Җәлилчеләр
Җәлилчеләр төркеме (башка атамалары — кормашчылар, Кормашев һәм башка унау, рус. Курма́шев и де́сять други́х, алман. Kurmaschew und 10 andere) — 1944 елның 12 февралендә Дрезденда «Идел-Урал» легионында татар яшерен төркеме[1] эше буенча Өченче рейхның икенче Империя хөкем карары («Дошманга ярдәм итү» һәм «Рейхның хәрби куәтенә зыян салу») чыгарыла. Эштән өземтә булып торган кулъязма документ «Прага архивында» табыла. Судның үз архивы Дрезденны бомбага тоту вакытында юк ителә.
Документ
Документ 36/44 номеры белән немец телендә төзелгән. Хөкемдарның исеме — Фляйшман дип күрсәтелгән.
«Кормашев һәм тагын ун кеше» эше 1942 елдан 1943 елның августына кадәр легионда эшләгән татар подпольесының 11 әгъзасына кагыла. Алар:
| Исеме | Үлем датасы | Үлем сәгате | Туган ягы |
|---|---|---|---|
| Гайнан Кормаш | 1944 нче ел, 25 нче август | 12 сәгать 06 минут | Актүбә, Казакъстан |
| Фоат Сәйфелмөлеков | 1944 нче ел, 25 нче август | 12 сәгать 09 минут | Ташкент, Үзбәкстан |
| Абдулла Алиш | 1944 нче ел, 25 нче август | 12 сәгать 12 минут | Көек, Татарстан |
| Фоат Булатов | 1944 нче ел, 25 нче август | 12 сәгать 15 минут | Мәләвез, Башкортстан |
| Муса Җәлил | 1944 нче ел, 25 нче август | 12 сәгать 18 минут | Мостафа, Ырымбур өлкәсе |
| Гариф Шабаев | 1944 нче ел, 25 нче август | 12 сәгать 21 минут | Иске Турай, Башкортстан |
| Әхмәт Симаев | 1944 нче ел, 25 нче август | 12 сәгать 24 минут | Усть-Рахмановка, Пенза өлкәсе |
| Абдулла Баттал | 1944 нче ел, 25 нче август | 12 сәгать 27 минут | Зур Тигәнәле, Татарстан |
| Зиннәт Хәсәнов | 1944 нче ел, 25 нче август | 12 сәгать 30 минут | Иске Кәшер, Татарстан |
| Әхәт Атнашев | 1944 нче ел, 25 нче август | 12 сәгать 33 минут | Петропавловск, Казакъстан |
| Сәлим Бохаров | 1944 нче ел, 25 нче август | 12 сәгать 36 минут | Миякә, Башкортстан |
«Идель-Урал» легионы
1942 елның 15 августында вермахтның коры җир гаскәрләре Югары командованиесе (ОКХ) совет хәрби әсирләреннән Идел-Урал легионын төзү турындагы документка кул куя. Легион Едлиньскта (Польша) урнаша. Ул Урал һәм Идел буе халыкларының әсирлеккә эләккән вәкилләреннән (татар, башкорт, мари, удмурт, мордва, чуаш халык вәкилләреннән) оеша, шулардан җиде Идел-татар батальоны (825—831 нче батальоннар) төзелә. Бу подразделениеләр, немецлар белән рәттән, совет гаскәрләренә каршы сугышырга тиеш булалар, әмма немецлар моңа ирешә алмыйлар.
Легионда татар яшерен төркеме
1942 елның ахырында легионда татар яшерен төркеме барлыкка килә, ул 1942 елда Совет Армиясе лейтенанты Гайнан Кормаш тарафыннан Польшадагы Демблин крепостенда тотылучы совет хәрби әсирләреннән оештырыла. Төркемне Гайнан Кормашев җитәкли, сугыш башлангач ук ул, «иң ышанычлы офицер» буларак, дошман тылына җибәрелә[2].
Аның группасына шулай ук Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм төрле вакытта немец әсирлегенә төшкән һәм легионга эләккән башка татар офицерлары керә.
Яшерен төркемнең максаты — легионны эчке яктан идеологик таркату һәм юк итү, легионерларны качарга, күтәрелеш оештыруга һәм совет гаскәрләре ягына күчәргә әзерләү була. Яшерен төркем карамагында «Идел-Урал» газетасы типографиясе була, аны нацистлар һәм эмигрантлар даирәләре 1942 елның көзеннән легионерлар өчен чыгара башлыйлар.
Гайнан Кормашев яшерен оешмада сугышчан бишлекләр төзи (яшерен оешма әгъзалары 5 кешелек сугышчан төркемнәргә бүленә, аларның һәрберсе үз төркеме җитәкчесен генә белгән[2]), аларның эшен координацияли, шулай ук яңа әгъзалардан Ватанга тугрылык анты кабул итә.
Муса Җәлил легиондагы хәрби лагерьларга агитация белән йөри.
Әхмәт Симаев СССР халыклары телләрендә радиопропаганда алып барган «Винета» радиостанциясендә диктор булып эшли, Геббельс пропаганда министрлыгының ышанычына керә. Радиога керү мөмкинлеге булганлыктан, ул каршылык төркеме өчен мәгълүмат туплый, ә аннары нацистларга каршы листовкалар әзерли башлый.
Зиннәт Хәсәнов җырчы һәм укучы-декламатор буларак чыгыш ясый, листовкалар тарата, оешманың Едлинск һәм Берлин төркемнәре арасында элемтәче булып тора.
Абдулла Алиш, «Идел-Урал» газетасы редакциясенә кереп, фашистларга каршы листовкалар бастыруны җайга сала. Ул шулай ук Германиягә эшкә куып алып кителгән Болгар студент-антифашистлар һәм остарбайтерлар белән элемтәләр урнаштыра.
Әхәт Атнашев, үзәктән листовкалар алып, өченче батальонга тарата, батальонның оешкан төстә Украина партизаннары ягына күчүен әзерли.
Яшерен төркем эшчәнлегенең нәтиҗәләре
Вермахт составындагы татар батальоннарының немец командованиесе куйган бурычларны тулаем алганда үтәмәве Кормашев төркеме эшчәнлегенең бер нәтиҗәсе булып тора. Аерым алганда, СССРның оккупацияләнгән территорияләренә җибәрелгән Легион батальоннары эшчәнлегенә күзәтү ясарга кирәк.
825 батальон
1943 елның 14 февралендә партизаннарга каршы көрәшү өчен тантаналы рәвештә фронтка җибәрелә. 18 февральдә батальон Витебскка килеп җитә һәм аннан Көнбатыш Двинаның сулъяк ярындагы Грачево авылына күчерелә. Гәрчә заговор немецлар тарафыннан фаш ителсә дә, 22 февральдә, кулга алынган легионерлардан һәм хәбәр алырга өлгермәгән 2 взводтан тыш, Идел буе татарларының Көнчыгыш фронтка җибәрелгән беренче батальоны (900 елдан артык кеше, кайбер чыганаклар буенча 500—600 кеше) белорус партизаннары ягына күчә, батальон белән җитәкчелек иткән немец офицерлары юк ителә. Легионерлар партизан бригадаларына бүленәләр һәм алга таба алар составында немец гаскәрләренә каршы сугышалар.
826 батальон
1943 елның 15 гыйнварында формалаша, ләкин 825 батальон баш күтәргәннән соң, сак хезмәте алып бару өчен Голландиягә күчерелә һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашмый.
827 батальон
1943 елның 10 февралендә барлыкка килә. 1943 елның 22 июнендә Көнбатыш Украинада була, анда Ковпак партизаннарына каршы хәрәкәт итә. Легионерлар сугышларда әллә ни ашкыну күрсәтмиләр. Легионерларның даими рәвештә партизаннар тарафына күчүләре күзәтелә. 1943 елда немецлар әзерләнгән күтәрелеш турында белеп алалар. Штаб ротасының ике взводы партизаннар ягына күчәргә өлгерә, ләкин күтәрелеш җитәкчесе өлкән лейтенант Мифтахов кулга алына һәм җәзалап үтерелә.
Нәтиҗәдә, 827 батальон шулай ук Көнбатышка, Франциягә күчерелә, анда легионерлар беренче мөмкинлек булу белән Француз Каршылыгы ягына күчәләр һәм немецларга каршы сугышалар[3].
828 батальон
1943 елның 1 июнендә формалаша һәм ышанычсыз 827 батальон урынына Көнбатыш Украинага җибәрелә. Ләкин батальонда немецлар теләгән дисциплина кискен төшә, легионерлар партизаннар ягына массачыл кача башлыйлар. Алга таба батальон Украинадан чыгарыла. Ялдагы язмышы билгеле түгел.
Яшерен төркемне ачу
Яшерен оешма әгъзалары бөтен «Идел-Урал» легионын баш күтәртергә, якында гына урнашкан әрмән легионы, поляк партизаннары белән берләшергә, аннары, сугыша-сугыша, һөҗүм итеп килүче Кызыл Армия частьләре белән кушылырга әзерләнәләр. Партизаннар белән элемтә дә урнаштырыла. Ләкин сатлык җанның хыянәте аркасында (Кустанай өлкәсеннән Мәхмүт Җамалетдинов — М.Җәлилнең "Моабит дәфтәре"ндәге «Җәләлетдинов — хыянәтче …» дигән язуы нәтиҗәсендә табыла), 1943 елның 11 августында оешма тар-мар ителә. Сатлык ниндидер Гали Корбанов (яшерен оешмада Мичурин) булган, дигән мәгълүматлар да бар[2].
Легионда татар яшерен төркеме эшчәнлеге эзләрен табып, немец контрразведкасы аны ачу эшен башлый. Немецларның яшерен төркемгә чыгу юлында фаҗигале рольне басу машинкасында литер дефекты уйный.
Берлиндагы яшерен төркем әгъзалары 1943 елның 11 августыннан 12 августка каршы төнендә, Зур җирдән радиохәбәр тыңлаганда, кинәт кулга алыналар. «Идел-Урал» газетасы редакциясендә Әхмәт Симаев, Абдулла Алиш, Фоат Булатов һәм Гариф Шабаев кулга алына. 1943 елның августында легионның пропаганда бүлекчәсендәге барлыгы кырыкка якын кеше кулга алынган.
Гариф Шабаевта матрицаны бастыру өчен әзерләнгән листовкаларның оригиналлары табыла. Бу — аңа каршы матди дәлил булып хезмәт итә.
Хөкем һәм җәза
Кормашев эше буенча тикшерү 1944 елның февралендә тәмамлана. Тикшерү яшерен төркем җитәкчесе Гайнан Кормашев булуын ачыклый. Документта «гаепләү» һәм «хөкем карары» дип аталган ике баганада гаепләүнең төрле мотивлары һәм суд тарафыннан исбатланган гаеп бирелгән.
«Гаепләү» баганасында «дезертирлык» дип күрсәтелгән, Кормашев төркеменең барлык әгъзалары «дошманга ярдәм итүдә» һәм «хәрби хыянәттә» гаепләнәләр.
Кормашевка, хөкем карары өчен нигез итеп, аерым юл белән «дошманга ярдәм итү» һәм «хәрби куәткә зыян салу» дип язылган була.
Татар ватанпәрвәрләрен гильотиналау юлы белән җәзалау 1944 елның 25 августында үткәрелә. Эшафотка беренче булып Гайнан Кормашев — Берлин вакыты белән 12 сәгать 06 минутта менә. Икенче булып Фуат Сәйфелмөлеков, өченчесе — Муса Җәлил. Яшерен төркемнең калган әгүзалары 3 минут аралыгы белән җәзалап үтерелә.
Хәтер
Берлинда фашизмга каршылык музеенда татар яшерен төркеме истәлегенә җәзалап үтерелгән кормашчыларның исемнәре язылган мемориаль такта куелган. Плетцензее төрмәсендә подпольщик-геройлар турындагы материаллар белән стендлар урнаштырылган.
Кормашев төркеме рәсми рәвештә 1990 елның 5 маенда СССР Президенты М. С. Горбачев Указы белән, «яшерен антифашист төркемендә актив патриотик эшчәнлек алып барганнары һәм шул ук вакытта ныклык һәм батырлык күрсәткәннәре өчен», кормашчылар I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнәләр (үлгәннән соң)[3].
Казанда Беренче Май мәйданында (Казан Кремле янында) монументаль комплекс урнаштырылган, аның үзәгендә — чәнечкеле тимер чыбыкны өзәргә омтылучы Муса Җәлил һәйкәле, шулай ук Курмашев төркеме әгъзаларының ун барельефы[4].
Казан шәһәре башкарма комитетының 2015 елның 11 июнендәге 2370 санлы карары белән Яңа Наратлык микрорайонындагы урам җәлилчеләр хөрмәтенә аталган.
25 август — герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. 2024 елда Муса Җәлилнең вафатына 80 ел була. Бу көнне шагыйрьгә һәм кормашчыларга багышланган төрле хәтер чаралары уза. Мәсәлән, 2024 елның 25 августында Муса Җәлил музей-квартирасында «Кайтты илгә изге антыбыз…» дип исемләнгән хәтер иртәсе уздырыла. Чарада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна, оныкчыгы Елизавета Малышевалар, Габдулла Батталның туганнары, тарих фәннәре докторы, галим Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре һәм башкалар катнаша. Чарада Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре тарафыннан сугышта һәм немец тоткынында язылган хатлардан өзекләр һәм шигырьләр укыла.
Беренче Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле янында гомумшәһәр митингы һәм корбаннар истәлегенә чәчәкләр салу тантанасы уза.
Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге III Халыкара «Шагыйрь һәм музыка» музыкаль-шигъри фестивале уза.
Бу көн Татарстан Республикасында гына түгел, Германиядә, Мәскәүдә, Оренбург өлкәсендә дә чәчәкләр салу тантаналары белән билгеләнеп үтелә[5].
Искәрмәләр
- ↑ О «Курмашеве и десяти других», казненных в Берлине за «подрыв военной мощи» Германского рейха — История — Татароведение — МТСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2010. Архивировано 30 март 2013 года.
- ↑ 1 2 3 Җәлилчеләр төркеме // www.tatarica.org. [Тикшерелгән 8 апрель 2025]
- ↑ 1 2 Казанские ведомости «Служили примером для французских партизан». Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2011. Архивировано 5 апрель 2016 года.
- ↑ «Курмашев и десять других»: для государства они были предателями. 5 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ В Казани пройдут памятные мероприятия, посвященные 80-летию со дня казни Мусы Джалиля и его соратников. mincult.tatarstan.ru, 21.08.2024.
Чыганаклар
- Черепанов М. В., Газизьянова С. М. Гайнан Курмаш и десять других // www.tatfrontu.ru. [Тикшерелгән 8 апрель 2025]
- Черепанов М. В. «Курмашев и десять других»: подвиг одиннадцати джалиловцев // www.milliard.tatar. [Тикшерелгән 8 апрель 2025]
Әдәбият
- Ахтамзян А. А. О «Курмашеве и десяти других», казненных в Берлине за «подрыв военной мощи» Германского рейха // Татарские новости. 2002. № 1.
- Гилязов И. А. Легион «Идель-Урал». Представители народов Поволжья и Приуралья под знаменами «третьего рейха». — Казань: Татарское книжное издательство, 2005. — 383 с.
- Гилязов, И. А. Легион «Идель-Урал». — М.: Вече, 2009. — 304 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-9533-4272-8.
- Забиров И. Х. Джалиль и джалильцы: Док. очерки и этюды. Казань, 1983. — 144 с.
- Мостафин Р.Ә. Җәлилчеләр : Очерклар,җәлилчеләр иҗаты. Казан, 1988. — 263 б.
- Мустафин Р. А. По следам поэта-героя. Казань, 1973. — 367 с.
- Мустафин Р. А. Его казнили первым // Татарстан. 2004. № 5.
- Мостафин Р.Ә. Өзелгән җыр эзеннән.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1982.— 464 б.