Иммануил Кант

Иммануи́л Кант (алман. Immanuel Kant [ɪˈmaːnu̯eːl ˈkant]; 22 апрель 1724, Кенигсберг, Пруссия[13] — 12 февраль 1804, шунда ук) — Романтизм һәм Мәгърифәт чоры чикләрендә эшчәнлеген алып барган немец фәлсәфәчесе, алман классик фәлсәфәсенең башлап җибәрүчесе.

Тәрҗемәи хәле

Бай булмаган һөнәрче гаиләсендә туа. Эммануил исемен Изге Эммануил хөрмәтенә бирәләр. Кант «Фридрихс-Коллегиум» дәрәҗәле гимназиясен тәмамлый, аннары Кенигсберг университетына керә. Атасының үлеме сәбәпле ул университетны тәмамлый алмый. Гаиләсен туендырыр өчен укуны ташлаганнан соң ул өй укытучысы булып эшли. Нәкъ шушы дәвердә, ягъни 17471755 елларда ул үзенең әле дә актуальлеген югалтмаган Кояш системасының беренчел томанлыктан килеп чыгуы турындагы космогоник теориясен эшләп чыгара һәм нәшер итә.

1755 елда Кант диссертациясен яклый һәм университетта укытырга рөхсәт бирүче доктор дәрәҗәсен ала. Аның кырык елдан артыкка сузылган укытучылык дәвере башлана.

1770 елда ул Кенигсберг университетында логика һәм метафизика профессоры буларак билгеләнә. 1797 елга кадәр ул фәлсәфә, математика һәм физика белән бәйле төрле дәресләр бирә.

Фәлсәфә

Профессор булы эшләгән чорда ул үзенең фәлсәфәсенең үзәген тәшкил итүче өч төп әсәрен яза:

Бу әсәрләр фәлсәфәдә фундаменталь урын алып торалар һәм авторына XVIII гасырның бөек фикер йөртүчесе абруен казандыралар. Алар фәлсәфәнең алдагы үсешенә зур тәэсир ясыйлар.

Искәрмәләр

  1. Московский областной научно-исследовательский клинический институт имени М. Ф. Владимирского — 1772.
  2. Immanuel Kant // Mathematics Genealogy Project (ингл.) — 1997.
  3. 1 2 Immanuel Kant // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  4. Immanuel Kant // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  5. Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Kant, Immanuel // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
  6. Immanuel Kant // Mathematics Genealogy Project (ингл.) — 1997.
  7. Immanuel Kant // Mathematics Genealogy Project (ингл.) — 1997.
  8. Immanuel Kant // Mathematics Genealogy Project (ингл.) — 1997.
  9. Immanuel Kant // Mathematics Genealogy Project (ингл.) — 1997.
  10. Immanuel Kant // Gran Enciclopèdia Catalana (кат.)Grup Enciclopèdia, 1968.
  11. Kant, Immanuel // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
  12. Immanuel Kant // BeWeB
  13. Бүгенге көндә Калининград, Россия
  14. 1 2 Зарипов М.М. Фәлсәфә тарихы: студентлар өчен лекцияләр курсы. — Казан: ТҖМДН нәшрияты, 2009. — б. 88.

Чыганаклар

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә