Уфа сәнгать укуханәсе

Уфа сәнгать училищесы, рус. Уфимское училище искусств, баш. Өфө сәнғәт училищеһы1921 елдан Уфада эшләп килүче, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә махсус урта белемле белгечләр әзерләүче уку йорты, бюджеттагы һөнәри белем бирүче дәүләт уку йорты (көллият).
Балалар музыка, сәнгать мәктәпләре өчен укытучылар, мәдәният оешмалары өчен хезмәткәрләр әзерләп чыгара.

undefined

Директорлар

  • Владимир Белов, РФ атказанган, БР халык артисты.
  • Лидия Воробьёва
  • Шамил Абдраков (2022 елның октябреннән)[1]

Тарих

Белгечлекләр

Музыка һәм сәнгать бүлекләрендә дизайн, фортепиано, вокал сәнгате, оркестр өчен тынлы һәм бәрмә уен кораллары, халык оркестры уен кораллары, эстрада җыры, музыка теориясе, Россия халыкларының музыка уен кораллары, музыкада тавыш яздыру осталыгы, хор дирижерлыгы, оркестр өчен кыллы уен кораллары, эстрада уен кораллары белгечлекләренә өйрәтәләр.

Бина

Файл:Уфа СУ 1.jpg
училище бинасы

Уфаның Киров районында урнашкан бина 1971 елда 4 катлы итеп кирпечтән төзелгән. 600 урынлы концерт залы, картиналар галереясы бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1997 «Культура» газеты үткәргән «Окно в Россию» бәйгесендә училищенең сәнгать бүлеге призлы урын алган.[3]

Сылтамалар