Менделеевның периодик таблицасы
Периодик таблица – химик элементларның класификациясе. Таблица химик элементларның үзлекләренең төш корылмасына бәйлелеген урнаштыра. Система, рус химигы Д. И. Менделеев тарафыннан ачыкланган, периодик законның график сурәтләнеше булып тора. Бу законның беренче вариантын Менделеев 1869—1871 елларда эшли.