Гаилә
Гаилә — «семья» < гарәпчә عائلة [‘ā’илä] «гаилә; туйдырылмыш, тәрбияләнмешләр» ‘алä «туйдыру, асрау, тәрбияләү» тамырыннан, татар диалектларындагы айал, айәл < ‘айäл «хатын, бичә» дә шуннан ук килеп чыккан.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- Ата-ана, ир-хатын һәм балалардан торган, бергә яшәүче кешеләр төркеме, өй җәмәгате;
- уртак эш, мәнфәгатьләр, фикер бердәмлеге һәм башка шундый төшенчәләр белән бәйләнгән кешеләр коллективы.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
гаиләле (гаиләсе булган, өйләнгән яки кияүдәге кеше); гаиләсез (гаилә кормаган, гаиләсе булмаган кеше; гаиләсе белән бергә түгел, гаиләсеннән башка); гаиләсезлек (гаиләсез булу хәле); гаиләчел (гаилә җанлы, гаиләсе өчен тырышучы, гаиләсен яратучы кеше).
Өстәмә мәгълүмат
- Гаилә (гарәпчә عائلة — өй җәмәгате, ғәйлә дип укыла) — әгъзалары көндәлек тормыш, үзара әхлакый җаваплылык белән берләштерелгән, оештырылган иҗтимагый төркем. Гаилә әгъзалары үзара туганлык мөнәсәбәтләре белән бәйләнгән була.
Гаилә җәмгыятьнең иң мөһим кыйммәтләре арасына керә.
Бала өчен гаилә — аның физик, психик, эмоциональ һәм интеллектуаль үсешен тәэмин итә торган тирәлек булса, олы кеше өчен исә аның кайбер ихтыяҗларын тәэмин итүче чыганак һәм аңа төрлелеге һәм катлаулылыгы белән аерылып торган төрле дәрәҗәдәге җаваплылык йөкләүче бер төркемне тәшкил итә. Яшәү дәверендә гаилә әгъзаларының гаиләдәге вазифалары һәм урыны үзгәрә.
- Гаилә кору, туй йоласы
Гаилә татарларда элек-электән иң югары кыйммәтләрдән саналган, гаилә кору исә табигый зарурият булган.
XIX — ХХ гасырлар чигендә, башка күп кенә халыклардагы кебек, татарларда яучылап өйләндерү гадәте яшәгән. Яучы җибәрү, димләү, ярәшү — никахның шартларын алдан ук килешү дигән сүз. Яучы итеп, кагыйдә буларак, кияүнең туганнарыннан булган хөрмәтле һәм телгә оста кешеләрне җибәргәннәр. Кайбер төбәкләрдә аларның ир ягыннан туган, кайбер җирләрдә — хатын, кияүнең әнисенең туганнары булуы шарт булса, Казан артындагы авылларда, шәһәрләрдә махсус яучылар катламы формалашкан. Беренче тапкыр яучы килеп киткәч, кызның әти-әниләре үзләренең туган-тумачасын булачак кияү турында фикерләшергә — киңәшкә җыйган. Уңай җавап алынганчы яучылар кат-кат килгән. Бу вакытта бүләкләрнең күләме һәм сыйфаты, кияү ягы кыз ягына бирә торган калым, калым малы ачыкланган.
Моннан тыш, кияү ягы туйга кадәр алдан сөйләшенгән күләмдә акча (тарту, баш акча) бирә, ул кыз бирнәсен, бүләкләр әзерләргә, шулай ук туйга азык-төлек — бал, май, он, чәй, ит сатып алуга тотылган. Сөйләшүләр вакытында кияү ягындагы җаваплылык төгәл билгеләнсә дә, килен бирнәсе аерым тәгаенләнмәгән. Ике як та уртак фикергә килгәч, кызның ата-анасы яучыларны һәм кияүнең ата-анасын үзенә чакырган, бу — аклашу, ак бирү, килешү дип аталган. Килешү билгесе итеп ике як арасында бүләк бирешү башкарылган: кияү ягы — соралган акчаны, кайвакыт килен өчен бүләкләрне, кыз ягы аның бирнәсенең бер өлешен тапшырган.
Кияү ягы, килешеп кайткач, үз туганнарын җыйган; туй вакыты, үзара ярдәмләшү, кемнәрне чакыру мәсьәләләре сөйләшенгән. Килешү һәм туй арасы озын булмаган. Бу вакытта бер як — калым, икенчесе — бирнә, туганлаша торган кешеләр өчен бүләкләр, туй табынын кайгырткан. Туй алдыннан булачак туганнарның йөрешү-очрашулары, мәҗлесләр узган.
Үзәк мәҗлес — туй; никах туе кыз йортында узган. Иң кадерле кунаклар булып кияү егетенең әти-әнисе — төп кодалар саналган. Алар үзләре белән калым һәм күчтәнәчләр алып килгән.
Никахтан соң мәҗлес башланган. Туй сыйлары булып итле шулпага пешкән токмачлы аш, бәлеш саналган. Аннары пешкән бәрәңге белән ит кертелгән. Соңыннан тәм-том, пешкән камыр ризыклары, бал белән чәй өстәле ясаганнар. Туй өстәле, башка мәҗлесләрдән аермалы буларак, бал-май чыгарудан башланган. Аны авыз иткәндә, кунаклар яшьләргә бүләк итеп акча салганнар. Ит ризыгыннан соң туганнар алып килгән бүләк-күчтәнәчләр күрсәтелгән, кодаларның күчтәнәчләре авыз итәргә чыгарылган. Чәй эчкәндә чәкчәк (баллы төш, бавырсак, кактөш) чыгару мәҗбүри булган. Аның йола мәгънәсе — тормышның баллы-майлы булуын теләү. Өстәлгә бөтен килеш алып чыгып, чәкчәкне аннары гына кискәннәр. Туй мәҗлесе яшьләргә дә, кунакларга да бүләкләр биреп уздырылган.
- Хәзерге җәмгыятьтә гаиләгә бәйле даталар:
- 15 май — Халыкара гаилә көне (1994 елдан Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән билгеләп үтелә);
- 8 июль — Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне (Россия Президенты В. В. Путинның 2022 елның 28 июнендәге боерыгы белән билгеләп үтелә башлады).
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Гаилә кору
- өйләнү яки кияүгә чыгу, гаилә төзү.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы
- Тату гаиләдә бәрәкәт бар.
- Гаиләне гаилә итүче — хатын.
- Гаиләнең бәхете бала-чага белән.
- Тату гаиләнең бишеге буш булмый.
- Бер өй кеше — бер гаилә, утың-суың бергә килә.
- Чәй яны — гаилә җаны.
- Сөренчәк ат арба җимерер, холыксыз хатын гаилә җимерер.
- Ике кеше — бериш, җиде кеше — бер гаилә.
- Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле.
- Күке оя кормас, тиле гаилә кормас.
- Мәхәббәтсез гаилә — тамырсыз агач.
- Гаилә — гарипсез булмый.
- Гаилә — бәхет ачкычы.
- Гаилә күрми бәхет күрмәссең.
- Гаиләсез бәхет юк.
- Тату гаиләдә җаның ял итә.
- Тату гаилә — оҗмах түре.
- Гаилә белән аш тәмле.
- Ир эчсә, кадер китә, хатын эчсә, гаилә бетә.
- Яман сүз матча сындыра, өйне, гаиләне боза.
Матур әдәбиятта кулланылышы
Ирләр үзләре генә калдымы, гаилә хәятының вакларын җентекләргә тотындылар (Г. Исхакый «Ул икеләнә иде»).
Гаилә мәшәкате, балалар тәрбиясе, минем эшләремдә ярдәмче булу — аның уе хәзер күбрәк менә шул тирәдә әйләнә (Г. Ибраһимов «Көтүчеләр»).
Гаилә чылбыры үзенең күренмәгән богаулары белән ике араны тоташтырды (А. Алиш «Якты күл буе»).
Ямьле Агыйдел буенда, искиткеч матур табигать кочагында урнашкан бәләкәй генә йортта бер гаилә яши (Г. Гобәй «Маякчы кызы»).
Чөнки гаилә җимерергә, кемнедер бәхетсез итеп, үзенең бәхетен төзергә Гөлшәһидә беркайчан да риза булмаячак (Г. Әпсәләмов «Ак чәчәкләр»).
Гаилә тормышы — бер-береңә карата ихтирам күрсәтү, уртак тормыш алып бару, мең дә бер төрле мәшәкать эченә чуму дигән сүз (М. Хәсәнов «Саумы, Кояш!»).
Безнең җилкәгә иң элек гаилә авырлыгы, шуның белән бергә үк колхозның иң авыр эшләре өелеп калды (А. Гыйләҗев «Дүртәү»).
Илгә яу килгәндә, ата-бабаларыбыз гаилә низагларын читкә куеп торалар иде (М. Хәбибуллин «Шайтан каласы»).
Өй эчләре белән колхозда, урманда эшләп йөргән бу гаилә авылда тынычлык, сабырлык, киң күңеллелек белән аерылып тора иде (М. Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә»).
Исламга кадәрге чорда, ягъни җаһилият вакытында, гарәпләрдә кыз бала туу гаилә өчен бәхет исәпләнмәгән (А. Тимергалин «Мөхәммәд пәйгамбәрнең гаиләсе»).
Ул холыксызланмаган булса, без хәзер ике гаилә бер булып, рәхәтләнеп, куанышып утырыр идек, — дип уйлап алды Фәләх (В. Нуруллин «Һәлакәт»).
Иртә саен йокыдан ышаныч тулы күңел белән уяну өчен һәрбер ир-атка гаилә тынычлыгы кирәк (В. Имамов «Күке»).
Башкаларга кырыс кебек күренсә дә, Байрас нечкә күңелле, гаилә җанлы кеше (З. Кадырова «Сагынырсың — мин булмам»).
Гаилә фаҗигасендә бер генә кеше гаепле булмый (З. Хәким «Очраклы очрашу»).
Хәлим янәшәсендә дүрт хатын-кыз, дус-ахирәтләр булып, тату гаилә булып яши, Ходайга шөкер (Г. Гыйльманов «Албастылар»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.
Әдәбият
- Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
- Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
- Замалетдинов Р.Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
- Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
- Рамазанова Д.Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
- Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
- Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
- Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
- Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
- Җамалетдинов Р.Р., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С., Саттарова М.Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.
| Туганлык мөнәсәбәтләре | |
| Төркем: Гаилә | |
|
Ир • Хатын • Ата • Ана • Бабай • Дәү әни • Дәү әти • Әби • Абый • Эне • Апа • Сеңел • Ул • Кыз • Үги кыз • Үги ул • Онык • Турун • Абзый • Апай • Тудыка • Башкода • Кода • Кодагый • Кодача • Җизни • Җиңги • Каенага • Каенеш • Балдыз • Каенана • Каената • Баҗа • Килендәш • Кәләш • Килен • Кияү • Туганлык атамалары (Туган / Кардәш) • | |