Хәмит Әюпов (1908)

Хәмит Әюп улы Әюпов (рус. Хамит Аюпович Аюпов, 28 июнь 1908, Шабай яисә Бөре өязе, Уфа губернасы27 ноябрь 1980, Казан) — совет хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТАССРның финанс министры (1950—1951, 1957—1969 елларда). Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән.

Тормыш юлы

Хәмит Әюпов 1908 елның 28 июнендә Уфа губернасының Бөре өязе Шабай авылында туа. Милләте буенча татар[4].

1939 елда Ленинградта СССР Финанс халык комиссариатының Финанс академиясен тәмамлый[5].

1926 елдан башлап Башкортстан АССРда хуҗалык эшендә эшли: хезмәт ияләре депутатларының Борай районы Шабай авыл советы секретаре (1928 елга кадәр), 1928—1929 елларда Байкибаш волосте финанс бүлегендә эш башкаручы, 1929—1930 елларда шул ук бүлек мөдире була[5].

1930—1934 елларда Балтач районы финанс бүлегенең өлкән инспекторы, 1934—1937 елларда мөдире булып эшли. 1939—1942 елларда ТАССР Финанс халык комиссариатында бүлек башлыгы вазифасын башкара. 1942—1943 елларда Әгерҗе районы Тирсә машина-трактор станциясендә сәяси бүлек башлыгы булып эшли[5][4].

1943—1950 елларда ВКП(б)ның  [рус.] Красный Бор һәм Ютазы район комитетларының беренче секретаре вазифаларын били[4].

1950—1951 елларда һәм 1957—1969 елларда — ТАССРның финанс министры[4].

1951—1952 елларда ТАССР Министрлар Советының нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе идарәсе башлыгы булып эшли[6].

1952—1957 елларда хезмәт ияләре депутатларының Чистай район советы финанс бүлеге мөдире вазифасын башкара[7].

1943—1950 елларда һәм 1958—1969 елларда ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана[7].

Бүләкләре

  • Ленин ордены[4];
  • Хезмәт Кызыл Байрагы ордены[4].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 https://web.archive.org/web/20210412041607/https://arhiv.tatarstan.ru/2017-god-2340617.htm
  2. https://tatmedia.tatarstan.ru/nachalnik-upravleniya-po-delam-poligraficheskoy-5001649.htm
  3. https://arhiv.tatarstan.ru/2017-god-2340617.htm
  4. 1 2 3 4 5 6 Е.Б.Долгов. Әюпов Хәмит Әюп улы. Татарская энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
  5. 1 2 3 Аюпов Хамит Аюпович. Слава-Дан Республики Татарстан (19 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
  6. Начальник управления по делам полиграфической промышленности, издательства и книжной торговли при Совете Министров ТАССР. Татмедиа. Официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.
  7. 1 2 Руководители Республики Татарстан. Государственный комитет Республики Татарстан по архивному делу. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2026.

Тема буенча өстәмә