Муса Җәлил һәйкәле (Минзәлә)
Минзәләдә Муса Җәлил һәйкәле (рус. Памятник Мусе Джалилю в Мензелинске) ― Татарстанның Минзәлә шәһәрендә 1972 елда (яңартылганы 2017 елның 23 ноябрендә) ачылган һәйкәл. Ул күренекле татар шагыйре, Волхов фронтына китәр алдыннан Минзәләдә укыган хәрби журналист, өлкән политрук [1], Советлар Союзы Герое Муса Җәлил (1906―1944) истәлеген мәңгеләштерү максатында куела.
Урыны
Муса Җәлилнең бюсты «Парклар һәм скверларны үстерү» республика программасы буенча яңартыла, Җәлил исемен йөртә торган шәһәр паркында (Карл Маркс ур.) урнашкан (Парк үзе 1935 елда барлыкка килгән, 1998 елга кадәр «Ленин комсомолы исемендәге бакча» булып йөргән[2]). Герой-шагыйрь исемен шулай ук парк янәшәсендә урнашкан Минзәлә педагогика көллияте (М. Җәлил ур., 18) йөртә, герой-шагыйрь 1941 елның ноябрь-декабрь айларында әлеге бинада вакытлыча урнаша, 1941 елның көзендә Курск өлкәсеннән эвакуацияләнгән хәрби-сәяси училищеның тизләтелгән курсларында укый һәм фронтка җибәрелүен көтә[3]. Егермегә якын сугышчан шигыре кергән «Тупчы анты» җыентыгындагы (1942) кайбер әсәрләре беренче мәртәбә Минзәләнең «Ленин байрагы» (1932―1962; 1962―1991 елларда «Коммунизм таңы», хәзерге «Минзәлә») газетасында басыла[4]. Минзәлә педагогика көллияте бинасында татар шагыйренә багышланган мемориаль музей урнашкан (музей 1970 елның 3 мартында ачыла[5]).
Тарих
Муса Җәлил Минзәләдә бик аз яши ― нибары 56 көн (1941 елның 7 ноябре – 1942 елның 1 гыйнвары).
Минзәләдә Җәлилгә беренче һәйкәл (бюст) 1972 елда, укытучыларның традицион август педагогик конференциясе вакытында куела. Авторы ― скульптор, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы Лидия Зимина (1933―2018), Чаллыда Муса Җәлил скульптурасы авторы[6][7].
Минзәләдә Муса Җәлилнең яңартылган бюсты 2017 елның 23 ноябрендә ачыла. Муса Җәлил бюсты Россия хәрби-тарихи җәмгыяте[d] тарафыннан, «Россия даны аллеясы» (рус. Аллея Российской Славы) бөтенроссия проекты җитәкчесе эшмәкәр, меценат Михаил Сердюков, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән куела. Яңа бюст Краснодар краеның Кропоткин шәһәрендә эшләнә[8].
Яңартылган бюстны ачу тантанасында герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы директоры (2012― 2020 елларда) Зилә Вәлиева, шагыйрь-фронтовик Абдулла Алиш нәселеннән, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты Илдар Алишев, район башлыгы Айдар Сәләхов, җәмәгатьчелек вәкилләре, шәһәр мәктәпләре һәм техникумнары укучылары катнаша. М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте студентлары һәм С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары җыелганнар өчен кечкенә театральләштерелгән тамаша әзерлиләр, Җәлил шигырьләрен укыйлар.
Паркка һәм шагыйрьнең бюстына 2020 елда реставрация ясала.
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә театры инициативасы белән, Муса Җәлил исемендәге шәһәр паркында, шагыйрь бюсты каршында, 25 августта ― җәлилчеләрне җәзалау көнендә геройларны искә алу кичәсе үткәрү традициягә әверелә[9].
Искәрмәләр
- ↑ Муса Джалиль и Мензелинский край. cross-kpk.ru [рус.]
- ↑ Татьяна Белякова. Парк именм Мусы Джалиля. multiurok.ru, 17.02.2023
- ↑ Анвар Маликов. Мензелинский портрет Мусы Джалиля. «Идель», 21.02.2021
- ↑ Памятник Мусе Джалилю. tmatic.travel [рус.]
- ↑ Мензелинский мемориальный музей Мусы Джалиля. Официальный сайт Культура.РФ [рус.]
- ↑ Скончалась Лидия Зимина, автор скульптуры «Муса Джалиль» в Челнах. Бизнес-Онлайн, 6.06.2018
- ↑ Памятник Мусе Джалилю. «Карта Памяти», 3.03.2015
- ↑ В Мензелинске новый бюст Джалиля открыла его дочь Чулпан. Татар-информ, 23.11.2017
- ↑ Память джалильцев в Мензелинске. Мензелинский татарский государственный драматический театр имени Сабира Амутбаева, 26.08.2022
Сылтамалар
- Алексей Изморосин. Почтили память поэта-героя. «Республика Татарстан», 23.11.2017 [рус.]
- Молодёжный митинг в парке Мусы Джалиля Мензелинска. Мензелинск в курсе Минзәлә vk.com видео
- Муса Джалиль, жанровая скульптура, Республика Татарстан, Мензелинск, парк Мусы Джалиля.
Әдәбият
- Мәкаләләр
- Лилия Гыйбадуллина. Минзәләдә Җәлил эзләре. «Мәйдан», 2021 ел, март, 136-139нчы бит.