Идел буе Болгарына монгол яулары

Идел буе Болгарына монгол яулары (рус. Монгольское завоевание Волжской Булгарии) — 1223—1240 елларда Монгол империясенең Идел буе Болгарына каршы барган һәм аның территориясен үз составына кертүе белән тәмамланган сугыш хәрәкәтләре.

Тарих фәнендә яктыртылуы

Идел-Урал төбәкләренең яулап алынуы совет тарихнамәсендә махсус өйрәнелү темасы булып тормый, бары тик Б. Д. Греков[1], И. Б. Греков[2], В. В. Каргалов[3][4], Л. В. Черепнин[5] һәм башкаларның хезмәтләрендә монголларның рус кенәзлекләрен басып алу контекстында гына чагылдырыла[6]. Идел буе Болгарының монгол басып алучыларына каршы көрәше тарихын өйрәнгән А. Х. Халиков[7][8], И. Х. Хәлиуллин[9], Ф. Ш. Хуҗин[10][11] кебек Казан тарихчылары һәм археологларының хезмәтләре искәрмә булып тора. Идел-Урал төбәге дәүләтләренең Монгол империясе тарафыннан яулап алынуын XX гасырның 80 нче елларында Америка тарихчысы Т. Т. Оллсен (Allsen Th.T.) өйрәнә[12][13].

Совет тарихнамәсендә болгарларның каршылык күрсәтү масштабларын шактый киметү яки яшерү, Идел аръягындагы сугышның үзен Борынгы рус дәүләтен басып алуның башы дип карау кабул ителгән. И. Л. Измайлов хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә[14], бу XX гасыр авторлары (Л. В. Черепнин[5], Б. Д. Греков[1]) һәм XXI гасыр башы галимнәре (Д. Г. Хрусталёв[15], Р. П. Храпачевский[16]) өчен хас. Совет чорыннан соң Идел буе Болгары тарихы өлкәсендәге тикшеренүләр нигездә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында һәм Татарстан Фәннәр академиясенең А. Х. Халиков исемендәге Археология институтында алып барыла.

Вакыйгалар башындагы сәяси вазгыять

XIII гасырның беренче яртысында Урта Идел буе һәм Чулман елгасы бассейны территориясен биләгән Идел буе Болгары (Болгар әмирлеге) ислам цивилизациясенең иң төньяк дәүләте булып тора. Социаль-икътисади, мәдәни үсеше буенча шул чордагы урта гасыр Евразия цивилизациясенең алдынгы дәүләтләренең берсе санала. Шулай ук шәһәрләренең күплеге белән дә аерылып тора, өстәвенә көнбатыш Чулман аръягының үзәгендә урта гасыр дөньясының иң зур калаларының берсе[17][18] — Биләр урнаша (рус елъязмаларында — «Бөек кала»)[19][20][17]. Дәүләт төзелеше булып феодализм тора, феодаль бүленгәнлек бөтенләй булмый[21].

Идел буе Болгарының икътисади һәм хәрби куәте аңа үз йогынтысын әйләнә-тирә территорияләргә җәелдерергә мөмкинлек бирә. Ока-Сыры бассейнын биләгән мордвалар, пермяклар һәм марилар аның турыдан-туры вассаллы бәйлелегендә була[21]. Идел буенда урнашкан, Хәзәр дәүләте Итиленең варисы булган һәм сәяси-территориаль тәңгәллекне тәшкил иткән Саксин шәһәре дә Идел Болгарының сәяси һәм хәтта административ йогынтысы астында яши[22]. Владимир-Суздаль кенәзлегенең көнчыгышка планлы экспансиясе нәтиҗәсендә XIII гасырның беренче өчтән бере дәверендә Идел буе Болгары белән Бөек Владимир кенәзлеге арасында каршылык дәвам итә[23]. Алар Идел сәүдә юлларын контрольдә тоту һәм Ока-Сыры бассейны буендагы мордва кабиләләре өстеннән сюзеренитет өчен үзара көрәш алып бара.

Идел буе Болгарын сугышка әзерләү

1219—1221 елларда Монгол империясе Урта Азия һәм Иран таулыгы җирләрендә урнашкан куәтле Хәрәземне (Хәрәзмшаһлар дәүләте) тар-мар итә. Ислам дөньясының бер өлеше булган Идел буе Болгары Хәрәзем белән тыгыз элемтәдә тора. Шунлыктан Болгарда андагы вазгыять турында хәбәрдар булалар һәм үзләренә куркыныч янаганлыгын яхшы аңлыйлар[24].

Сак көчен ныгыту. Болгар әмире Габдулла Чәлбер дәүләтнең сак көчен арттыру буенча әһәмиятле чаралар күрә. Шәһәрләрнең сак корылмаларын ныгыту буенча эшләр башкарыла. Археологик тикшеренүләр күрсәткәнчә[25][26], XIII йөзнең беренче утыз еллыгында дәүләтнең башкаласы Биләрдә фортификация корылмалары җитди ныгытылган була. Җир үрләренең биеклеге арттырыла, ныгытмаларның агач корылмалары реконструкцияләнә, шәһәр тирәли өстәмә вал һәм чокыр рәтләре ясала. Биләр Көнчыгыш Европаның иң яхшы ныгытылган шәһәрләренең берсенә әверелә[27].

Дипломатик адымнар. Монгол империясенең һөҗүменә әзерлек тышкы сәясәт юнәлеше буенча да алып барыла. Монголлар һөҗүменә каршы торырылык көч туплау өчен күрше дәүләтләр белән дустанә мөнәсәбәттә тору кирәк була.

XIII йөзнең беренче утыз еллыгында Идел буе Болгары белән Бөек Владимир кенәзлеге арасындагы каршылык дәвам итә. Суздальнең көнчыгышка таба планлы экспансиясе бара. Идел буе Болгарының вассаллары булган мордва кабиләләре хәрби басым астында Владимир-Суздаль кенәзлеге йогынтысына күчә башлый. Болгарлардан Идел сәүдә юлы контролен тартып алу максатыннан Иделдә Городец ныгытма-шәһәре корыла. Моннан тыш, болгарларның вотякларга илтүче мех сәүдәсе юлын өзгән һәм, нәтиҗәдә, яңа сугыш хәрәкәтләренең кабынуына китергән Устюг шәһәре дә нигезләнә. 1218 елда болгарлар Устюгны басып алалар, моңа җавап итеп, 1220 елда суздальлеләр болгарларның Ошель шәһәренә һөҗүм итә.

Монголлар тарафыннан куркыныч янау сәбәпле, үзенең төньяк чикләрендә тынычлык булдыру кирәклеген аңлаган Идел буе Болгары дәүләте 1221 елда Владимир-Суздаль кенәзлеге белән солых төзи. Бу килешү нигезендә хәрби бәрелешләр туктатыла, Владимир-Суздаль кенәзлеге үз йогынтысын Ока елгасы буендагы кайбер мордва җирләренә җәелдерә һәм Идел белән Ока елгалары кушылган урында Түбән Новгород шәһәренә нигез сала[28][29].

Идел-Урал төбәгендә монголларның сугыш хәрәкәтләре (1217—1224 еллар)

Монголлар белән кыпчакларның беренче хәрби бәрелеше. 1212 яки 1213 елда Көнбатыш Монголиядә яшәүче мәркәтләр  [рус.] һәм найманнар  [рус.] Чыңгызханга каршы баш күтәрә. 1217 һәм 1219 еллар аралыгында (чыганакларда даталар каршылыклы[30]) Сүбәдәй җитәкчелегендәге монгол гаскәрләре мәркәтләрне тар-мар итә. Аларның ыру башлыгы Хуту  [рус.] кыпчакларга, төгәлрәге, илбүре кланы җитәкчелегендәге Арал буе һәм Идел аръягында урнашкан йәмәкләрнең күчмә дәүләтенә кача[31][32].

Чыңгызхан илбүреләрдән Хутуны тапшыруларын таләп итә, ләкин уңай җавап алмый. Шунлыктан, Хутуны яшергәннәре өчен аларны «җәзалау» һәм Хутуны тоту максаты белән, 1219 елда Сүбәдәйне көнчыгыш кыпчакларга каршы яуга җибәрә. Ыргыз  [рус.] елгасы буенда монголлар белән кыпчаклар арасында бәрелеш башлана, монголлар җиңеп чыга, мәркәтләрнең ыру башлыгы Хуту үтерелә. Шуннан соң Сүбәдәй корпусы Идел-Урал төбәгеннән чыгарыла һәм Хәрәзем дәүләте белән сугышка күчерелә[31][32].

Монголлар үзләренә каршылык күрсәткән һәрбер юлбашчыны, аеруча элек ыруы империяләре составына кергән Хуту кебекләрне юк итәргә тырыша. Илбүре үз чиратында мәркәтләрнең фетнәче җитәкчесенә яшеренү урыны бирә һәм Чыңгызханның аны тапшыру турындагы таләбен кире кага. Шуңа күрә, монголлар күзлегеннән караганда, Сүбәдәйнең яуда җиңүенә карамастан, кыпчакларга карата соңгы сүзе әле әйтелмәгән була[33].

Монгол-Хәрәзем сугышы. 1219—1221 елларда Монгол-Хәрәзем сугышы бара, ул Хәрәзем дәүләтенең җиңелүе һәм аның көнчыгыш өлешенең — Мавараэннәһер, Хәрәзем һәм Хорасанның Монгол империясенә кушылуы белән тәмамлана. Бу сугыш нәтиҗәсендә Җүчи Олысы көнбатыштан Урал елгасына кадәр киңәя, көньяктан Хәрәзем һәм Сырдәрьяның түбән агымы ярлары буендагы шәһәрләрне үз эченә ала башлый[32].

Җүчи корпусы хәрәкәтләре. 1219 елда Чыңгызхан Хәрәземгә бәреп кергәч, Җүчигә монгол гаскәренең уң флангы белән идарә итү йөкләнә. Ул Хәрәземнең мөһим союздашын нейтральләштерү һәм Идел-Урал төбәгенә якынлашу юлларын чистарту өчен Арал яны далаларына — канлы кабиләсе территориясенә җибәрелә. 1221 елның язында Җүчи Сырдәрьяның югары агымындагы Барчанлыгкент шәһәрендә локаль күтәрелешне бастыруга, аннан соң Хәрәземнең башкаласы Үргәнечне алу өчен Чагатайга  [рус.] ярдәмгә ташлана[34].

Хәрәзем кампаниясе тәмамлангач, Җүчи атасы тарафыннан олыс итеп тапшырылган кыпчак, алан, болгар һәм рус җирләрен яулап алу өчен төньякка кайта. Мөселман чыганаклары[35] Җүчинең далага 1221—1222 елларда киткәнлеген, «аның көчләре саксын, болгар һәм славян илләренә таба юнәлүен» бәян итә. Бу өлкәләргә барып җитү өчен, Җүчи башта үзенең элекке дошманнары канглыларга һөҗүм итәргә, аннары көнчыгыш кыпчакларга таба кузгалырга тиеш була. Әтисенең боерыгын үтәүдә артык көч куймыйча, Җүчи Иртеш елгасындагы төп көнчыгыш ставкасына таба чигенә башлый, әмма армиясенең шактый өлешен көнчыгыш кыпчаклар җирләренә якын калдыра[34].

Сүбәдәй белән Җәбә походы. 1220 елның язында Чыңгызхан боерыгы буенча өч төмәннең  [рус.] — Сүбәдәй, Җәбә һәм Тогачарның дүрт еллык походы оештырыла. Бу поход Хәрәзем солтаны Әлә әд-Дин Мөхәммәт IIне эзәрлекләү буларак башлана. Алга таба ул Хәрәземшаһлар дәүләтенең көнбатыш өлешен — Арран, Азәрбайҗан, Гыйрак һәм Ширванны яулап алуга барып җитә. Моңа ирешеп, монгол гаскәрләре Кавказ аръягына чыга[36][37].

1223 елда Сүбәдәй Чыңгыз ханга кыпчакларга кабат һөҗүм итәргә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. Аның тәкъдиме хуплана, шуннан соң Сүбәдәй һәм Җәбә төмәннәре Кавказ аша Төньяк Кавказның, шулай ук Кара диңгез буеның дала зонасына үтеп керә, аннан Көнбатыш кыпчакларга (рус. половцы) һөҗүм итә[33]. Алгы Азиядән Сүбәдәй һәм Җәбәнең Төньяк Кавказга һөҗүм итүе белән бер үк вакытта Җүчи Олысыннан килгән башка монгол отрядлары Төньяк Арал буендагы канлыларга һөҗүм итә башлый. Бу яхшы планлаштырылган һәм төгәл координацияләнгән хәрби операция була. Ике концентрик һөҗүмнең ахыргы максаты булып Түбән Иделдәге Болгар биләмәсе — Саксин тора[38].

Калка елгасы буендагы бәрелеш. 1223 елның язында Сүбәдәй белән Җәбә Төньяк Кавказда алан кабиләләрен тар-мар итә һәм кыпчакларны эзәрлекли башлый. Рус дәүләте чигенә качарга мәҗбүр булган кыпчаклар, Днепр буе кыпчаклары ханы Көтән җитәкчелегендә рус кенәзләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Төп көньяк рус кенәзләре ярдәм кулы суза. Монголларга каршы чыккан Киев, Галиция, Смоленск һәм Волынь дружиналарыннан торган берләшкән рус-кыпчак гаскәре Калка елгасы буенда тар-мар ителә[38].

undefined

1223 ел вакыйгалары. Калкада җиңгәннән соң, Сүбәдәй Дон буе далаларына[39] , Идел буе Болгары биләмәләренә чигенергә мәҗбүр булган ельтукове кабиләсе кыпчаклары территориясенә җәйләргә китеп бара. Җүчи гаскәрләре һөҗүм иткән Төньяк Арал буендагы канлылар да Идел буе Болгарына чигенә[40]. 1223 елның көзендә монгол гаскәрләре Урта Иделгә таба юнәлә. Бу һөҗүмнең сәбәбе ельтукове кыпчакларының Идел буе Болгары биләмәләренә чигенүе булырга мөмкин[40]. Ләкин Сүбәдәй һәм Җәбә корпусы Урта Иделдә Идел буе Болгары тарафыннан җиңелүгә дучар ителә, шуннан соң Саксин ягына чигенә. Анда алар Иделне кичә һәм Идел-Урал төбәгендә хәрәкәт иткән Җүчи корпусы гаскәрләре белән берләшә.

Монголларның Идел буе Болгарында җиңелүе (1223 ел)

Калка буендагы бәрелештә җиңү монгол гаскәрләренең тактик осталык үрнәге була, ләкин ул аларга җиңел бирелми. Сүбәдәй биографиясендә әлеге вакыйга «иң канкойгыч» сугыш буларак сурәтләнә. Бу бәрелештән соң монголлар җәйләү өчен Дон буена чигенә, ял иткәннән соң Идел буе Болгарына таба кузгала. Ләкин монгол гаскәрләре монда җиңелүгә дучар була. 1223 елның көзендә Болгар гаскәрләре Сүбәдәй белән Җәбәне җиңә, бу уңыш болгарларның көч ягыннан өстенлеге хисабына түгел, бәлки алар тарафыннан үткәрелгән дөрес тактик операция нәтиҗәсендә яулана[38]. Гарәп елъязмачысы Ибн әл-Әсир Җәбә белән Сүбәдәй гаскәрләре турында түбәндәгеләрне яза[39]:

« 620 ел ахырында Болгарга юл тоталар. Болгар халкы монголларның якынлашуын ишеткәч, берничә урында поскын оештырып, аларга каршы чыга, очраша һәм, хәйлә юлы белән поскын урынына кертеп, тылдан һөҗүм итә, шул рәвешле монголлар үзәктә кала; аларга төрле яктан кылыч белән ташланалар, күбесе үтерелә һәм бик азы гына исән кала. Аларның саны 4000гә якын булган, диләр. Алар моннан Саксинга юл тота, патшалары Чыңгыз хан янына кайта, һәм кыпчак җирләре азат ителә; исән калганнар кире үз җиренә кайта[41]. »

Америка тарихчысы Т. Т. Оллсен фикеренчә, монголларның җиңелүе хәрбиләрнең озакка сузылган яуларда көрәшеп арыганлыгы нәтиҗәсендә килеп чыга. И. Л. Измайлов фикеренчә, монголларның җиңелүенә берничә фактор сәбәпче була. Алар арасында иң мөһиме — болгарларның тактиканы, сугышның урынын һәм вакытын дөрес сайлавы, шулай ук гаскәрләренең сугышчанлыгы һәм чыдамлыгы[42].

Фәндә бу бәрелешнең урынына бәйле фикер каршылыгы яши. Соңгы вакытта әлеге вакыйга «Болгарның көньяк чикләрендә — якынча Самара Лукасы  [рус.] тирәсендә» булган дип фаразлана. Әмма Г. Н. Белорыбкинның Золотарёво шәһәрлеге тирәсендәге (Пенза шәһәре янәшәсендә) археологик тикшеренүләре нигезендә бу шәһәрлекне 1223 ел вакыйгалары белән бәйләп була алырлык иң реаль объект дип санарга мөмкин[42].

И. Л. Измайлов фаразлавынча, 1223 ел вакыйгалары түбәндәгечә була[43]. Берничә ай ял иткәннән соң, монгол гаскәрләре Болгарга таба кузгалалар. Әмма болгар гаскәр башлыклары кыпчакларның һәм русларның ялгышлыкларын исәпкә алып, ачык бәрелештә катнашырга ашыкмый, шулай ук басып алучыларга, дәүләтнең үзәгенә үтеп кереп, стратегик инициативаны да бирергә теләми. 1223 елның җәендә алар Сыры елгасы борылмасындагы шәһәрчектә (Золотарёво шәһәрлегендә) өстәмә ныгытмалар төзи һәм поскын урыннарын җиһазландыра. Мондый тактика болгар хәрби сәнгатенә хас була. Шәһәрне камалышка төшерергә керешкән монгол сугышчыларын берләшкән болгар гаскәре чолгап ала һәм кечкенә бәрелешләрдә аларны тәмам хәлдән тайдыра. Аннан соң булган бәрелештә (яки, бәлки, Сүбәдәй гаскәрләренең бер өлешен өзгәннән соң) монголлар җиңелүгә дучар була һәм Золотарёво тирәсендәге табылдыкларга караганда, зур югалтулар кичерә. Аннан алар көньякка, Түбән Иделгә чигенә башлыйлар һәм, ниһаять, Саксин шәһәре аша үз җирләренә кайтып җитәләр[43].

Җүчи Олысы белән Идел буе Болгарының каршылыгы (1224—1236 еллар)

1223 елгы поход Көнбатышны яулап алу җитди хәрби көч таләп ителгәнлеген күрсәтә. Ләкин монголларның коммуникацияләре озакка сузылганлыктан һәм көчләре саекканлыктан, бу юнәлештә эшчәнлек алып бару мөмкин булмый. Тын алу һәм яңа яулап алынган илләрдә хакимиятне ныгыту таләп ителә. Бу шартларда Җүчи Олысында буйсындырылган халыклардан — мәркәтләрдән, найманнардан, керәитләрдән, кыпчаклардан һәм канлылардан «меңнәрчә» административ-территориаль бүлекчәләр оештырыла, бераз соңрак йәмәк-илбүре корпусы төзелә[44][45].

1221—1224 еллардагы яулар шактый күп сандагы шәрык кыпчакларын буйсындыру белән тәмамланса да, алар үзләренең төп максатларына ирешә алмый. Идел-Урал төбәге монголлар тарафыннан «юлбасарлар» яки «фетнәчеләр» дип саналган, ягъни Бөек Монгол империясенә буйсынудан баш тарткан халык контроле астында кала бирә[44][45].

Монголларның Идел аръягына, шулай ук Көньяк Уралга яңа кампания оештыруы Си Ся тангут дәүләте белән яңа бәрелештә катнашуы һәм барлык монгол көчләренең әлеге сугыш хәрәкәтләре театрына юнәлтелүе сәбәпле кичектерелә, төрки кабиләләрдән торган яңа корпуслары белән Сүбәдәй һәм Җәбә дә шунда җибәрелә. Кичектерүнең эчке сәбәпләре дә була. 1227 елда — Җүчи, ярты елдан Чыңгызхан үлә. Шуннан соң тәхет варислыгы мәсьәләләрен хәл итә торган корылтайны оештыруга һәм аны уздырга әзерлек башлана. 1229 елда Үгәдәй  [рус.] бөек хан дип игълан ителә, Җүчи Олысының хакиме итеп Батый куела[46].

1229 елгы хәрби хәрәкәтләр. Саксин оборонасы

Шул ук 1229 елгы корылтай Идел-Урал төбәгендә Монгол империясенең ныклы хакимиятен урнаштыру өчен җитди чаралар күрергә кирәк дигән карар чыгара. Шул максат белән Үгәдәй 1229 елда Батыйга «кыпчак, саксин һәм болгар җирләрен» буйсындыру өчен Күкетай һәм Сөнитай җитәкчелегендәге 30 меңлек гаскәр җибәрә[46].

Тарихчылар арасында командующийларның шәхесләренә кагылышлы фикер каршылыклары бар. Кайбер хезмәтләрдә Сөнитай урынында Сүбәдәй күрсәтелә. Әмма монголларның Идел-Урал төбәгендәге сугыш хәрәкәтләрен өйрәнгән Т. Оллсен[45], И. Л. Измайлов[46], Р. Хаутала[47], Я. Пилипчук[48] кебек тарихчылар Сөнитайны атый. Оллсен билгеләп үткәнчә[49], гәрчә Җүвәйни бастырган текстта «Sunatāi» сүзе ачык укылса да[50], Җүвәйни[51] һәм Рәшид әд-Диннең[52] Бойл (J. A. Boyle) тарафыннан инглиз теленә тәрҗемә ителгән хезмәтләрендә Sōnitei урынына ялгышлык белән Sübedei дип языла. Моннан тыш, Сүбәдәйнең "Юань-ши"дагы[53] биографиясендә ул 1229 һәм 1232 еллар аралыгында Кытайда булган дигән мәгълүмат китерелә[49].

Р. Хаутала шулай ук Сүбәдәйнәң 1230 елдан 1234 елга кадәр Төньяк Кытайдагы сугышта катнашуын[47] һәм түбәндәгеләрне өсти:

« Рәшид әд-Дин хезмәтен рус һәм инглиз тәрҗемә итүчеләр (Юрий Верховский һәм Вилер Тэкстон) шулай ук дөрес язылган Сөнитай исемен Сүбәдәй дигән укылышка төзәтүне өстен күрә[54]. Семён Волин да Вассафның русча тәрҗемәсенең искәрмә өлешендә шундый ук хаталы исемне урнаштыруны урынлы дип таба, әмма текстта дөрес укылышлы Сөнитай вариантын калдыра[55]. »

Хакимиятенең ныгуы һәм гаскәрләренең көчәюе Батыйга Идел аръягын һәм Түбән Иделне яулауга керешү мөмкинлеген ача. XIII гасыр ахыры гарәп авторы Ибн Васил хәбәр итә[56]:

« 627 елда (1229/30 еллар) татарлар һәм кыпчаклар арасында сугыш ялкыны кабына. »

Әмма монголларга Көнчыгыштан янаган куркынычка каршы берләшкән халыкларның көчле коалициясе белән очрашырга туры килә. Каршылыкның төп көче һәм берләштерүче үзәге булып Түбән Идел буенда биләмәләргә ия Идел буе Болгары һәм аңа кушылган йәмәкләр (кыпчаклар), аланнар, мадьярлар (маҗгардлар/баҗгардлар) санала[57]. 1229 елда Түбән Идел буенда каршылык үзәге булып халкының шактый зур өлешен болгарлар һәм суарлар тәшкил иткән Саксин шәһәре һәм өлкәсе тора. И. Л. Измайлов фаразы буенча, 1223 елгы яудан соң Дон буе аслары да Саксин болгарларының союздашларына әйләнгән булырга мөмкин. Монголларга каршы коалициянең төп хәрби халкын илбүре (илбари/олбери) нәселе җитәкчелегендәге йәмәкләр тәшкил итә[46].

Идел аръягына Саксин ополчениесе һәм йәмәк отрядлары белән бергә хәрәкәт иткән Болгар сак отрядлары җибәрелә. Болгарларның бу гамәлләре монголларның Саксинга яу чабуына җавап буларак башкарыла. Болгарларга ерак далага яу чабу тактикасы хас булмаса да, бу — монгол гаскәре флангларында хәрәкәт итү һәм Саксинны камалышка алырга юл куймау омтылышы була. Болгар гаскәрләре Җаек елгасы ярларына чыга һәм монголларга каршы сугыша. Ахыр чиктә, болгарлар, шулай ук аларның союздашлары — саксиннар һәм йәмәкләр бу локаль сугышта җиңелүгә дучар була, әмма Саксин шәһәре үзе монголлар тарафыннан яуланмый кала[58].

Саксинны камау Плано Карпини тарафыннан тасвирлана[59]:

« … алар (монголлар) югарыда әйтелгән саксларның бер шәһәрен камалышка төшерә һәм үзләрен яулап алырга омтыла, ләкин тегеләр аларның машиналарына каршы машина ясый һәм татарларның барлык машиналарын вата, шул рәвешле, машиналар һәм баллистлар аркасында сугышу өчен шәһәргә якынлаша алмыйлар; ниһаять, алар җир асты юлы ясый һәм шәһәргә керә; берәүләр шәһәрне яндырырга тырыша, ә икенчеләре сугыша. Шәһәр халкы исә, бер төркем халыкны ялкынны сүндерүгә билгели, ә икенчеләре шәһәргә кергәннәргә каршы батырларча сугыша, аларның күбесен үтерә, кайберләрен яралап, үз кешеләре янына кайтырга мәҗбүр итә; ә татарлар үзләре, берни эшли алмауларын һәм ишләренең үлеп баруын күреп, китеп бара. »

Батыйның Саксинга походы уңышсыз тәмамлана. Җүчи Олысының хакиме чигенергә мәҗбүр була[58].

Сүммәркәнт оборонасы

Саксинга буйсынган Сүммәркәнт шәһәре Идел дельтасындагы утрауда урнашкан була һәм ул да ныклы каршылык күрсәтә. Гильом Рубрук буенча, аланнар һәм сарациннардан торган Сүммәркәнт халкы сигез ел дәвамында монголларга каршы тора[49].

Рубрук[60] Идел дельтасын тасвирлый һәм аны Нил дельтасы белән чагыштыра.

« … диварлары булмаган Сүммәркәнт атамалы шәһәр урнаша; ләкин елга ташып акканда, шәһәр су камалышында кала. Шәһәрне яуап алганчы татарлар аның янәшәсендә 8 ел тора. Анда аланнар һәм сарациннар яши. »

Камалышның төгәл даталары юк, әмма Оллсен фикеренчә[49], бу көрәш монголларның Идел-Урал төбәгендә яңа кампаниясен башлап җибәргән 1229 ел белән һөҗүмгә яңа зур көчләр өстәгән 1236 ел аралыгында бара.

1232 елда Биләргә яу чабу

Алдагы яу чабуларның гомуми уңышсызлыгы Батыйны үз тактикасын үзгәртергә мәҗбүр итә. Хәзер төп һөҗүм турыдан-туры Идел буе Болгарына ясала. Яу чабу 1232 елның җәендә яки көзендә оештырыла. Бу вакыйгалар турында бердәнбер мәгълүмат чыганагы булып Лаврентьев елъязмасы тора[61]:

« 6740 (1232) елның җәендә… Татарлар Бөек Болгар шәһәренә килеп җитмичә кышлыйлар… »

Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы — рус елъязмаларындагы бөек шәһәр — Биләр Батыйның төп яулап алу объекты була. И. Л. Измайлов фикеренчә, һөҗүм Урал буеннан Чишмә елгасы бассейны аша Биләр юнәлешендә оештырыла. Әмма болгар кыр гаскәрләренең һәм ныгытма сакчыларының каршылык күрсәтүе монголларга оборонаны өзәргә һәм башкаланы камалышка төшерергә мөмкинлек бирми. Алар чигенергә мәҗбүр була[62].

Бачман җитәкчелегендәге йәмәкләрнең каршылык күрсәтүе (1229—1236 еллар)

1221—1224 елларда Идел-Урал төбәгенә яу чабу нәтиҗәсендә монголлар шактый сандагы көнчыгыш кыпчакларын буйсындыра. Олсен фикеренчә[45], бу вакытта йәмәкләрдә хакимият алышына. Йәмәкләрнең бер өлеше монголларга буйсына һәм соңрак аларның Көнбатышка яу чабуларында катнаша, ә икенче өлеше болгарлар белән бергә каршылык күрсәтүен дәвам итә. Болгарларның булышлыгы йәмәкләрнең каршы торучанлыгын ныгыту мөмкинлеген бирә[58]. Бу каршылык көчен илбүре нәселеннән булган Бачман җитәкли. Ул шул ырудан яки чагыштырмача түбән ранг юлбашчысы булганмы-юкмы икәнлеге билгесез[63][64]. Соңрак чорларга мөнәсәбәтле татар чыганаклары Бачманның ыру территориясе Ахтүбтә урнашканлыгын күрсәтә[65]. Тарихчы П. Голдмен фикеренчә, Бачман җитәкчелегендә каршылык күрсәтү 1229 елда башлана[66]. Көньяк Урал мадьярлары (баҗарлар), Болгарның хәрби ярдәменә таянып, 1236 елга кадәр көрәш алып баруларын дәвам итә[58].

Монголлар өчен Бачман гаять тынгысыз һәм үҗәт дошман була. Монгол армиясенең куәтен исәпкә алып, Бачман партизан тактикасын сайлый, аны XIII гасыр монгол тарихчысы Җүвәйни шактый кызыклы итеп тасвирлый[67]:

« Туктала алырлык (даими) урыны һәм сыеныр җире булмаганлыктан, ул көн саен яңа төшкә (килеп чыга), шигырьдә әйтелгәнчә, «көндезен бер җирдә, төнлә икенче урында була», һәм үзенең эттәй холкы аркасында, бүре сыман, кайсы якка булса да ташлана һәм үзе белән берәр нәрсәне алып китә. Аның ачуы әкренләп көчәя бара, фетнәләр һәм тәртипсезлекләр арта. Монгол гаскәрләре аны каян гына эзләсә дә, таба алмый, чөнки ул икенче җиргә китә һәм исән-сау кала. Нигездә Итил ярлары аның сыену һәм яшеренү урыны булып хезмәт иткәнлектән, ул шакал сыман, урманнар арасына кереп яшеренә, көтмәгәндә килеп чыга һәм берәр нәрсәне алып кабат юкка чыга. »

Бачман тирәсендә Идел-Урал төбәгенең монголларга каршы барлык көчләре туплана. Аларның гамәлләре монголларның куркынычсыз рәвештә Көнбатыш кыпчак далаларына чыгуларына комачаулый[68][69]. Монгол империясе җитәкчелегендә Көнчыгыш кыпчакларының ныклы каршылык күрсәтүе даланың башка төбәкләрендә дә күтәрелеш кузгатырга мөмкин дигән борчу туа[68]. 1234 елның язында яки җәендә Үгәдәй ставкасына килгән Сун йөкләнүчесе Пэн да-я түбәндәгеләрне хәбәр итә[70]:

« Әгәр янып торган күмер [кыпчакларның каршылык күрсәтүе] сүнмәсә, далада контрольсез ут чыгу куркынычы туа. »

Төп мәсьәлә булып Көнчыгыш кыпчаклары һәм аларның яңа лидеры тора. Сүбәдәй Көнбатыш яу чабулары башланыр алдыннан, гаскәрләрнең тупланып бетүен көтмичә, йәмәкләргә һөҗүм оештыра. Аның "Юань-Ши"дәге биографиясе буенча, Үгәдәй каһан «и-вэй» елында (1235 елның 21 гыйнвары — 1236 елның 8 феврале):

« Чжуан Батыйга Бачманга каршы Көнбатышка походка чыгарга боера һәм тагын болай ди: «[Без] Бачманның җитезлеге һәм кыюлыгы бар, дип ишеттек. Сүбәдәйнең дә җитезлеге һәм кыюлыгы бар, шуңа күрә ул аны җиңә алачак». [Сүбәдәйгә] авангардта булырга һәм Бачман белән сугышырга боера, ә аннары [аны] төп армиянең җитәкчесе итеп билгели. Шуннан соң Куан Тиен-чи-ссу (Каспий диңгезе) (яр буенда) Бачманның хатыннары һәм балалары кулга алына. Бачман, Сүбәдәйнең килүен белеп, бик нык курка һәм диңгезгә кача. »

Бачман командалыгы тарафыннан йәмәкләрне тар-мар итү Көнбатыш яуларының башы була. Бачман, монголларны туктата алмыйча, Идел түбәнлекләренә таба чигенә. Сүбәдәй, үзенең көньяк флангын йәмәкләрнең контратакасыннан саклап, Болгарга каршы генераль һөҗүм әзерләүгә ирешә[71]. Сүбәдәй Идел буе Болгарына һөҗүм ясауда төп көчләр белән командалык итүне үз өстенә ала. Бу вакытка Бачман һәм аның тарафдарлары инде зур куркыныч тудырмаса да, монголлар «фетнәчеләрне» җәзасыз калдырмый. Шуңа күрә Мүнкәгә «җинаятьчеләрне» эзләп табарга һәм җәзаларга дигән боерык бирелә[72].

Оллсен буенча[72], кытай һәм фарсы чыганакларын чагыштыру Бачманның соңгы көннәре турында күзаллау тудыра[73]. Ул Идел дельтасындагы бик күп утрауларның берсендә сыену урыны таба[74]. Монголлар, аның кая яшеренгәнен белеп, 1236—1237 елның кышында зур һөҗүм оештыра.

Мүнкә боерыгы буенча, елга үзәнен контрольдә тоту өчен 200 судно корыла, ул үзе һәм аның энесе Бүчәк җайдаклары белән ике як ярны да тикшерә. Озакламый Мүнкә Бачман тарафдарларының берсенә, ырудашлары тарафыннан калдырып кителгән өлкән яшьтәге авыру хатынга юлыга, ул аңа качкыннарның кайсы утрауда яшеренеп ятканлыкларын сөйләп бирә. Көймәләре булмаганлыктан, Мүнкә гаскәрләре утрауга чыга алмый. Ләкин кинәт «көчле җил күтәрелә һәм суны куа, шуннан соң утрауга бару мөмкинлеге туа»[75]. Мүнкә кичекмәстән һөҗүм ясарга боера. Бу бәрелештә монголлар сан ягыннан үзләреннән күпкә артык булган кыпчакны кырып бетерә һәм Бачманны әсирлеккә ала. Мүнкә әсире белән елга ярына чыга, «су кире кайта». Бачман, үз тәкъдиреннән шикләнмичә, Мүнкәдән үз кулы белән үтерүен үтенә, ләкин ул баш тарта. Илбүре башлыгын икегә бүлү мөмкинлеге Бүчәккә бирелә.

Иделнең түбән өлешенә рейдлары вакытында Мүнкә гаскәрләре кыпчаклар белән бергә монголларга каршы көрәштә катнашкан аланнарны да басып ала[76]. Алан башлыгы Кәчир Укуле исән-сау килеш кулга алына һәм кыпчак союздашы кебек үк җәзалап үтерелә.

1235 елгы корылтай

1234 елга Идел аръягында монголлар күп кенә хәрби уңышларга ирешүләренә һәм Җүчи Олысы территориясен көнбатышка таба киңәйтүләренә карамастан, хәлиткеч уңышка ирешә алмыйлар. Чик буенда өзлексез рәвештә унбер ел буена сугыш дәвам итсә дә, 1223 елдан башлап Җүчи Олысы сизелерлек киңәйми[62]. "Сокровенное сказания"дә түбәндәгеләр язылган:

« …Сүбәдәй баһадур Чыңгыз хан заманында ук яулап алу бурычы куелган Канлин (канлы), Кыпчаут (кыпчаклар), Бачҗегет (мадьярлар), Орусут (Русь), Асут (ас-аланнар), Сесут (Саксин), Мачжар, Кешимир, Сергесут, Болгар,  Келәт[77], шулай ук күп сулы Идел һәм Чжая елгалары артындагы шәһәрләрендәге халыкларның көчле каршылыгы белән очраша[78] »

Шулай ук:

« …Дошман илләре анда күп бит, һәм анда халык явыз. Алар шундый кешеләр, ачулары чыгып, үз кылычларына ташланып, үлемне кабул итәләр. Аларның кылычлары үткен диләр[79] »

Җүчи Олысы башлыклары бөтен хәрби сәясәтләре җимерелү куркынычы алдында кала. Монгол империясенең каһаны Үгәдәй, Көньяк Сун империясе, Корея һәм Тибет белән башка сугышлар алып баруга карамастан, Җүчиләрнең хәлен исәпкә алырга мәҗбүр була, чөнки алар аңа башка Чыңгызыйларга каршы тора алырлык ярдәм күрсәтүче көч булып тора. Җүчиләрнең басымына бирешеп, каһан Батый җитәкчелегендәге Көнбатыш гомуммонгол явы башлануын игълан итә[62].

Көнбатыш кыпчак җирләре өстеннән тулы контроль урнаштыру турындагы карар 1235 елның яз ахырында Онон елгасы ярларында үткән корылтайда кабул ителә. Көнбатышка таба юнәлү зур чара буларак планлаштырыла. Җитәкчелек итү Батыйга, Җүчинең икенче улына һәм аның варисына йөкләнә. Әмма уңышны тәэмин итү максатыннан, Үгәдәй операция белән фактик идарә итүне Сүбәдәй кулына тапшыра[62].

Корылтай турында кызыклы мәгълүматлар вакыйгалардан соң ун ел ярым узгач, 1252—1253 елларда хан канцеляриясе материалларын һәм шаһитлар хикәяләрен кулланып язылган Әлә әд-Дин Җүвәйни хезмәтендә сакланган. Ул түбәндәгеләрне терки:

« Каһан [Үгәдәй] икенче мәртәбә җыйган бөек корылтайда, алар [патшалар] бергәләп [әлегәчә] буйсынмыйча исән калганнарны кырып бетерергә һәм буйсындырырга дигән фикергә килә. Батый торулыгы тирәсендәге әлегә кадәр буйсынмаган һәм үз шәһәрләренең күплеге белән масаеп горурланган Болгар, Ас һәм Рус җирләрен яулап алу турында карар кабул ителә[80]. »

Көнбатышка яу чабу һәм Идел буе Болгарын басып алу (1236—1237 еллар)

1234 елгы корылтайдан соң кыска вакыт эчендә өстәмә салымнар җыю гамәлгә ашырыла һәм гаскәр туплау башлана. Үгәдәй боерыгы буенча:

« Биләмәләр белән идарә итүче бөек кенәз-патшалар да, үз карамагында берни булмаганнар да өлкән улларын сугышка җибәрергә тиеш. Нойон-төмәннәр, меңлекләр, йөзлекләр һәм десятниклар, шулай ук барлык катлау кешеләре дә өлкән улларын яуга җибәрергә тиеш. Шулай ук патша хатыннары да, кияүләре дә өлкән улларын сугышка җибәрәчәк[79]. »

Һәр гаиләдән бер сугышчыга яуга китү мәҗбүрияте куела. Бу Монгол империясендә моңа кадәр күрелмәгән күләмдә хәрби көч туплау була[62][81]. Үгәдәй боерыгын нигезендә, Чыңгызыйларның күбесе походта шәхсән катнаша:

« Чыңгыз ханның кече улы Күлхан, Үгәдәйнең уллары Гүйүк һәм Кадан, Толыйның уллары Мүнкә һәм Бүчек, Чагатайның уллары Бүре һәм Байдар, шулай ук барлык өлкән Җүчиләр — Батый, Орда, Шибан һәм Тангыт, мактаулы әмирләрдән — Сүбәдәй баһадир, Бурандай батыр һәм башка берничә әмир[82]. »

Гаскәрләр белән идарә итү Батыйга йөкләнә, Сүбәдәй аның төп киңәшчесе була. Чыңгызыйлар нәселенән чыкмаса да, бу гаскәр башлыгы Көнбатыш яулары вакытында хәрби хәрәкәтләрне оештыруда һәм алар белән җитәкчелек итүдә зур роль уйный[83][71].

undefined

«И-вэй» елында (1235 елның 21 гыйнвары — 1236 елның 8 феврале) Сүбәдәй, гаскәрнең тупланып бетүен дә көтмичә, Бачман командалыгында хәрәкәт иткән йәмәкләргә һөҗүм башлый һәм аларны тар-мар итә. Бачман Идел иңкүлекләренә таба чигенә. Моның белән үзенең Көньяк флангын йәмәкләрнең контратакасыннан саклап кала, Сүбәдәй Болгарга каршы генераль һөҗүм әзерли башлый. 1236 елның язында һәм җәендә Батый гаскәрләре Көньяк Урал буенда мадьярларга каршы сугыша.

Идел буе Болгарына һөҗүм 1236 елның җәй азагында яки көзендә Гүйүк һәм Мүнкә гаскәрләре якынлашканнан соң башлана һәм алар берничә корпус булып, уртак юнәлештә Биләргә ("Бөек кала"га) таба хәрәкәт итә[84].

« 6744 (1236) елның җәендә... Болгар җирләренә шәрык илләреннән  динсез татарлар килә һәм данлыклы Бөек Болгар шәһәрен яулап ала, карттан алып яшькә кадәр һәм чын сабыйга кадәр корал белән кыйный, бик күп товарларын талый, шәһәрләренә ут төртә һәм әсирлеккә ала[61]. »
« Башта алар [патша уллары] күп халык яшәгән һәм дөньяда барып җитәргә кыен буларак билгеле Болгар шәһәрен көч һәм һөҗүм белән яулап ала. Үзләре кебекләргә мисал итеп, анда яшәүчеләрне [өлешчә] үтерә, [өлешчә] әсирлеккә ала[85]. »

И. Л. Измайлов фикеренчә, Болгарның оборона үзәге җимерелгәч, каршылык күрсәтү туктала[86][87]. Аерым пунктлар гына монгол гаскәрләренә каршы торырга омтыла. Ләкин яулап алынган калалар белән бергә коралларын салган болгар шәһәрләре дә җимерелә. Хәрби җиңелү болгар аксөякләренең бер өлешенең монголлар ягына күчүе белән тагын да катлауландырыла[86][87].

Болгарларны җиңү монголларга бөтен Идел буен яулап алу мөмкинлеген ача. И. Л. Измайлов фикеренчә, бу вакытта монгол гаскәрләре бүленеп Идел буе җирләрен бер-бер артлы яулап ала башлый. 1237 елның җәендә Батый гаскәрләре, ял итеп, сафларын резервлар белән тулыландыру өчен, өлешчә Идел аръягы далаларына чигенә. Кайбер отрядлар, аерым шәһәрләрнең һәм өлкәләрнең каршылык күрсәтүен басарга тырышып, Болгарда сугышуларын дәвам итә. Икенче һөҗүм Болгарның көньяк өлешенә һәм Түбән Идел буена ясала. 1237—1238 елларда Түбән Идел тулысынча яулап алына[88]. Плано Карпини хәбәр иткәнчә[89], саксиннарның бер өлеше аяусыз көрәшә, аларның каршылык күрсәтүе җитди тырышлык ярдәмендә беркадәр вакыттан соң гына бастырыла.

1237 елның җәй азагында яки көз башында монгол гаскәрләре Самара Лукасына якын традицион кичү районында Идел аша чыга. Бу вакытта Идел һәм Самара Лукасы буендагы болгар шәһәрләре юк ителә һәм кабат торгызылмый[90]. Алга таба монгол гаскәрләре Сыры һәм Хопёр елгаларының башларына таба, Болгар җирләренең көньяк өлешенә таба юнәлә. 1223 елда болгарлар Золотарёво шәһәрлеге тирәсендә Сүбәдәй һәм Җәбә гаскәрләрен тар-мар итә[88][91].

Посурьеда каршылык күрсәтүне бастыру үзәге һәм монгол гаскәрләренең туплану урыны булып Уза елгасы буе тора. Моннан мордва җирләренә бәреп керә башлыйлар һәм тиз арада аларны буйсындыралар[88][91].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Греков Б. Д., Якубовский А. Ю. Золотая Орда и её падение. — М.Л.: Издательство Академия наук СССР, 1950. — 479 с.
  2. Греков И. Б., Шахмагонов Ф. Ф. Мир истории: Русские княжества XIII—XV веков. — М.: Молодая гвардия, 1986. — 334 с.
  3. Каргалов В. В. Внешнеполитические факторы развития феодальной Руси. Феодальная Русь и кочевники. — М.: Высшая школа, 1968. — 263 с.
  4. Каргалов В. В.  Монголо-татарское нашествие на Русь: XIII век. — 2-е изд. — М.: КД «Либроком», 2011. — 136 с.
  5. 1 2 Черепнин Л. В.  Монголо-татары на Руси (XIII век) // Татаро-монголы в Азии и Европе. — 2-е изд., перераб. и доп. — М.: Наука, 1977. — С. 186—209.
  6. Измайлов, 2015, бит. 90
  7. Халиков А. Х.  Монгольское нашествие и судьба Великого города // Археологические памятники Нижнего Поволжья. — Казань: Институт языка, литературы и истории Казанского филиала Академии наук СССР, 1984. — С. 82—98.
  8. Халиков А. Х., Халиуллин И. Х. Основные этапы монгольского нашествия на Волжскую Булгарию // Волжская Булгария и монгольское нашествие. — Казань: Институт языка, литературы и истории Казанского филиала Академии наук СССР, 1988. — С. 4—23.
  9. Халиуллин И. Х. О монгольском походе 1232 года на Волжскую Булгарию // Волжская Булгария и монгольское нашествие. — Казань: Институт языка, литературы и истории Казанского филиала Академии наук СССР, 1988. — С. 23—27.
  10. Хузин Ф. Ш. Укрепления внешней линии обороны Билярского городища // Военно-обронительное дело домонгольской Булгарии. — Казань, 1985. — С. 58—90.
  11. Хузин Ф. Ш., Кавеев М. М. Исследование внутренней линии обороны Билярского городища // Военно-обронительное дело домонгольской Булгарии. — Казань, 1985. — С. 41—57.
  12. Allsen, 1983
  13. Оллсен, 2008
  14. Измайлов, 2009, бит. 138
  15. Хрусталёв Д. Г. Русь: От нашествия до «ига» (30–40 годы XIII века). — СПб., 2004.
  16. Храпачевский Р. П. Военная держава Чингисхана. — М., 2004.
  17. 1 2 Хузин, 2006, бит. 163
  18. 1973 елгы аэросурәт буенча, җир үрләренең төп рәтенең озынлыгы 4800 м, өстәмә рәтнең кайбер җирләрендә төзелеп бетмәгән урын 5400 м тәшкил итә. Ныгытмалардан тыш кеше яши торган мәйдан — 116 гектар, ныгытмалар белән бергә — 130,6 гектар. Тышкы шәһәр өч рәт ныгытма белән әйләндереп алына. Эчке (төп) үр рәтенең гомуми озынлыгы якынча 9125 м. Урыны белән төзелеп бетмәгән урта үр рәтенең озынлыгы 9375-9400 метрга, беренче ике үр рәтеннән 80-100 метр ераклыкта урнашкан тышкы үр рәтенең озынлыгы 10-200 метрга җитә. Тышкы шәһәрнең кеше яши торган территориясе ныгытмаларсыз — 374,1 га, ныгытмалар белән бергә — 489,6 га. Шулай итеп, шәһәрлекнең гомуми мәйданы ныгытмалар белән бергә 620,2 га тәшкил итә, алардан башка, ягъни кеше яши торган мәйданның күләме — 490 га. Ныгытылмаган шәһәр яны территорияләрен исәпкә алганда, Биләр комплексының гомуми мәйданы 800 гектарга җитә.
  19. Волжская Булгария и Великая Степь, 2006, бит. 657
  20. Измайлов, 2006, бит. 368
  21. 1 2 Пилипчук, 2020, бит. 57
  22. Измайлов, 2008, бит. 143
  23. Измайлов, 2008, бит. 150
  24. Халиков, 1994, бит. 21
  25. Хузин, 1985
  26. Хузин, Кавеев, 1985
  27. Волжская Булгария и Великая Степь, 2006, бит. 658
  28. Измайлов, 2006, бит. 374
  29. Халиков, 1994, бит. 22—23
  30. Монгол чыганакларына нигезләнгән XIII йөзнең 1217—1219 еллар хронологиясе фарсы һәм кытай елъязмаларында бик буталчык. Рәшид әд-Диннең "Җәми әт-Тәвәрих"ы һәм «Шэн-у ципь-чжэн лу» кытай чыганагы моңа ачык мисал булып тора.
  31. 1 2 Оллсен, 2008, бит. 352
  32. 1 2 3 Измайлов, 2015, бит. 91
  33. 1 2 Оллсен, 2008, бит. 353
  34. 1 2 Оллсен, 2008, бит. 354
  35. Джузджани, 1941
  36. Измайлов, 2009, бит. 133
  37. Храпачевский, 2005, бит. 326
  38. 1 2 3 Измайлов, 2009, бит. 137
  39. 1 2 Измайлов, 2009a, бит. 81
  40. 1 2 Пилипчук, 2011, бит. 151
  41. Ибн аль-Асир, 1884, бит. 28
  42. 1 2 Измайлов, 2008, бит. 160
  43. 1 2 Измайлов, 2008, бит. 162
  44. 1 2 Измайлов, 2015, бит. 94
  45. 1 2 3 4 Оллсен, 2008, бит. 355
  46. 1 2 3 4 Измайлов, 2015, бит. 95
  47. 1 2 Хаутала, 2020, бит. 654
  48. Пилипчук, 2011a, бит. 275
  49. 1 2 3 4 Оллсен, 2008, бит. 356
  50. ‛Ala’ ad-Din Ata Malik Juwaynī. Ta’rikh-i Jahan-guša / ed. by Qazvini. I—III. — Лондон; Лейден, 1912—1937.
  51. Ala-ad-Din Ata-Malik Juvaini. The History of the World Conqueror/ transl. by J.A.Boyle. I—II. — Cambridge. Mass., 1958.
  52. Rashīd al-Dīn. The Successors of Genghis Khan/ transl. by J.A.Boyle. — New York; London, 1971.
  53. Yen Fu. — 1976. — 2976 с.
  54. Рашид ад-Дин. Сборник летописей. — Т. II / Ю. П. Верховский (пер.), И. П. Петрушевский (ред.). — Калып:М.-Л.: Издательство Академии наук СССР, 1960. — 214 с.
  55. Тизенгаузен В. Г. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. — Т. II: Извлечения из персидских сочинений / А. А. Ромаскевич, С. Л. Волин (ред. и пер.). — Калып:М.-Л.: Издательство Академии наук СССР, 1941. — 306 с.
  56. Ибн Василь, 1884, бит. 70
  57. IV гасырдан башлап венгр кабиләләренең Көньяк Урал территориясеннән Көнбатышка таба миграциясе бара. Аларның бер өлеше Көньяк Чулман бассейнына килеп урнаша һәм XIII гасырда шунда яши. Ул заманның язма чыганакларында алар маҗгардлар яки баҗгардлар дип атала
  58. 1 2 3 4 Измайлов, 2015, бит. 96
  59. Карпини, 1957, бит. 57—58
  60. Робрук, 1957, бит. 185
  61. 1 2 Лаврентьевская летопись, 1846
  62. 1 2 3 4 5 Измайлов, 2015, бит. 97
  63. Рәшид ад-Дин Бачман турындагы хикәясендә аны илбүре кабиләсенең өлкән әмире буларак телгә ала
  64. Рашид ад-Дин. Сборник летописей. — Т. 2.. — М.Л.: Издательство АН СССР, 1960.
  65. Усманов М. А. Татарские исторические источники XVII—XVIII вв. «Сборник летописей», «Дафтар-и Чингиз-наме», «Таварих-и Булгария», Татарские шаджара. — Казань: Изд-во Казанского государственного университета, 1972. — 223 с.
  66. Golden P.B. Cumanica II: The Olberli (Olperli). The Fortunes and Misfortunes of an Inner Asian Nomadic Clan // Archivum Eurasiae Medii aevi. Vol. 6.. — Wiesbaden, 1986.
  67. Джувейни, 2004
  68. 1 2 Оллсен, 2008, бит. 357
  69. Пилипчук, 2011a, бит. 283
  70. P’eng Ta-ya. Hei-ta shih-lueh// Wang Kuo-wei. Meng-ku shih-liao ssu-chung. Taipei (на кит. яз.). — 1975.
  71. 1 2 Измайлов, 2009, бит. 143
  72. 1 2 Оллсен, 2008, бит. 358
  73. Бу эпизод турында хәбәрне "Юань-ши"да (Yen Fu, 1976. Ching-hsien chi// Yüan shih. O-hsiang ling-shih ed. Peking (на кит. яз.), ch.2, p.35; ch.3, p.43; ch.3D, p.1050; ch.63, p.1570) һәм Җүвәйнидә табарга мөмкин (‛Atā-Malik Juvainī, 1958. The History of the World Conqueror/ transl. by J.A.Boyle. I—II. Cambridge. Mass. II, pp.553-554). Бер генә чыганак та барлык детальләрне үз эченә алмый, ләкин булган хәбәрләрне синтезлау шактый тулы картина тудыра
  74. Кытай чыганаклары Бачманның Каспий диңгезендәге утрауда яшеренгәнлеген раслый, фарсы чыганаклары исә аны Итил утравында, ягъни Иделдә эзләп тапканнар дип күрсәтә.
  75. "Юань-ши"да булган хәбәрне (Yen Fu, 1976, ch.3, p.43) Җүвәйни дә раслый. Чыннан да, Каспий диңгезендә җил һәм су күтәрелү хәрәкәте комбинациясе елга өсте тигезлегенең түбәнәюенә китерергә мөмкин була
  76. Бу аланнар, бәлки, Урта гасырларда Каспий диңгезенең көнчыгыш һәм төньяк ярларында яшәгән «транскаспий аслары» вәкилләре булгандыр.
  77. Поляклар һәм венгрларның гомуми атамасы дип фаразлана.
  78. Сокровенное сказание, 1941, бит. 191
  79. 1 2 Сокровенное сказание, 1941, бит. 192
  80. Арсланова А. А. Сведения Ала ад-Дина Джувейни о завоевании монголами Волжской Булгарии // Волжская Булгария и монгольское нашествие. — Казань: Институт языка, литературы и истории Казанского филиала Академии наук СССР, 1988. — С. 33–43.
  81. Измайлов, 2009, бит. 141
  82. Рашид-ад-Дин, 1941, бит. 34
  83. Измайлов, 2015, бит. 99
  84. Измайлов, 2009, бит. 144
  85. Джувейни, 1941, бит. 22
  86. 1 2 Измайлов, 2015, бит. 101
  87. 1 2 Измайлов, 2009, бит. 146
  88. 1 2 3 Измайлов, 2015, бит. 102
  89. Карпини, 1957, бит. 57
  90. Матвеева Г. И., Кочкина А. Ф. Муромский городок. Археологические памятники Самарской области. — Самара: Самарский объединенный исторический краеведческий музей, 1998. — 46 с.
  91. 1 2 Измайлов, 2009, бит. 147

Әдәбият

  • Волжская Булгария и Великая Степь // История татар с древнейших времён: в 7 томах. — Казань: Академия наук Республик Татарстан, Институт истории имени Ш.Марджани, 2006. — Т. 2. — 956 с. — ISBN 5-903099-01-7.
  • Измайлов И.Л. Внешняя политика Булгарского государства // История татар с древнейших времён: в 7 томах. Волжская Булгария: Военное дело, внешняя политика. — Казань: Академия наук Республик Татарстан, Институт истории имени Ш.Марджани, 2006. — Т. 2. — 956 с. — ISBN 5-903099-01-7.
  • Измайлов И.Л. Защитники «Стены Искандера». — Казань: Татарское книжное издательство, 2008. — 206 с. — ISBN 978-5-298-01699-5.
  • Измайлов И.Л. Походы в Восточную Европу в 1223—1240 годах // История татар с древнейших времён: в 7 томах. Улус Джучи (Золотая Орда): XII — середина XV века. — Казань: Академия наук Республик Татарстан, Институт истории имени Ш.Марджани, 2009. — Т. 3. — 1055 с. — ISBN 5-903099-01-7.
  • Измайлов И.Л. Волжская Булгария накануне походов Бату // История татар с древнейших времён: в 7 томах. Срединная Азия и Восточная Европа в XII — начале XIII века. — Казань: Академия наук Республик Татарстан, Институт истории имени Ш.Марджани, 2009a. — Т. 3. — 1055 с.
  • Измайлов И.Л. «Народ там свирепый»: Монгольское завоевание Волго-Уральского региона (1223—1240 годы) // Золотоордынская цивилизация. — Казань: Академия наук Республик Татарстан, Институт истории имени Ш.Марджани, 2015. — Вып. 8. — С. 90—109.
  • Оллсен Т. Т. Прелюдия к западным кампаниям: Монгольские военные операции в Волго-Уральском регионе (1217–1237 годы) // Степи Европы в эпоху средневековья : сборник. — Донецк: Издательство Донецкого национального университета, 2008. — Т. 6: Золотоордынское время. — С. 351—362.
  • Пилипчук Я. В. Монгольское завоевание владений восточных кыпчаков и Волжской Булгарии // Военное дело Золотой Орды: Проблемы и перспективы изучения. — Казань: Академия наук Республик Татарстан, Институт истории имени Ш.Марджани, 2011. — С. 143—156. — 220 с.
  • Пилипчук Я. В. Монгольское завоевание кочевий восточных кипчаков // Тюркологический сборник. — СПб.: Институт восточных рукописей РАН, 2011a. — Т. 2009—2010. — С. 259—288.
  • Пилипчук Я. В. Саксин: Этническая и политическая история // Восток (Oriens). — М.: Институт востоковедения РАН, 2013. — № 4.
  • Пилипчук Я. В. Волжская Булгария: Первое мусульманское государство в Восточной Европе // Novogardia. — 2020. — № 2(6). — С. 57—85.
  • Почекаев Р. Ю. Батый: Хан, который не был ханом. — М.—СПб.: АСТ; Евразия, 2007. — 350 с. — ISBN 978-5-17-038377-1.
  • Халиков А.Х. Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария. — Казань: ФЭН; Академия наук Татарстана, 1994. — 164 с.
  • Хаутала Р. Ранние джучидские военные компании и про-толуидские письменные источники // Золотоордынская цивилизация. — Казань: Академия наук Республик Татарстан, Институт истории имени Ш.Марджани, 2020. — Вып. 8(4). — С. 647—661.
  • Храпачевский Р. П. Военная держава Чингисхана. — М.: АСТ; Люкс, 2005. — 557 с. — (Военно-историческая библиотека). — 5000 экз. — ISBN 5-17-027916-7.
  • Хузин Ф.Ш. Укрепления внешней линии обороны Билярского городища // Военно-Обронительное дело домонгольской Булгарии. — Казань, 1985. — С. 58—90.
  • Хузин Ф.Ш.,Кавеев М.М. Исследование внутренней линии обороны Билярского городища // Военно-Обронительное дело домонгольской Булгарии. — Казань, 1985. — С. 41—57.
  • Хузин Ф.Ш. Великий город на Черемшане и город Булгар на Волге // История татар с древнейших времён: в 7 томах. Волжская Булгария: Города и сельские поселения. Булгария — страна городов. — Казань: Академия наук Республик Татарстан, Институт истории имени Ш.Марджани, 2006. — Т. 2. — 956 с. — ISBN 5-903099-01-7.
  • Allsen, Th. T. Prelude to the Western Campaigns: Mongol Military Operations in the Volga-Ural Region, 1217–1237 [ингл.] // Archivum Eurasiae medii aevi. — 1983. — Vol. 3. — P. 5—24.

Чыганаклар

  • Аннинский С. А. Известия венгерских миссионеров XIII—XIV веков о татарах в Восточной Европе // Исторический архив. — М.—Л.: Издательство АН СССР, 1940. — Т. 3. — С. 71—112.
  • Лаврентьевская летопись // Полное собрание русских летописей. — СПб.: типография Министерства внутренних дел, 1846. — Т. 1. — 267 с.
  • Из летописи Ибн аль-Асира // Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды / Пер.В. Г. Тизенгаузена. — СПб.: Тип. Императорской академии наук, 1884. — Т. 1: Извлечения из сочинений арабских. — С. 1—45.
  • Из сочинения Ибн Василя // Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды / Пер. В. Г. Тизенгаузена. — СПб.: Тип. Императорской академии наук, 1884. — Т. 1: Извлечения из сочинений арабских. — С. 70—75.
  • Ата-Мелик Джувейни. Чингисхан. История Завоевателя Мира = Genghis Khan: the history of the world conqueror / Перевод с текста Мирзы Мухаммеда Казвини на английский язык Дж. Э. Бойла, с предисловием и библиографией Д. О. Моргана. Перевод текста с английского на русский язык Е. Е. Харитоновой. — М.: «Издательский Дом МАГИСТР-ПРЕСС», 2004. — 690 с. — 2000 экз. — ISBN 5-89317-201-9.
  • Из «Истории завоевателя мира» Джувейни // Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды / Пер. В. Г. Тизенгаузена. — М.Л.: Издательство АН СССР, 1941. — Т. 2: Извлечения из персидских сочинений. — С. 21—26.
  • Из «Насировых разрядов» Джузджани // Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды / Пер. В. Г. Тизенгаузена. — М.Л.: Издательство АН СССР, 1941. — Т. 2: Извлечения из персидских сочинений. — С. 13—19.
  • Карпини Иоанн де Плано. История Монгалов // Путешествие в восточные страны Плано Карпини и Робрука / Под ред. Н. П. Шастиной. — М.: Государственное издательство географической литературы, 1957.
  • Из «Сборника летописей» Рашид-ад-Дина // Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды / Пер. В. Г. Тизенгаузена. — М.Л.: Издательство АН СССР, 1941. — Т. 2: Извлечения из персидских сочинений. — С. 28—79.
  • Рашид ад-Дин. Сборник летописей. — М.Л.: Издательство АН СССР, 1960. — Т. 2.
  • Робрук Г. Путешествие в восточные страны // Путешествие в восточные страны Плано Карпини и Робрука / Под ред. Н. П. Шастиной. — М.: Государственное издательство географической литературы, 1957.
  • Сокровенное сказание. Монгольская хроника 1240 года под названием Mongrol-un Niručа tobčiyаn. Юань Чао Би Ши. Монгольский обыденный изборник. / Пер. Козин С. А. Козина. — Калып:М.-Л.: Издательство Академии наук СССР, 1941. — Т. 1.