Хатын

Хатын сүзе татар теле сөйләшләрендә қатын вариантында да кулланыла һәм рус телендәге «женщина; жена» мәгънәсен белдерә. Үз чиратында гомумкыпчак кулланылышындагы қатын варианты борынгы төрки qatun, xatun «бикә, хан хатыны» согуд телендәге xwatĕn «хуҗабикә; хатын-кыз» сүзеннән алынган дип санала. Икенче версия буенча, хатын сүзе хантун «хан бичәсе» берәмлегеннән ясалган булырга мөмкин, ләкин -тун өлешенең чыгышы ачык түгел. Хатын сүзе төрки телләрдән күрше телләргә кереп киң таралыш алган. Мәсәлән, монгол телендә хатун, хатан, хатаң, эвенк телендә катун «баһадирның, хөкемдарның хатыны», борынгы рус телендә катуна «хатын» һәм башка Алтай, шор, хакас һәм башкалар себер телләрендә қат «хатын, теше, инәк», алтай телендә кадыт «хатын», якут телендә хатый, хатын «хатын-кыз», хотун «түрә хатыны» кебек мәгънәләрдә дә кулланыла.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • Аерым сыйфатларга, табигый үзенчәлекләргә ия буларак, ир җенесенә капма-каршы җенестәге кеше;
  • Кыз баладан һәм үсмер кыздан аермалы буларак, шул ук җенестән, ләкин олырак яки балигъ булган кеше;
  • Гаилә корган, ир белән яшәгән ана җенестәге кеше;
  • Иргә мөнәсәбәттә: никахлы тормыш иптәше; зәүҗә.
  • ханымәфәнде.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

хатын-кыз (ирләргә капма-каршы җенестәге кешеләр; гомумән, барлык хатыннар һәм кызлар); хатынлашу (хатыннарга охшый башлау); хатынлы (өйләнгән, хатыны булган; гаиләле); хатынлык (хатын җенесеннән булу хәле, хатын статусы; бер ирнең хатыны булу хәле; хатын-кызга хас табигать; йомшаклык, җебегәнлек, көчсезлек һәм башкаларш. сыйфатларга ишарә итеп хурлау сүзе); хатынша (үзен хатыннарча тотучы, хатын-кыз эшенә кысылып, хатын-кыз арасында артык күп буталып йөрүче ир кеше; үзен хатыннар кебек тотарга, хатыннар арасында булырга яратучан, хатын-кыз табигатьле); хатыншак (хатынша); хатыншалану (артык вакчылланып, хатын-кыз эшенә кысылу; үзен хатын-кыз кебек тоту).

Өстәмә мәгълүмат

Татар әдәби телендә хатын варианты норма булып санала. Әмма күпчелек сөйләшләрдә сүзнең қатын варианты кулланылышта йөри. Сөйләшләрдә хатын сүзе нигезендә ясалган түбәндәге берәмлекләр очрый: ата катын (байкыбаш сөйләшендә: ирләр кебек булдыклы); кече катын (казан арты сөйләшендә: кече хатын, яшь хатын, икенче хатын); урыс катын көпшәсе (мордва каратай сөйләшендә: кыр какысы); буйка катын (теләсә нәрсә эшли торган хатын); буш катын (бараба диалектында: ялгыз, гаиләсез хатын); җәш катын (мамадыш сөйләшендә: кече хатын); тоуган катын (бараба диалектында: бала тапкан хатын-кыз); катын-урта (дөбъяз, бәрәңге сөйләшендә: урта яшьләрдәге хатын-кыз).

Урал төбәгендә кайбер сөйләшләрдә хатын, хатын-кыз мәгънәсендә бичә сүзе кулланыла. Эчкен сөйләшендә аның бицә, златоуст сөйләшендә бисә, тепекәй сөйләшендә писә, себер диалектларында пицә, пичә вариантлары кулланыла. Гомумтөрки масштабта хатын мәгънәсендә бичә сүзе таралышы ареалы кыпчак һәм көнчыгыш төрки телләрне үз эченә ала.

Минзәлә һәм бөре сөйләшләрендә хатын мәгънәсендә бикә сүзе дә сакланган. Әдәби телдә бикә сүзе «дама, госпожа, барыня, хозяйка» мәгънәсендә кулланыла. Әдәби телдә бикәч сүзе ярәшелгән кыз, кәләш, яшь килен мәгънәсенә ия.

Татар телендә тол хатын гыйбарәсе дә актив кулланыла. Тол сүзе ире үлгән хатын-кыз яки хатыны үлгән ир турында әйтелә. Татар сөйләшләрендә бу сүзнең синонимы буларак пуйтак / пуйдак (әдәби телдә — буйдак, көнчыгыш диалектларда: тол хатын, тол ир, өйләнмәгән, кияүгә чыкмаган мәгънәсендә) берәмлеге кулланыла. Мордва-каратай сөйләшендә ханымәфәнде «тол хатын», «тол ир» мәгънәсендә удʼаwалар (рус телендәге вдова сүзеннән) берәмлеге кулланыла.

Татар телендә каган хатынын белдерә торган аерым лексик берәмлек бар: хатун. Бу сүзнең тагын бер мәгънәсе — исем белән бергә яки аерым гына кулланылып, хатын-кызларга хөрмәтләп эндәшү сүзе.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Вәли дә хатынлы булган — эт тә койрыклы булган

  • тормыш итәрлек хәстәре булмыйча өйләнгән кешене гаепләп әйтү.

Ирдавай хатын

  • ирдавай — ирләрчә кыланучан, ир холыклы булырга, ирләр арасында буталып йөрергә яратучан, шуның белән ирләргән ошыйм дип белгән һәм аның саен ирләрдә үзенә нәфрәт уяткан хатын, ирдәүкә.

Ирләр якасын иснәмәгән хатын-кыз

  • төрле ирләр белән сөйрәлмәгән, чуалмаган, мәхәббәтенә туры, намуслы, гыйффәтле хатын-кыз турында.

Ир хатыны

  • иргә чыккан, ир белән тормыш итүче хатын.

Итәксез хатыннар

  • үз идеалына, үз максатына ирешү юлыннан, көрәштән баш тарткан, качкан ирләргә, дезертирларга карата мыскыллы әйтем.

Йорт хатыны

  • йорт эчендә, йорт даирәсендә генә ир хатыны булып яшәгән, фикри ягы чикле хатын турында әйтелә.

Кешенеке пешергәнче минем хатын көйдерә

  • хатынны мактыйм дип, чамасыннан уздырып, киресенчә әйтеп кую.

Кысыр хатыннан бала таптыру

  • булмый торган эшкә көчәндереп азаплау.

Урам хатыны

  • бушка урамда күп йөрүче, гайбәтче хатын; урамбикә, фәхишә хатын.

Хатын башмагы. Хатын олтырагы

  • хатынының йомыш-юлына йөрү, хатын йомышчысы булу.

Хатын-кыз йөрәген (башын) ашаучы

  • хатын-кызны аздыручы, аның мәхәббәтен яулаучы, аның мәхәббәт хисләре белән вакытлы гына уйнаучы.

Хатын типкесендә

  • хатынының йомыш-юлына йөрү, хатын йомышчысы булу.

Хатынын җилкәсенә атландырган

  • хатынының йомыш-юлына йөрү, хатын йомышчысы булу.

Хатын өстеннән йөрү

  • уйнаш кылу, бозык-азгын тормыш алып бару.

Яңа бала тапкан хатын кебек түшәктән төшмәс

  • гел урында ятарга яраткан, ялкау кешегә карата әйтелә торган гыйбарә.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы

  • Акча алсаң, санап ал, хатын алсаң, сынап ал.
  • Акыллы атын мактар, җүләр хатынын мактар.
  • Ат алсаң, якыннан ал, хатын алсаң, ерактан ал.
  • Ат хатын түгел, бер алгач, талак итә алмассың.
  • Әтәч кычкырса: «Кикрикүк, хатыным күп, түшәгем юк!» — дип кычкыра, имеш.
  • Бизмән белән гер бергә, хатын белән ир бергә.
  • Исәпле хатын ит җыймас.
  • Кызларга кызган — хатынсыз калган, ди.
  • Мал тапмас ир булмас, бала тапмас хатын булмас.
  • Таза хатын таракан тотмас.
  • Усак яфрагы көндәшле хатыннар шикелле: җилсез көндә дә дерелдәп тора.
  • Уңган хатын өендә кандала тотмас.
  • Үзең өйләнмичә торып, кеше хатыныннан көлмә.
  • Хатын белән хезмәт — табылыр эзләп.
  • Хатын булмый, өй булмый.
  • Хатынга дигән балык базарда эләгә.
  • Хатын-кыз зиннәте — чәч, ирләр зиннәте — сакал.
  • Хатын-кызның эшен тавык та чүпләп бетерә алмый.
  • Хатынсыз өй тегермәнсез су кебек.
  • Хатыны юкның якыны юк.
  • Хатынсызлык — михнәт, хатын алмак — зәхмәт.
  • Хатының — гомерлек юлдашың.
  • Эт — ирләр янында, мәче — хатыннар янында.
  • Ялкау хатынга бала сылтавы.
  • Яхшы хатын өстеннән ир йөрми, яхшы ир өстеннән хатын йөрми.

Матур әдәбиятта кулланылышы

Иртә илә коймак пешерегез вә маен да күбрәк салыгыз, — дип, кичтән хатынына әйтеп ятты (Ф. Кәрими «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы»).

Мескинә хатын, кызының дуст-ишләреннән сорашты, белеште, ләкин һич хәбәр ала алмады (Г. Исхакый «Кәләпүшче кыз»).

Карт бай да вакыты белән моны икенче хатынлыкка соратмакчы булды (Ф. Әмирхан «Татар кызы»).  

Җегет белән кыз, хәзер инде ир белән хатын, култыклашып Арысланбайның ак тирмәсенә керделәр (Г. Ибраһимов «Казак кызы»).

Хатынымны җирләгәч күп тә үтмәде, минем үземә дә бик хәтәр чир эләкте (М. Галәү «Мөһаҗирләр»).

Хатын-кызлар нечкә һәм моңлы тавыш белән җырлап-җырлап, актык мичкәләрен тутыра иделәр… (Ш. Камал «Акчарлак»).

Алар артыннан бер хатын зур мендәр күтәреп чыкты (Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять»).

Хатыны базарда әйбер алып йөргәндә, бу сәгатьләр буе машинасын каравыллап тора (Г. Әпсәләмов «Ак чәчәкләр»).  

Яшь хатын да, Шәяхмәт тә кызганыч булып тоелдылар (М. Мәһдиев «Кеше китә — җыры кала»).

Ирләр белән хатын-кызлар бер-берсенә битләрен күрсәтмәскә дигәне — яман йола (Н. Фәттах «Ител суы ака торур»).

Әллә син хатын-кыздан мондый сорауга дөрес җавап алырмын дип уйлыйсыңмы? (Ф. Хөсни «Адәм балалары»).

Кал, дисә, калырмын, үзенә хатын, баласына ана булырмын (Г. Гыйльманов «Албастылар»).

- Хатын-кыз бала тәрбияли, дидегез. Өйдә утырып бала тәрбияләгән өчен дәүләт акча бирмидер, шәт? (Р. Мәхәммәдиев «Безнең әниләр бәхете»).

Гади авылның гади бер хатыны Зәйтүнә, югары белемле, олы язучы, ир уртасы Альберт Төхфәтуллиннан көчлерәк, киң күңеллерәк икән (Батулла «Юл буенча зәңгәр чәчәк»).

Яулыклы хатын, имән бармагы белән ишарәләп, мине үз янынарак чакырды (А. Тимергалин «Игезәкләр»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
  10. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  11. Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  13. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Әдәбият

  1. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
  2. Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
  3. Замалетдинов Р.Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
  4. Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
  5. Рамазанова Д.Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
  6. Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
  7. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
  8. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
  9. Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
  10. Җамалетдинов Р.Р., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С., Саттарова М.Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.

Төркемнәр