Зәкия Туешева исемендәге премия
Зәкия Туешева исемендәге театраль премия (рус. Театральная премия имени Закии Туешевой) ― театр сәнгате өлкәсендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен Татарстанның кече театрлары хезмәткәрләренә бирелә торган премия. [1]
Бөек Ватан сугышында катнашучы, Әлмәт театрының 1951-1976 еллардагы актрисасы, 1966-1974 еллардагы куючы-режиссёры, 1990-1996 еллардагы баш режиссёры, Татарстан АССР халык артисты (1969), Әлмәт шәһәренең шәрәфле гражданины (1993) Зәкия Хафиз кызы Туешеваның (1919―2018) исемен мәңгеләштерү йөзеннән булдырылган. [2] [3]
Тарих
2022 елда Әлмәт татар драма театры инициативасы белән, үзенең күренекле режиссерының исемен мәңгеләштерү йөзеннән гамәлгә куела.
Премия, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына таянып, Әлмәттәге (423461, Төзүчеләр пр., 57) «СМП-Нефтегаз» нефть-газ компаниясе акционерлык җәмгыятенең (Фоат Комаров, Олег Шабалин[4]) финанс ярдәме белән гамәлгә куелган.
Статус
Зәкия Туешева исемендәге премия театр сәнгате өлкәсендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен бирелә.
Театр премиясенә Татарстанның кече шәһәр дәүләт театрлары (Әлмәт театры, Минзәлә театры, Түбән Кама театры, Әтнә театры, Бөгелмә театры, Буа театры) хезмәткәрләре дәгъва итә ала.
Гаризалар шулай ук республиканың халык театрларыннан кабул ителә.
Премия комиссия тарафыннан сайлап алынган өч лауреатка «Тантана» республика театр премиясе кысаларында тапшырыла. Өч лауреатның берсе халык театры вәкиле булачак.
Гомуми премиаль фонд – 300 мең сум, һәр премиянең күләме 100 мең сум тәшкил итә. Бер премия ― кече шәһәр дәүләт театрлары арасыннан дәгъвачыга, икенчесе үзешчән театр коллективлары арасыннан дәгъвачыга тапшырыла, өченче премия Әлмәт театры өчен бүленә.
Жюри карары белән бер номинация буенча, тигез өлешләргә бүленеп, ике дәгъвачыга премия тапшырылырга мөмкин.[5]
Премия лауреатлары
Лауреатлар
| Ел | Бүләкләнүче | Номинация | Һөнәре. Вазыйфасы. Бүләкләнү сәбәбе |
|---|---|---|---|
| 2022 | Рәзилә Муллина | кече театр актеры | Минзәлә татар дәүләт драма театры |
| Ләйсән Заһидуллина | кече театр актеры | Әлмәт татар драма театры[6] | |
| бирелмәгән | халык театры актеры |
Искәрмәләр
- ↑ Татарстанда Зәкия Туешева исемендәге яңа театраль премия гамәлгә куелды. БТК
- ↑ ТУИШЕВА Закия Хафизовна. Альметьевская энциклопедия
- ↑ ТУЕШЕВА ЗАКИЯ ХАФИЗОВНА (1919г.р.) Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан
- ↑ Олег Шабалин. smpneftegaz.ru
- ↑ Зәкия Туишева исемендәге яңа театраль премиягә гаризалар кабул итү дәвам итә. Татар-информ, 25.12.2022
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Әлмәт театры Зәкия Туешева премиясе лауреатларын игълан итте. Татар-информ, 27.03.2023
Сылтамалар
- В Татарстане учреждена новая театральная премия имени Закии Туешевой. almetteatr.ru
- Рузилә Мөхәммәтова. Татарстанда Зәкия Туешева исемендәге яңа театраль премия гамәлгә куелды. Татар-информ, 14.11.2022