үзенең хаклы булуына ышанып, эшен дәвам итә. 1835—1838 елларда ул «Гыйльми язмаларда» «хыялый геометрия» турында мәкаләләр бастыра, ә аннары аның «Параллель сызыкларның тулы теориясе белән геометриянең яңа башлангычлары» дигән хезмәте чыга.
Лобачевский үз идеяләрен Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә мөмкин кадәр аңлаешлырак хәлдә бәян итәргә тырышып карый[35]. 1837 елда Лобачевскийның Француз телендәге «Хыялый геометрия» (Géométrie imaginaire) дип аталган мәкаләсе Берлинның абруйлы журналында пәйдә була[18], ә 1840 елда Лобачевский немец телендә «Параллель сызыкларның теориясе буенча геометрик тикшеренүләр» дигән зур булмаган китап бастыра. Анда аның төп идеяләре төгәл һәм системалы рәвештә бәян ителә[33]. Ике экземплярны да ул чорның «математиклар короле» Карл Фридрих Гаусс ала. Соңрак ачыкланганча, Гаусс үзе дә яшерен рәвештә Евклид булмаган геометрияне үстергән, әмма фәнни җәмәгатьчелек әле мондый радикаль идеяләрне кабул итәргә әзер түгел дип санап, бу тема буенча нәрсәдер бастырырга батырчылык итмәгән. Лобачевскийның нәтиҗәләре белән танышкач, ул алар турында көндәлекләрендә һәм якын дусларына язган хатларында гына сокланып сөйли[33]. Мәсәлән, астроном Г. Х. Шумахерга язган хатында (1846) Гаусс Лобачевскийның хезмәтен шулай бәяли.[36]:
Шулай итеп, мин Лобачевский әсәрендә үзем өчен бернинди дә фактик яңалык тапмадым, чөнки 54 ел (1792 елдан) буе мин дә шул ук тема белән кызыксынам. Ләкин предметны үстерүдә автор мин барган юлдан бармый; ул Лобачевский тарафыннан оста итеп, чын геометрик рухта башкарылган. Мин сезнең игътибарыгызны шушы иншага юнәлтергә бурычлы дип саныйм, ул инша сезгә гаҗәеп ләззәт бирер, мөгаен.
Гаусс рус галименең идеяләренә үз симпатиясен читләтеп кенә белдерә: ул Лобачевскийны чит ил әгъза-корреспонденты, ягъни «рус дәүләтенең иң яхшы математикларының берсе» итеп сайларга тәкъдим итә. Гаусс шулай ук яңа ачышларның детальләре белән танышу өчен рус телен өйрәнә башлый[37]. 1842 елда Лобачевскийны сайлыйлар. Бу аның фәнни казанышларын исән чагында бердәнбер тану була. Ләкин ул Лобачевскийның хәлен ныгытмый, аңа туган университетында тагын дүрт ел эшләргә кала. Аның яңа мәкаләсе (анализның кайбер проблемаларын хәл итү) яңадан Остроградский тарафыннан кискен тискәре бәяләмә ала (1842).
Фән тарихчылары ачыклаганча, соңрак венгр математигы Янош Бойяи үзенең (1832) Евклид булмаган геометрия эшләрен бастырып чыгара. Әмма аның да басмасы замандашларының игътибарын җәлеп итми[33].
Лобачевский танылмаган килеш үлә. Тиздән Фәндәге вәзгыять тамырдан үзгәрә. Лобачевский хезмәтләрен тануда Э. Бельтрами (1868), Ф. Клейн (1871), А. Пуанкаре (1883) һ. б. зур роль уйный. Лобачевский геометриясе турында алар төзегән интерпретацияләр (псевдосфера моделе, Бельтрами, Клейн һәм Пуанкаре моделе) Лобачевский геометриясенең Евклид геометриясе белән каршылыкксыз икәнен исбатлыйлар[33].
Евклид геометриясенең тулы кыйммәтле альтернативасы булуын аңлау фәнни дөньяга зур тәэсир калдыра һәм башка новаторлык идеяләренә импульс бирә. Аерым алганда Лобачевский геометриясе Риман геометриясе, Феликс Клейнның «Эрланген программасы» һәм аксиоматик системаларның гомуми теориясе барлыкка килүгә хәлиткеч йогынты ясый[6].
Башка фәнни казанышлары
Лобачевский математиканың башка бүлекләрендә дә бик күп кыйммәтле нәтиҗәләр ала: мәсәлән, алгебрада ул, Ж. Данделеннан бәйсез рәвештә, тигезләмәләрне якынча чишү методын эшли, математик анализда тригонометрик рәтләр турында бик күп нечкә теоремалар таба, өзлексез функция төшенчәсен төгәлләштерә, рәтләрнең туры килү билгесен бирә һ. б. Төрле елларда ул алгебра, ихтималлык теориясе, механика, физика, астрономия һәм мәгариф проблемалары буенча берничә эчтәлекле мәкалә бастырып чыгара[38].
Укучылары
- Иосиф Больцани;
- Николай Зинин, академик-химик;
- Александр Попов;
- Эраст Янишевский.
Бүләкләре һәм хөрмәт билгеләре
Армый-талмый һәм нәтиҗәле хезмәт эшчәнлеге өчен Н. И. Лобачевский үз гомерендә берничә бүләк ала[18]:
- 1818 — профессорның советник дәрәҗәсен алу.
- 1824 — IV дәрәҗә Изге Владимир ордены, Коллеж киңәшчесе дәрәҗәсе.
- 1831 — холера эпидемиясе белән уңышлы көрәш алып барган өчен патшаның шәхси рәхмәте һәм бүләккә бриллиантлы йөзек. Өйләнгәннән соң Лобачевский балдакны сатып, үз утарында сарык үрчетү үсешенә акчаны сала[39].
- 1833 — III дәрәҗә Изге Станислав ордены, статский советник чины.
- 1836 — II дәрәҗә Изге Анна ордены, нәселле дворян исеме (1838 елда расланган).
- 1838 — чын статский советник чины[40].
- 1841 — 25 еллык хезмәте өчен атказанган профессор исеме бирелү.
- 1842 — Гаусс тәкъдиме буенча Гёттинген фәнни җәмгыятенең әгъза-корреспонденты итеп сайлану.
- 1842 — 50 яшенә Изге Владимир III дәрәҗә ордены.
- 1844 — I дәрәҗә Изге Станислав ордены.
- 1852 — 60 еллыгына I дәрәҗә Изге Анна ордены.
- 1855 — Мәскәү университетының йөз еллыгы уңаеннан аның мактаулы әгъзасы итеп сайлану һәм көмеш медаль тапшырылу.
- Мәскәү авыл хуҗалыгы җәмгыятенең Императоры меринос сарык йонын эшкәртүне камилләштергәне өчен Лобачевскийга көмеш медаль тапшыра [39].
Хәтер
1892 елда Россиядә һәм башка илләрдә Лобачевскийның 100 еллык юбилеен киң билгеләп үтәләр. Н. И. Лобачевский исемендәге халыкара премия булдырыла (1895)[K 5]. Казанда галимгә һәйкәл ачыла (сынчы Диллон Мария Львовна|М. Л. Диллон, архитектор Н. Н. Игнатьев) (1896).
Лобачевскийның 200 еллыгы 1992 елда билгеләп үтелә. Россия банкы «Россиянең күренекле шәхесләре» сериясендә истәлекле тәңкә чыгара.
1994 елда кайчандыр Н. И. Лобачевскийның утары урнашкан Козловка (Чувашия) шәһәрендә Лобачевскийның йорт-музее ачылу.[41].
2017 елда Н. И. Лобачевскийның 225 еллыгы билгеләп үтелә. Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан Н. И. Лобачевский халыкара премиясе яңартыла һәм медальләр тапшырыла.
2017 елда Казан (Идел буе) федераль университетында Н. И. Лобачевскийның мемориаль музее ачыла.
Лобачевский хөрмәтенә аталган:
- Н. И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты. 1956 елның 20 мартында СССР Югары Советы Президиумының Горький (Түбән Новгород) университетына Н. И. Лобачевский исемен бирү турындагы Указ чыга[42].
- Лобачевский исемен йөртүче кече планета (1858)[43].
- Айдагы бер кратер (9,76°N, 113,07°E).
- Казан университетының фәнни китапханәсе.
- Элеккеге СССР дәүләтләренең төрле торак пунктларында Лобачевский урамнары.
- Аэрофлот самолетларының берсе[44].
- КФУ каршындагы Н. И. Лобачевский исемендәге лицей (Казан).
- Н. И. Лобачевский исемендәге технопарк (Иннополис).
Юбилейные медали, монеты и марки
Әдәбиятта һәм сәнгатьтә
Велемир Хлебников «Ладомир» поэмасында «яңа геометрия» образын дөньяны революцион үзгәртеп кору символы буларак кулланган[45]:
Это Разина мятеж,
Долетев до неба Невского,
Увлекает и чертеж
И пространство Лобачевского.
Пол Андерсонның «Операция „хаос“» фантастик романында Евклид булмаган геометрия законнарына буйсынучы үлчәүдә ярдәм итү өчен геройлар тарафыннан Лобачевский һәм Бойяи өрәкләре чакырылган булган.
1965 елда татар галиме һәм язучысы Җәвад Тәрҗеманов университетта укыган еллар, Яковкин һәм Магницкий белән авыр мөнәсәбәтләргә багышланган «Лобачевский яшьлеге (генийның тууы)» исемле документаль романын бастырып чыгара (Казан: Татарстан китап нәшрияты). Роман 1968 елда яңадан басылып чыга, ә 1987 елда «Лобачевский яшьлеге. Гений старты» исеме астында чыга.
Россия язмышы турындагы шигырендә Иосиф Бродский Лобачевский дөньясын метафора буларак искә ала.:
Жить в эпоху свершений, имея возвышенный нрав,
к сожалению, трудно. Красавице платье задрав,
видишь то, что искал, а не новые дивные дивы.
И не то чтобы здесь Лобачевского твердо блюдут,
но раздвинутый мир должен где-то сужаться, и тут —
тут конец перспективы.
"Сплин" төркеме солисты Александр Васильев үзенең сольный альбомында бу шигырьләргә җыр чыгара.
Евгений Евтушенко «Казан университеты» поэмасында Лобачевскийга аерым бүлек багышлый[46]; галим тормышындагы вакыйгалар әлеге поэманың башка бүлекләрендә дә телгә алына.
Библиография
Төп чыганак: [18]
Исән чагында басылган басмалар
- О резонансе или взаимном колебании воздушных столбов. Казанский вестник, № 24, 1828. Реферат работы английского физика Уитстона (Wheatstone. On the resonances or reciprocated vibrations of columns of air. Quarterly Journal, 1828), с примечаниями H. И. Лобачевского.
- О средней температуре воздуха и почвы в некоторых местах Восточной России. С примечаниями редакции, принадлежащими Н. И. Лобачевскому. Казанский вестник, 1829.
- О началах геометрии. Казанский вестник, 1829—1830.
- Алгебра или вычисление конечных. Казань, 1834.
- Условные уравнения для движения и положения главных осей обращения в твёрдой системе. Учёные записки Московского университета, 1834.
- Понижение степени в двучленном уравнении, когда показатель без единицы делится на 8. Учёные записки Казанского университета, 1834, кн. I.
- Об исчезании тригонометрических строк. Учёные записки Казанского университета, 1834, кн. II.
- Речь о важнейших предметах воспитания, прочитанная 5 июля 1828 г. Казанский вестник, август 1832. Предисловие к 1-й книжке Учёных записок Казанского университета. 1834.
- Способ уверяться в исчезании бесконечных строк и приближаться к значениям функций от весьма больших чисел. Учёные записки Казанского университета, 1835, кн. II.
- Воображаемая геометрия. Учёные записки Казанского университета, 1835.
- Французский перевод (составленный Н. И. Лобачевским): Geometrie imaginaire: Journal für die reine und angewandte Mathematik. 17, 1837.
- Ueber die Convergenz der unendlichen Reilien (О сходимости бесконечных рядов). Приложение к изданию наблюдений метеорологической обсерватории Казанского университета (Meteorologische Beobachtungen aus dem Lehrbezirk der Kaiserlichen Russisclien University Kazan, 1835—1836, 1841).
- Применение воображаемой геометрии к некоторым интегралам. Учёные записки Казанского университета, 1836.
- Новые начала геометрии с полной теорией параллельных. Учёные записки Казанского университета, 1835—1838.
- Geometrische Untersuchungcn zur Theorie tier Parallellinien (Геометрические исследования по теории параллельных прямых). Berlin: Fincke, 1840.
- Sur ia probabilité des résultats moyens tirés d’observations répetées. (О вероятности средних результатов, полученных из повторных наблюдений). Journal für die reine und angewandte Mathematik, 24, 1842. Напечатано также в Journal de mathématiques pures et appliquées, 24, 1842.
- Полное затмение солнца в Пензе 26 июня 1842 г. Учёные записки Казанского университета, 1842, кн. III. С. 51―83. Перепечатано в Журнале Министерства народного просвещения, 1843, т. XXXIX.
- Пангеометрия. Учёные записки Казанского университета, 1855, кн. I.
- Pangéométrie ou Précis de géométrie fondée sur une théorie générale et rigoureuse des parallèles (Пангеометрия). Сборник учёных статей, написанных профессорами Казанского университета в память пятидесятилетия его существования. Казань, 1856.
- Подробный разбор рассуждения, представленного магистром А. Ф. Поповым под названием «Об интегрировании дифференциальных уравнений гидродинамики, приведённых к линейному виду», на степень доктора математики и астрономии. Приложение к диссертации А. Ф. Попова, Казань, 1845.
- О значении некоторых определённых интегралов. Учёные записки Казанского университета, 1852, кн. IV.
Хезмәт җыентыклары
- Н. И. Лобачевский. Полное собрание сочинений по геометрии.
- Том 1. Сочинения на русском языке. — Казань, 1883. — 560 с.
- Том 2. Сочинения на французском и немецком языках. — Казань, 1886. — 158 с.
- Н. И. Лобачевский. Геометрические исследования по теории параллельных линий, Перевод, комментарии, вступительные статьи и примечания профессора В. Ф. Кагана]. — М.—Л.: изд-во Академии Наук СССР, 1945. — 176 с.
- Н. И. Лобачевский. Полное собрание сочинений в пяти томах. М.: ГИТТЛ.
- Том 1, 1946 год.
- Геометрические исследования по теории параллельных линий.
- О началах геометрии.
- Том 2, 1949 год.
- Геометрия. Новые начала геометрии с полной теорией параллельных.
- Том 3, 1951 год.
- Воображаемая геометрия.
- Применение воображаемой геометрии к некоторым интегралам.
- Пангеометрия.
- Тома 4—5, 1951 год.
- Работы в других областях, письма.
- Н. И. Лобачевский. Избранные труды по геометрии. Серия: Классики науки. — М.: Изд-во Академии Наук СССР, 1956.
- Об основаниях геометрии. Сборник классических работ по геометрии Лобачевского и развитию её идей. — М.: Гостехиздат, 1956.
- Н. И. Лобачевский. О началах геометрии. (1 часть). Воображаемая геометрия. (1 часть). Новые начала геометрии с полной теорией параллельных (Вступление).
Аңлатмалар
- ↑ Биографы-современники сообщают, что Лобачевский в период обучения не раз проявлял непослушание. Впоследствии, будучи ректором, он снисходительно относился к безобидным студенческим выходкам.
- ↑ Камерный студент — студент, назначенный администрацией в некоторых университетах России для наблюдения за жизнью и поведением казённокоштных студентов за что получал 60 рублей в год, а также компенсацию на приобретение книг.
- ↑ Должность адъюнкта просуществовала до 1863 года, пока не была введена должность доцента
- ↑ Лобачевский стал читать лекции по астрономии вместо профессора Симонова, присоединившегося в 1819 году к морской экспедиции Беллинсгаузена и Лазарева
- ↑ Список лауреатов. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.]
Искәрмәләр
- ↑ Русский биографический словарь (рус.) / под ред. А. А. Половцов, Н. П. Чулков, Н. Д. Чечулин, В. В. Мусселиус, М. Г. Курдюмов, Ф. А. Витберг, И. А. Кубасов, С. А. Адрианов, Б. Л. Модзалевский, Е. С. Шумигорский — СПб., М..
- ↑ 1 2 Лобачевский Николай Иванович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ 1 2 3 4 Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Mathematics Genealogy Project (ингл.) — 1997.
- ↑ 1 2 Белл, 1979
- ↑ 1 2 3 4 Хилькевич Э. К. Из истории развития и распространения идей Н. И. Лобачевского в 60—70-х годах XIX столетия // Историко-математические исследования. — Калып:М.-Л.: ГИТТЛ, 1949. — № 2. — С. 168—230.
- ↑ Загоскин Н. П. История Казанского университета. — Казань, 1906. — Т. IV. — С. 437.
- ↑ День математика в России официально будут отмечать 1 декабря. vedomosti.ru (28 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.
- ↑ Андронов, Александр Александрович (старший). Где и когда родился Н. И. Лобачевский // Горьковская коммуна. — 1948. — 9 май.
- ↑ Андронов А. А. О месте и дате рождения Н. И. Лобачевского // Историко-математические исследования. — 1956. — № 9. — С. 9—48.
- ↑ Привалова Н. И. Дом, в котором родился Н. И. Лобачевский // Историко-математические исследования. — 1956. — № 9. — С. 49—64.
- ↑ Привалова Н. И. Изучение А. А. Андроновым биографии о Лобачевском. gigabaza.ru.
- ↑ Кузнецов А. А., Уткина Н. А. Нижегородский историк Надежда Ивановна Привалова. Нижегородский государственный университет им. Н. И. Лобачевского.
- ↑ 1 2 Гудков, 1992
- ↑ Метрические книги москва никитский сорок — Яндекс Поиск по архивам (рус.). yandex.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.
- ↑ Федоренко Б. В. Некоторые сведения к биографии Н. И. Лобачевского // Историко-математические исследования. — М.: ГИТТЛ, 1956. — № 9. — С. 65—76.
- ↑ Шикман А. П. Деятели отечественной истории. Биографический справочник. Л-Я. — М., 1997. — С. 25.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 Каган, 1948
- ↑ Колесников, 1965, Глава «Лихолетье»
- ↑ Федоренко Б. В. Новые материалы к биографии Н. И. Лобачевского. — Л.: Наука, 1988. — (Научное наследство). — ISBN 5-02-024428-7.
- ↑ Полотовский Г. М. Как изучалась биография Н. И. Лобачевского // Историко-математические исследования. — М.: Янус-К, 2007. — № 47(12). — С. 32—49.
- ↑ Лажечников, Иван Иванович. Как я знал М.Л.Магницкого. — М. : Изд-во «Советская Россия», 1989.
- ↑ Непараллельный мир «воображаемой геометрии». InScience. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.
- ↑ 1 2 Лаптев Б. Л., 1976
- ↑ 1 2 3 Колесников, 1965, Глава «Великий ректор»
- ↑ 1 2 БРЭ
- ↑ Государственный архив Республики Татарстан. Ф. 4. Оп. 2. Д. 162. 406/об л.
- ↑ Каган, 1948
- ↑ Общий гербовник дворянских родов Всероссийской империи (рус.). gerbovnik.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.
- ↑ Шкловский, Виктор Борисович. Лев Толстой. — М. : Молодая гвардия, 1963. — С. 78. — 864 с. — (Жизнь замечательных людей).
- ↑ Еще раз о казанских университетах Льва Толстого. Газета «Республика Татарстан». Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.
- ↑ 1 2 Лаптев Б. Л. Теория параллельных прямых в ранних работах Н. И. Лобачевского // Историко-математические исследования. — М.: ГИТТЛ, 1951. — № 4. — С. 201—230.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Математика XIX века. Том II, 1981
- ↑ Г. Лобачевский. О началах Геометрии // Сын отечества. — 1834. — С. 407—416. соч. .
- ↑ Лобачевский Н. И. Полное собрание сочинений в пяти томах. — М. : ГИТТЛ, 1946. — Т. I. — С. 14—16.
- ↑ Карл Фридрих Гаусс. . — М.: Гостехиздат, 1956. — 119—120 с.
- ↑ Норден А. П. Гаусс и Лобачевский // Историко-математические исследования. — М.: ГИТТЛ, 1956. — № 9. — С. 145—168.
- ↑ Николай Иванович Лобачевский // Историко-математические исследования. — М.—Калып:Л: ГИТТЛ, 1949. — № 2. — С. 9—167.
- ↑ 1 2 Литвинова, 1895
- ↑ Николай Иванович Лобачевский (1793-1943), юбилейный сборник. — Калып:М.-Л.: ГИТТЛ, 1943. — С. 18. — 100 с.
- ↑ В гостях в Доме-музее Н.И.Лобачевского. Казанский федеральный университет (11 июнь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.
- ↑ Астафьев В. В. и др. Очерки истории Казанского университета. — Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2002. — 373 с. — ISBN 5-7464-0693-7.
- ↑ Кояш системасындагы кече объектлар буенча MPC мәгълүмат базасы (1858)
- ↑ «Аэрофлот» ввёл в эксплуатацию самолёт А320 «Н. Лобачевский» (рус.). aviaport.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
- ↑ Велемир Хлебников. Ладомир. РВБ. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.
- ↑ Евгений Евтушенко. Казанский университет. — Казань: Татарское книжное издательство, 1971. — 98 с.
Әдәбият
- Агафонов, Николай Яковлевич. К столетнему юбилею Лобачевского // Из Казанской истории. — Казань, 1906. — С. 30—39. — 224 с.
- Александров, Павел Сергеевич. Николай Иванович Лобачевский // Квант (журнал). — 1976. — № 2. — С. 4—15.
- Белл, Эрик Темпл. Творцы математики, глава 15. — М.: Просвещение, 1979. — 256 с.
- Бондаренко И. Н. И. Лобачевский // Вестник опытной физики и элементарной математики. — 1893. — № 173,177. — С. 97—103,б/н.
- Васильев А. В. Русский биографический словарь : в 25-ти томах.
- Васильев А. В. Николай Иванович Лобачевский. — М.: Наука, 1992. — 229 с. — (Научно-биографическая серия).
- Георгиев П. В. По следам потерянного портрета Н. И. Лобачевского // Гасырлар Авазы — Эхо веков. — 2019. — № 3. — С. 147—153.
- Глейзер, Герш Исаакович. История математики в школе. — М.: Просвещение, 1964. — С. 345—350.
- Гудков Дмитрий Андреевич. Н. И. Лобачевский. Загадки биографии. — Нижний Новгород: Изд-во ННГУ, 1992. — 242 с. — ISBN 5-230-04151-X.
- Каган, Вениамин Фёдорович. Лобачевский. — Издание второе, дополненное. — Калып:М.-Л.: АН СССР, 1948. — 507 с.
- Колесников М. С. Лобачевский. — М.: Молодая гвардия, 1965. — 320 с. — (Жизнь замечательных людей: серия биографий; вып. 3).
- Лаптев Б. Л. Н. И. Лобачевский и его геометрия. — М.: Просвещение, 1976. — 112 с.
- Лаптев В. И. Жизнь и деятельность Н. И. Лобачевского // Успехи математических наук. — М., 1951. — Т. 6, № 3 (43). — С. 10—17.
- Лахтин Л. К. О жизни и научных трудах Николая Ивановича Лобачевского (по поводу столетней годовщины дня его рождения) // Математический сборник. — М., 1894. — Т. 17, № 3. — С. 474—493. [Тикшерелгән 16 ноябрь 2009]
- Ливанова А. Три судьбы. Постижение мира. — М.: Знание, 1969. — 352 с. — (Жизнь замечательных идей).
- Литвинова, Елизавета Фёдоровна. Н. И. Лобачевский. Его жизнь и научная деятельность. — СПб.: тип. П. П. Сойкина, 1895. — 79 с.
- Н. И. Лобачевский. Сб. статей к 150-летию со дня рождения. — Калып:М.-Л.: АН СССР, 1943.
- Николай Иванович Лобачевский. Сборник статей к столетию со дня смерти // Историко-математические исследования. — М.: ГИТТЛ, 1956. — № 9. — С. 9—402.
- Математика XIX века. Том II: Геометрия. Теория аналитических функций / Под ред. Колмогоров, Андрей Николаевич. — М.: Наука, 1981. — 270 с.
Пономарёв П. А. К биографии Лобачевского: (по неизданному письму и записям со слов современников) / П. А. Пономарёв]. — Казань: Типо-литография Императорского университета, 1913.- Прудников В. Е. Русские педагоги-математики XVIII—XIX веков. — М.: Учпедгиз, 1956.
- Федоренко Б. В. Годы учения Н. И. Лобачевского и его первые геометрические исследования // Труды Института истории естествознания и техники. — М.: Изд. АН СССР, 1957. — Т. 17. — С. 163—228. — 532 с.
Янишевский Е. М. Историческая записка о жизни и деятельности Н. И. Лобачевского: речь, произнесённая в торжественном собрании университета 5 ноября 1868 г. Е. Янишевским. — Казань: Университетская типография, 1868.- Яновская, Софья Александровна. О мировоззрении Н. И. Лобачевского // Историко-математические исследования. — М.: ГИТТЛ, 1951. — № 4. — С. 173—200.
Лобачевский турында әдәби әсәрләр
- Заботин, Иван Петрович. Лобачевский. — М.: Молодая гвардия, 1956. — 584 с.
- Тарджеманов, Джавад. Серебряная подкова. — Москва: Советский писатель, 1979. — 415 с.
- Тарджеманов, Джавад. Юность Лобачевского (рождение гения): документальный роман. — Казань: Татарское книжное издательство, 1987. — 334 с.
Сылтамалар
- Библиотечная деятельность Н. И. Лобачевского.
- Георгиев П. В. В поисках Лобачевского.
- Историко-краеведческий Дом-музей Н. И. Лобачевского в г. Козловка, Чувашия.
- Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
- Музей Н. И. Лобачевского в Казани.
- Труды Н. И. Лобачевского и литература о нём. Отделение ГПНТБ СО РАН.