Ул (бала)
Ул сүзе татар телендә үзенең әти-әнисенә карата ир балага әйтелә торган берәмлек. Татар сөйләшләрендә ŏwыл, ŏул, уул «сын» мәгънәсендә кулланыла. Карачай-балкар, казак, каракалпак телләрендә кулланыла торган ул, нугай телендәге увыл [уwыл], кыргыз, алтай телләрендәге уул, алтай, хакас, тува телләрендәге оол, якут телендәге уол вариантлары барысы да борынгы гомумтөрки оғул «бала-чага, балалар» лексик берәмлегенә барып тоташа.
Сүзнең искергән варианты буларак, бигрәк тә югары стильдә, угыл да кулланылышта очрый: ир угыл «сын», кыз угыл «дочь». Килеп чыгышы белән сүз гомумтөрки уғыл < оғыл < оғул «угыл, ул» берәмлегенә бәйле. Борынгы төрки телдә оғ ~ оқ «нәсел, токым; бала» тамырыннан булса кирәк, ясалышы ачык түгел дип санала. Якут телендә оғо «бәби» дигәнне белдерә. Уғыл нигезенең кыскару этаплары ǒwyл > уыл > ул булып, диалектларда бу берәмлекләр чагылыш таба. Чуваш телендәге ывăл < ыwыл татар сөйләшләреннән кабул ителгән булса кирәк.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- үзенең ата-анасына карата ир бала; угыл;
- ир затыннан булган яшь буын.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
уллы (улы булган); уллык (ул хәле, ул булу); уллыкка (гаиләгә бала итеп, балалыкка); уллы-кызлы (улы да, кызы да булган, балалы); улсыз (улы булмаган; дәвамчысыз).
Өстәмә мәгълүмат
Угыл нигезеннән татар диалектларында уғлақ, улақ, ылак «һәрнинди хайван баласы, бәти» һәм углан / оглан «княжич» мәгънәсендәге сүзләр ясалган. Шор теле сөйләшләрендә улак / уланшак сүзе «ир бала, бала» мәгънәсендә дә кулланыла. Угыл һәм углан нигезләре татар телендә һәртөрле фономорфологик модификацияләргә бай: угылчак ~ угланчак, угылчык ~ угланчык, угыл-ушак, углан-ушақ һәм башкалар шуңа мисал булып тора.
Олан, ылан вариантлары татар теле сөйләшләрендә очрый һәм «дитятко, малыш; братец» мәгънәсен белдерә. Иске татар телендә ŏлан берәмлеге улан «асылзат егет; шаһзадә, принц» сүзеннән поэтик-иркәләүле атама буларак кулланылган.
Ир баланы яше буенча аеру өчен татар телендә төрле лексик берәмлекләр кулланыла: ул / ир бала / малай / яшүсмер / егет / ир.
Әдәби телдә «балигъ булу» мәгънәсе Минзәлә һәм Бөре сөйләшендә, әдәби нормадан тыш, самай сүзе белән дә белдерелә. Көнчыгыш диалектларда бу мәгънәдә ир йеткән пала, қәткә йеткән, қатыққан сүзләре кулланыла.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Угылың Ырумга, кызың Кырымга (китсен)
- Ырум (рум) — элеккеге Рома (Рим) һәм Византия империяләре. Соңыннан Алтын Урда һәм Мисыр кыпчаклары булган мәмлүкләр өстенә кат-кат тәре походлары ясап, һәр мәртәбәсенә җиңелгән дәүләтләр. Кырым исә ул заманнарда Алтын Урданың тәхет калаларыннан берсе. Бу борынгыдан калган теләкнең мәгънәсе: угылың Ырумга — Рим империясенә, ягъни тәре походчыларына каршы сугышка китсең, кызың Алтын Урда резиденциясе булган Кырым бәкләренә кияүгә китсен. XIV гасырларда әйтелеп, шуннан таралган булса кирәк.
Ул (да) булды, кыз кирәк
- кирәкнең арты бетми, башта ул (угыл) булсын дип, улы булгач, инде кызыбыз да булсын, дип теләгән кебек.
Ул да тумас, кыз да тумас, туса да тормас
- юньсез кеше, дөньяга берни дә китерә, калдыра алмый торган булдыксыз бәндә.
Ул да түгел, кыз да түгел
- инкарь һәм раслама: алай да түгел, болай да түгел, дөресе тегеләй.
Уллы кеше губернатор, кызлы кеше көтеп ятыр
- уллы кеше кызны сайлап ала, кыз ирексез көтеп ята. Кызны кияүгә бирү, бирелсә дә тору-тора алу мәсьәләсе катлаулы булу.
Улым — ул, кызым — кыз
- кеше арасында улы-кызы белән мактанып әйтү.
Халык улы
- туган халкын яклап көрәшүче.
Чибәр ул. Чибәр угыл
- киленнәрнең каенеләрен исеме белән атамыйча, шулай тел яшереп атап йөртүләре.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы
- Акыллы ул — алтын кул.
- Алты ул тапкан хатынны ханым дисәң, урыны бар;
Җиде ул тапкан хатынны җаным дисәң, урыны бар;
Тугыз ул тапкан хатынны тугзак дисәң, урыны бар;
Өеңдә бала уйнаса, Оҗмах дисәң, урыны бар.
- Атага ул булмасаң, хатынга кол булырсың.
- Атадан качкан ул башсыз, хуҗадан качкан кол башсыз.
- Бер угыл — угыл түгел, ике угыл — исәп түгел, өч угыл — исәп башы, дүрт угыл — нигез ташы, биш угыл — авыл, алты угыл — кала, җиде угыл яу ала.
- Ил улсыз булмас, җир гөлсез булмас.
- Ир балалы хатын алтын табактан аш ашар.
- Ир бала унбиштә өй хуҗасы.
- Каты тунны туным димә, кеше улын улым димә.
- Укыган угыл — атадан олы.
- Ул азса, кесәсендә алып кайтыр, кыз азса, итәгендә алып кайтыр.
- Улы барның кулы бар.
- Улы барның уты бар.
- Улымның кулы озын, сәфәренең юлы озын.
- Улым юк урамда, кайгым юк буранда.
- Улың белән мактанма, улыңның кулы белән мактан.
- Улың булуга куанма, мие булуга куан.
- Улың йәштә тәрбияче бул, улың үскәч туган бул.
- Улы юкның кулы юк.
- Унга җитте — ул булды.
- Уңган хатын ул китерер, изге хатын кыз китерер.
- Уртанчы улга ук та юк, чук та юк.
- Усал улым булганчы, уфылдык картым булсачы.
- Үземнеке үземә җиткән, улымның буе ботыма җиткән.
- Ялгыз ул яудан каты.
Матур әдәбиятта кулланылышы
Васфибануның угылы Рәшит Оренбургта мәктәптә укый иде (Г. Исхакый «Кәләпүшче кыз»).
Бердәнбер улының күптән түгел вафаты картны тагы ныграк ватканга охшый (Г.Ибраһимов «Казак кызы»).
Доктор Әхмәт Фәтхулла хәзрәтнең улы, атасыннан яшьләй калып, бик күп тырышулар белән университет тәмам иткән һәм, атасына караганда, бөтенләй икенче тормыш кешесе булып киткән бер зыялы татар иде (Ф. Әмирхан «Фәтхулла хәзрәт»).
Сәлим карт кызы белән улын ияртеп казармага таба китеп барды (М. Галәү «Мөһаҗирләр»).
Беренче көнне үк шәһәрнең икенче читеннән отставкадагы полковник улы белән килене дә аны күрергә килеп җиттеләр (Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять»).
Аның улы, зурлар күрмәгән арада, кече яктан мине үз янына чакырды (Г. Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).
Әтисе заманы өчен алдынгы фикерле кеше булган ахрысы, улын русча укырга биргән (Г. Әпсәләмов «Ак чәчәкләр»).
Синдә минем углымның улы бар, киленем бар (Н. Фәттах «Итил суы ака торур)».
— Улым, йөрмә, егылып харап булырсың, тыңла сүземне, — дип ялынды (М. Мәһдиев «Кеше китә — җыры кала»).
Бөтен эшен ташлап, беркөнне ул улы Гозәер белән кызы Сәкинәне алып, Кызыл Тауга менде (Р. Батулла «Юл буенча зәңгәр чәчәк»).
— Син инде, улым, авылга кайтарып кил мине бүген, яме, — диде ул, ике уйлар урын калдырмыйча (Р. Мәхәммәдиев «Безнең әниләр бәхете»).
Улы белән хатыны кайтса, капка төбендә булуың хәерле: бөтенләй үк беткән дип уйламасыннар (В. Нуруллин «Җавап бир, кеше»).
Ул үзенең үсмер улы белән чират буенча килгән көтүче вазифасын үтәргә чыккан (А. Тимергалин «Игезәкләр»).
Әнә күрше Миннисаның улы әллә кайларда укыды (А. Мансуров «Гайбәт түгел, гыйбрәт өчен»).
Шулчак, барлык кешене сискәндереп, кече улы Айратның тавышы яңгырады (В. Имамов «Күке»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.
Әдәбият
- Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
- Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
- Замалетдинов Р.Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
- Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
- Рамазанова Д.Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
- Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
- Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
- Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
- Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
- Җамалетдинов Р.Р., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С., Саттарова М.Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.
Сылтамалар
- Письменный корпус современного татарского языка
- Корпус татарской художественной литературы
- Татарский национальный корпус «Туган тел»
| Туганлык мөнәсәбәтләре | |
| Төркем: Гаилә | |
|
Ир • Хатын • Ата • Ана • Бабай • Дәү әни • Дәү әти • Әби • Абый • Эне • Апа • Сеңел • Ул • Кыз • Үги кыз • Үги ул • Онык • Турун • Абзый • Апай • Тудыка • Башкода • Кода • Кодагый • Кодача • Җизни • Җиңги • Каенага • Каенеш • Балдыз • Каенана • Каената • Баҗа • Килендәш • Кәләш • Килен • Кияү • Туганлык атамалары (Туган / Кардәш) • | |