Хәзәр каһанлыгы
Хәзәр каһанлыгы (650—969)[1] — күчмә хәзәр халкы барлыкка китергән урта гасыр дәүләте.
Көнбатыш төрки каһанлыктан аерылып чыга. Кавказ алдындагы, Иделнең түбән һәм урта агымындагы, бүгенге төньяк-көнбатыш Казакъстан территорияләрен, Азак диңгезе буйларын, Кырымның көнчыгыш өлешен һәм Көнчыгыш Аурупаның Днепрга кадәрге далалы һәм урманлы далалы җирләрен идарәсе астында тота торган була.
Дәүләтнең үзәге бүгенге Дагстанның диңгез буе җирләрендә урнашкан була, соңрак Иделнең түбән агымына күчә. Идарә итүче элитаның бер өлеше яһүд динендә була. Озак вакыт Хәзәр каһанлыгы Кавказ арты төбәгендә хакимлек өчен көрәштә Гарәп хәлифәлеге белән көндәшлек итә. Берникадәр көнчыгыш славян кабилә берлекләре хәзәрләрдән сәяси бәйлелектә булган.
Тарих
Иртәнге чор тарихы. VI гасыр
Баштарак хәзәрләр Халыкларның бөек күчеше барышында Азиядән күчеп килгән күп санлы күчмә кабиләләрнең берсе була. Алар борынгы төрки телләрнең берсендә сөйләшкәннәр[2] һәм, булган мәгълүматларга караганда, угыр төркеменә кергән кабиләләргә карыйлар, беренчеләре Европага 463 елда килеп чыккан дип исәпләнә[3]. Хәзәрләр хакында иң беренче ышанычлы хәбәр булып Псевдо-Захарий тарафыннан 555 елда санап үтелгән Халыклар исемлегендә телгә алынуы санала[4]. Аларның Европадагы ватаны сыйфатында чыганакларда хәзерге Дагыстанның тигезлек өлешендә урнашкан Берсилия өлкәсе күрсәтелә[5].
VI йөзнең беренче яртысында хәзәрләр савирлар берләшмәсе йогынтысында булалар, аларның гаскәрләре составында Кавказ аръягына уңышлы һөҗүмнәр ясыйлар. Төбәкнең хуҗасы булган Сасанид Ираны бу һөҗүмне авырлык белән кире кага. Хөсрәү Ануширван шаһ вакытында (531-579) фарсылар мәшһүр Дербент ныгытмаларын төзиләр. Ныгытма Каспий диңгезе белән Кавказ таулары арасындагы тар юлга киртә була, ләкин күчмә халыклар һөҗүменнән коткару чарасы була алмый. Традиция буенча Хөсрәүгә Дагыстандагы булачак хәзәр шәһәрләрен — Бәләнҗәр белән Сәмәндәрне төзелешен язалар. Ике пункт та башта шул исемдәге кабиләләрнең үзәкләре булган. Сәмәндәргә, мөгаен, аварларга тугандаш забендер кабиләсенең катнашы булгандыр, алар савирлар артыннан хәрәкәт итеп, Кавказ аша 550-нче елларда үткәннәр[6].
562 елда савирлар Иран тарафыннан тар-мар ителәләр һәм хәзәрләрнең бер өлеше белән бергә Кавказ аръягына күчәләр. Савир берлегеннәнбер бер кечкенә өлеше Дагыстанда яшәвен дәвам итә, анда ул «Һуннар» исеме астында билгеле була[7].
Хәзәрләрнең югары күтәрелүе Төрки каһанлыгы тарихы белән бәйле. Хәзәр хакимнәре, мөгаен, аның хакимнәре белән туганлык мөнәсәбәтләрендә булганнардыр. Ашина нәселеннән булган каһан җитәкчелегендәге Алтай төркиләре 551 елда гаять зур империя төзиләр, ул тиздән Көнчыгыш һәм Көнбатыш өлешләргә бүленә. VI гасырның 2 нче яртысында Көнбатыш Төрки каһанлыгының орбитасы Каспий-Кара диңгез алды далаларына барып җитә һәм барлык җирле берләшмәләр аның өстенлеген танып кабул итәләр[8].
Кавказ арты һәм Кара диңгез буенда экспансия. VII гасыр
Хәзәрләр әһәмиятле хәрби көч буларак беренче тапкыр 602-628 еллардагы Иран-Византия сугышы белән бәйле рәвештә телгә алына. анда Хәзәр хакиме Җәбукаһан Иранга каршы юнәлтелгән Төрки-Византия берлегенең төп әйдәманы була. 627 елда хәзәр гаскәре Кавказ Албаниясен талый һәм, византиялеләр белән кушылып, Тбилисины штурмлый[9].
630 елдан үзара күпсанлы бәрелешләр Көнбатыш Төрки каһанлыгының таркалуына китерә. Нәтиҗәдә, аның перифериясендә Көнчыгыш Европа далаларында ике яңа сәяси берәмлек барлыкка килә. 632 елда Кара диңгез буенда Кубрат хан нигез салган Бөек Болгар иле, ә Каспий буе җирләрендә Хәзәр каһанлыгы барлыкка килә.
Хәзәрләр башта үзләрен берничек тә күрсәтмиләр, ә Болгар берләшмәсе көчле сәяси көчкә әверелә, әмма бу чәчәк ату кыска вакытлы була. Кубрат үлгәннән соң Болгар урдасы аның уллары арасында бүлгәләнә. Хәзәрләр моннан файдалана һәм 660 нчы еллардагы бәрелеш нәтиҗәсендә,болгарларның Аспарух хан җитәкчелегендәге бер өлеше Дунай аръягына күчеп китә һәм хәзерге Болгариягә нигез сала, ә калган өлеше хәзәрләр хакимиятен таный[10]. Күрәсең, бу вакыйгадан соң Хәзәр хакиме күчмә иерархиядә иң югары каһан титулын кабул итә[11]. VII гасыр ахырына хәзәрләр Кырымның дала өлешен, Азов буе һәм Төньяк Кавказның зур өлешен контрольдә тотканнар. Аларның Иделдән көнчыгышка таба далаларны никадәр контрольдә тотуы аңлашылып бетми (бу төбәкнең тарихы язма чыганакларда азрак яктыртылган). Әмма, һичшиксез, Хәзәр гегемониясенең тарихи нәтиҗәсе булып күчмә халыкларның Азиядән Европага күчеше туктап тора, бу көнчыгыш славян кабиләләре һәм Үзәк Европа халыклары өчен уңай нәтиҗә бирә[12].
Бу чорда хәзәрләрнең игътибары Кавказ аръягына юнәлтелә, андагы игенчелек дәүләтләре күчмә халыкларга бай табыш чыганаклары вәгъдә итә. Анда бәреп керү ике юл белән башкарылган: Дербент аша — Кавказ Албаниясенә, Әрмәнстанга һәм алга таба Иранга. сирәгрәк аланнар территориясендә урнашкан һәм Грузиягә алып баручы Дарьяль тарлавыгы аша. Төбәктә хәзәрләрнең йогынтысы шулкадәр зур булган ки, кайбер Көнчыгыш телләрдә Каспий диңгезе «Хәзәр» исеме алган[13].
Сасанид Иран урынында Гарәп хәлифәлеге барлыкка килгәч, хәзәрләр экспансиясе каршы һөҗүмгә юлыга, Аның гаскәрләре Гөрҗистан һәм Кавказ Албаниясен басып алалар, шуннан соң 653 елда Дербент артына чыгалар һәм Бәләнҗәргә һөҗүм итәләр. Бәрелеш Гарәп гаскәренең тар-мар ителүе һәм аның юлбашчысы Салман ибн Рабиның һәлак булуы белән тәмамлана[14].
Эчке фетнәләр аркасында алдагы дистә елларда Хәлифәт төбәк өстеннән контролен югалта. Хәзәрләр бу вакытта Кавказ Албаниясеннән ясак җыялар һәм берничә һөҗүм ясыйлар, шуларның иң зурысы 685 елда була. Әлеге бәрелешләрдә Гөрҗистан, Әрмәнстан һәм Албания хакимнәре[15], шулай ук Мосул янында тар-мар ителгән Гарәп әмирләренең берсе һәлак була[16].
Гарәпләр белән сугыш. VIII гасыр
Хәлифәлектә өмәгыйяләр (омейяды) династиясе урнашу белән, гарәпләр бер үк вакытта берничә юнәлештә: көнбатышта вестготларга, көнчыгышта төркиләргә һәм төньякта византиялеләргә һәм хәзәрләргә каршы яуга кузгала. Бу юлы гарәпләр Кавказ аръягында ныклап урнашалар һәм VIII йөз башында тукталмаган гарәп-хәзәр сугышлары башланып китә. Вакыт-вакыт бер-берсенең территориясенә тирән рейдлар ясыйлар. Хәзәр каһанлыгы Кече Азиядә Хәлифәлеккә каршы оборона тоткан Византия белән берлектә эш итә. 717-718 елларда гарәпләр Константинопольне басып алганнан соң, хәзәрләр, Кавказ Албаниясенә[17] һәм Азәрбайҗанга[18] бәреп кереп, аларның көчләренең бер өлешен үзләренә тартканнар. 730 ел ахырында хәзәрләрнең иң зур һөҗүме була. Аның белән каһан улы Бәрҗил җитәкчелек итә. Иранның Ардебиль шәһәре һөҗүмгә дучар була. 25 меңлек гарәп гаскәре тар-мар ителә, хәлифәлекнең югары дәрәҗәле гаскәр башлыкларыннан берсе Җәррах һәлак була. Аерым хәзәр отрядлары Диярбакырга һәм Мосул тирәләренә кадәр барып җитәләр[19]. Ләкин яңа ел башына инде Сәид Әл-Хараши җитәкчелегендәге яңа гарәп гаскәре (соңрак аны Маслама алмаштыра, нәкъ менә ул ун ел элек Византия башкаласын камап алган була) хәзәрләрне бөтен яулап алган позицияләреннән куып чыгара һәм сугышлар каһанлык территориясенә күчә. Сугыш 732/733 елларда дәвам итә, хәзәр каһаны Дербент янындагы сугышта яралана. Стратегик ныгытма өстеннән контроль тулысынча гарәпләргә күчә.
737 елда гарәп гаскәр башлыгы Мәрвән ибн Мөхәммәд (булачак хәлиф) 150 меңлек гаскәр белән берьюлы Дербент һәм Дарьял аша кинәт кенә Хәзәр җирләренә бәреп керә. Гаскәрләр Хәзәр башкаласы Сәмәндәрне штурмлап алалар һәм каһан ставкасы урнашкан Әл-Бәйдә шәһәренә барып җитәләр. Каһан һәм аның гаскәрләре үз биләмәләренең эченәрәк яшеренә. Алар артыннан куып, гарәпләр төньякка, элеккегә караганда да эчкәрәк: «славян елгасына», мөгаен Донга яисә Иделгә кадәр барып җиткәннәрдер[20]. Хәзәр гаскәре тар-мар ителә, һәм каһан солых сорый. Тәхетне саклап калу бәрабәренә ул ислам динен кабул итәргә вәгъдә итә, ләкин бу процедура номиналь булган булса кирәк[21].
Хәзәрия бәйсезлеген саклап кала, ә гарәпләр Төньяк Кавказдан китәләр. Озакламый Хәлифәлектә яңадан фетнә куба. Хакимияткә анда габбаслылар династиясе килә, ул төньякка таба экспансияне дәвам итүдән баш тарта. Шулай итеп, Хәзәр каһанлыгы Гарәп экспансиясеннән Көнчыгыш Европаны саклап кала һәм Византиягә басып калырга ярдәм итә[22].
VIII гасырның 2 нче яртысында, егерме биш еллык тәнәфестән соң, хәзәрләр Кавказ аръягына тагын ике һөҗүм ясап карыйлар: 762-764 һәм 799 елларда. 780 елларда алар Византиядән бәйсезлек игълан иткән Абхазия хакиме Леон ІІ-гә ярдәм итәләр[23]. Шуннан соң алар төбәк эшләренә тыкшынмый.
Гарәпләр һөҗүменең геосәяси нәтиҗәсе булып, хәзәр халкының Кавказның куркыныч чиктәш районнарыннан эчке районнарга — алан кабиләләре урнашкан Дон һәм Идел буена күчеп китүе күзәтелә. Иделнең түбән агымында яңа хәзәр башкаласы — Итил барлыкка килә, ул тиздән эре сәүдә үзәгенә әверелә. Дагыстан үзенең иске башкаласы Сәмәндәр белән, үзәк өлкә булудан туктап, Хәзәр каһанлыгының көньяк читенә әйләнә. Мөгаен, шушы ук процесслар нәтиҗәсендәдер, Урта Идел буенда һәм Кама буенда болгарлар һәм савирлар (суарлар) барлыкка килә, монда IX гасырда Идел буе Болгары барлыкка килә. Игътибарларын төньякка юнәлтү белән еш кына Көнчыгыш славяннар өстеннән хәзәр гегемониясен урнаштыруны бәйлиләр, гәрчә бу вакыйганың датасы турында төгәл мәгълүматлар булмаса да[24].
Византия белән мөнәсәбәтләр. VIII гасыр
Кырым ярымутравындагы Византия биләмәләре белән күршелек хәзәрләрнең Империянең эчке сәясәтендә катнашуына китергән. 704 ел тирәсендә Ибузир Гляван каһанга Херсонеста сөргенгә җибәрелгән тәхеттән төшерелгән император Юстиниан II ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Каһан аңа сеңлесен хатынлыкка бирә һәм ярдәм итәргә вәгъдә итә, ләкин соңыннан гамәлдәге император тәэсире астында үз карарын үзгәртә һәм үтерергә боера. Юстинианга Дунай болгарлары хакимияткә кайтырга ярдәм итәләр. Баштарак аның хәзәрләр белән мөнәсәбәтләре дустанә булып кала, һәм каһан Константинопольдә була, анда аны хөрмәт белән кабул итәләр[25]. Чукынганда Феодора исемен алган хәзәр хатыныннан Юстинианның улы туа, бала шунда ук хакимдәш итеп игълан ителә. Юстинианның ачуыннан куркып, Херсонес халкы үз теләкләре белән хәзәрләр канаты астына күчә, һәм шәһәрдә үзидарәне саклап, хәзәр наместнигы тудун пәйда була. Шәһәр халкының куркулары раслана: 710 елда Юстиниан Херсонесны басып ала, җирле түрәләрне җәзалап үтерә, ә тудунны әсир итеп Константинопольгә җибәрә. Юстинианның алдагы планнарыннан куркып, Кырымның башка шәһәрләрендә яшәүчеләр каһанга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. 711 елда ул Византия гаскәренең Херсонесны тар-мар итүен туктата. Нәтиҗәдә Юстиниан яңадан бәреп төшерелә, ә император Хәзәр каһанлыгы ярдәме белән Вардан Филлипик була[26].
Ике дәүләт арасындагы союздаш мөнәсәбәтләр 732 елда Византия тәхетенең варисы (булачак Константин V) Вирхор каһан кызы принцесса Чичак (чукындырганда исеме Ирина) арасында никах белән ныгытыла[27].
787 елда хәзәрләр Готиядә (Таулы Кырым өлкәсе) баш күтәрүне бастыралар, аны башлап җибәрүчене — җирле епископ Иоанны төрмәгә утырталар[28]. Хәзәрләрнең Кырым өстеннән контрольне IX гасырның уртасына кадәр саклый, ә Тамань һәм Керчь бугазы тирәсендәге зона каһанлык җимерелгәнчегә кадәр алар контролендә кала[29].
Яһүд динен кабул итү һәм Буланилар династиясенең күтәрелүе. VIII гасыр уртасы — IX гасыр башы
Хәзәр каһанлыгы тарихы өчен мөһим фактор булып ул контрольдә тоткан территориядә, шул исәптән хәзәрләрнең туган җирендә — Дагыстанда — яһүд общиналары яшәве билгеле[30]. Якынча 740 елда Хәзәр гаскәр башлыкларының берсе — Булан яһүд диненә күчә[31]. IX гасыр башында Буланның дәвамчысы Обадия каһаннан соң икенче постны ала һәм реаль хакимиятне үз кулына туплый. Шул вакыттан Хәзәрдә икеле идарә системасы урнаша[32], аның карамагында илне иске патша нәселеннән булган каһаннар җитәкләвен дәвам итә, ләкин чын идарә алар исеменнән буланид нәселеннән булган бәкләр (патшалар) тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мөгаен, яңа тәртип урнаштыру үзара бәрелешләр аша баргандыр. Каварлар дип йөртелгән хәзәрләрнең бер өлеше идарә итүче династиягә каршы баш күтәрә һәм фетнә басылганнан соң венгрларга күчә. Обадиянең улы Езекия һәм оныгы Манассия аз идарә итеп калалар һәм тәхетне Обадиянең энесе Хануккага тапшырып өлгермиләр[33].
Каһанлык IX гасырда
Шул вакыттан хәзәрләрнең сәясәте басып алу походларыннан халыкара транзит сәүдәсен үстерүгә юнәлдерелә. Ләкин каһанат өчен тышкы сәяси вәзгыять бик үк уңышлы булмый. IX гасырда Халыкларның Бөек күчешенең яңа дулкыны башлана, һәм Азиядән яңа күчмә халыклар дулкыны Идел аша чыга башлый. Иделнең көнбатыш ярына куып чыгарылган беренче халык венгрлар була. 830 нчы елларда алар Төньяк Кара диңгез буена барып утыралар[34]. Бу процесста хәзәрләрнең позициясе ни дәрәҗәдә ирекле яки мәҗбүри булуы билгесез, әмма венгрлар аларның сюзеренитетларын таный. Венгр юлбашчысы Лебедий Хәзәр каһаны тарафыннан раслана һәм затлы хәзәр кызына өйләнә. Шуннан соң венгрлар хәзәр сугышларында катнашалар[35]. 889 елда венгрлар (этник яктан [әзәр каварларның өч ыругын да кертеп) Паннониягә бәҗәнәкләр тарафыннан кысрыклана, аларны, үз чиратында, угызлар, ә угызларны кыпчаклар кысрыклый. Нәтиҗәдә хәзәрләр беренче тапкыр Кара диңгез далаларында контрольләрен югалталар. Хәзәр патшаларының вакыт-вакыт бәҗәнәкләргә һәм угызларга яу чабулары билгеле[36]. IX гасыр ахыры «Хәзәр дөньясы»ның — далада чагыштырмача тотрыклылык чорының — баюы дип санала.
Борынгы рус дәүләте формалашу белән хәзәрләрнең яңа дошманы барлыкка килә. 839 елгы чыганакларда беренче тапкыр телгә алынган рус каһанлыгы турындагы мәсьәлә җитәрлек дәрәҗәдә аңлаешлы түгел[37]. Каһан титулын соңрак Киев кенәзләре йөрткән, ә аның IX гасырда кулланылуы, гадәттә, хәзәрләр белән тигезлеккә дәгъва буларак бәяләнә. Ничек кенә булмасын, Көнчыгыш Европага үтеп кергән варяг дружиналары хәзәрләрнең славян кабиләләре өстеннән гегемониясен уңышлы дәгъвалый башлыйлар. поляннар (864), северяннар (884) һәм радимичлар (885) хәзәрләрдән азат ителәләр[38].
Хәзәрләр, килеп чыккан кыенлыкларга җавап итеп, Византия ярдәме белән төньяк-көнбатыш чикләрендә бер-бер артлы ныгытмалар коралар. 834 ел тирәсендә каһан белән бәк император Феофилга Саркел ныгытмасын төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәлә[39]р. Крепость Донның сул ярында урнаша һәм төбәктә хәзәрләрнең төп ныгытмасына әверелә. Археологик мәгълүматлар буенча, Саркелдан тыш, Дон кушылдыклары буенча шундый ук ныгытмалар челтәре төзелгән була[40].
Хәзәр һәм Гарәп хәлифәлеге мөнәсәбәтләре яхшыра. 840 нчы елларда хәзәрләргә ике гарәп илчелеге килә. Беренчесен атаклы галим Әл-Харәзми[41], икенчесен сәяхәтче Сәллам Әт-Тәрҗеман җитәкли[42]. 850 елларда хәзәрләрнең гарәпләр белән соңгы бәрелеше була. Хәлифәлекнең Кавказ арты биләмәләре бу вакытта фетнә белән капланган була, аны бастыру өчен гарәп гаскәр башлыгы Өлкән Буга (чыгышы буенча хәзәр) җибәрелә. Кахетиядә яшәүче санарий тау кешеләре хәзәрләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр[43]. Буга алан һәм хәзәрләргә яу чаба һәм алардан ясак ала, ләкин соңыннан Грузиядән чакыртып алына, чөнки хәлиф аның хәзәр чыгышлы булуыннан һәм ырудашлары белән сүз куешуыннан курка[44].
Хәзәр белән Византия арасындагы мөнәсәбәтләр яңадан вакытлыча яхшыра. 861 елда Хәзәриягә Константин Философ (изге Кирилл) җитәкчелегендәге Византия илчелеге килә[45].
IX гасырның ахырында — X гасырның 1 нче яртысында Хәзәр каһанлыгы көчсезләнә, ләкин өйрәтелгән гаскәр һәм оста дипломатия аркасында йогынтылы дәүләт булып кала бирә. Хакимнәр өч зур көч арасында: Византия (союздаш мөнәсәбәтләрдә кызыксынуын югалткан), күчмә халыклар һәм Русь арасында җайлашу сәясәте алып баралар. IX гасыр ахырында Вениамин патша идарә иткәндә Хәзәр дәүләтенә каршы Византия оештырган бәҗәнәкләр, кара болгарлар һәм башка күчмә кабиләләрдән торган коалиция оеша. Хәзәрләр аны аланнар ярдәмендә тар-мар итәләр[46]. Икенче патша Аарон вакытында Византия хәзәр-алан союзын җимерүгә ирешә һәм хәзер хәзәрләр күчмә юлбашчыларның берсе ярдәмендә аланнарны җиңгәннәр. Алан патшасын әсирлеккә төшерәләр, ләкин хөрмәт белән кабул итәләр. Ул кызын Ааронның улы Иосифка бирә[47].
Каһанлыкның таркалуы. X гасыр
Руслар ягыннан янау билгеле бер вакытка кадәр хәзәрләр тарафыннан Кавказ артына уңышлы юнәлдерелә. 913/914 елларда хәзәрләр табыш өлеше хисабына русларның флотын Каспий диңгезенә үткәрәләр, ә сирәгәйгән гаскәр кире кайткач, аңа һөҗүм итәләр һәм кыралар [48]. 939 елда рус юлбашчыларының берсе — Хельг (бәлки, Кенәз Олег)[49] Византия басымы белән Тамань ярымутравындагы Самкерц[50] хәзәр заставасына һөҗүм итә. Гаскәр башлыгы Песах җитәкчелегендәге хәзәр гаскәре русларны тар-мар итә һәм Кырымда Византия биләмәләрен талый[51]. Бу җиңелүдән соң руслар коралларын Византиягә таба боралар (941). Ә аннары кабат Кавказ аръягына рейд ясыйлар (944). Гади талау белән озатылган үткән һөҗүмнән аермалы буларак, бу юлы руслар территорияләрне планлы яулап алуга күчәләр, ләкин бу омтылыш уңышка ирешми[52].
Хәзәрия өчен уңайсыз вәзгыять хәлифәлек урынында бәйсез Ислам әмирлекләре барлыкка килгән Көньяк чиктә дә барлыкка килгән. X гасыр башына бөтен Көньяк Каспий буе Саманидлар дәүләте составына Берләшкән була. Яңа держава исламны актив алып баручыга әверелә. Аның йогынтысы астында ул Урта Азиядәге угызлар һәм карлуклар арасында, аннары Идел буе Болгарында да тарала башлый. Хәзәр дәүләте ислам чолганышында кала, бу исә бәкләр сараенда көчле ислам фиркасе булу сәбәпле икеләтә куркыныч була. 901, 909 һәм 916 елларда хәзәрләр җирле Дагыстан берләшмәләре белән берлектә Дербентка берничә поход ясыйлар[53]. Мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләр каһанлык җимерелгәнче тыныч кала, ә аннан соң Саманиларның вассалы Харәзем хәзәрләрне берникадәр вакытка үзенә буйсындыра[54].
Таулы Дагыстанда Сарир дәүләте көчәя. Аның халкы христиан динен тота, ә гарәп чыганакларында хакимне кайчак таулар каһаны дип йөртәләр. Сарирлар Хәзәр иленә яу чабалар[55].
Динамик үсештә булган Идел буе Болгар дәүләте дә хәзәрләр хакимлегеннән котылырга омтыла. Аның хакимнәре, диндәшләренең ярдәменә өметләнеп, исламга күчәләр. 922 елда бу илгә Багдад хәлифәсе илчесе Ибн Фадлан килә[56].
ҮТаркалыр алдыннан, Хәзәр каһанлыгы Корд хәлифәлеге белән мөнәсәбәтләр төзи. Соңгысының министры Хәсдәй Ибн Шапрут һәм Хәзәр патшасы Иосиф хатлар алышалар. Иосифның сакланып калган хатыннан (961 ел тирәсе) күренгәнчә, ул үз илен һәлакәт хәлендә дип санамый һәм үзен һаман да Харәземнән алып Донга кадәрге җирләрнең хакиме итеп күрә.
Хәзәриянең һәлак булуында хәлиткеч рольне Борынгы рус дәүләте уйный. 964 елда кенәз Святослав Игоревич хәзәрләргә бәйле соңгы славян кабиләсен — вятичларны азат итә, ә 965 елда каган җитәкчелегендәге Хәзәр гаскәрен тар-мар итә һәм Саркелны басып ала, ул шул вакыттан русларның Белая Вежа шәһәренә әверелә. Күрәсең, шул ук вакытта Самкерц (Тмутаракань) да яулап алына. Аннары, шул ук 965 яки, башка мәгълүматлар буенча, 968 / 969 елда руслар, угызлар белән берлектә эш итеп, Итил һәм Сәмәндәрне тар-мар итәләр[57]. Бу момент бәйсез Хәзәр дәүләтенең ахыры булып санала[58].
Берникадәр вакыт руслар Иделнең түбән агымында хакимлек иткәннәр, күрәсең. Бу вакытта Итил халкы һәм патша сарае Каспий диңгезе утрауларына һәм Мангышлакка яшеренәләр[59]. 980 елларда руслар киткәч, Хәзәр хакиме Харәземнән ярдәм ала (Ширванның башка мәгълүматлары буенча) һәм башкалага кайта. Ярдәм өчен алмашка хәзәрләрнең зур өлеше исламга күчә, соңрак (чираттагы ярдәмнән соң) моны патша үзе дә эшли[60]. 985 елда кенәз Владимир хәзәрләргә яңа поход ясый һәм аңа ясак сала[61]. 986 ел тирәсендә рус елъязмасында Хәзәр дәүләте яһүдләренең Владимир янына үз диннәрен тәкъдим итү максаты белән илчелек килүе турында хәбәр ителә[62].
Хәзәрләр турында соңгы искә алулар. XI—XII гасырлар
Хәзәр дәүләтенең алдагы тарихы аермачык күзәтелми, үзәктә һәм элеккеге провинцияләрдә аерым яши. Кайбер мәгълүматлар буенча, XI йөздә Итил хәрабәләр эчендә була[63]. Идел хәзәр иле XI йөз уртасында чираттагы күчеш дулкыны — кыпчаклар хәрәкәте вакытында тәмам юкка чыгарыла[64]. XII гасырда Иделнең түбән агымында Итил урынында Саксин шәһәре тора, анда яшәүчеләр арасында хәзәр-мөселманнар искә алына, әмма төп халыкны угызлар тәшкил итә[65]. Дагъстанда хәзәрләрнең әһәмиятле роле турында чыганакларда телгә алынмый[66]. 1064 елда өч мең хәзәр гаиләсе Кавказ аръягына күчеп китә[67]. Дон буе (Саркел) һәм Кара диңгез буендагы хәзәрләр XII гасыр башына кадәр яшәгән рус Тмутаракань кенәзлеге хакимлегенә эләгәләр. Хәзәр отрядлары Мстислав Владимировичның абыйсы Ярославка каршы 1024 елгы сугышы вакытында аның гаскәрләре составына керәләр[68]. Соңгы тапкыр рус елъязмасында хәзәрләр 1079 һәм 1083 елларда кенәз Олег Святославич белән бәйле хәлләрдә телгә алыналар, аны алар әсир итеп Византиягә бирәләр[69]. Хәзәр-яһүдләрнең Үзәк Европа илләренә миграциясе турында аерым дәлилләр билгеле, алар анда ашкенази яһүдләре составына керәләр. Әмма популяр әдәбиятта аларның Европа яһүдлегенә зур өлеш кертүе турындагы версия фактлар белән расланмый[70].
Каһанлык җимерелгәннән соң, Кара диңгез һәм Каспий буе далалары күчмә халыклар хакимлегенә эләгә. Идел буенда өстенлек Идел Болгарына, ә Төньяк Кавказда Аланиягә күчә. Бер хакимлек астында бу территорияләр бары Алтын Урда составында гына берләштерелә.
Варислар
Соңгы тикшерүләр буенча хәзәрләрдә R1a-Z93 ДНК һаплотөркеме табылган (казу эшләре хәзәр курганнарында үткәрелгән), әлеге ДНК һаплотөркеме күбесенчә татарларда, карачай-балкарларда, башкортларда, пуштуннарда, кыргызларда очрый, бүгенге яһүдләрдә очрамый. Шулай итеп, хәзәрләрнең Көнбатыш Төрки каһанлыгыннан чыкканы һәм заманча татар-башкорт, карачай-балкар кардәшлеге исбатланган [71].
Искәрмәләр
- ↑ Golden P. B. Khazar studies: achievements and perspectives // The World of the Khazars: New Perspectives. — Leiden — Boston, 2007. — P. 7.
- ↑ Erdal M. The Khazar Language // The World of the Khazars. — Leiden — Boston, 2007. — P. 75—107, русский перевод Эрдаль М. Хазарский язык // Хазары, сб. статей. — М., 2005. — С. 125—139; Хазарский язык // БСЭ. Т.29. — С. 163—164.
- ↑ Golden P. B. An Introduction to the History of the Turkic Peoples. — Wisbaden, 1992. — P. 92
- ↑ Пигулевская Н. В. Сирийский источник VI в. о народах Кавказа // Вестник древней истории. — № 1. — М., 1939; Новосельцев А. П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. М., 1990. — С. 32
- ↑ Артамонов М. И. История хазар. — СПб., 2001. — С. 182—183,186; Новосельцев А. П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. — М., 1990. Гл.3.3. — С. 79; Первоисточники сведений: Феофан, Никифор, ал-Белазури, Михаил Сирийский.
- ↑ Племя забендер упоминает византийский историк Феофилакт Симокатта (Артамонов М. И. История хазар. — СПб., 2001. — С. 197—198). Возможно, часть авар проникла в Горный Дагестан, составив правящий слой в государстве Сарир и дав имя народу аварцев. Авары были первым кочевым объединением в Европе, чей правитель носил титул кагана. В Паннонии ими был создан Аварский каганат (568—796). Последний раз упоминаются в источниках в 822 году.
- ↑ В оригинале «хоны». Упоминаются армянскими источниками до 1-й пол. VIII в.
- ↑ Артамонов М. И. История хазар. — СПб., 2001. — С. 193.
- ↑ Артамонов М. И. Очерки древнейшей истории хазар. — Л., 1936. — С. 50—79. Наиболее подробное описание кампании содержится в труде Мовсеса Каланкатваци «История страны Алуанк». Дополнительные сведения есть в византийских и грузинских источниках.
- ↑ Столкновение описано в «Еврейско-хазарской переписке» (письме Иосифа), византийских источниках («Летопись» Феофана;«Краткая история» Никифора) и «Армянской географии». Согласно болгарской «Апокрифической летописи» XI века, Аспарух († ок. 700) погиб в битве с хазарами на Дунае. Артамонов М. И. История хазар. — СПб., 2001. — С. 240—244; Атанасов Г. Болгаро-хазарская граница и болгаро-хазарская враждебность с конца VII и до середины IX века // Българи и хазари през Ранното средновековие / Ред. Ц. Степанов. — София, 2003. — С. 92—113 (С.5)
- ↑ Цукерман К. Хазары и Византия: первые контакты // МАИЭТ. — Вып. VIII. — 2001. — С. 328—329.
- ↑ Артамонов М. И. История хазар. — СПб., 2001. — С. 330—331.
- ↑ В средневековом арабском, в современных персидском, турецком, азербайджанском и др. языках.
- ↑ Новосельцев А. П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. — М.,1990. — C. 102. Точная дата первого арабо-хазарского столкновения не ясна, из-за противоречивых данных источников. В пользу 652/653 года свидетельствуют ал-Куфи, ал-Йакуби и Ибн ал-Асир. С ними согласуется дата 653/654 у армянского автора Себеоса. В то же время в самом раннем среди арабских источников описании Халифы ибн Хаййата называются даты 649/650 и 651/652, а у ат-Табари говорится о двух походах на Беленджер, первый из них отнесён к 642/643 году. Гараева Н. Г. К проблеме распространения ислама на территории России (анализ арабских источников) // Ислам в Среднем Поволжье: история и современность. Очерки. — Казань, 2001. — С. 6—22.
- ↑ Артамонов М. И. История хазар. СПб., 2001. — С. 265; Шагинян А. К. Армения и страны Южного Кавказа в условиях византийско-иранской и арабской власти. СПб., 2011. — С. 146. Основной первоисточник сведений: Гевонд «История халифов».
- ↑ О том, что хазары в 685/686 году успешно сразились с арабами поблизости от Мосула, сообщает Халифа ибн Хаййат. Шагинян А. К. Армения и страны Южного Кавказа в условиях византийско-иранской и арабской власти. СПб., 2011. — С.146; Гараева Н. Г. К проблеме распространения ислама на территории России (анализ арабских источников) // Ислам в Среднем Поволжье: история и современность. — Очерки. Казань, 2001. — С. 18.
- ↑ Албания (арабское название — Арран) наряду с Арменией (арабское название — Арминийа), Грузией (Картли, арабское название — Джурзан) и Прикаспийскими областями входила в провинцию Арминийа в составе Северного наместничества Арабского халифата. Столица провинции находилась в городе Двин, с сер. VIII века — в Бердаа.
- ↑ Азарбайджан — провинция в составе Северного наместничества Арабского халифата со столицей в городе Марага. Занимала территорию совр. Иранского Азербайджана. На севере по реке Аракс граничила с провинцией Арминийа, на востоке — с провинцией ал-Джазира (столица Мосул).
- ↑ Артамонов М. И. История хазар. — СПб., 2001.— С. 294. Наиболее подробный первоисточник — хроника ал-Куфи. Информация о кампании имеется в армянских (Мовсес Каланкатваци) и византийских (Феофан) источниках, а также в письме хазарского царя Иосифа. В последнем источнике взятие Ардебиля связывается с подвигами полководца Булана — будущего родоначальника династии беков. Согласно Халифе ибн Хаййату, генеральное сражение при Ардебиле состоялась 8 декабря 730 года.
- ↑ Артамонов М. И. История хазар. — СПб., 2001. — С. 304, 308—310; Калинина Т. М. Ал-хазар и ас-сакалиба: контакты. Конфликты? // Хазары, сб. статей. — М., 2005. — С. 106—107; Лобанова-Гулак М., Тортика А. «Река славян» (Нахр-ас-Сакалиба) в системе географических реалий Восточной Европы: по данным средневековых мусульманских авторов // Іслам і Україна: роботи учасників Першого Всеукр. ім. А. Кримського конкурсу ісламознав. дослідж. молодих учених / Іслам. громад. культ. центр м. Києва. — К., 2005. — С. 155—174.
- ↑ Об обещании кагана принять ислам после поражения 737 г. сообщается не во всех источниках. О каких-либо фактах, подтверждающих, что переход состоялся, в дальнейшем ничего не известно. Новосельцев А. П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. — М., 1990. — С. 148. (гл. 4.5); Гараева H. Г. О дате принятия ислама хазарами // Языки, духовная культура и история тюрков: традиции и современность. Труды международной конференции. — Т. 3. — М., 1997.
- ↑ Dunlop D. M. The History of the Jewish Khazars. — New Jersey, 1954. — P. 87; Артамонов М. И. История хазар. — СПб., 2001. — С. 310—311.
- ↑ Новосельцев А. П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. — М., 1990. — С. 191; Источник сведений: Летопись Картли.
- ↑ Новосельцев А. П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. — М., 1990. — С. 202.
- ↑ Упоминание о визите кагана в Константинополь содержится в Анонимной византийской хронике.
- ↑ Артамонов М. И. История хазар. — СПб., 2001. — С. 273—280. Основные первоисточники: «Летопись» Феофана, «Краткая история» Никифора.
- ↑ Моравчик Ю. Происхождение слова tzitzakion // Seminarium Kondakovianum. — Прага, 1931. — Т. IV. — С. 69—76.
- ↑ Артамонов М. И. История хазар. — СПб., 2001. — С. 348—353; Сорочан С. Б. «Дело» епископа Иоанна Готского в связи с историей византино-хазарских отношений в Таврике // Хазарский альманах. — Т. 2. — К. — Харьков — М., 2004. — С. 77—98; Могаричев Ю. М., Сазанов А. В., Шапошников А. К. Житие Иоанна Готского в контексте истории Крыма «хазарского периода». — Симферополь, 2007.
- ↑ Тортика А. А. Боспор Киммерийский в хазарское время: по данным арабо-персидских и хазаро-еврейских авторов // Боспор Киммерийский и варварский мир в период античности и средневековья. (Материалы IV Боспорских чтений). Керчь, 2003; Плетнёва С. А. Хазары. — М., 1976. — С. 68.
- ↑ Артамонов М. И. История хазар. — СПб., 2001. — С. 362.
- ↑ Артамонов М. И. История хазар. — СПб., 2001. — С. 364. Рассказ о деятельности и обращении Булана содержится в письме Иосифа. См. Коковцов П. К. Еврейско-хазарская переписка. Точная дата определяется по указанию, содержащемуся в сочинении Иегуды Галеви. См. Иегуда Галеви. Кузаре. — М.— Иерусалим, 1990. — С. 47.
- ↑ Первые сведения о существовании в Хазарии двух правителей сообщают: ат-Танухи и ат-Тартуси, в связи с голодом в Итиле в правление халифа Ал-Мамуна (между 813 и 818), Константин Багрянородный, в связи со строительством Саркела (830-е) и косвенно Ибн Хордадбех, в связи с посещением Хазарии экспедицией Саллама Тарджумана (между 842 и 844).
- ↑ Еврейско-хазарская переписка; о каварах см. Константин Багрянородный. Об управлении империей, гл.40; Артамонов М. И. История хазар. — СПб., 2001. — С. 375—385.
- ↑ Цукерман К. Венгры в стране Леведии: новая держава на границах Византии и Хазарии ок. 836—889 г. // МАИЭТ. — Вып. VI. — Симферополь, 1998. — С. 668; Комар А. В. Древние мадьяры Етелькеза: перспективы исследований // Археологія і давня історія України. — К., 2011. — Вип. 7. — С. 29, 31.
- ↑ В историографии существуют диаметрально противоположные мнения относительно характера хазаро-венгерских отношений в IX веке. Основным источником является трактат Константина Багрянородного «Об управлении Империей», гл.38, в котором эти отношения выглядят скорее как союзные при главенстве хазар. В пользу того, что хазары сохраняли контроль над степями, говорят данные Русской летописи, согласно которой дань со славян взималась хазарами, а венгры упоминаются только один раз в связи с осадой Киева во время своего переселения в Паннонию. Упоминание, что некогда хазары опасались венгров и «окапывались рвами» против них, имеется в арабских источниках (Ибн Русте).
- ↑ Гардизи. Извлечение из «Зайн ал-ахбар» (пер. В. В. Бартольда); Мас’уди о Кавказе // Минорский В. Ф. История Ширвана и Дербенда X—XI вв. — М., 1963. — С. 198. Здесь и далее при ссылках на данное издание имеется в виду сочинение Мас’уди «Золотые копи и россыпи самоцветов» («Мурудж аззахаб ва ма’адин ал-джавахир») 943/944 г .
- ↑ Бертинские анналы; Комментарий см. Новосельцев А. П. К вопросу об одном из древнейших титулов русского князя // История СССР. — 1982. — № 4; Цукерман К. Два этапа формирования Древнерусского государства. Титул также упомянут в письме Людовика II к византийскому императору (871 год) и в цикле арабских известий об «острове русов» (Ибн Русте и др.)
- ↑ «Повесть временных лет» (ПСРЛ, т. I, стб. 21, 24, т. II, стб. 15, 17). Летописные даты приблизительны.
- ↑ Константин Багрянородный. Об управлении Империей, гл.42; Артамонов М. И. История хазар. — СПб., 2001. — С. 402—403. Точную дату строительства источники не называют, она приходится на период между 834 и 842 гг. Строительными работами руководил присланный из Константинополя спафарокандидат Петрона Каматир. Никифоров М. А. К дискуссии о дате учреждения византийской фемы в Таврике // МАИЭТ. — Вып. XV. — Симферополь, 2009. — С. 550—560.
- ↑ Афанасьев Г. Е. Где же археологические свидетельства существования Хазарского государства? // Российская археология. — 2001. — № 2. — С. 48.
- ↑ Посольство отправил к царю хазар багдадский халиф ал-Васик. Цели и обстоятельства миссии неизвестны. Можно предположить, что, как и другие поездки, организованные халифом, она носила научный характер. Заходер Б. Н. Каспийский свод сведений о Восточной Европе. Горган и Поволжье в IX—X вв. — М., 1962. — С. 38; Dunlop D. M. The History of the Jewish Khazars. — New Jersey, 1954. — P. 261; Первоисточник сведений: ал-Мукаддаси. Идентификация руководителя посольства с ал-Хорезми не бесспорна: не исключена путаница с другим астрономом и математиком, его тёзкой — Мухаммадом ибн Мусой ибн Шакиром. Последний тоже участвовал в посольствах халифа, в частности ездил в Византию для обследования пещеры с мощами «семи спящих отроков»; Ибн Хордадбех. Книга путей и стран. — М., 1986. — С. 98.
- ↑ Халиф ал-Васик отправил экспедицию на поиски легендарной стены, запирающей народы Гог и Магог (арабск. Йаджуж и Маджуж). Руководил экспедицией Саллам по прозвищу ат-Тарджуман (Переводчик), знавший тридцать языков. Путешественники были приняты хазарским царём и, получив от него проводников, направились вглубь Азии. Путешествие заняло 16 месяцев, и ещё 12 месяцев длился обратный путь (шёл через Хорасан). Предполагают, что Саллам достиг Уральских гор, Алтая или даже Великой Китайской стены. Отчёт Саллама не сохранился, но известен в пересказе у различных арабских авторов, начиная с Ибн Хордадбеха. Среди прочего он примечателен тем, что содержит первое описание башкир.
- ↑ По др. точке зрения, предки вайнахов. Об обращении санарийцев к трём владетелям: сахибу ар-Рум (византийский император), сахибу ал-хазар (владыка хазар) и сахибу ас-сакалиба (владыка славян) — сообщает ал-Йакуби под 853/854 годом.
- ↑ Подробности этого столкновения (единственного из отмеченных в IX веке) почти неизвестны. Прямое упоминание о нём имеется только в «Истории Дербента». Но тот факт, что Буга побывал в Хазарии, подтверждают Летопись Картли и ал-Белазури, которые сообщают, что он привёл с собой 300 семей хазарских мусульман и 100 семей алан. О подозрении халифом сговора между Бугой и хазарами упоминает Летопись Картли. Гадло А. В. Этническая история Северного Кавказа IV—X вв. — Л., 1979. — С. 185; Шагинян А. К. Армения и страны Южного Кавказа в условиях византийско-иранской и арабской власти. — СПб., 2011. — С. 306—308.
- ↑ Артамонов М. И. История хазар. — СПб., 2001. — С. 443—450; Флоря Б. Н. Сказания о начале славянской письменности. — М., 1981. — С. 77—85. Брат Кирилла — Мефодий — также находился в составе миссии (Житие Мефодия, гл. IV).
- ↑ Анонимное хазарское послание Хасдаю ибн Шапруту (Кембриджский аноним). Голб Н., Прицак О. Хазарско-еврейские документы Х века. — М. — Иерусалим, 2003. — С. 140, 159.
- ↑ Там же.
- ↑ Коновалова И. Г. Походы русов на Каспий и русско-хазарские отношения // Восточная Европа в исторической ретроспективе. — М., 1999; Первоисточник сведений: ал-Мас’уди «Золотые копи и россыпи самоцветов»
- ↑ О нём см. Петрухин В. Я. Князь Олег, Хелгу Кембриджского документа и русский княжеский род // Древнейшие государства Восточной Европы. 1998 г. — М., 2000. — С. 222—229.
- ↑ Именно так город именуется в хазарских источниках. Более известно его византийское название — Таматарха и древнерусское — Тмутаракань.
- ↑ Гумилёв Л. Н. Сказание о хазарской дани (опыт критического комментария летописного сюжета) // Русская литература. — 1974. — № 3. — C. 160—174; Цукерман К. Русь, Византия и Хазария в середине X века: проблемы хронологии // Славяне и их соседи. — Вып. 6. — М., 1996. — С. 68—80; Науменко В. Е. К военно-политической истории Таврики X века: русско-византийский конфликт 935—941 гг. и так называемый «поход Песаха» // Хазарский альманах. — Т. 12. — К. — Харьков, 2014. — С. 118—132; Первоисточник сведений: письмо анонимного хазарского еврея (Кембриджский документ).
- ↑ Коновалова И. Г. Походы русов на Каспий и русско-хазарские отношения // Восточная Европа в исторической ретроспективе. — М., 1999. — С. 111—120; Основной первоисточник сведений: Ибн Мискавейх.
- ↑ Минорский В. Ф. История Ширвана и Дербенда. — М., 1963. — С. 48, 65—66; Коновалова И. Г. Походы русов на Каспий и русско-хазарские отношения // Восточная Европа в исторической ретроспективе. — М., 1999. — С. 116—117.
- ↑ Артамонов М. И. История хазар. — СПб., 2001. — С. 591.
- ↑ Минорский В. Ф. История Ширвана и Дербенда. — М.,1963. — С. 133—137. Первоисточник сведений: ал-Мас’уди. Выражение «каган гор» по отношению к правителю Сарира в IX веке употребляет ал-Белазури.
- ↑ Ковалевский А. П. Книга Ахмеда ибн Фадлана о его путешествии на Волгу в 921—922 гг. — Харьков, 1956; Книга Ахмада ибн Фадлана / Пер. с арабского и примечания В. С. Кулешова // Путешествие Ибн Фадлана: Волжский путь от Багдада до Булгара: Каталог выставки / Государственный Эрмитаж. Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Казанский Кремль». — М., 2016. — С. 18—47; Большаков О. Г. Уточнения к переводу «Записки» Ибн Фадлана // Древнейшие государства Восточной Европы. 1998 г. — М., 2000. — С. 54—63. Руководителем посольства был Сусан ар-Расси, Ибн Фадлан выполнял функции секретаря. Посольство выехало из Багдада в четверг 1 сафара 309 года хиджры (21 июня 921 года) и, перезимовав в Ургенче, прибыло в ставку царя Алмуша в окрестностях Булгара в воскресенье 12 мухаррама 310 года (12 мая 922 года).
- ↑ В «Повести временных лет» говорится о сражении Святослава с хазарским войском и взятии Белой Вежи (Саркела) в 965 году, а у Ибн Хаукаля — о разорении русами Итиля и Семендера в 358 году хиджры (соответствует 25 ноября 968 — 13 ноября 969). У других арабских авторов (Ибн Мискавейх, Ибн ал-Асир) упоминается нападение на Хазарию в 354 году хиджры (соответствует 7 января — 27 декабря 965) неких «тюрков». Более вероятно, что этим этнонимом обозначены огузы, а не печенеги, так как у последних отношения с Русью были враждебными. Несовпадение дат, а также расплывчатость географического описания в ПВЛ, позволяют обосновать как то, что имел место один поход 965 года, так и то, что их было два. Последняя точка зрения традиционно пользуется популярностью среди востоковедов. См. Калинина Т. М. Древняя Русь и страны Востока в X веке. Автореф. канд. диссертации. — М., 1976; Коновалова И. Г. Падение Хазарии в исторической памяти разных народов // Древнейшие государства Восточной Европы. 2001 г. — М., 2003. Есть точка зрения, что описание «Повести временных лет» не противоречит описанию Ибн Хаукаля и тоже подразумевает, что Святослав достиг центральной Хазарии, поскольку в Лаврентьевском списке ПВЛ сообщение о взятии Саркела (Белой Вежи) приводится в форме «град их и Белу Вежу взя». Слово «град» в данном контексте может быть переведено как «столица» и, таким образом, может означать Итиль. См. Петрухин В. Я. Русь и Хазария: к оценке исторических взаимосвязей // Хазары, сб. статей. — М., 2005. — С. 89, 94. О времени завоевания Русью Тмутаракани в источниках сведений нет. Считается, что оно произошло или во время похода Святослава, или во время корсунского похода Владимира. В ПВЛ Тмутаракань впервые упоминается в рассказе о раздаче столов сыновьям Владимира в статье за 988 год, но эта дата явно условна.
- ↑ Новосельцев А. П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. — М., 1990. — С. 230. Представление, что поход русов положил конец хазарской государственности, можно встретить уже в средневековой арабской литературе. См. Dunlop D. M. The History of the Jewish Khazars. — New Jersey, 1954. — P. 249; Калинина Т. М. Восточные источники о столице Хазарии Итиль (состояние проблемы и переводы) // Калинина Т. М. Проблемы истории Хазарии (по данным восточных источников). — М., 2015. — С.71.
- ↑ Ибн Хаукаль «Книга картин Земли». О бегстве жителей на побережье также говорит ал-Мукаддаси. По свидетельству ал-Истахри, на Мангышлаке жила группа огузов, находившаяся во враждебных отношениях с остальными огузами.
- ↑ Новосельцев А. П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. — М., 1990. — С. 225—230.; О пребывании в городе русов и обращении за помощью к ширваншаху Мухаммаду ибн Ахмаду ал-Йазиди (981—991) сообщает Ибн Хаукаль. Об обращении за помощью к Хорезму и последующем переходе в ислам — Ибн Мискавейх и Ибн ал-Асир. По сообщению Мукаддаси, Хазария была завоёвана (возможно, неоднократно) эмиром Северного Хорезма Ма’муном ибн Мухаммадом (? — 995). Подробнее см. в статье Хазарский поход Владимира
- ↑ Память и Похвала князю русскому Владимиру. Возможно, этот же поход упоминает ал-Мукаддаси. Калинина Т. М. Сведения Шамс ад-Дина ал-Мукаддаси о Хазарии // Калинина Т. М. Проблемы истории Хазарии (по данным восточных источников). — М., 2015. — С. 92; Толстов С. П. По следам древнехорезмийской цивилизации. — М.—Л., 1948. — С. 250—258.
- ↑ «Повесть временных лет» (ПСРЛ, т. I, стб. 85-86, т. II, стб. 72-73, НIЛ, 1950. — С. 133).
- ↑ Об этом сообщает ал-Бируни в трактате «Мас’удовский канон» (1037). «Мас’удовский канон об астрономии и звёздах» кн. 5 гл. 9 // История татар с древнейших времён в 7-ми тт. Т. 2. — Казань, 2006. — С.757. Других датированных сведений о городе нет.
- ↑ Новосельцев А. П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. — М., 1990. — С. 231.
- ↑ Описание города оставил проживший в нём около 20 лет испано-арабский путешественник Абу Хамид ал-Гарнати. См. Путешествие Абу Хамида ал-Гарнати в Восточную и Центральную Европу (1131—1153 гг.) / Публ. О. Г. Большакова, А. Л. Монгайта. — М., 1971. — С. 27.
- ↑ Новосельцев А. П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. — М., 1990. — С. 230.
- ↑ Минорский В. Ф. История Ширвана и Дербенда X—XI вв. — М., 1963. — С. 75; Новосельцев А. П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. — М., 1990. — С. 231. По предположению Минорского, речь идёт о возвращении хазар в Дагестан (ср. возражения Поляк А. Н. Восточная Европа IX—X веков в представлении Востока // Славяне и их соседи. — Вып. 10 . — М., 2001. — C. 106; Новосельцев А. П. Указ. соч. — С. 248).
- ↑ «Повесть временных лет» (ПСРЛ, т. I, стб. 147, т. II, стб. 134).
- ↑ «Повесть временных лет» (ПСРЛ, т. I, стб. 204—205, т. II, стб. 196).
- ↑ Dunlop D. M. The History of the Jewish Khazars. — New Jersey, 1954. — P. 261—263; Бейдер А. Язык евреев Восточной Европы: существует ли хазарский след? // Хазары: Миф и история. — М. — Иерусалим, 2010. — С. 366.
- ↑ http://www.km.ru/v-rossii/2016/12/01/istoriya-narodov-rossii/789753-khazary-chto-pokazal-dnk-analiz-ostankov