Танзания
Берләшкән Танзания Җөмһүрияте (суах. Jamhuri ya Muungano wa Tanzania) — Африканың көнчыгышында урнашкан дәүләт. Төньякта Кения һәм Уганда, көнбатышта Руанда, Бурунди һәм Конго Демократик Җөмһүрияте, көньякта Замбия, Малави һәм Мозамбик белән чиктәш. Илнең көнчыгыш чигендә — Һинд океаны.
Танзаниянең ике башкаласы бар: административ үзәк булып Дар-эс-Салам санала, парламент исә Додомада эшли.
Ил территориясендә Африканың зур күлләре урнашкан — төньякта Виктория күле, көнбатышта Танганьика күле (аны еш Байкалның игезәге дип атыйлар), һәм көньякта Ньяса күле урнаша.
Африканың иң югары ноктасы — Танзаниядә: Килиманджаро тау түбәсенең биеклеге 5895 м.