Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыКазанда урнашкан югары техник уку йорты.

1930 елның 13 маенда Казан коммуналь-төзелеш институты буларак оеша. 1939 елдан –Казан коммуналь төзелеш инженерлары институты, 1941 дә ябыла.

1946 елда Казан җәмәгать-көнкүреш төзелеше инженерлары институты буларак яңадан торгызыла, 1952дән Казан нефть сәнәгате төзүче-инженерлар институты, 1957дән Казан төзүче-инженерлар институты (КИСИ), 1995тән Академия, 2004 елдан – Университет.

2010-11 уку елында студентлар саны – 6799. Көндезге бүлектә 4476 студент укый. Укыту рус телендә, төзелеш факультетында – татар һәм рус телләрендә алып барыла. Студентларның инглиз телен белүләре шулай ук грантлар алулары һәм халыкара диплом программасында катнашу мөмкинлекләрне ача.[3]

Чыганак

Искәрмәләр

  1. GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286
  2. Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
  3. Татар-информ:Казан архитектура-төзелеш университеты — татарча техник белем бирүче югары уку йорты 2017 елның 1 февраль көнендә архивланган.

Тема буенча өстәмә