Татарстан Республикасы гимны

Гимнның инструменталь язуы

Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт гимны (лат. Tatarstan Cömhüriäte Däwlät himnı) — Татарстан халкының тарихын, мәдәниятен чагылдырган музыкаль-поэтик әсәр, республиканың рәсми дәүләт символы. Гимн рәсми чараларда, дәүләт бәйрәмнәрендә һәм башка мөһим вакыйгаларда башкарыла, ул республиканың бердәмлеген һәм суверенлыгын символлаштыра.

1992 елда кабул ителгән.

Республиканың Дәүләт гимны авторы — бөек татар композиторы Рөстәм Яхин. Дәүләт гимнын куллану кагыйдәләре «Татарстан Җөмһүрият дәүләт символлары» канунында күрсәтелгән. 1998 елда аранжировка ясаучы һәм симфоник оркестр өчен әзерләүче (транскрипция ясаучы) — Муса Мирзәев (19332016), азәрбайҗан композиторы[1][2].

Кабул итү тарихы

Татарстан Республикасы гимны 1993 елның 14 июлендә «Татарстан Республикасы Дәүләт гимны турында» 1560-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы белән рәсми рәвештә раслана.

Гимн тексты турында нигезләмә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан эшләнә, 2011 елның 15 декабрендә Дәүләт Советы Президиумы карары белән гимн текстына бәйге игълан ителә. Текстлар 2012 елның 1 гыйнварыннан 1 июленә кадәр кабул ителә.

Бәйгедә җиңүче булып Рамазан Байтимеров игълан ителә, аның шигыренә 1970 нче елларда Рөстәм Яхин тарафыннан язылган «Туган ягым» җырының мелодиясе гимның нигезен тәшкил итә. Әлеге эшне шагыйрьнең кызы шигырьгә хокукы булган Гөлшат Кушилкова җибәрә. Республиканың танылган шагыйрьләре катнашында текстка үзгәрешләр кертелә, тантана һәм гимн төсмере өстәлә. Рус теленә яшь шагыйрь Филипп Пираев тәрҗемә итә. Гимның ике телдәге соңгы варианты һәм аны башкару Татарстанның Дәүләт Советы утырышында бертавыштан раслана.

2013 елның 21 февралендә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышында депутатлар «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" канун проектын республиканың дәүләт гимны текстын раслау өлешендә өч укылышта кабул итә.

Татарча сүзләре

Кириллица
Латин

Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады.
Сиңа кайткач кына, туган ягым,
Күкрәгемә шатлык сыймады.

Тик бер генә көнгә аерылсам да
Ямансулап сине юксынам.
Синнән башка миңа, туган ягым,
Бу дөньяда тормыш юк сыман.

Тик бер генә көнгә аерылсам да
Ятим калган кебек буламын!
Тик син генә яшәү матурлыгы,
Гүзәллеге якты дөньяның![1][3]

Küpme yullar yördem, dönya kürdem,
Nazlı cillär yözem sípadı.
Siña qaytqaç qına, tuğan yağım,
Kükrägemä şatlıq símadı.

Tik ber genä köngä ayırılsam da
Yamansulap sine yuqsınam.
Sinnän başqa miña, tuğan yağım,
Bu dönyada tormış yuq sıman.

Tik ber genä köngä ayırılsam da
Yätim qalğan kebeq bulamın!
Tik sin genä yäşäw maturlığı,
Güzällege yaqtı dönyanıñ!

2010 елның 27 май көнне Казанда ТАССР-ның 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышта дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында якын арада Татарстан гимнына сүзләр язу бәйгесе игълан ителәчәген әйтте. Бу бәйге 2012 елда игълан ителде. Бәйгедә 182 автор катнашты, ләкин комиссия объектив рәвештә эшли алмады[4]. Моның сәбәбе Рамазан Байтимеровның кызы Кушелкова Гөлшат авторлык хокуклары бозыла дип каршы төшүе булды. 2013 елның 21 февралендә Татарстан парламенты депутатлары кабул иткән текст Рамазан Байтимеровның оригиналь текст чыганагыннан аерыла һәм аны Рамазан Байтимеровныкы дип раслап булмый.

2013 елда яңа кабул ителгән текстта «Барс» вариантында булган идеялар һәм сүзләр күп булуы ачыктан-ачык күренеп тора.[1]

Сүзләре

2013 елның 21 февралендә Парламентта Татарстан Республикасы Дәүләт гимны бертавыштан раслана. Тавыш бирүдә 89 депутат катнаша, барысы да бу гимн сүзләрен хуплый[1].

Татарстан гимны ике телдә язылган[1]. Татар телендәгесе 33, рус телендәгесе 39 сүздән тора. Гимн сүзләренең һәр ике телдәгесе дә сигезешәр юлга сыйдырылган. Гимн башта татар телендә, соңрак рус телендә башкарыла. Гимның ике телдәгесендә дә соңгы ике юл ике тапкыр кабатлана.

Татарстан гимнының сүзләрен Рамазан Байтимеров шигыре нигезендә татарча Гәрәй Рәхим яза һәм бу текст Филипп Пираев тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителә[5].

Татарстан Республикасы гимны тексты

Кириллица
Латин әлифбасы

(татарча)
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

(русча)
Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живет в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан![1][6][7]

(tatarça)
Mäñge yäşä, ğäziz Watanıbız,
Xalqım teli izge teläklär!
Ğömerlekkä yaqın tuğan bulıp
Yäşi bezdä törle millätlär.
Küp ğasırlar kiçkän çal tarixlı
Danlı ilem, üzeñ ber dastan!
Sindä genä bezneñ yazmışıbız,
Respublikam minem, Tatarstan!

(urısça)
Tsweti, swäşçennaya zemlä moya,
Da budet mirnım twoy neboswod!
Yediní dom u nas, odna semyä,
Jiwet w soglasii naş narod.
Bogatí mudrostyü sedıx wekow,
Nadejdoy, weroyu tı nam stal,
İ pusty xranit tebä moya lübowy,
Moya Respublika, moy Tatarstan!

Гимнны башкару

  • Татарстан Республикасының Дәүләт байрагын күтәргәндә;
  • Яңа сайланган Татарстан Республикасы Рәисе ант иткәннән соң;
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессияләрен ачканда һәм япканда;
  • Дәүләтләрнең һәм хөкүмәтләрнең рәсми визит белән Татарстан Республикасына килүче башлыкларын каршы алганда һәм озатып калганда — тиешле дәүләтнең дәүләт гимнын башкарганнан соң;
  • Һәйкәлләр, монументлар, обелисклар һәм Татарстан Республикасы тормышындагы иң мөһим тарихи вакыйгалар хөрмәтенә башка корылмалар ачканда;
  • Татарстан Республикасының дәүләт бәйрәмнәренә багышланган тантаналы җыелышларны ачканда һәм япканда, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт органнары уздыра торган башка төрле тантаналы гамәлләр вакытында;
  • «Татарстан» телерадиотапшырулар компаниясенең радио тапшыруларын башлаганда — һәркөнне[8].

Татарстан Республикасы гимннын беренче башкаручылар

Беренче тапкыр Дәүләт гимны утырыш алдыннан Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры хоры башкаруында яңгырый[9].

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, дәүләт хакимияте һәм муниципаль хакимият вәкилләре, иҗат әһелләре катнаша.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 https://m.business-gazeta.ru/article/75595 Вначале было слово: у Татарстана появился полноценный гимн — ДВА текста. БИЗНЕС Online. 2013-02-21.
  2. https://tatarstan.ru/tat/about/symbols.htm
  3. https://edinstvo-news.ru/n/4529-novyy-gimn-tatarstana-kakoy-on.html 2020 елның 10 июнь көнендә архивланган. Новый Гимн Татарстана, какой он?. ЕДИНСТВО. 2013-01-25.
  4. http://www.stihi.ru/2013/08/28/6312
  5. https://www.theatlantic.com/international/archive/2013/02/tatarstan-finally-gets-a-proper-national-anthem/272863/ Tatarstan Finally Gets a Proper National Anthem. Kurmaşeva, Alsu. 2013-02-05. The Atlantic.
  6. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-06-10, retrieved 2020-06-10 
  7. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2020-06-10 
  8. Татарстан Республикасының дәүләт символлары турында Татарстан Республикасы Законы. gossov.tatarstan.ru.
  9. Татарстан Республикасы дәүләт гимны. gossov.tatarstan.ru.

Тема буенча өстәмә