Индонезия
Индоне́зия (индон. Indonesia), рәсми атама — Индоне́зия Җөмһүрияте (индон. Republik Indonesia) — Көньяк-көнчыгыш Азияда иң зур дәүләт, мәйданы буенча дөньяда 16нчы урында. Зонд архипелагы утрауларында урнаша һәм иң зур утрау дәүләте булып санала. Халык саны буенча (230,5 млн кеше) дөньяда дүртенче урында. Бай тарихлы дәүләт.
Үз бердәмлеге өчен Индонезия Нидерландларның колонияль эшчәнлегенә рәхмәтле булырга тиеш. Нидерландлар архипелаг утрауларның күпчелеген үз хакимлеге астында җыйган.
Башкала
Башкаласы ― Джакарта. Башкаланы төзелеп килүче Нусантара шәһәренә күчерү планы тормышка ашырыла.
Индонезия җитәкчелегенең башкаланы күчерү турындагы карары Джакартада халыкның артык күбәюе, бу мегаполисның инфраструктура һәм экология проблемалары белән мотивацияләнә. Грунт нигезенең масштаблы деформацияләре нәтиҗәсендә Джакартаның елына 25 сантиметр тизлек белән су астына китүен раслаган фәнни тикшеренүләр игътибарга алынган: әлеге тенденция сакланып калса, һәрхәлдә, якындагы ике-өч дистә ел эчендә шәһәрнең яртысына су басу куркынычы яный [8] .
Яңа башкаланы төзү планнары 2019 елда игълан ителгән, шәһәр төзелеше эшләре 2021 елда башланган. Яңа башкала исеме рәсми рәвештә 2022 елның гыйнварында расланган.
Мәдәният
Дин
Индонезия — мөселманнар саны буенча дөньяда беренче урында тора, чөнки индонезиялеләрнең 87 % тан артыгы үзләрен 2010 елгы халык санын алу буенча мөселман дип игълан иткән. Кайсыбер аерым утрауларда башка дин вәкилләре дә бар. 9,87 % — христианнар, 1,69 % (3 млн 528 мең кеше) — һинд дине вәкилләре, 0,72 % — буддачылык тарафдары һәм 0,56 % — башка диннәр вәкилләре. Индонезия Конституциясе рәсми рәвештә ислам, протестантлык, Рим католик динен, буддачылыкны, һинд динен һәм конфуцианлыкны гына таный.
- ↑ http://badanbahasa.kemdikbud.go.id/lamanbahasa/sites/default/files/UU_2009_24.pdf
- ↑ 36 // Undang-Undang Dasar Negara Republik Indonesia Tahun 1945 (индон.)
- ↑ 5.1 // https://peraturan.bpk.go.id/Home/Details/162614/perda-no-2-tahun-2021
- ↑ 1 2 https://www.worldometers.info/world-population/indonesia-population/
- ↑ 1 2 Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
- ↑ 1 2 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ Константин Волков. Столица Индонезии уходит под воду катастрофическими темпами. Российская газета, 29.08.2019