Чекунков Алексей Олегович
Алексе́й Оле́гович Чекунко́в (3 октябрь 1980, Минск) — Россия дәүләт эшлеклесе. Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгышны һәм Арктиканы үстерү буенча министры (2020 елның 10 ноябреннән, 2024 елның 14 маенда яңадан раслана[1]).
2014 елның 25 сентябреннән 2020 елга кадәр Ерак Көнчыгыш һәм Байкал төбәкләрен үстерү өчен Внешэкономбанк тарафыннан гамәлгә куелган Ерак Көнчыгышны һәм Арктиканы үстерү фондының генераль директоры вазифасын башкара.
Тәрҗемәи хәле
Алексей Чекунков 1980 елның 3 октябрендә Минскта туа. Әтисе — Олег Фёдорович Чекунков Белоруссиянең тышкы икътисади элемтәләр министры урынбасары (1997—1998), Белоруссиянең Вьетнамдагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе (1998—2001).
Белеме
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының (университеты) Халыкара икътисади мөнәсәбәтләр факультетын һәм Ерак Көнчыгыш федераль университетында «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча магистратура тәмамлый[2].
Эшчәнлеге
Алексей Чекунков 2001—2011 елларда турыдан-туры инвестицияләр секторы җитәкче вазифасын башкара. Халыкара һәм Россия финанс оешмаларының, шул исәптән Ерак Көнчыгыш территориясендә — Саха (Якутия) Республикасында һәм Хабаровск краеның (Алроса, Delta Private Equity, Альфа-групп) эре проектлары белән идарә итә[3][4]. New Nations Capital (венчур инвестицияләре, инвестиция-банк хезмәтләре) инвестиция ширкәтен җитәкли.
2011—2013 елларда Чекунков Россия туры инвестицияләр фондын (РФПИ) оештыруда катнаша: директор, идарә әгъзасы һәм инвестиция комитеты әгъзасы вазифасын башкара. Сәламәтлек һәм энергия саклау, чимал секторы өлкәсендәге инвестиция проектлары, шулай ук Кытай инвестиция корпорациясе (CIC) белән берлектә Россия-Кытай инвестиция фондын булдыру өчен җаваплы була[5].
2014—2020 елларда — Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү фонды (ВЭБ.РФ) генераль директоры. Алексей Чекунков 2020 елның 10 ноябрендә Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгышны һәм Арктиканы үстерү буенча министры вазифасына билгеләнә[6].
2024 елның 14 маенда Чекунков Дәүләт Думасы тарафыннан Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгышны һәм Арктиканы үстерү буенча министры вазифасына яңадан раслана, шул ук көнне Россия Федерациясе Президенты вазифага билгеләү турында указ имзалый[7].
Дәүләт эшлеклесе төрле елларда «АК „АЛРОСА“» гавами акционерлык җәмгыятенең күзәтүчеләр советына, «РусГидро» гавами акционерлык җәмгыяте директорлар советына һәм башка ширкәтләргә керә.
Ерак Көнчыгышны социаль-икътисади үстерү мәсьәләләре буенча хөкүмәт комиссиясе[8] һәм Арктиканы үстерү буенча дәүләт комиссиясе әгъзасы[9].
Транспорт маршрутларын төзү һәм камилләштерү
Алексей Чекунков икенче тапкыр вазифага билгеләнү алдыннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда, 2030 елга кадәр бу төбәкләрдә эшнең ун төп өстенлекле юнәлешен билгели. Аерым алганда, 1 меңгә якын яңа объект төзү, шулай ук транспорт коридорларын үстерү планлаштырыла: Төньяк диңгез юлының йөк ташу мөмкинлеген 2030 елга 150 миллион тоннага кадәр һәм 2032 елга Россия тимер юлларының Көнчыгыш полигоны буенча — 270 миллион тоннага кадәр арттыру күздә тотыла[10].
Гаилә
Өйләнгән, ике кызы бар[11].
Искәрмәләр
- ↑ Энциклопедия ТАСС, 2024. Чекунков, Алексей Олегович. Министр РФ по развитию Дальнего Востока и Арктики
- ↑ Биография Алексея Чекункова
- ↑ Дальневосточные новации оценили в Белом доме
- ↑ Биография Алексея Чекункова, выдвинутого на пост министра по развитию Дальнего Востока и Арктики
- ↑ «Сейчас нужно пройти через геополитическую ломку»
- ↑ Алексей Чекунков назначен Министром по развитию Дальнего Востока и Арктики // kremlin.ru
- ↑ Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб. kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Правительственная комиссия по вопросам социально-экономического развития Дальнего Востока
- ↑ Состав президиума Государственной комиссии по вопросам развития Арктики
- ↑ Алексей Чекунков перечислил 10 ключевых приоритетов для Дальнего Востока и Арктики. Журнал "Эксперт" (14 май 2024).
- ↑ Чекунков, Алексей Олегович. ТАСС (9 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2021.
Сылтамалар
- Биография Алексея Чекункова // ТАСС.
- Биография Алексея Чекункова, выдвинутого на пост министра по развитию Дальнего Востока и Арктики // Комсомольская правда.