Шакир Измайлов (Шакир Сәфиулла улы Измайлов, — ) — сәясәт эшлеклесе, дипломат. 1917 елдан әрмедә, Самар шәһәрендә совет хакимиятен урнаштыруда катнашкан. РК(б)Фнең Самар ГК каршындагы мөселман секциясе сәркатибе (1918), ЭККА Көнчыгыш фронты гаскәрләрен формалаштыру, комплектлау һәм өйрәтү идарәсенең сәяси бүлегендә (1919), Сембер губерна татар совет-фирка мәкәтбе укытучысы (1921), БК(б)Ф ҮК каршындагы Татар-башкорт бюросы сәркатибе (1922-1924), ТАССР хезмәт халык комиссары, ТАССР ҮБК әгъзасы (1925-1929), ҺББҮШ инстркутыры (1929). 1930 елдан дипломат эшендә: ССРБның Согуд Гарәпстанындагы вәкиллегенең 1 нче сәркатибе, ССРБ чит ил эшләре халык комиссариатының 1 нче Көнчыгыш бүлегенең җаваплы референты, шуннан соң АзССРда ССРБ чит ил эшләре халык комиссариатының вәкаләтлесе вазыйфаларын башкаручысы (?-1937).
1937 елның 15 синтбрендә куга алынган. «Инкыйлабка каршы милләтчел баш күтәрүчеләр оешмасы әгъзасы булу»да гаепләнеп үлем җәзасына хөкем ителгән. 1956 елда акланган.[1]