Бидгать

Бидгать (гарәп. بدعة‎) — Исламда дингә, аңарда элек булмаган, аның шартларына туры килмәгән яңа гамәл яки фикер кертү. Бидгать сүзе гарәп телендә диндәге яңалыкны гына билгеләмәсә дә, татар телендә бары тик Ислам белән генә бәйләнеш тапкан һәм Ислам дине, Исламның дингә яңарыш кертүгә мөнәсәбәте кысаларында аңлатыла.

Бидгатьнең төрләре

Istanbul, Hagia Sophia, Allah.jpg
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Кадер кичәсе
Биналар
МәчетМанара
Мигъраб – Кәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык

Ислам динендә, бидгать, ширектән кала иң зур гөнаһ булып санала[1] Бидгать (диндәге) ике төргә бүленә. Беренчесе - гакыйдә мәсьәләләрендәге бидгать. Моңа мисал итеп җәхмиләр, муатәззилиләр, шигыйчеләр кебек секталарның дингә яңарыш кертүе. Икенчесе - гыйбадәт кылу йоласына шәригатькә сыймаган үзгәреш кертү, яки яңа йола уйлап чыгару[2].

Бидгать турында хәдисләр

«Яңалык кертүдән куркыгыз, һәр яңалык — бидгать, ә һәр бидгать утта» Бу хәдиснең төрле вариантларын Әбу Давыд («ас-Суннан», 4607), әт-Тирмизи («ас-Суннан», 2676), Ибн Мәҗә («Сунан», 42) китерәләр.

Искәрмәләр

  1. http://anti-bida.com/manhadj/al_bida 2010 елның 12 март көнендә архивланган.  [рус.]
  2. http://muslimby.info/?p=346 2012 елның 8 декабрь көнендә архивланган.  [рус.]

Әдәбият

Сылтамалар

Шулай да карагыз

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр