Төньяк Мариан утраулары

Төньяк Мариан утраулары (ингл. Northern Mariana Islands), Төньяк Мариан утраулары дуслыгы (чаморро Sankattan Siha Na Islas Mariånas) — АКШ составына кергән административ берәмлек. Халәте — АКШ белән ирекле ассоциацияләнгән кушылмаган территория (organized unincorporated territory). Тын океанның көнбатыш өлешендә, Мариан утраулары архипелагында урнаша.

Мәйданы — 477 км². Административ үзәгеСайпан. Берәмлеккә барлыгы 14 утрау керә, алар арасында иң зурлары — Сайпан, Тиниан, Рота.

Халык саны — 86 мең кеше. Этник состав: күбесенчә филиппиннар, кытайлар һәм чаморро.

Рәсми тел — инглиз теле.

Диннәр

Төньяк Мариан утрауларында чиркәү дәүләттән аерылган, 2010 елга Пью тикшеренү үзәгенең  [ингл.] хисабы буенча, халыкның күп өлеше христианнар: католиклар 64,1 %, протестантлар 16 %. Христиан булмаган диннәрдән Буддачылар 10,6 %, җирле диннәр тарафдарлары 5,3 %, Һинд дине, Ислам дине, Яһүд дине һәрберсе 1 % тан кимрәк [3].

Искәрмәләр

  1. Gazetteer; тикшерү датасы: 7 декабрь 2022; OBO Gazetteer ID: 00007109.
  2. https://www.iso.org/obp/ui#iso:code:3166:MP; тикшерү датасы: 7 декабрь 2022.
  3. Religions in Northern Mariana Islands – PEW-GRF. GlobalReligiousFutures.org.

Тема буенча өстәмә