Кырым Республикасы

Кырым Автономияле Җөмһүрияте белән бутамагыз.

Кырым Республикасы (рус. Республика Крым, укр. Республіка Крим, кырымтат. Qırım Cumhuriyeti, Къырым Джумхуриети), КР (укр. РК, кырымтат. QC, КъДж) — Кырым ярымутравының күпчелек өлешен биләп торган, Россия Федерациясе составындагы республика (федерация субъекты). Рәсми дәүләт телләре: русча, украинча, кырымтатарча.

Географиясе

Төп мәкалә: Кырым

Кара һәм Азак диңгезләре тарафыннан юыла. Ярымутрау көньягында Кырым таулары . Иң зур ноктасы — 1545 м биеклеге булган Роман-Кош тавы.

Төньяк өлешендә Кырым кыйтга һәм Перекоп күчеше белән тоташа. Ярымутрау көньягында Керич ярымутравы, көнбатышында Тарханкут ярымутравы.

Кырымда 257 елга ага. Иң озыннары — Салгир, Альма, Билбәк. Шулай ук ярымутрауда 50 дән артык тозлы күл бар.

Герб

Кырымтатарларының байрагы һәм гербында — Тарак тамгасы сурәтләнә. Борынгы заманда Кырым Бөек Татарстанга кергән һәм Һоланд тарихчысы Карл Алярд буенча Бөек Татарстан патшасының аждаһа яки грифон, һәм кара ябалак белән байраклары була[1]. Кайбер чыганаклар буенча[2] бүгенге Кырымның рәсми байрагында Бөек Татарстанның грифоны сурәтләнә.

Тарихы

undefined
  • 1945 елда Кырым Автономиясе бетерелеп Кырым өлкәсе оеша.
  • 1954 елда Хрущев Кырымны РСФСР составыннан Украина ССР составына тапшыра.
  • 1991 елның 12 февралендә Кырым АССР оештырыла.
  • 1992 елның 5 маенда Кырым суверен дәүләт статусын ала.
  • 1995 елның 17 мартынды мөстәкыйллеге алына.
  • 1998 елның 21 октябрендә Кырым Республикасы Конституциясе кабул ителә.
  • 2014 елның 6 мартында Кырым Югары Советы Кырым Республикасының Россия Федерациясе составына субъект буларак керү турында карар кабул итә.[3]
  • 11 мартта Кырым хөкүмәте Автономия статусын республика статусына үзгәртә[4].
  • 2014 елның 16 мартында Кырым статусы турында референдум үткәрелә.[5]
  • 2014 елның 17 мартында Кырым парламенты Кырым Республикасының бәйсезлеген игълан итә[6]. Кырым статусы турында референдум нәтиҗәләре буенча Кырым хакимияте үзен Россиядән аның составына алуны сорый.
  • 2014 елның 18 мартында Россия Федерациясе составына Кырым Республикасын кабул итү турында килешү имзалана.
  • 2014 елның 21 мартында рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керә.

Кырым Кораллы көчләре

Кырымның Кораллы Көчләре – илнең (территориянең) иминлеген саклаучы хәрби дәүләт оешмасы. Кырым территориясендә Россиянең Кара диңгез флотының төп базалары урнаша. Иң зур хәрби-диңгез базасы — Акъяр шәһәрендә урнаша.

Халкы

Кырым халык саны 1969,8 мең кешене тәшкил итә (2008 ел). Иң зур шәһәрләр — Акъяр, Акмәсҗит, Керич.

2001 ел Халык санын алу нәтиҗәләренә күрә халыкның 58,3 % — руслар, 24,3 % — украиннар, 12,1 % — кырым татарлары, 1,4 % — беларуслар, 0,5 % — татарлар тәшкил итә[7].

Диннәр

undefined

Кырым Республикасында 50 диндәге һәм дини юнәлешләрдәге 1362 дини оешма теркәлә. 1330дан артык дини җәмгыять оешмасы, 9 дини уку йорты эшләп килә. 690 бина дини оешмалар карамагында яки аларның милке булып тора[8].

1991 елдан башлап республикада 166 дини бина корыла, шул исәптән 80 мәчет.

Кырымның традицион диннәре:

  • украиннар, әрмәннәр, греклар, болгарлар һәм руслар — православие;
  • кырым татарлары, татарлар, төрекләр — сөнни-ислам динендә, шулай ук яһүд дине, караимчылык, католикчылык, әрмән апостол христианлык.

Иң зур шәһәрләре


Телләре

2001 елгы бөтен Украина халык санын алу буенча 11,4 % халыкның туган теле булып кырымтатар теле, 10,1% — украин теле, 77% — рус теле санала[9].

Кырым мәдәнияте

Милли архитектурада «кырым юнәлеше» үсә. Кырымда, аеруча, башка территорияләрдә тыелган архитектура таралыш таба.

Монда борынгы грек, итальян, төрек, татар, әрмән архитектура корылмаларын күреп була. Кырым Россия составына кергәч, шулай ук, рус стиле дә тарала.

Истәлекле урыннары

undefined

Фән

Кырымда Украинаның эре фәнни океанографик (Акъяр, Керич), эколого-биологик (Кара-тау вулканнар массивы), тарихи-археологик, курортологик, аграр, хәрби, авиацион, медицина, шәрабчелек үзәкләре урнаша.

Университетлар — Таврий милли университеты, С. И. Георгиевский ис. Кырым дәүләт медицина университеты, аграр, Акъяр милли техника университеты. Кырымның көньягында Кырым астрофизик обсерваториясе һәм аның филиалы булган Симеиз обсерваториясе урнаша.

Икътисады

Төп юнәлешләре — сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туризм. Кырымда 530лап эре һәм урта предприятия оешмалары урнаша.

2014 елга Кырым ярымутравы Россиянең Краснодар төбәге белән тоташачак күпер төзелү планлаштырыла[10].

Авыл хуҗалыгының төп тармаклары: бакчачылык, йөземчелек, игенчелек һәм чәчәкләр үстерү.

Икътисадының территориаль структурасы

Икътисади микрорайон Составы Сәнәгать специализациясе Авыл хуҗалыгы специализациясе
Төньяк-көнбатыш Красноперекопск районы
Акшәех районы
Җурчы районы
Әрмәни базар шәһәр округы
Красноперекопск шәһәр округы
химия
азык-төлек
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
ит-сөт терлекчелеге
Көнбатыш Сак районы
Акмәчет районы
Кизләү шәһәр округы
Сак шәһәр округы
химия
җиңел
азык-төлек
төзү материаллары ясау
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
ит-сөт терлекчелеге
кошчылык
рекреацион хуҗалык
Төньяк Җанкөй районы
Ислам-Төрек районы
Курман районы
Сәетләр районы
Эчке районы
Җанкөй шәһәр округы
машина төзү
азык-төлек
җиңел
төзү индустриясе
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
ит-сөт терлекчелеге
Үзәк Бакчасарай районы
Карасубазар районы
Акмәсҗит районы
Акмәсҗит шәһәр округы
машина төзү
азык-төлек
җиңел
төзү индустриясе
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
терлекчелек
Көньяк-көнбатыш Акъяр шәһәр округы машина төзү
азык
рекреацион хуҗалык
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
Көньяк яр буе Алушта шәһәр округы
Ялта шәһәр округы
азык-төлек
җиңел
рекреацион хуҗалык
йөземчелек
Көньяк-көнчыгыш Судак шәһәр округы
Кефе шәһәр округы
азык-төлек
җиңел
бакчачылык
йөземчелек
рекреацион хуҗалык
тәмәкечелек
Көнчыгыш Җиде кое районы
Керич шәһәр округы
таулы-металлургия
машина төзү
азык-төлек
игенчелек
ит-сөт терлекчелеге

Туризм

Кырымда икътисадның төп тармакларының берсе булып туризм тора. Биредә туризм XIX йөзнең икенче яртысында үсә башлый. Юллар, аеруча тимер юллар, төзелеше үсеш тапкач бирегә Россия Империясеннән бик күп туристлар ял итәргә килә башлый. Биредә бик күп ял сарайлары, җәйге бакчалар, йортлар корыла башлый. Аеруча зур үсешкә Кырым Ленин декретларыннан соң ирешә. Кырым Бөтенсоюз сәламәтләндерү үзәгенә әйләнә. 1991 елдан соң туризм башка юнәлеш ала: туристлар санаторийларга караганда өстенлекне комда, диңгез ярында ял итүгә, актив ялга бирә башлый.

Кырымда бик күп ял йортлары, санаторийлар, лагерьлар (мәсәлән, Артек) урнаша. Иң популяр ял урыннары — Ялта һәм Алушта, Судак, Акъяр, Кизләү. Акъяр, төрле сугышлар күргән кала буларак, иң популяр урын булып санала.

Сәяси системасы

Кырым Республикасы — Россия Федерациясе тәркибендәге хокукый дәүләт.[11] Кырым Республикасы Конституциясе 2014 елның 11 апрелендә кабул ителә. Иң югары вазыйфаи зат — Кырым Республикасы башлыгы, ул Кырым Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 5 еллык мөддәткә сайлана; ул ике мөддәттән артык сайлана алмый.

Иң югары һәм бердәнбер канун чыгару органы — КР Дәүләт Советы. Ул халык тарафыннан гомуми тиң һәм яшерен тавыш бирү юлы белән 5 елга сайлана. Иң югары башкарма хакимият органы — КР Минстрлар Советы, аның башында КР башлыгы, яки Дәүләт Советы ризалыгыннан билгеләнгән Министрлар Советы Рәисе.

Административ-территориаль бүленеш

Кырым Республикасы 25 административ-территориаль бүленештән тора: 14 район һәм шәһәрләргә буйсынган 11 территория.