Вәлиев Камил Мөхәммәтшакир улы
Камил Мөхәммәтшакир улы Вәлиев (рус. Валеев Камиль Мухаметшакирович; 20 сентябрь 1942, Түбән Сардык, Кандра районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 18 июнь 2025, Әлмәт, Татарстан Республикасы) — Совет һәм Россия артисты, драма актёры, режиссёр. ТАССРның халык артисты (1979), РСФСР атказанган артисты (1984]). Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты (1964–2025). Россия театр хезмәткәрләре союзы әгъзасы (1965)[1].
Тормыш юлы
1942 елның 20 сентябрендә БАССР Кандра районы (хәзерге Туймазы районы), Түбән Сәрдек авылында җиде балалы гаиләдә туа. Әтисе — Мөхәммәтшакир, әнисе — Нурисафа. Мәктәптән соң, Казакъстанда геологик разведкада эшли. Туймазы пыяла заводында, район мәдәният йортында эшләгәндә драма түгәрәкләре оештыра. Уфада Гафури театры каршындагы өч айлык курсларны тәмамлагач (1962), Минзәлә драма театрында эшли башлый. Сабир Өметбаев киңәше белән, Әлмәткә Габдулла Йосыпов оештырган театр студиясенә укырга керә[1][2].
1964 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты, 1995 елда театрның сәнгать җитәкчесе, 1997–2004 елларда — баш режиссёры. 2004 елдан театрда хезмәтен актёр буларак дәвам итә[3].
2025 елның 18 июнендә 83 нче яшендә вафат була[4]. Актер белән рәсми хушлашу Әлмәт шәһәренең Үзәк мәчетендә уза[5].
Иҗаты
Куйган спектакльләре
|
|
Уйнаган рольләре
Актёр төрле пландагы: героик, социаль һәм тискәре образларны сәхнәләштергән. Аның тавыш тембры, сөйкемле йөзе, ышандыру көче һәм тәвәккәллеге каһарманнарының холкын ачарга ярдәм итә[1][2].
|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1973 ― ТАССРның атказанган артисты;
- 1979 ― ТАССРның халык артисты;
- 1984 ― РСФСРның атказанган артисты;
- Башкортстанның халык артисты;
- 2002 ― Рафаил Төхфәтуллин премиясе;
- «Дуслык» ордены;
- Салават Юлаев ордены;
- 2012 ― Татарстан Республикасы президенты Рәхмәте;
- 2016 ― «Тантана» премиясе;
- 2022 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале(80 яшьлек бенефисы вакытында «Эльза җире» спектакленнән соң тапшырыла)[3][5].
Гаиләсе
Хатыны Луиза Солтанова, ТАССРның халык артисты; уллары — Айдар, Айнур.
Кызыклы факт
«Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклендә К. Вәлиев (Мирзанур) янәшәсендә Мәдинәне уйнаган Дамирә Кузаевага (автор Туфан Миңнуллин, режиссёр Гали Хөсәенов белән бергә) 1979 елда Тукай премиясе бирелә.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 ВАЛЕЕВ Камил Мухаметшакирович. Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан». Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ 1 2 Альметьевский татарский драматический театр. Альметьевская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ 1 2 Старейший актер Альметьевского театра Камиль Валеев отпраздновал свой бенефис (рус.). Татар-информ (12 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Әлмәт татар дәүләт драма театрының легендасы Камил Вәлиев вафат. Татар-информ (18 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ 1 2 Тирән кайгы. Әлмәт татар дәүләт драма театры (18 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
Әдәбият
- А. Әхмәтгалиева. Гомернең язы әле (К.Ш. Вәлиевның 65 яшенә). «Мәйдан», 2007 ел, № 12.
- Рәхимов Җ. Әлмәт татар дәүләт драма театрына 50 ел. Әлмәт, 1994.
- Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9..
Сылтамалар
- К.Ш. Вәлиев «Милләттәшләр» сайтында.
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0.