Спас ярминкәсе

Спас ярминкәсе (Бөтенроссия Спас ярминкәсе, рус. Спасская ярмарка, Всероссийская Спасская ярмарка) — Алабуга шәһәрендә уза торган зур тарихлы, инкыйлабтан соң илдә ачылган беренче ярминкә, ел саен август аенда үткәрелә торган традицион чара. Ярминкә һөнәрчеләрне, сәүдәгәрләрне һәм үзмәшгульләрне берләштерә, күңел ачу мохитен тудыра һәм эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итә.

undefined
undefined
undefined

Тарих

XIX гасырның I яртысыннан Нократ губернасының (хәзерге Татарстан) сәүдәгәрләр шәһәре — Алабугада елына берничә мәртәбә уздырылып килә. Товар әйләнеше буенча Мәкәрҗә, Эрбет, Минзәлә ярминкәләре белән ярышкан. XIX гасыр ахырында, ХХ гасыр башында ярминкәгә Россиянең 86 шәһәреннән сәүдәгәрләр товар алып килә[1].

Октябрь инкыйлабы һәм Ватандашлар сугышы ярминкә эшенә зур зыян сала. Яңа икътисади сәясәт (рус. НЭП)[2] вакытында Совет илендә иң беренче булып Алабугадагы ярминкә ачыла. 1927 елда ярминкәдә 2 дәүләт оешмасы, 6 кооператив, 2 артель, 191 шәхси оешма катнаша. Ярминкә 1940 елга кадәр гамәлдә була, Бөек Ватан сугышы елларында эше туктала. 2008 елда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тәкъдиме белән Спас ярминкәсен үткәрү традициясе торгызыла[3].

Максаты

Ярминкә бердәм мәдәни мохит булдыру, гражданнарның төрле төркемнәренең мәдәни кыйммәтләрдән һәм мәгълүмат ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген тигезләүне тәэмин итү һәм Россия Федерациясе халыкларының мәдәни потенциалын саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру, мәдәният өлкәсен базар шартларына яраклаштыруны тәэмин итү, тарихи-мәдәни мирасны саклауны тәэмин итү, мәдәни алмашуны тәэмин итү максатларында үткәрелә[4].

Бурычлары

  • Алабуга шәһәрендә ел саен уздырыла торган ярминкә традициясен яңарту;
  • ярминкә сәүдәсенең иң яхшы традицияләрен торгызу;
  • Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы традицион һөнәрчелек мәдәниятен һәм халык сәнгать кәсепләрен торгызу, саклап калу һәм үстерү;
  • милли сәнгать кәсепләренең күптөрлелеген саклап калу;
  • декоратив-гамәли сәнгатьне үстерү;
  • халык сәнгать һөнәрләре, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык осталарына ярдәм итү;
  • Россия Федерациясе регионнары, Татарстан Республикасы районнары арасында икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне ныгыту;
  • халык сәнгать һөнәрләренең талантлы осталарын, декоратив-гамәли сәнгать осталарын, һөнәрчелек традицияләрен саклаучы халык осталарын җәлеп итү һәм ачыклау, аларның киләчәк иҗат эшчәнлеген стимуллаштыру;
  • Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык осталарының мәгълүматлар банкын төзү;
  • халык сәнгать һөнәрләре осталары, декоратив-гамәли сәнгать осталары, халык осталары, халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә эшләүче урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре өчен эшлекле аралашу өчен уңай шартлар тудыру;
  • Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондлары коллекцияләрен тулыландыру максатыннан декоратив-гамәли сәнгать осталары, халык осталары эшләнмәләрен туплау;
  • халык авыз иҗаты традицияләрен саклау һәм таныту[4].

Үткәрү вакыты

Ярминкәне үткәрү Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының вакыты Башкарма комитет тарафыннан билгеләнә. Ел саен август аеның беренче җомга-шимбә, якшәмбе көннәре.

Үткәрү урыны

1815 елда Вятка губернасы архитекторы Н. В. Андреев ярминкә мәйданының проектын төзи.

1818 елда Алабуганың берничә сәүдәгәре Спас соборы мәйданының көнчыгышында тактадан кибетләр корып куялар. Ике сәүдәгәргә — А. Я. Замятинга һәм В. К. Фирстовка 4 таш кибет төзергә рөхсәт бирелә. Алабуганың 1846 елда кабул ителгән генераль планы буенча, сәүдәгәр Стахеевлар 1850—1854 елларда ярминкә мәйданының көнчыгышында, 1865—1868 елларда мәйданның көнбатышында таштан сәүдә корпуслары төзиләр.

Спас ярминкәсе киңәеп, сәүдә мәйданы тарая башлагач, аның урынын шәһәр читенә — шәраб келәтләре артына (бүген шәһәрнең 5 санлы мәктәбе җирлеге) күчерәләр.

Ватандашлар сугышы вакытында ярминкә биналары җимерелә. 1922 елдан яңа урында — Инкыйлаб мәйданында (элекке Төрмә мәйданы, хәзерге Комсомол паркы) ярминкә өчен махсус 4 таш корпус һәм 2 балаган корыла.

Яңа заманда ярминкә уздыру өчен Алабуганың иркен мәйданында — «Шишкин буалары»нда, тарихи Зур Покрау, Казан, Яр буе, Гассар урамнарында, «Яшьлек» стадионында сәүдә урыннары ачыла. Күп төрле милләтләрнең «ишегалды» һәм «осталар шәһәрчеге» эшләп тора. Спас ярминкәсе сәхнәсендә цирк һәм халык авыз иҗаты төркемнәре чыгышы тәкъдим ителә. Автор-башкаручыларның «Илһам» (рус. Вдохновение) фестивале уза[5]. Ярминкә кысаларында «Чиркәү чаңнары чыңы» фестивале (рус. Фестиваль колокольного звона) үтә.

Оештыручылар

Товарлар

Ярминкәгә товарлар Россиянең 86 шәһәреннән тәкъдим ителә. Пыяла һәм чынаяк савыт-саба, мануфактура, данлыклы Ырынбур шәлләре, йорт кирәк-яраклары үтемле товар исәпләнә. Казаннан аяк киеме, мехлар, әзер күлмәкләр; Павловтан (Түбән Новгород губернасы) — тимер һәм җиз эшләнмәләрен алып килгәннәр.

1873 елда 120 700 сумлык товар сатуга куела, шуның 95 000 сумлыгы сатылган.

1905 елда тәкъдим ителгән 200 мең сумлык товардан 80 мең сумга керем керә.

1927 елда Совет илендә рөхсәт ителгән беренче ярминкәгә Көнгер, Пермь, Свердловск, Ижау, Сарапул, Түбән Новгород, Кукмара, Яр Чаллы, Вятка, Сембер, Семенов, Павлов, Кострома, Самар шәһәрләреннән 204 236 сумлык товар тәкъдим ителә, 103 200 сумлыгы сатыла. Алар — авыл хуҗалыгы машиналары, мануфактура, галантерея, кондитер әйберләре, җиз эшләнмәләр, савыт-саба, җиләк-җимеш үтемле товар.

Яңа заманда

2008 елда 37 шәһәрдән 160 оста килсә, 2009 елда 45 каладан 415 оста килгән була.

2010 елда ярминкәдә Россиянең 55 шәһәреннән — Мәскәү, Петербург, Казан, Уфа, Суздаль, Омск, Түбән Новгород, Мөрәм, Кострома, Котельнич, Самар, Ижау, Киров, Сембер, Елец, Семенов, Владимир, Ырынбур, Җигүле, Пермь, Чабаксар, Гжель, Татарстанның Түбән Кама, Чистай, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Лаеш, Болгар, Питрәч, Лубян, Свияжск, Алабугадан шәһәр сәнәгый оешмалары һәм 500 нәфис халык кәсебе осталары катнаша.

2012 елдагы ярминкәгә 18 млн 935 меңлек товар алып киләләр, 9 млн 917 меңлеген саталар. Ярминкәдә 60 000 кеше, шул исәптән Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов, Россия дворяннары җыены рәисе Григорий Гагарин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнаша[6].

2014 елда 8 илдән, Россиянең 106 шәһәреннән 700 кәсеп иясе килә. Августның 3 көнендә 8 млн сумлык товар сатыла. Милли костюмнар, бизәнү әйберләре, мамык шәлләр, агач һәм тимерне челтәрләп эшләгән сәнгать әсәрләре, балчык, каен тузы, тиредән эшләнмәләр, керамика, гжель, җитен-мамык, курыс (кабык) әйберләр, атаклы Арча читекләре һәм татарларның милли киемнәре, төрле курчак, пыяла, чыбыктан үрелгән көнкүреш әйберләре тәкъдим ителә[7]. Кыргызстан, Үзбәкстан осталары күн һәм тиредән әйбер ясау серләре буенча остаханәләр үткәрә.

Elabuga ul spasskaya.jpg
Elabuga ul gassara.jpg
Elabuga ul kazanskaya.jpg
Спас урамы — ярминкә мәйданы Гассар урамы — ярминкә мәйданы Казан урамы — ярминкә мәйданы

Кызыклы факт

2013 елда Спас ярминкәсен оештыра торган Россиянең кече сәяхәт шәһәрләре (8 шәһәр) берлеге (рус. АМТГ) Парижда халыкара «Алтын спикетр» бүләгенә ия була[8]. Приз төбәктә туристлыкны үстерү өчен тапшырыла.

Искәрмәләр

  1. Алабуга музей-тыюлыгы сайты, archived from the original on 2014-09-14, retrieved 2014-10-13 
  2. 1921 елда РКП (б) ның Х съезды карары
  3. Всероссийская Спасская ярмарка (рус.). spasskaya-yarmarka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2025.
  4. 1 2 3 4 Положение о Всероссийской Спасской ярмарке в городе Елабуга (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2025.
  5. Спас ярминкәсе гаҗәпкә калдырды
  6. Алабуга сайты
  7. http:// www.elabuga-rt.ru
  8. «Алтын спикетр» призы

Чыганак

Сылтама

  1. Алабуга музей-тыюлыгы сайты 2014 елның 14 сентябрь көнендә архивланган.