Аллаһның 99 исеме
Бу мәкалә Ислам турында |
| Исламның 5 баганасы |
| Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
| Кодси шәһәрләр |
| Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
| Шәхесләр |
| Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
| Бәйрәмнәр |
| Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
| Корбан – Гашура |
| Кадер кичәсе |
| Биналар |
| Мәчет – Манара |
| Мигъраб – Кәгъбә |
| Дин әһелләре |
| Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
| Коръән һәм башка дини чыганаклар |
| Коръән – Хәдис – Сөннәт |
| Фикһ – Фәтва – Шәригать |
| Мәзһәбләр |
| Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
| Башка юнәлешләр |
| Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
| Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
Аллаһның 99 исеме(рус. 99 имен Аллаха) — Коръән һәм сөннәттән алынгын Аллаһ тәгаләнең 99 исеме. Мөхәммәт с. г. с. әйткәнчә, бу исемнәрне белүче кеше җәннәткә керер.
Аллаһның 99 исеме "Исми әгъзам догасы"нда санала:
гарәп. هُوَ اللَّهُ الَّذِي لَآ إِلَهَ إِلَّا هُوَ الرَّحْمَانُ الرَّحِيمُ الْمَلِكُ الْقُدُّوسُ السَّلَامُ الْمُؤْمِنُ الْمُهَيْمِنُ الْعَزِيزُ الْجَبَّارُ الْمُتَكَبِّرُ الْخَالِقُ الْبَارِئُ الْمُصَوِّرُ الْغَفَّارُ الْقَهَّارُ الْوَهَّابُ الرَّزَّاقُ الْفَتَّاحُ الْعَلِيمُ الْقَابِضُ الْبَاسِطُ اللهالْخَافِضُ الرَّافِعُ الْمُعِزُّ الْمُذِلُّ السَّمِيعُ الْبَصِيرُ الْحَكَمُ الْعَدْلُ اللَّطِيفُ الْخَبِيرُ الْحَلِيمُ الْعَظِيمُ الْغَفُورُ الشَّكُورُ العَلِيُّ الْكَبِيرُ الْحَفِيظُ الْمُقِيتُ الْحَسِيبُ الْجَلِيلُ الْكَرِيمُ الرَّقِيبُ الْمُجِيبُ الْوَاسِعُ الْحَكِيمُ الْوَدُودُ الْمَجِيدُ الْبَاعِثُ الشَّهِيدُ الْحَقُّ الْوَكِيلُ الْقَوِيُّ الْمَتِينُ الْوَلِيُّ الْحَمِيدُ الْمُحْصِى الْمُبْدِئُ الْمُعِيدُ الْمُحْيِ الْمُمِيتُ الْحَيُّ الْقَيُّومُ الْوَاجِدُ الْمَاجِدُ الْوَاحِدُ الْأَحَدُ الصَّمَدُ الْقَادِرُ الْمُقْتَدِرُ الْمُقَدِّمُ الْمُؤَخِّرُ الْأَوَّلُ الْآخِرُ الظَّاهِرُ الْبَاطِنُ الْوَالِى الْمُتَعَالِى الْبَرُّ التَّوَّابُ الْمُنْتَقِمُ الْعَفُوُّ الرَّؤُفُ مَالِكُ الْمُلْكِ ذُو الْجَلَالِ وَالْإِكْرَامِ الْمُقْسِطُ الْجَامِعُ الْغَنِيُّ الْمُغْنِي الْمَانِعُ الضَّارُّ النَّافِعُ النُّورُ الْهَادِى الْبَدِيعُ الْبَاقِى الْوَارِثُ الرَّشِيدُ الصَّبُورُ.
тат. Һүәллааһүлләзии ләә иләәһә илләә һүә әр-Рахмәәнү әр-Рахиимү әл-Мәликү әл-Куддүүсү әс-Сәләәмү әл-Мүэминү әл-Мүһәйминү әл-Газиизү әл-Җәббәәру әл-Мүтәкәббирү әл-Хаалику әл-Бәәри әл-Мусаввиру әл-Гаффәәру әл-Каһһәәру әл-Вәһһәәбү әр-Раззәәку әл-Фәттәәхү әл-Галиим әл-Каабиду әл-Бәәситу әл-Хаафиду әр-Раафигу әл-Мүгыйззү әл-Мүзиллү әс-Сәмиигу әл-Бәсыйиру әл-Хәкәмү әл-Гадлү әл-Ләтыйифү әл-Хабииру әл-Хәлиимү әл-Газыйимү әл-Гафууру әш-Шәкүүру әл-Галиййү әл-Кәбииру әл-Хәфиизу әл-Мүкыйитү әл-Хәсиибү әл-Кәриимү әл-Кәриимү әр-Ракыйибү әл-Мүҗиибү әл-Вәәсигу әл-Хәкиим әл-Вәдүүдү әл-Мәҗиидү әл-Бәәгыйсү әш-Шәһиидү әл-Хәкку әл-Вәкиилү әл-Кавиййү әл-Мәтиинү әл-Вәлиййү әл-Хәмиидү әл-Мухсыйи әл-Мүбди әл-Мүхйии әл-Мүмиитү әл-Хәййү әл-Каййүүмү әл-Вәәҗидү әл-Мәәҗидү әл-Вәәхидү әл-Әхәдү әс-Самәдү әл-Каадиру әл-Мүкътәдирү әл-Мүкаддимү әл-Мүәххыйру әл-Әүввәлү әл-Әәхыйру әз-Зааһиру әл-Бәәтыйнү әл-Вәәлии әл-Мүтәгаали әл-Бәрру әт-Тәүввәәбү әл-Мүнтәкыймү әл-Гафүввү әр-Раууфү Мәәликүл-Мүлки Зүл-Җәләәли вәл-Икраам әл-Мүкъситу әл-Җәәмигу әл-Ганиййү әл-Мүгънии әл-Мәәнигу әд-Даарру ән-Нәәфигу ән-Нууру әл-Һәәдии әл-Бәдиигу әл-Бәәкый әл-Вәәрисү әр-Рашиидү әс-Сабүүру.
Гомүми мәгълүмат
Аллаһ исемнәренең (Аллаһ Тәгаләнең сыйфатлары итеп тә аңлатылырга мөмкин) бер исемлеккә туплануы — мөһим һәм ышанычлы хәдискә нигезләнә. Әлеге хәдисне Әбу Хөрайрә риваять итә:
Аллаһның илчесе әйткән: «Чыннан да Аллаһ Тәгаләнең туксан тугыз исеме бар — йөздән бергә ким. Кем аларны санаса (ятласа), ул җәннәткә керер.
Төп тексты [гар.] أَنَّ رَسُولَ ٱللَّهِ ﷺ قَالَ إِنَّ لِلَّهِ تِسْعَةً وَتِسْعِينَ اِسْمًا مِائَةً إِلَّا وَاحِدًا مَنْ أَحْصَاهَا دَخَلَ الجَنَّةَ.
— Сәхих әл-Бохари, 2736
Коръән Аллаһның күркәм исемнәрен догада кулланырга өнди:
Аллаһка иң күркәм исемнәр хас. Шуңа күрә Аңа шушы исемнәре аша дога кылыгыз һәм Аның исемнәре хакында хакыйкатьтән читкә китүчеләрдән ерак торыгыз. Алар кылган гамәлләре өчен әлбәттә җәза алырлар.
Төп тексты [гар.] وَلِلَّٰهِ ٱلْأَسْمَآءُ ٱلْحُسْنَىٰ فَٱدْعُوهُ بِهَاۖ وَذَرُواْ ٱلَّذِينَ يُلْحِدُونَ فِىٓ أَسْمَـٰٓئِهِۚۦ سَيُجْزَوْنَ مَا كَانُواْ يَعْمَلُونَ
— Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә[1]
.
Академик хезмәтләрдә Аллаһның исемнәре еш кына аларның Коръәндә телгә алыну тәртибенә карап урнаштырыла. Шул ук вакытта, аларны гарәп әлифбасына ярашлы рәвештә тәртипләү традициясе дә киң таралган. «Аллаһ» исеме, гадәттә, исемлеккә кертелми һәм иң бөек исем (ٱلْاِسْمُ ٱلْأَعْظَمُ) буларак, еш кына йөзенче исем дип карала. Коръәндә исә исемнәрнең ачык һәм төгәл исемлеге бирелмәгәнлектән, төрле традицияләрдә исемлек бер–ике исемгә аерылып торырга мөмкин[2].
Исемлекләрдә Аллаһның исеме, кагыйдә буларак, гарәп теленең билгеле ٱلـ әл артикле белән бирелә. Әмма Аллаһның исеме догада җөмлә составында түгел, ә аерым мөрәҗәгать рәвешендә әйтелгәндә, ٱلـ әл' урынына يَٰـ йа̄- (يَٰسَلَـٰمُ Йа̄-Сала̄мөндәү кисәкчәсе кулланыла. Мәсәлән: (يَٰسَلَـٰمُ Йа̄-Сала̄м («И, Тынычлык бирүче!»)[3].
Классификация
Аллаһның 99 исеме шартлы рәвештә ике яки өч төркемгә бүленә. Беренчедән, Аллаһ Тәгаләнең Заты исемнәре (ٱلذَّاتُ) һәм Аның сыйфат исемнәре (ٱلصِّفَاتُ) аерым таныла. Икенчедән, исемнәрнең килеп чыгышы буенча да бүленеш бар: традицион рәвештә билгеләнгән исемнәр һәм Көръәннән турыдан-туры яки аңа нигезләнеп алынган исемнәр[4]. Ислам гыйлемендә тагын да җентекләбрәк эшләнгән классификацияләр дә кулланыла. Аеруча сыйфат исемнәре арасында рәхим-шәфкать һәм кырыслык исемнәре, гүзәллек һәм бөеклек-дәүрәт исемнәре һ.б. төркемнәргә бүленә торган системалар очрый.
«Тәнзиһ» (tanzīh) һәм «тәшбиһ» (tashbīh) концепцияләре исламдагы антропоморфизм мәсьәләсен чагылдыра. Тәнзиһ Аллаһ Тәгаләне кешегә яки башка затларга тиңләштерү мөмкин түгел дигән фикергә нигеәләнә (чагыштыру өчен: апофатик богословие). Шул ук вакытта кеше Илаһи Затны үзенең тормыш тәҗрибәсе, аңлау даирәсе аша кабул итә, нәтиҗәдә Аллаһны «Мөстәкыйль», «Мәшһүр» кебек исемнәр белән атый; болар тәнзиһ традициясенә туры килә.
Тәшбиһ исә тәнзиһка каршы төшенчә булып, нәрсәнеңдер икенчесенә охшашлыгын фаразлый. Дини концепция буенча, ул Аллаһны Аның Үзе тудырган сыйфатлар аша тасвирлау мөмкинлеген аңлата. Тәшбиһка «Рәхимле», «Мәхәббәтле», «Гафу итүче» кебек исемнәр кертелә[5].
Коръән буенча[Комм 1], Аллаһ Тәгаләгә беркем һәм бернәрсә тиң була алмый, һәм Аңа охшаш бернәрсә дә юк[6]. Икенче яктан, Коръәндә Аллаһ турындагы тасвирламаларда кешегә яки кеше тормышына хас булган атрибутлар — мәсәлән, куллар [Комм 2], тәхет[Комм 3] телгә алына. Нәтиҗәдә берничә теологик сорау туа: Аллаһ Үзенең мәхлукларыннан тулысынча аерыламы, һәм Аны мәхлукларның сыйфатлары белән тасвирлау нинди дәрәҗәдә дөрес санала?
Бу сораулар классик ислам теологиясе кысаларында киң фикер алышу темасы булып тора. Бүгенге көндә Аллаһның Заты һәм Аның сыйфатларын аңлатуда матуриди һәм әшгари мәктәпләренең карашлары иң киң таралганы. Әлеге концепция буечна, Коръәндә һәм хәдисләрдә китерелгән Аллаһны тасвирлаучы атрибутлар хакыйкать итеп кабул ителергә тиеш[7]. Шул ук вакытта
| Аллаһ Үзенең мәхлүкләреннән үзенчәлекле сыйфатлары белән аерылып тора, ләкин аларның асылы безгә мәгълүм түгел[8]. |
Исемлек
| No. | Исеме | Гарәпчә | Татарча | Аудио | Коръәндә очравы | Аңлатма |
|---|---|---|---|---|---|---|
| Аллаһ | الله | Аллаһ | Allāh | 2697 тапкыр (1:1; 2:7-10, 15, 17, 19-20, 22-23, 26-28, 32; 3:18; 5:109; 20:14; 29:61; 59:18-19, 22-24; и һ. б.) | Күпчелек тәрҗемәләрдә «Аллаһ» сүзе «Ходай» сүзенең синонимы буларак кулланыла, ләкин мөселманнар өчен «әл-Ләһ» исеме шулай ук Аллаһның берлегенә (тәүхидкә) ишарә итә. Гарәп телендәге «Аллаһ» сүзенең этимологиясе тулысынча ачыкланмаган[9]]. Ул, гадәттә, кеше исеме составына Габдулла (Аллаһ колы) кебек формада гына керә[10]. | |
| 1 | Әр-Рахман | الرحمن | Рәхмәтле | Ar-Raḥmān | Аятләрда һәм, тугызынчы сүрәдән кала, һәр сүрәнең башында. Сүрә башларын исәпкә алмаганда, Әр-Рахман исеме Коръәндә 55 тапкыр телгә алына һәм иң еш рәвештә 19 нчы сүрәдә очрый (1:3; 2:163; 6:133, 147; 13:30; 17:110; 18:58; 19:18, 19, 26, 44, 45, 58, 61, 69, 75, 78, 85, 87, 88, 91, 92, 93, 96; 20:5, 90, 108, 109; 21:26, 36, 42, 112; 25:26, 59, 60; 26:5; 59:22 һ.б.). | Ул бары тик Аллаһка мөрәҗәгать итү өчен генә кулланыла ала[11]. Бу исем шәфкать-мәрхәмәт төшенчәсе белән бәйле күп мәгънәләрне үз эченә ала. Кайбер ислам галимнәре, Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләренә таянып, Әр-Рахман һәм Әр-Рахим исемнәренең килеп чыгышын гарәп телендәге ٱلرَّحْمَنُ әр-рәх̣ман, ягъни «мәрхәмәт, шәфкать» сүзенә бәйли[12].
Арамей телен өйрәнүче Йона Гринфельд фикеренчә, ٱلرَّحْمَـٰنُ әр-Рәх̣ма̄н, ٱلرَّحِيمُ әр-Рәх̣ӣм сүзеннән аермалы буларак, алынма сүз булып тора, шуңа күрә аның мәгънә структурасы катлаулырак[13]. Ислам илаһиятендә Әр-Рахман исеме Аллаһның барлык төр мәрхәмәтен үз эченә ала («мәрхәмәт иясе»), ә Әр-Рахим исеме Аллаһның иман китерүчеләргә карата кылган гамәлен, ягъни мәрхәмәт күрсәтүен аңлата («мәрхәмәт кылучы»)[14][15]. |
| 2 | Әр-Рахим | الرحيم | Рәхимле | Ar-Raḥīm | Аятләрдә һәм, бер сүрәдән кала, һәр сүрә башында очрый. Ул Коръәндә Аллаһка карата 114 тапкыр телгә алына. Күп очракта ул Әл-Рахман исеме белән бергә кулланыла (1:1, 3; 2:37, 54, 128, 160, 163; 3:31; 4:100; 5:3; 5:98; 9:104, 118; 10:107; 11:41; 12:53, 64, 98; 15:49; 19:61; 20:108; 21:83, 112; 26:9, 104, 122, 140, 159, 17, 191, 217; 27:30; 78:38 һ.б.). | «Шәфкать», «мәрхәмәт»не белдергән ٱلرَّحْمَنُ әр-рах̣ман сүзеннән килеп чыккан дип санала[12]. Ислам галимнәре фикеренчә, Әр-Рахман исеме Аллаһның барлык төр мәрхәмәтен үз эченә ала, ә Әр-Рахим исеме иман китерүчеләргә карата кылынган гамәлне, ягъни мәрхәмәт күрсәтүне аңлата[14], һәм ул кеше сыйфаты белдерүче сүз буларак та кулланыла ала[16]. Аллаһның бу исемен белгән кеше үзенең хәле аннан начаррак булган барлык кешеләргә карата шәфкать тойгысына ия була. |
| 3 | Әл-Мәлик | الملك | Хөкемдар | Al-Mālik | әл-Фатиха 1:4, Та Ха 20:114, әл-Мөэминүн 23:116, әл-Хашр 59:23, әл-Җомга 62:1, ән-Нас 114:2 | Биредә ул «җир йөзендәге патшаларның Патшасы», абсолют хаким, үз гыйбадәтчеләрен игътибарлы һәм тәртипле рәвештә җитәкләүче мәгънәсендә кулланыла. Бу исем кеше исеме өчен нигез булып тора ала, мәсәлән: عَبْدُ ٱلْمَـٰلِكِ ‘Абду-ль-Ма̄лик (Раб Царя)[13]. Сәхих әл-Бохари һәм Мөслим хәдисләрендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең сүзләре китерелә: Әл-Мәлик исеме Аллаһны иң югары Патша итеп күрсәтү өчен иң төгәл исем дип санала[17].
Бу исем Коръәндә өч лингвистик формада очрый: ٱلْمَلِكُ әл-Мәлик — биш тапкыр, ٱلْمَـٰلِكُ әл-Ма̄лик — ике тапкыр, һәм ٱلْمَلِيكُ әл-Малӣк — бер тапкыр. Гарәп телендәге бу сүзләр төрле семантик төсләргә ия: боерыклар бирүче, ия булучы, тыючы. 99 исем кысаларында бу семантик аермалык югала, һәм һәр конкрет аятьтә һәр форма үзенчә мәгънәгә басым ясый. Бу бәйләнеш Әр-Рахман һәм Әр-Рахим исемнәре арасында булган мөнәсәбәткә охшаш[18]. Аллаһның бу исемен белгән кеше курку хисен югалта, һәм бары тик иң чиста һәм чын курку — үз Раббысы каршындагы куркуны гына саклый. |
| 4 | Әл-Коддүс | القدوس | Пакь (камил, хатасыз) | Al-Quddūs | әл-Бакара 2:255, Фатир 35:41, әл-Хашр 59:23, әл-Джуму‘а 62:1 | Бу исемнең нигезендә Quadusa сүзе ята, ул «пакь, изге» мәгънәсен белдерә. Шулай ук бу исемне «иң пакь» дип тә тәрҗемә итәләр, чөнки Аллаһ һәртөрле җитешсезлектән, гөнаһтан һәм кешелек хаталарыннан пакь дип санала[13].
Аллаһның бу исемен белгән кеше гөнаһлардан саклануда ныклыкка, тырышлыкка ия була. |
| 5 | Әс-Сәлам | السلام | As-Salām | Татулаштыручы | ән-Нәхль 16:96, 97, әл-Фуркан 25:75, Каф 50:31—35, әл-Хашр 59:23 | Аллаһ иман китерүчеләрне барлык куркынычлардан саклый. Ул тынычлык һәм гармония чыганагы булып, иман китерүчеләргә җәннәттә тынычлык һәм иминлек бүләк итә[19]. |
| 6 | Әл-Мөэмин | المؤمن | Саклаучы | Al-Mu’min | әт-Тәвба 9:25—27, әт-Тәвба 9:40, әл-Хиҗр 15:45—48, әл-Ахкаф 46:26, әл-Хашр 59:23 | Әл-Мөэмин исеме бер яктан, Аллаһ тотрыклылык һәм иминлек чыганагы дигәнне, икенче яктан — кеше йөрәгендә иман чыганагы дигәнне аңлата. Иман Аллаһның иң югары бүләге булып санала һәм ул һәртөрле бәладән саклый[19]. Бу исем гарәп телендәге «иман китерү» мәгънәсендәге фигыльдән килеп чыккан, шулай ук мөэмин — «иман китергән кеше» дигән сүз белән бәйле[20].
Аллаһның бу исемен белгән кеше үз иманын ныгыта. «Һәм без дә Аңа иман китердек, аның рәхмәте аркасында, чөнки тик ул гына барлык җан ияләрен иминлектә тота, һәм барсы да аның ярдәме һәм яклавына өметләнә». |
| 7 | Әл-Мөһәймин | المهيمن | Яклаучы | Al-Muhaymin | әл-Хашр 59:23 | Бу исем Коръәндә ачык рәвештә бер тапкыр телгә алына, ләкин мәгънә ягыннан аның белән бәйле Аллаһны тасвирлау күп тапкыр очрый. Мөһәймин сүзе берничә мәгънәгә ия, һәм бу очракта ул тынычлык һәм иминлек тәэмин итүче исем буларак аңлатыла. Аның теологик мәгънәсе Аллаһны мөэминнәрнең мәнфәгатьләрен яклаучы буларак тасвирлый.
Икенче мәгънәсе буенча, ул Аллаһны кешенең барлык сүзләре һәм гамәлләренә шаһит булган, һәм аларны саклаучы буларак күрсәтә[19]. Шулай ук бу исем кеше гамәлләренең яхшылыклары һәм яманлыклары Аллаһка билгеле булуы һәм барысы да теркәлүен искә төшереп тора[20]. Аллаһның бу исемен белгән кеше үз якыннарын якларга әзер була. |
| 8 | Әл-Газиз | العزيز | Куәтле | Al-Azīz | 2:209, 220, 228, 240; 3:4, 6, 18, 62, 126; 4:56, 158, 165; 5:38, 118; 6:96; 9:40, 71; 11:66; 14:47; 16:60; 22:40, 74; 26:9, 104, 122, 140, 159, 175, 191; 27:78; 29:26, 42; 38:9, 66; 39:5; 48:7; 54:42; 57:1; 58:21; 59:1, 23-24 | Билгеле ки, Аллаһтан көчлерәк беркем юк[19]. Ислам илаһиятендә Аллаһның көченең дәлиле булып кеше һәм аның гамәлләрен ярату[Комм 4], дөрес юлда булганнарга ярдәм итү[Комм 5], табигать күренешләрен һәм барлык галәмне барлыкка китерү санала[20].
Аллаһның бу исемен белгән кеше Аның иң бөек иҗаты — Галәмне өйрәнүдә тырышлык күрсәтә. |
| 9 | Әл-Җәббар | الجبار | Батыр, куркусыз | Al-Jabbār | әл-Хашр 59:23, әл-Калям 68:19, 20, әш-Шу‘ара 26:33 | Традицион рәвештә бу исемнең гарәпчә тәрҗемәсе көч һәм буйсындыру мөмкинлеге белән бәйле. Инглиз телендә ешрак The Despot термины кулланыла, бу Аллаһны беркем дә контрольдә тота алмый, ә киресенчә, Аллаһның көчкә ия булуын, шул исәптән кешеләрне билгеле юлга чыгару мөмкинлеген ассызыклый. Аллаһка иярү иң дөрес юл булу сәбәпле, бу сыйфат кешегә файда китерә дип санала.
Икенче аңлатма jabbarah сүзеннән килеп чыга, ул гадәттә «җитеп булмаслык югары» дип тәрҗемә ителә. Шуннан чыгып, Аллаһ һәркемнән югары дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин[21]. Аллаһның бу исемен белгән кеше үзенең горурлыгын һәм башкаларны буйсындыру теләген контрольдә тота. |
| 10 | Әл-Мүтәкәббир | المتكبر | Өстен | Al-Mutakabbir | 2:260; 7:143; 59:23 | Барлык җан ияләреннән өстен; сыйфатлары барлык җан ияләреннән өстен, барлык җан ияләре сыйфатларыннан пакь; чын бөеклекнең бердәнбер иясе; үзенең хасиятенә караганда барлык яратканнарын фәкыйрь саный, чөнки горурлыкка лаек беркем дә юк, тик Аллаһ кына. Аның горурлыгы беркемгә дәгъва куюга, аның боерыкларында, хакимлегендә һәм ихтыярында икеләнүгә юл куймауда чагыла. Ул үзенә югарыдан карарга рөхсәт итми.
Аллаһның бу исемен белгән кеше башкаларга карата явызлык һәм горурлык күрсәтми, чөнки явызлык — көч һәм гаделсезлек, ә горурлык — үз-үзеңне югары кую, башкаларны кимсетү һәм аларның хокукларына кагылу. Явызлык Аллаһның дөрес коллары сыйфатларына керми. Алар үз хакимнәренә буйсына һәм иярергә тиеш. Аллаһның бу исемен белгән кеше үз-үзен камилләштерү омтылышын беркайчан да югалтмый. |
| 11 | Әл-Халикъ | الخالق | Үлчәүче | Al-Ḫāliq | 6:101-102; 13:16; 24:45; 39:62; 40:62; 41:21; 59:24 | Шулай ук Аллаһ — чын мәгънәсендә иҗат итүче, барлык җан ияләренең язмышын билгеләүче; ул теләгән әйберенә ирешә; барлык яратылган җаннарның язмышын алар туганчы билгели һәм аларга яшәү өчен кирәкле сыйфатлар бирә.
Аллаһның бу исемен белгән кеше үзенең яшерен сәләтләрен ача. |
| 12 | Әл-Бари | البارئ | Бар кылучы (төзүче) | Al-Bāriʾ | 59:24 | Үзенең көченә таянып, барлык нәрсәне яратучы; ул барлык әйберне үзе билгеләгән тәртип буенча бар итә. Моның өчен аңа бернинди көч сарыф итәргә кирәк түгел; ул ниндидер нәрсәгә «Бул!» дигәч, ул була.
Аллаһның бу исемен белгән кеше үз яратучысына гына табына, беркемгә дә гыйбадәт кылмый, ярдәмне тик аның үзеннән сорый. |
| 13 | Әл-Мүсаввир | المصور | Формалаштыручы | Al-Muṣawwir | 20:50; 25:2; 59:24; 64:3 | Логос, Акыл, София — мәгънәләр һәм формалар чыганагы; ул барлык әйбергә форма һәм кыяфәт бирүче; һәрбер яратылган нәрсәгә уникаль, башкалардан аермалы форма һәм сурәт бирүче.
Аллаһның бу исемен белгән кеше үз акылының чикләрен киңәйтә. |
| 14 | Әл-Гаффар | الغفار | Ярлыкаучы | Al-Ḡaffār | 20:82; 38:66; 39:5; 40:42; 71:10 | Аллаһ кешеләрдәге күренекле матурлык артына күзгә күренмәгән кимчелекләрне яшерә, һәм чын күңелдән гөнаһлары өчен тәүбә кылганнарга аларның хаталарын изге гамәлләргә алмаштыруны вәгъдә итә.
Аллаһның бу исемен белгән кеше үзендә барлык начар сыйфатларны яшерә, башкаларның кимчелекләрен каплый, аларга карата гафу һәм мәрхәмәт күрсәтә. Бу исемне белгән кеше азга риза булырга һәм моңа үз яратучысына рәхмәтле булырга өйрәнә. |
| 15 | Әл-Каһһар | القهار | Идарәче | Al-Qahhār | 6:18; 12:39; 13:16; 14:48; 38:65; 39:4; 40:16 | Үзенең бөеклеге һәм көченә таянып, барлык яраткан җаннарын буйсындыручы; ул аларның теләгенә карамастан, үз теләген үтәргә мәҗбүр итә; барлык яратылучылар аның бөеклегенә буйсына.
Аллаһның бу исемен белгән кеше үз язмышына тыныч карый, чөнки ул белә: язмыш Аллаһ кулында. |
| 16 | Әл-Вәһһәб | الوهاب | Бүләкләүче | Al-Wahhāb | 3:8; 38:9, 35 | Бүләк итүче, үз колларына изге нигъмәтләр бирүче; ул сорамаган вакытта да кирәкле әйберләрне бүләк итә; байлыгы чиксез; матди максатларны күз алдында тотмый. Бу сыйфат Аллаһтан башка беркемдә дә юк.
Аллаһның бу исемен белгән кеше үзен тулысы белән Раббысына хезмәт итүгә багышлый, тик аның ризылыгын гына көтә. Ул барлык гамәлләрен бары тик аның өчен башкара һәм мохтаҗларга ихлас ярдәм итә, бернинди дә бүләк яки рәхмәт көтми. Аллаһның бу исемен белгән кеше шәфкатьле һәм киң күңелле була. |
| 17 | Әр-Раззәк | الرزاق | Бүлүче | Ar-Razzāq | 10:31; 24:38; 32:17; 35:3; 51:58; 67:21 | Ризык бирүче; яшәү өчен кирәкле әйберләрне барлыкка китерүче һәм алар белән тәэмин итүче. Ул матди нигъмәтләрне генә түгел, ә акыл, гыйлем һәм йөрәктәге иман кебек рухи бүләкләрне дә насыйп итә. Ул тере җан ияләренең тормышын саклый һәм аны тәртипкә сала.
Аллаһның бу исемен таныган кеше Аллаһтан башка беркемнең дә ризык бирә алмавын аңлый. Шуңа күрә ул бары тик Аңа гына тәвәккәл итә һәм башкаларга да ризык табарга булыша. Ул Аллаһ тыйган юллар белән ризык эзләми, ә сабыр итә, Раббысына мөрәҗәгать кыла һәм хәләл юл белән үз өлешен табу өчен тырыша. |
| 18 | Әл-Фәттәх | الفتاح | Аңлатучы | Al-Fattāḥ | 7:96; 23:77; 34:26; 35:2; 48:1; 96:1-6 | Яшеренне ачучы, кыенлыкларны җиңеләйтүче һәм аларны читкә этәрүче; яшерен белемнәрнең һәм күк нигъмәтләренең ачкычлары Аның кулында. Ул иман китерүчеләрнең күңелләрен Аны тануга һәм Аны яратуга ача, мохтаҗларга исә ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен ишекләрне ача.
Аллаһның бу исемен белгән кеше башкаларга зыянны читләтергә, явызлыкны бетерергә ярдәм итә һәм алар каршында күк нигъмәтләре һәм иман капкалары ачылуга сәбәпче булырга омтыла. |
| 19 | Әл-Галим | العليم | Барын белүче | Al-ʿAlīm | 2:29, 95, 115, 158; 3:73, 92; 4:12, 17, 24, 26, 35, 147; 6:59; 8:17; 11:5; 12:83; 15:86; 22:59; 24:58, 59; 24:41; 33:40; 35:38; 57:6; 64:18 | Бар нәрсәне дә, һәркайсын тулысынча белүче. Бу исемне таныган кешеләр гыйлемгә омтыла, белем алуны үз тормышларының максаты итеп куя. |
| 20 | Әл-Кабид | القابض | Кечерәйтүче | Al-Qābiḍ | 2:245; 64:16-17 | Үзенең гадел тәртибе нигезендә теләгән кешеләреннән нигъмәтләрне киметүче; җаннарны Үз хакимлегендә тотучы, аларны үлемгә буйсындыручы; ихлас колларының изге гамәлләренә хуҗа булып, аларның гыйбадәтләрен кабул итүче; гөнаһлы кешеләрнең йөрәкләрен тотып торучы һәм аларның буйсынмаулары вә тәкәбберлекләре сәбәпле Үзен тану мөмкинлегеннән мәхрүм итүче.
Аллаһның бу исемен белгән кеше үз йөрәген, тәнен һәм башкаларны гөнаһлардан, явызлыктан, начар гамәлләрдән һәм көч кулланудан тыярга тырыша; нәсыйхәт бирә, кисәтә һәм җаваплылык хисен уята. |
| 21 | Әл-Бәсит | الباسط | Зурайтучы, күбәйтүче | Al-Bāsiṭ | 2:245; 4:100; 17:30 | Җан өрүче, тәннәргә рух биреп, тормыш насыйп итүче; Ул зәгыйфьләргә дә, байларга да мул ризык бирүче.
Аллаһның бу исемен танып белүнең файдасы шунда: кеше үзенең йөрәген һәм тәнен изгелеккә юнәлтә һәм башка кешеләрне дә шуңа өнди. |
| 22 | Әл-Хафид | الخافض | Түбәнәйтүче | Al-Ḫāfiḍ әл-Х̮āфид̣ |
2:171; 3:191-192; 56:1-3; 95:5 | Хакыйкатькә каршы баш күтәрүчеләрне кимсетүче. Аллаһның бу исемен таныган кеше беркайчан да ялган һәм икейөзлелек юлын сайламас. |
| 23 | Әр-Рафиг | الرافع | Олылаучы | Ar-Rāfiʿ | 6:83-86; 19:56-57; 56:1-3 | Аллаһ — гыйбадәттә булган иман китерүчеләрне күтәрүче, күкне һәм болытларны югарыда тотучы. Аллаһның бу исемен таныган кешенең теле Аны искә алудан һич тә арымый. |
| 24 | Әл-Мугыйзз | المعز | Көчләндерүче | Al-Muʿizz | 3:26; 8:26; 28:5 | Аллаһ — теләгән бәндәсенә көч, куәт һәм җиңү бирүче, аны күтәрүче. Аллаһның бу исемен таныган кеше өметен бары тик Аңа гына баглый. |
| 25 | Әл-Мүзилл | المذل | Көчсезләндерүче | Al-Muḏill | 3:26; 9:2, 14-15; 8:18; 10:27; 27:37; 39:25-26; 46:20 | Теләгәнен кимсетүче, аннан көчне, куәтне һәм җиңүне тартып алучы. Аллаһның бу исемен таныган кеше чаманы саклый белә. |
| 26 | Әс-Сәмигъ | السميع | Барын ишетүче | As-Samīʿ | 2:127, 137, 186, 224, 227, 256; 3:34-35, 38; 4:58, 134, 148; 5:76; 6:13, 115; 8:17; 10:65; 12:34; 14:39; 21:4; 26:220; 40:20, 56; 41:36; 49:1 | Иң әкрен тавышны да ишетүче; Аның өчен күренмәс нәрсә юк.
Аллаһның бу исемен таныган кеше Коръәнне көйләп укуны һәртөрле музыкадан да гүзәлрәк дип таба. |
| 27 | Әл-Бәсыйр | البصير | Барын күрүче | Al-Baṣīr | 2:110; 3:15, 163; 4:58, 134; 10:61; 17:1, 17, 30, 96; 22:61, 75; 31:28; 40:20; 41:40; 42:11, 27; 57:4; 58:1; 67:19 | Ачык һәм яшеренне күрүче; Аның өчен күренмәс нәрсә юк.
Аллаһның бу исемен таныган кеше Аның Китабында гүзәл хакыйкатьне күрә. |
| 28 | Әл-Хәкәм | الحكم | Хаким (казый) | Al-Ḥakam | 6:62, 114; 10:109; 11:45; 22:69; 95:8 | Мөхәммәд Пәйгамбәр әйтә: «Чынлыкта Аллаһ — әл-Хакам (Хөкемдар), Ул Хөкемгә ия» (Әбу Дауд, Насаи, Байхаки; Имам Әл-Бәни: хәдис дөрес дип танылган, «Ирва әл-Галиль», 8/237).
Аллаһның бу исемен таныган кеше беркайчан да башкаларны Коръән кануннарына туры килмәгән рәвештә хөкем итмәячәк. |
| 29 | Әл-Гадел | العدل | Гадел | Al-ʿAdl | 5:8, 42; 6:92, 115; 17:71; 34:26; 60:8 | Тәртибе, карарлары һәм гамәлләре гадел; үзе гаделсезлек күрсәтми һәм башкаларны да гаделсезлектән тыя; гамәлләрендә һәм карарларында гаделсезлектән пакь; иң югары гаделлек чыганагы. Ул дошманнарына гадел, ә изге колларына мәрхәмәтле һәм шәфкатьле.
Аллаһның бу исемен таныган кеше барлык гамәлләрендә, хәтта дошманнар белән очрашканда да, гадел була. Ул беркемне дә кысрыкламый, басым ясамый һәм җирдә бозыклык таратмый, чөнки Аллаһка каршы килми. |
| 30 | Әл-Ләтыйф | اللطيف | Аңлаучы | Al-Laṭīf | 3:164; 6:103; 12:100; 22:63; 28:4-5; 31:16; 33:34; 42:19; 52:26-28; 64:14; 67:14 | Үз колларына яхшы мөнәсәбәтле, мәрхәмәтле, тормышны җиңеләйтүче, тәэмин итүче һәм шәфкатьле.
Аллаһның бу исемен таныган кеше башка кешеләрне яхшырак аңлый һәм аларга мәрхәмәтле була. |
| 31 | Әл-Хабир | الخبير | Белүче | Al-Ḫabīr | 3:180; 6:18, 103; 17:30; 22:63; 25:58-59; 31:34; 34:1; 35:14; 49:13; 59:18; 63:11; 100:11 | Яшеренне дә, ачыкны да белүче; тышкы күренешне дә, эчке мәгънәне дә белүче; Аның өчен яшерен нәрсә юк; Аның белеменнән бернәрсә дә читтә калмый; ул үткәнне дә, киләчәкне дә белә.
Аллаһның бу исемен таныган кеше үз яратучысына буйсына, чөнки ул безнең барлык гамәлләребезне — ачыкларын да, яшереннәрен дә — иң яхшы белүче. |
| 32 | Әл-Хәлим | الحليم | Тыныч | Al-Ḥalīm | 2:225, 235, 263; 3:155; 4:12; 5:101; 17:44; 22:59; 33:51; 35:41; 64:17 | Кичерүче; буйсынучыларга да, буйсынмаучыларга да нигъмәт бирүче; боерыкларына буйсынмауны күрсә дә, ачуга бирелми һәм көчле булуына карамастан җәзаларга ашыкмый.
Аллаһның бу исемен таныган кеше аралашуда йомшак һәм сабыр була, ачуга бирелми һәм уйламыйча гамәлләр кылмый. |
| 33 | Әл-Газыйм | العظيم | Иң бөек | Al-ʿAẓīm | 2:105, 255; 42:4; 56:96 | Бөеклегенең башы да, ахыры да юк; биеклегенең чиге юк; аңа тиң юк; чын хасиятен һәм бөеклеген, барлык нәрсәдән өстен булганын беркем дә аңлый алмый, чөнки бу кеше өчен мөмкин түгел.
Аллаһның бу исемен таныган кеше Аны олуг дип саный, Аңа буйсына һәм үзен беркайчан да өстен куймый. |
| 34 | Әл-Гафур | الغفور | Ярлыкаучы | Al-Ġafūr | 22:173, 182, 192, 218, 225—226, 235; 3:31, 89, 129, 155; 4:25; 6:145; 8:69; 16:110, 119; 35:28; 40:3; 41:32; 42:23; 57:28; 60:7 | Тәүбә кылган колларының гөнаһларын гафу итүче.
Аллаһның бу исемен таныган кеше кешеләрнең үзенә карата гаделсезлекләрен гафу итәргә әзер була. |
| 35 | Әш-Шәкүр | الشكور | Рәхмәтле | Aš-Šakūr | 4:40; 14:7; 35:30, 34; 42:23; 64:17 | Колларын аз гыйбадәт өчен дә бүләкләүче, аларның зәгыйфь гамәлләрен камилләштерүче һәм аларны гафу итүче.
Аллаһның бу исемен таныган кеше дөнья нигъмәтләре өчен рәхмәтле булып, аларны Аның разыйлыгын алу өчен файдалана; Аллаһка ышанучыларга да рәхмәт белдерә. |
| 36 | Әл-Гали | العلى | Иң өстен | Al-ʿAlī | 2:255; 4:34; 22:62; 31:30; 34:23; 40:12; 41:12; 42:4, 51; 48:7; 57:25; 58:21; 87:1 | Бөеклеге бәяләп бетергесез дәрәҗәдә югары булучы; Аңа тиң дә, каршы торучы да, тиңдәш тә юк; Ул боларның барысыннан да өстен; Аның заты, куәте һәм көче иң югары дәрәҗәдә.
Аллаһның бу исемен таныган кеше беркайчан да үзен Аңа тиңләмәс. |
| 37 | Әл-Кәбир | الكبير | Бөек | Al-Kabīr | 4:34; 13:9; 22:62; 31:30; 34:23; 40:12; 67:9; 67:12 | Сыйфатларында һәм гамәлләрендә чын бөеклеккә ия; бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаучы; Аны беркем дә, бернәрсә дә көчсезләндерә алмый; Аңа охшаш һичкем юк. Чагыштыр: Әкбәр — «Иң бөек».
Аллаһның бу исемен таныган кеше үз Раббысын гына олылый һәм бөеклекне бары тик Аңа гына нисбәт итә. |
| 38 | Әл-Хәфиз | الحفيظ | Саклаучы | Al-Ḥafīẓ | 11:57; 12:55; 34:21; 42:6 | Хәтта иң вак кисәкчәләргә кадәр барлык булганны саклаучы, һәрбер нәрсәне Үз карамагында тотучы; Аның яклавы чиксез һәм өзлексез; Ул һәрнәрсәне саклый һәм тәэмин итә. Аллаһның бу исемен таныган кеше Кыямәт көненә чын күңелдән иман китерә. |
| 39 | Әл-Мүкыйт | المقيت | Яклаучы (күтәрүче) | Al-Muqīt | 4:85 | Тормыш өчен кирәк булган барлык нәрсәләр белән идарә итүче; аларны ирештерүче, күләмен билгеләүче; ярдәм бирүче; кодрәтле. Аллаһның бу исемен таныган кеше үз гамәлләрендә һәм йөкләнгән бурычларында җаваплы булырга омтыла. |
| 40 | Әл-Хәсиб | الحسيب | Җитүче | Al-Ḥasīb | 4:6, 86; 6:62; 33:39 | Үз рәхмәте белән колларын туендыручы, аларны бәла-казалардан саклаучы. Игелекләргә һәм ризыкка ирешүдә бары тик Аңа гына таянырга җитә, башка беркемдә дә мохтаҗлык юк. Барлык җан ияләре Аңа мохтаҗ, чөнки Ул мәңгелек һәм камил. Раббысының бу исемен таныган кеше Аннан җитәрлек кирәк булган кадәр сорый һәм шуның белән генә канәгатьләнә; аны борчылу, курку һәм шөбһә биләми. |
| 41 | Әл-Җәлил | الجليل | Бөек (хатасыз) | Al-Jalīl | 7:143; 39:14; 55:27 | Чын бөеклеккә һәм барлык камил сыйфатларга ия; һәртөрле кимчелекләрдән пакь. Аллаһның бу исемен таныган кеше Аның исемнәрен танудан һәм алар хакында уйланудан рухи ләззәт таба. |
| 42 | Әл-Кәрим | الكريم | Юмарт | Al-Karīm | 23:116; 27:40; 76:3; 82:6-8; 96:1-8 | Никадәр генә бирмәсен, нигъмәтләре кимеми; Аның һәр гамәле иң югары мактауга лаек; Ул Үз вәгъдәләрен үти һәм колларына cораганны артыгы да бирә. Үзенә сыенганнарны кире какмый, чөнки Аллаһның юмартлыгы чиксез һәм камил. Бу исем аша Югары Затны таныган кеше өметен һәм тәвәккәллеген бары тик Аллаһка гына багышлый. Ул сораганны һәркемгә бирә, әмма бу Аның хәзинәсен киметми: ул мәңгелек, бетмәс-төкәнмәс. Аллаһның кешеләргә карата иң зур нигъмәте исә — аларга Үзен Үз исемнәре һәм гүзәл сыйфатлары аша тану мөмкинлеген бирү. Ул кешеләргә пәйгамбәрләрен җибәрә, аларга шау-шу һәм ару-талу булмаган җәннәт бакчаларын вәгъдә итә; Аның изге коллары анда мәңгелеккә калачак. |
| 43 | Әр-Ракыйб | الرقيب | Караучы | Ar-Raqīb | 4:1; 5:117; 33:52 | Үзе яраткан җаннарның хәлен даими күзәтеп торучы, аларның барлык гамәлләрен белүче һәм теркәп баручы; Аның күзәтүеннән һәм контроленнән беркем дә, бернәрсә дә читтә калмый. |
| 44 | Әл-Мүҗиб | المجيب | Кабул итүче | Al-Mujīb | 2:186; 7:194; 11:61 | Догаларга һәм үтенечләргә җавап бирүче. Ул колына, Үзенә мөрәҗәгать иткәнче үк, нигъмәтләрен бирә; ихтыяҗ тоймаган вакытта ялваруга да җавап кайтара. Бу исем аша Югары Затны таныган кеше, үзен чакырган якыннарына җавап бирә, сораучыларга мөмкин кадәр ярдәм итә. Ул ярдәмен Раббысыннан сорый һәм һәр ярдәмнең Аллаһтан икәнен белә. Әгәр дә аңа ярдәм Раббысыннан соңарып килгән кебек тоелса да, ул догасының Аллаһ тарафыннан онытылмавын аңлый. Шуңа күрә ул кешеләрне догаларга җавап бирүче Затка — Аллаһка мөрәҗәгать итәргә чакыра. |
| 45 | Әл-Вәсигъ | الواسع | Чиксез | Al-Wāsi‘ | 2:115, 247, 261, 268; 3:73; 4:130; 5:54; 24:32; 63:7 | Нигъмәтләре киң булган; мәрхәмәте, олы һәм чиксез булган Зат. |
| 46 | Әл-Хәким | الحكيم | Хикмәт иясе | al-Ḥakīm | 2:32, 129, 209, 220, 228, 240, 260; 3:62, 126; 4:17, 24, 26, 130, 165, 170; 5:38, 118; 9:71; 15:25; 31:27; 46:2; 51:30; 57:1; 59:22-24; 61:1; 62:1, 3; 66:2 | Барлык эшләрне хикмәт белән башкараучы; гамәлләре дөрес һәм гадел; барлык эшләрнең эчтәлеген, асылын белүче; Үз тарафыннан билгеләнгән хикмәтле карарны яхшы белүче; барлык гамәлләре һәм карарлары гадел һәм хикмәтле. |
| 47 | Әл-Вәдүд | الودود | Яратучы | 11:90; 85:14 | Үз колларын сөюче һәм Үзенең изге, тугры колларының йөрәкләренә якын булган Зат. | |
| 48 | Әл-Мәҗид | المجيد | Шаны бөек һәм югары | 11:73; 72:3 | Бөеклеге иң югары булган, изге нигъмәтләре күп һәм чиксез булган; ул юмарт, искиткеч зур Зат. | |
| 49 | Әл-Бәгыйс | الباعث | Терелтүче | 2:28; 22:7; 30:50; 79:10-11 | Кыямәт көнендә тергезүче; ул кешеләргә пәйгамбәрләр җибәрүче һәм Үз колларына ярдәм ирештерүче Зат. | |
| 50 | Әш-Шәһид | الشهيد | Барын да күрүче | 4:33, 79, 166; 5:117; 6:19; 10:46, 61; 13:43; 17:96; 22:17; 29:52; 33:55; 34:47; 41:53; 46:8; 48:28; 58:6-7; 85:9 | Дөньяны күзәтүче һәм һәрчак игътибар белән караучы. Гарәпчә «шәһид» сүзе «шәһәдә» — шаһитлык төшенчәсенә бәйле. Ул барлык вакыйгаларның шаһите, берни дә аның күзеннән читтә калмый, хәтта иң вак һәм әһәмиятсез нәрсәләр дә. | |
| 51 | Әл-Хәкк | الحق | Чын | 6:62; 18:44; 20:114; 22:6, 62; 23:116; 24:25; 31:30 | Үз сүзе аша хакыйкатьнең хаклыгына нигез салучы. | |
| 52 | Әл-Вәкил | الوكيل | Ышанычлы | 3:173; 4:81; 4:171; 6:102; 9:51; 17:65; 28:28; 31:22; 33:3, 48; 39:62; 73:9 | Аңа генә таянырга кирәкле; Аңа гына өмет иткән кешеләрне сөендерүче. | |
| 53 | Әл-Кави | القوى | Кодрәт иясе | 2:165; 8:52; 11:66; 22:40, 74; 33:25; 40:22; 42:19; 57:25; 58:21 | Тулы, камил көчкә ия, җиңүче, беркайчан да җиңелмәүче; аның көче башка барлык көчләрдән өстен. | |
| 54 | Әл-Мәтин | المتين | Мохтаҗсыз | 22:74; 39:67; 51:58; 69:13-16 | Үз карарларын үтәү өчен бернинди ярдәмгә мохтаҗ булмаучы; ярдәмгә ихтыяҗы юк; аңа ярдәмче яки тиңдәш кирәк түгел. | |
| 55 | Әл-Вәләи | الولى | Дус, юлдаш | 2:107, 257; 3:68, 122; 4:45; 7:155, 196; 12:101; 42:9, 28; 45:19 | Буйсынучыларга изгелек итүче, ярдәм итүче; дошманнарны буйсындыра; барлык яратылган җаннарны саклый. | |
| 56 | Әл-Хәмид | الحميد | Мактаулы | 4:131; 14:1, 8; 17:44; 11:73; 22:64; 31:12, 26; 34:6; 35:15; 41:42, 42:28; 57:24; 60:6; 64:6; 85:8 | Камиллеге сәбәпле бөтен мактауга лаек; мәңгелек дан һәм дәрәҗә иясе. | |
| 57 | Әл-Мүхсый | المحصى | Санаучы | 19:94; 58:6; 67:14 | Үз белеменә таянып барлык яратылган җаннарга чиген билгеләүче; аның күзәтүеннән бернәрсә дә читтә калмый. | |
| 58 | Әл-Мүбди | المبدئ | Нигез салучы, бар кылучы | 10:4, 34; 27:64; 29:19; 85:13; | Барлык булганны баштан ук, мисал һәм үрнәксез барлыкка китерүче. | |
| 59 | Әл-Мүгыйд | المعيد | Терелтүче | 10:4, 34; 27:64; 29:19; 85:13 | Кабатлаучы, галәмгә тотрыклылык бирүче; барлык тере затларны үлем хәленә кайтаручы, аннан соң ахирәттә яңадан тергезеп, тормышка кайтаручы. | |
| 60 | Әл-Мүхйи | المحيى | Яшәтүче | 2:28; 3:156; 7:158; 10:56; 15:23; 23:80; 30:50; 36:78-79; 41:39; 57:2 | Тормышны барлыкка китерүче; теләгән нәрсәсенә тормыш бирүче; бар нәрсәне юклыктан яратучы; үлемнән соң яңадан тергезүче. | |
| 61 | Әл-Мүмит | المميت | Юк итүче | 3:156; 7:158; 15:23; 57:2 | Барлык затларга үлемне билгеләүче; ул колларын үлем белән теләгәнчә һәм теләгән вакытта буйсындыра. | |
| 62 | Әл-Хәйй | الحي | Тере | 2:255; 3:2; 20:58, 111; 25:58; 40:65 | Мәңге тере; аның тормышының башы һәм ахыры юк; ул һәрвакыт тере булган һәм мәңге тере булып калачак; үлемсез, мәңгелек Зат. | |
| 63 | Әл-Каййум | القيوم | Мөстәкыйль | 2:255; 3:2; 20:111; 35:41 | Беркемгә дә, бернәрсәгә дә бәйле булмаган, беркемгә дә һәм бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаган; барлык булганның сәбәбе; барлыкка китерүче һәм тәэмин итүче; барлык нәрсә турында белүче. | |
| 64 | Әл-Вәҗид | الواجد | Табучы | 38:44 | Барлык булганнар Аллаһ кулында; аның өчен «җитмәү» яки «камилсезлек» төшенчәсе юк; барлык гамәлләр саклана, бернәрсә дә югалмый; ул барлык нәрсәне аңлый һәм белә. | |
| 65 | Әл-Мәҗид | الماجد | Иң | 11:73; 85:15 | Тулы камиллеккә ия; бөек һәм гүзәл; сыйфатлары һәм гамәлләре бөек һәм камил; ул колларына юмартлык һәм мәрхәмәт күрсәтә. | |
| 66 | Әл-Вәхид | الواحد | Бердән бер | 2:133, 163, 258; 4:171; 5:73; 6:19; 9:31; 12:39; 13:16; 14:48; 18:110; 22:73; 37:4; 38:65; 39:4; 40:16; 41:6 | ||
| 67 | Әл-Әхәд | الصمد | Бер | 112:1 | Аңа тиңдәш юк, һәм аңа охшаш беркем дә юк. | |
| 68 | Әс-Самәд | الصمد | Даими | 112:2 | Бу Аллаһның мәңгелеклеген һәм бәйсезлеген символлаштыра. Ул — барысы да буйсынган Зат; бәйсез; барлык яратканнар аңа мохтаҗ, ә ул үзе беркемгә дә һәм бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. | |
| 69 | Әл-Кадир | القادر | Куәтле | 6:65; 17:99; 35:44; 36:81; 41:39; 46:33; 70:40-41; 75:40; 86:8 | Юклыктан ярату сәләтенә ия һәм булганны юк итә алучы; ул юклыктан барлыкны тудыра һәм булганны юклыкка әйләндерә ала; барлык эшләрен хикмәт белән башкара. | |
| 70 | Әл-Мүктәдир | المقتدر | Барын эшли алучы | 18:45-46; 28:38-40; 29:39-40; 43:42, 51; 54:42, 55 | Аллаһ — эшләрне иң камил рәвештә җайлаучы, моны башка беркем дә булдыра алмый. | |
| 71 | Әл-Мүкаддим | المقدم | Якынайтучы | 16:61; 17:34; 50:28 | Аллаһ — алга чыгарырга тиешле барлык нәрсәләрне алга чыгаручы; үзенең лаеклы колларын алга чыгаручы. | |
| 72 | Әл-Мүәххыйр | المؤخر | Ерагайтучы | 7:34; 11:8; 14:42; 16:61; 71:4 | Үз теләге буенча имансызларны һәм артка чигендерелергә тиешле һәркемне артка чигендерүче. | |
| 73 | Әл-Әүввәл | الأول | Башлангыч | 57:3 | Аллаһ — башы һәм ахыры булмаучы, мәңге булучы; ул галәмнән алда барлыкка килүче. | |
| 74 | Әл-Әхыйр | الأخر | Ахыргы | 39:68; 55:26-27; 57:3 | Ахыргы; барлык булганнар юк ителгәннән соң да мәңге калучы; аның ахыры юк, ул мәңге тере, бөек, бар көчкә. Барлык вакытларның, халыкларның һәм дөньяларның яратучысы; Аныңдан соң бернәрсә дә калмый, бары тик ул гына мәңге була. | |
| 75 | Әз-Заһир | الظاهر | Аңлаешлы | 3:191; 6:95-97; 50:6-11; 57:3; 67:19 | Ачык күренүче, үзенең барлыгын күрсәтүче күпсанлы фактларда һәм шаһитлыкларда чагыла. | |
| 76 | Әл-Бәтыйн | الباطن | Яшерен | 6:103; 57:3 | Аллаһ — барлык нәрсәнең ачык һәм яшерен ягын белүче; Аның билгеләре күренә, әмма Үзе бу дөньяда күренми. | |
| 77 | Әл-Вәли | الوالي | Идарәче | 13:11; 42:9 | Аллаһ барлык булганнарга хакимлек итә; барлык эшләрне үз теләге һәм хикмәте белән башкара; карарлары һәрвакыт һәм һәр җирдә үтәлә. | |
| 78 | Әл-Мүтәгали | المتعالي | Өстен | 7:190; 13:9; 20:114; 22:73-74; 27:63; 30:40; 54:49-53 | Аллаһ нахактан һәм шөбһәләрдән югары торучы Зат. | |
| 79 | Әл-Бәрр | البر | Яхшы | 16:4-18; 52:28 | Аллаһ — үз коллары өчен изгелек кылучы, аларга мәрхәмәтле; сораучыларга ярдәм итеп, аларга шәфкать күрсәтүче; вәгъдәләрен үтәүче, килешүләренә тугры Зат. | |
| 80 | Әт-Тәүүәб | التواب | Тәүбә кабул итүче | 2:37, 54, 128, 160; 4: 17-18, 64; 9:104, 118; 10:90-91; 24:10; 39:53; 40:3; 49:12; 110:3 | Тәүбә — гөнаһларын тану һәм алар өчен гафу үтенү. Аллаһ — колларының тәүбәсен кабул итүче, аларга тәүбәгә килү мөмкинлеген бирүче, күңелне уятучы һәм тәүбә кылырга өндәүче; догаларга җавап бирүче һәм тәүбә кылганнарның гөнаһларын гафу итүче. | |
| 81 | Әл-Мүнтәкыйм | المنتقم | Кичермәүче | 32:22; 43:41, 55; 40:10; 44:16; 75:34-36 | Буйсынмаучыларга җәза бирүче; ләкин моны бары тик кисәтү һәм ишарә биргәннән соң, алар аңламаса гына башкара. | |
| 82 | Әл-Гафув | العفو | Кичерүче | 4:17, 43, 99, 149; 16:61; 22:60; 58:2 | Гөнаһларны гафу итүче; кешене гөнаһтан саклаучы; начар гамәлләрне чистартучы; мәрхәмәте киң; изгелек кылучы, буйсынмаучыларны җәзаларга ашыкмаучы. | |
| 83 | Әр-Рауф | الرؤوف | Аңлаучы | 2:143, 207; 3:30; 9:117; 16:7, 47; 22:65; 24:20; 57:9; 59:10 | Гөнаһлы кешеләрнең тәүбәсен кабул итә, аларны үз рәхмәте һәм нигъмәтләре белән баета, аларның ялгышларын яшерә һәм гафу итә. | |
| 84 | Мәликүл-Мүлк | مالك الملك | Ханнар ханы | 3:26 | Үзенчәлекле бөеклек һәм юмартлык иясе; камиллеккә ия; бөтен бөеклек Аңа карый, һәм барлык юмартлыклар Аңардан килә. | |
| 85 | Зүл-Җәләли үәл-Икрам | ذو الجلال و الإكرام | Бөеклек һәм юмартлык хуҗасы | Ḏuʼl-Jalāli waʼl-ʼIkrām | 2:143, 207; 3:30; 9:117; 16:7, 47; 22:65; 24:20; 57:9; 59:10 | Рәнҗетмәүче; гөнаһлы кешеләрнең тәүбәсен кабул итүче, аларны үз мәрхәмәте һәм нигъмәтләре белән баетучы, аларның хаталарын яшерүче һәм гафу итүче. |
| 86 | Әл-Мукситу | المقسط | Хаклы | 3:18; 7:29 | Аллаһның барлык карарлары хикмәтле һәм гадел; башкаларны кысрыклаучыларга хаклы җәзасын бирүче; камил тәртип урнаштыручы; кысрыклананучыларны сөендергәннән соң, кысрыклаучыга да сабырлык һәм гафу күрсәтә. | |
| 87 | Әл-Җәмигъ | الجامع | Берләштерүче | 2:148; 3:9; 4:140 | Аллаһ — заты, сыйфатлары һәм гамәлләре буенча барлык камиллекләрне үзендә туплаучы; ахирәттә, Арасат җирлегендә барлык затларны җыючы. | |
| 88 | Әл-Гани | الغنى | Мохтаҗсыз | 2:263; 3:97; 4:131; 6:133; 10:68; 14:8; 22:64; 27:40; 29:6; 31:12, 26; 35:15, 44; 39:7; 47:38; 57:24; 60:6; 64:6 | Аллаһ — бай һәм бернәрсәгә мохтаҗ булмаган; барлык яратылган дөнья аңа мохтаҗ. | |
| 89 | Әл-Мүгъни | المغنى | Баетучы | 9:28; 23:55-56; 53:48; 76:11-22 | Аллаһ — колларына нигъмәт бирүче; байытучы. | |
| 90 | Әл-Мәнигъ | المانع | Куркынычлардан саклаучы | 67:21; 28:35; 33:9 | Аллаһ — теләмәгән кешегә бирмәүче; моны аңа имтихан булсын өчен, саклау өчен, яки начарлыктан яклау өчен эшли. | |
| 91 | Әд-Дарр | الضار | Зарар җибәрүче | 6:17; 36:23; 39:38 | Җир йөзеннән патшалыкларны һәм халыкларны юк итүче; гөнаһ кылучыларга эпидемияләр һәм табигый афәтләр җибәрүче; имтиханга дучар итүче. | |
| 92 | Ән-Нәфигъ | النافع | Ярдәмче | 30:37 | Үз карары буенча файда бирүче; аның белүеннән башка беркем дә беркемгә файда китерә алмый. | |
| 93 | Ән-Нури | النور | Яктыртучы | 2:257; 5:15-16; 6:122; 24:35-36, 40; 33:43, 45-46; 39:22, 69; 57:9, 12-13, 19, 28 | Күкләр һәм җир өчен нур булучы; дөрес юлны яктыртучы, хакыйкать юлын күрсәтүче. | |
| 94 | Әл-Һади | الهادئ | Юл күрсәтүче | 2:4-7; 20:50; 25:31, 52; 28:56; 87;3 | Дөрес юлдан йөртүче; хакыйкатьле сүзләре белән хакыйкать юлына бастыручы; дөрес юл турында хәбәрдар итүче; йөрәкләрне Үзен тануга, тәннәрне гыйбадәткә юнәлтүче. | |
| 95 | Әл-Бәдигъ | البديع | Иҗат итүче | 2:117; 6:101; 7:29 | Аңа тиңдәш юк, аңа охшаш беркем дә юк, барлык эшләрне мисалсыз һәм үрнәксез барлыкка китерүче. | |
| 96 | Әл-Бәкый | الباقي | Мәңгелек | 6:101; 55:26-28; 28:60, 88 | Аллаһ — мәңге калучы; бердәнбер, мәңге яшәргә тиешле; аның булуы мәңгелек; ул юкка чыкмый; ул чиксез һәм мәңге кала. | |
| 97 | Әл-Варис | الوارث | Варис | 15:23; 21:89; 28:58 | Барлык мирасны үзендә саклаучы; яратылганнар юкка чыкканнан соң да, бөтен хакимлек аның кулында; дөньяны һәм анда булган барлыкны мирас итеп алучы. | |
| 98 | Әр-Рашид | الرشيد | Дөрес, хак | 2:256; 11:87 | Lөрес юлга бастыручы; теләгән кешене хакыйкать чыгарып, җитәкләп, бәхет бирүче; шул ук вакытта Үзе билгеләгән тәртип буенча читкә алып китүче. | |
| 99 | Әс-Сабур | الصبور | Сабыр | 2:153, 3:200, 103:3; 8:46; | Бөек сабырлык һәм йомшаклык иясе; буйсынмаучыларга ашыкмыйча кына җәзасын бирүче; җәзаны кичектерүче; бернәрсәне дә вакытыннан алдан башкармый; барлык эшләрне үз вакытында башкара; һәрнәрсә Аллаһ хикмәтенә буйсына |
Традицион исемлеккә кермәгән исемнәр
Коръәндә Аллаһның традицион рәвештә кабул ителгән 99 исем кергән исемлеккә кертелми торган кайбер исемнәре дә очрый. Аларны да исәпкә алганда, Аллаһның исемнәре саны 124 кә кадәр җитә[22][23]. Бу исемнәрнең кайберләрен кешеләргә исем итеп кушу тыелмаган. Мәсәлән, ән-Нәсыйр (الناصر, an-Nāṣir — «Җиңүче», «Ярдәмче») исемен Аббасилар династиясеннән булган Багдад хәлифе Ән-Нәсыйр ли-Дини-Ллаһ (1158—1225) йөрткән, шулай ук әлеге исемне алган башка мәшһүр шәхесләр дә билгеле[24].
Еш очрый торган Әр-Рабб (Ar-Rabb, гарәп. الرب) исеме «Раббы»[25], «Ия», «Хуҗа», «Хаким» мәгънәләрендә кулланыла, ягъни идарә итү һәм хакимлек итү көченә ия булган Затны аңлата. Бу исем тик Аллаһка карата гына кулланыла; кешеләргә карата исә Rabb ad-Dār («йорт хуҗасы») кебек сүзтезмә формасы файдаланыла[26].
Ибн Араби Аллаһның өч төп исемен аера: Аллаһ, әр-Рахман һәм әр-Рабб[27]. Әр-Рабб исеме «Аллаһ — галәмнәрнең Раббысы» (Rabb al-‘Ālamīn) дигән мәгънәдә кулланыла[28]. Монда ‘алам (күплек саны — ‘аләмин) Аллаһтан башка булган бөтен барлыкны, ягъни бөтен яратылган дөньяны аңлата[26].
Традицион исемлеккә кермәгән Аллаһ исемнәренең башка бер өлеше дә Коръәндә телгә алына. Алар арасында әл-Мәүлә (المولى, al-Mawlā — «Яклаучы», «Канатландыручы»[29]), ән-Нәсыйр (الناصر, an-Nāṣir — «Ярдәмче»[30]), әл-Галиб ( الغالب, al-Ghālib — «Җиңүче»[31]), әл-Фатыйр ( الفاطر, al-Fāṭir — «Яратучы», «Барлыкка Китерүче»[22]), әл-Карыйб (القریب, al-Qarīb — «Якын», «Иң Якын»[32]) һ.б. исемнәр бар.
Мәдәни аспектлар
Коръәннең тугызынчы сүрәсеннән кала барлык сүрәләре дә «Бисмилләһ» дип башлана — «Рәхимле, Шәфкатьле Аллаһ исеме белән». Бу сүзләр догаларда еш әйтелә, шулай ук барлык рәсми документларны башлап җибәрүче формула булып тора[33].
Тискәре үрнәк буларак, Аллаһ белән ант итеп, «Аллаһ фәлән гөнаһны кичермәячәк» дип әйткән кеше турындагы риваять китерелә. Ул шулай итеп Аллаһның чиксез гафу итүен шик астына куеп, үзенең барлык изге гамәлләрен юкка чыгара[34]. Аллаһның исемнәре зикрда — Аллаһка мөрәҗәгать сүзләрен күп тапкыр кабатлауга нигезләнгән догада — кулланыла[35]. Зикр суфыйчылык практикасында төп, үзәк урынны ала. Аның кысаларында дога сүзләрен җырлап әйтү һәм музыкаль уен кораллары белән озатып баруга да рөхсәт ителә[36].
Аллаһның 99 исемен кабатлауга корылган догалар «вазифа» дип атала. Андый догаларда кабатлау саны дистәләрчә меңгә кадәр җитәргә мөмкин. Вазифа шәхси рәвештә дә, күмәк итеп тә башкарыла[37].
Тынсыз (эчтән) кылынган догада исәп-хисапны җиңеләйтү өчен кайчак сөбхә («тәсбих») кулланыла. Алар 99 яки 33 бөртектән тора, һәм һәр бөртек Аллаһның 99 исеменең берсенә туры килә. Дога тәмамлангач, алар ярдәмендә түбәндәге гыйбарәләр 33әр тапкыр әйтелә: «Аллаһ пакь» (Сөбхәнә-Ллаһ), «Аллаһка мактау» (Әл-хәмдү ли-Лләһ), «Аллаһ бөек» (Аллаһу әкбәр)[38].
Искәрмәләр
Чыганаклар
- ↑ Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә / А. Биктимирова, Б. Мөбәрәков, Р. Закирова. — Казан: Хозур: «Тынычлык», 2020. — С. 237. — 807 с. — 43 998 экз.
- ↑ Byrne, 2011, 81, 90, 94—95 битләр.
- ↑ Samat, 2001, ix бит.
- ↑ Campo, 2009, 17—18, 515 бит.
- ↑ Byrne, 2011, 19—20 бит.
- ↑ Byrne, 2011, 19 бит.
- ↑ Campo, 2009, 45—46 бит.
- ↑ Campo, 2009, 46 бит.
- ↑ Geisler, Saleeb, 2002, 16 бит.
- ↑ Byrne, 2011, 95 бит.
- ↑ Kathīr et al., 2003, 69 бит.
- ↑ 1 2 Kathīr et al., 2003, 66 бит.
- ↑ 1 2 3 Byrne, 2011, 96 бит.
- ↑ 1 2 Kathīr et al., 2003, 67 бит.
- ↑ Аль-Кахтани, 2009, 60 бит.
- ↑ Kathīr et al., 2003, 68 бит.
- ↑ Kathīr et al., 2003, 76 бит.
- ↑ «In The Names of Allah». Ведущий: Филипс, Билал. Al- Malek, Al-Maalek & Al-Maleek. Huda TV. June 27, 2008. Серия 14.
- ↑ 1 2 3 4 Byrne, 2011, 97 бит.
- ↑ 1 2 3 Аль-Кахтани, 2009
- ↑ Byrne, 2011, 98 бит.
- ↑ 1 2 Wahiduddin Richard Shelquist. Origin of this list of Beautiful Names (ингл.). Wahiduddin. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 декабрь 2025.
- ↑ Oliver Leaman. The Qur'an: an encyclopedia. — Routledge, 2008. — 771 с. — ISBN 9781134339754.
- ↑ Thomas Patrick Hughes. A Dictionary of Islam. — Asian Educational Services, 1996. — ISBN 9788120606722.
- ↑ Thomas Patrick Hughes. A Dictionary of Islam. — Asian Educational Services, 1996. — 762 с. — ISBN 9788120606722.
- ↑ 1 2 Kathīr et al., 2003, 73 бит.
- ↑ Николсон, Рейнолд. Studies in Islamic Mysticism. — Forgotten Books, 2008. — 324 с. — ISBN 9781606201688.
- ↑ Ludwig W. Adamec. The A to Z of Islam. — 2nd Ed. — Scarecrow Press, 2009. — 459 с. — (A to Z Guides). — ISBN 9780810871601.
- ↑ Ahmed, 1999, 116 бит.
- ↑ Ahmed, 1999, 150 бит.
- ↑ Ahmed, 1999, 58 бит.
- ↑ John Herlihy. Wisdom's Journey: Living the Spirit of Islam in the Modern World. — World Wisdom, Inc, 2009. — 237 с. — ISBN 9781933316642.
- ↑ Students' Britannica India. — Popular Prakashan, 2010. — 389 с. — ISBN 9780852297605.
- ↑ Хадисы Пророка / Пер. с араб. и комм. Валерии Пороховой, гл. ред. Мухаммад Саид Аль-Рошд. — 4-е изд. — М.: РИПОЛ классик, 2010. — 312 с. — ISBN 978-5-386-01177-2.
- ↑ Spencer C. Tucker. The Encyclopedia of Middle East Wars: The United States in the Persian Gulf, Аfghanistan, and Iraq Conflicts / Ed. by S. C. Tucker and P. M. Roberts. — ABC-CLIO, 2010. — 1887 с. — ISBN 9781851099474.
- ↑ Nicolaas Biegman. Living Sufism: rituals in the Middle East and the Balkans. — American Univ in Cairo Press, 2009. — 188 с. — ISBN 9789774162633.
- ↑ Suha Taji-Farouki. Beshara and Ibn 'Arabi: A Movement of Sufi Spirituality in the Modern World. — Anqa Publishing, 2010. — 490 с. — ISBN 9781905937264.
- ↑ Богучарский Е. А. Мусульманский этикет. — RIPOL classic, 2010. — С. 128. — 270 с. — ISBN 9785386017897.
Әдәбият
- Аль-Газали. 99 Прекрасных имён Аллаха. — СПб.: Диля, 2009. — 240 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-88503-836-2.
- Аль-Кахтани. Толкование прекрасных имён Аллаха в свете Корана и Сунны / Пер. с ар., ком. Э. Р. Кулиев. — М.: Умма, 2009. — 384 с. — ISBN 978-5-94824-131-9.
- Maire Byrne. The Names of God in Judaism, Christianity and Islam: A Basis for Interfaith Dialogue. — Continuum International Publishing Group, 2011. — 192 с. — ISBN 9781441153562.
- Juan Eduardo Campo. Encyclopedia of Islam. — Infobase Publishing, 2009. — 750 с. — (Encyclopedia of world religions. Facts on File library of religion and mythology). — ISBN 9780816054541.
- Гайслер, Норман, Abdul Saleeb. Answering Islam: the crescent in light of the cross. — 2nd. — Baker Books, 2002. — 368 с. — ISBN 9780801064302.
- Ismāʻīl ibn ʻUmar Ibn Kathīr, Shaykh Safiur Rahman Al Mubarakpuri, Ṣafī al-Raḥmān Mubārakfūrī. 1 // Tafsir Ibn Kathir = гарәп. مصباح المنير في تهذيب تفسير إبن كثير. — 2nd Ed. — Darussalam, 2003. — 699 с. — (Tafsir Ibn Kathir). — ISBN 9789960892726.
- M. R. Bawa Muhaiyaddeen. Asmāʼul-Ḥusnā: the 99 beautiful names of Allah. — The Fellowship Press, 1979. — 213 с. — ISBN 9780914390138.
- Talib Samat. The 99 most eminent names of Allah. — Utusan Publications, 2001. — 375 с. — ISBN 9789676111654.
- Salahuddin Ahmed. A dictionary of Muslim names. — C. Hurst & Co. Publishers, 1999. — 351 с. — ISBN 9781850653561.
- George Grigore, «Al-Rahmān al-Rahīm: Problems of Interpretation and Translation», Revue Roumaine de Linguistique, XXXVIII, 4. 1993
Ссылки
- The Beautiful Names of Allâh (ингл.). Wahiduddin. — Список прекрасных имён Аллаха с комментариями и записью произношения. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2011. Архивировано 18 декабрь 2025 года.
- Asma ul Husna (ингл.). Qul. — Список прекрасных имён Аллаха с комментариями. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 декабрь 2011. Архивировано 18 декабрь 2025 года.