Минамата конвенциясе

Файл:Градусник.jpg
Ватык градусник терекөмеше

Минамата конвенциясе (Терекөмеш буенча Минамата конвенциясе, рус. Минаматская конвенция по ртути, ингл. Minamata Convention on Mercury) — көнкүрештә һәм кайбер сәнәгать төрләрендә терекөмеш кулланудан баш тарту турында килешү, дөньядагы күпчелек илләр катнашында төзелгән һәм кабул ителгән халыкара документ.

Максаты

Конвенция нигезендә, аңа кушылган илләр үзләрендә сәнәгатьтә терекөмешне куллануны чикләү, әлеге металл кулланып ясалган көнкүреш коралларын җитештерүне туктату, әйләнә-тирәнең терекөмеш парлары белән пычрануына юл куймау мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш. Минамата конвенциясенә кул куйганнан соң, кушылган яклар үзләрендә ратификацияләү процедурасын үткәрергә, табигый мохиттә терекөмеш күләмен чикләү буенча Милли программалар кабул итәргә йөкләмә ала. Конвенция 50 ил ратификацияләгән көннән көченә керә. 2014 елның 16 ноябренә Минамата конвенциясен 128 ил имзалаган. 9 ил ратификацияләгән: АКШ, Джибути, Габон, Гайана, Монако, Уругвай, Лесото, Никарагуа, Гвинея.

Исеме

Конвенция 5 ел әзерләнгән. Исеме Япония шәһәре Минамата исеме белән бәйле. Әлеге шәһәрдә терекөмеш парлары белән пычрану нәтиҗәсендә халыкның сәламәтлегенә зур зыян килгән. Greenpeace мәгълүматлары буенча, ХХ гасырның урталарында шәһәрдә сыек металл парлары белән агулану аркасында 2 000 кеше вафат булган, 10 000 кеше каты авырган.

Россиядә

  • Россия 2014 елның 24 сентябрендә Конвенциягә кушыла. РФ табигатьне саклау һәм экология министры урынбасары Ринат Гыйззәтуллин БМО Генераль Ассамблеясенең 69- сессиясендә Россиянең конвенциягә кушылуы турындагы документка кул куя.[1]
  • 2014 елның июлендә Россия хөкүмәте рәисе Д.А. Медведев РФнең Минамата конвенциясенә кушылуы турындагы карарны [2] имзалый. Россиядә терекөмеш кулланудан этаплап баш тартырга планлаштырыла. Карар нигезендә, стоматологиядә (амальгама), косметика сәүдәсендә һәм сәнәгатьтә (градусниклар, терекөмешле аккумуляторлар, батарейкалар, басым үлчәү приборлары, барометрлар һәм люминисцент лампалар җитешерү) терекөмеш куллану, эшләп чыгару һәм сату тыела.
  • 2018 елга ацетальдегид катализаторы сыйфатында терекөмеш куллану тыелачак, дип фаразлана.
  • 2025 елга терекөмеш кулланып хлор селтесе җитештерү туктатылачак.
  • Россиянең торак пунктларында халыктан кулланылган зыянлы приборларны махсус җыю системасы булдыру — көн кадагындагы мәсьәлә. Әлегә Санкт-Петербург һәм Новосибирскида гына махсус электромобильләрдә шәһәр буенча терекөмешле коралларны җыю оештырылган.

Терекөмешнең зыяны

Теркөмешле кораллар

  • Градусник (терекөмешле термометр). Һәрбер өйдә кулланыла. Градусник ватылса, бердәнбер саклану чарасы — ватылган корал килеп төшкән җирлек өслегеннән аның һәр кисәкчеген җентекләп җыеп алу. Бала уенчыклары, йомшак йорт җиһазы, келәм өслекләренә эләксә, сулыш юлларына эләгү куркынычы зур.
  • Энергия саклаучы лампа (люминесцент лампа). Бу лампалар кыздырма (кыллы) лампаларга караганда электр көчен 4-5 мәртәбә кимрәк куллана, ә яктылыкны шулар хәтле үк бирә. Әлеге лампаларны гомуми чүплеккә ташларга ярамый, махсус контейнерлар куелып, шунда җыеп утильләштерү мөһим.
  • Батарейкалар. Аларның агулы һәм сәламәтлек өчен куркыныч элементлары арасында терекөмеш, кургаш, кадмий, никел, цинк, селте бар.
  • Сабын һәм крем. Аларда терекөмеш тәнне агарту өчен кулланыла. Төп тискәре эффекты — бөерләр эшчәнлегенә куркыныч тудыру. Косметик чаралардагы терекөмеш бетчәләр китереп чыгарырга сәләтле.
  • Барометрлар. Һава басымы үлчәү өчен кулланыла торган әлеге приборларда шулай ук терекөмеш бар. Спиртлы барометрга караганда терекөмешле барометр басымны төгәлрәк үлчи.

Илләр исемлеге

Minamata Convention Ratification Map.svg

Конвенцияне имзалаган һәм ратификацияләгән илләрнең исемлеге. 2014 елның сентябренә[3].

Катнашучы ил Имзалау Ратификация
Анголa 11 октябрь 2013
 Аргентина 10 октябрь 2013
 Әрмәнстан 10 октябрь 2013
 Австралия 10 октябрь 2013
Aвстрия 10 октябрь 2013
Бангладеш 10 октябрь 2013
Беларус 23 сентябрь 2014
 Бельгия 10 октябрь 2013
Бенин байрагы Бенин 10 октябрь 2013
 Боливия 10 октябрь 2013
 Бразилия 10 октябрь 2013
 Болгария 10 октябрь 2013
Буркина Фасо 10 октябрь 2013
Бурунди 14 февраль 2014
Камбоджа 10 октябрь 2013
 Канада 10 октябрь 2013
Үзәк Африка Республикасы 10 октябрь 2013
{{ {{{1 10 октябрь 2013
{{ {1 10 октябрь 2013
 Колумбия 10 октябряь 2013
Комор утраулары 10 октябрь 2013
 Коста-Рика 10 октябрь 2013
Кот д'Ивуар 10 октябрь 2013
 Чехия 10 октябрь 2013
Дания 10 октябрь 2013
Джибути 10 октябрь 2013 23 сентябрь 2014
Доминикан Республикасы 10 октябрь 2013
{{ {{{1 10 октябрь 2013
 Хәбәшстан 10 октябрь 2013
Аурупа Берлеге 10 октябрь 2013
 Финляндия 10 октябрь 2013
 Франция 10 октябрь 2013
Габон байрагы Габон 30 июнь 2014 24 сентябрь 2014
Гамбия 10 октябрь 2013
Гөрҗистан 10 октябрь 2013
 Алмания 10 октябрь 2013
 Юнанстан 10 октябрь 2013
 Гватемала 10 октябрь 2013
Гвинея 25 ноябрь 2013
Гайана 10 октябрь 2013 24 сентябрь 2014
 Маҗарстан 10 октябрь 2013
{{ {{{1 10 октябрь 2013
 Иран 10 октябрь 2013
 Ирак 10 октябрь 2013
 Ирландия 10 октябрь 2013
Исраил 10 октябрь 2013
 Италия 10 октябрь 2013
Ямайка 10 октябрь 2013
 Япония 10 октябрь 2013
Үрдүн 10 октябрь 2013
Кения 10 октябрь 2013
 Кувейт 10 октябрь 2013
Ливия 10 октябрь 2013
Литва 10 октябрь 2013
 Люксембург 10 октябрь 2013
Македония 25 июль 2014
Мадагаскар 10 октябрь 2013
Малави 10 октябрь 2013
Мали 10 октябрь 2013
Мавритания 11 октябрь 2013
Маврикий 10 октябрь 2013
 Мексика 10 октябрь 2013
 Молдавия 10 октябрь 2013
{{ {1 10 октябрь 2013
Монако 24 сентябрь 2014 24 сентябрь 2014
 Марокко 6 июнь 2014
Мозамбик 10 октябрь 2013
Непал 10 октябрь 2013
 Нидерландлар 10 октябрь 2013
Яңа Зеландия 10 октябрь 2013
{{ {{{1 10 октябрь 2013
Нигер 10 октябрь 2013
Нигерия 10 октябрь 2013
{{ {{{1 10 октябрь 2013
Пакъстан 10 октябряь 2013
{{ {{{1 10 октябрь 2013
Парагвай 10 февраль 2014
{{ {1 10 октябрь 2013
 Филипин 10 октябрь 2013
 Румыния 10 октябрь 2013
 Русия 24 сентябрь 2014
Самоа 10 октябрь 2013
Сенегал 11 октябрь 2013
Сейшел утраулары 27 май 2014
Сьерра-Леоне 12 август 2014
Сингапур 10 октябрь 2013
 Словакия 10 октябрь 2013
Словения 10 октябрь 2013
Көньяк Африка 10 октябрь 2013
 Испания 10 октябрь 2013
{{ {{{1 10 октябрь 2013
{{ {{{1 10 октябрь 2013
Танзания 10 октябрь 2013
Того байрагы Того 10 октябрь 2013
Тунис 10 октябрь 2013
Уганда 10 октябрь 2013
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре 10 октябрь 2013
 Бөекбритания 10 октябрь 2013
 АКШ 6 ноябрь 2013 6 ноябрь 2013
{{ {{{1 10 октябрь 2013 24 сентябрь 2014
 Венесуэла 10 октябрь 2013
 Вьетнам 11 октябрь 2013
 Йәмән 21 марть 2014
Замбия 10 октябрь 2013
Зимбабве 11 октябрь 2013

Искәрмәләр

  1. Татар-информ сайтында(үле сылтама)
  2. РФ хөкүмәте карары № 1242-р 07.07.2014
  3. Countries (ингл.). Minamata Convention on Mercury site. UNEP.

Төркемнәр