Ак Барс (хоккей клубы, Казан)
«Ак Барс» (рус. Ак Барс) — хоккей клубы, Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясый. Казан шәһәрендә урнашкан. 1956 елда бардыкка килгән, «Машстрой» исемен йөрткән, 1958 елда исеме «Урицкий исемендәге СК» дип үзгәртелгән. 1990–1995 елларда «Идел» («Итиль») дип аталган. 1995 елдан башлап «Ак Барс» исемен йөртә. Биш тапкыр Россия чемпионы була, өч тапкыр Гагарин кубогына ия була.
Континенталь хоккей лигасының һәр сезонында плей-оффка чыккан һәм ким дигәндә бер тапкыр Гагарин кубогын яулаган дүрт клубның берсе (Санкт-Петербургның СКА, Магнитогорскның «Металлургы» һәм Уфаның «Салават Юлаев» клублары белән беррәттән)[1].
Клуб тарихы
«Ак Барс»ның барлыкка килүе
Казанда беренче хоккей командалары 1948 елда барлыкка килә. 1949 елның февралендә Казанның «Спартак» һәвәскәр футбол-хоккей командасы Исмәгыйль Милушев җитәкчелегендә Самара шәһәрендә «канадча» хоккей буенча «Спартак» ДСО беренчелегенең зональ турнирында катнаша. 1952 елның гыйнварында Казанның «Спартак» командасы үз мәйданында Горькийның «Торпедо»сына каршы РСФСР Кубогы өчен бердәнбер матчын уздыра. Казанлылар 4:3 исәбе белән җиңә, ләкин кунакларның хоккей мәйданы стандартларга туры килмәү аркасында очрашу нәтиҗәсе гамәлдән чыгарыла. 1955/56 еллар сезонында Казан клубы беренче тапкыр СССР чемпионатында катнаша — «Б» классының икенче зонасында Исмәгыйль Милушев һәм Анатолий Муравьёв җитәкчелегендәге Ленин районы командасы икенче урынны ала[2]. Соңрак Муравьёв һәм Милушев «Машстрой»ның беренче һәм икенче тренерлары була. Алга таба Ленин районы командасының исеме берничә тапкыр үзгәртелә («Искра» һәм «Рубин» исемнәре дә була) һәм ул 1969 елга кадәр ил чемпионатларында катнаша. Киров районы командасы (икенче исеме — «Ленин исемендәге Льнокомбинат») 1956–1961 елларда ил чемпионатларында катнаша, «Химик» командасы — 1957 елда катнаша[3].
Команда «рәсми» рәвештә 1956 елда элеккеге Казан командалары базасында оеша һәм «Машстрой» исемен йөртә. Беренче ике сезон дәвамында команда Казан беренчелегендә чыгыш ясый, чыгышлары башында ук исемен «Урицкий исемендәге спорт клубы» дип үзгәртә һәм 1958 елда шул исем астында СССР чемпионатында дебют ясый[4].
1970 еллар ахыры — 1980 еллар башы «Урицкий исемендәге СК» өчен иң уңышлы чор була. 1990 елда команданың исеме «Идел» («Итиль») дип үзгәртелә — исем клубның җыеннарга баруына ярдәм иткән иганәче туристик компания хөрмәтенә бирелә[5].
Данга юл (1995—2002)
Татарстан хоккейының «алтын гасыры» нәкъ менә 1996 елда Россия Суперлигасы төзелгәннән соң башлана. Татарстанның традицион символы — ак барс хөрмәтенә «Ак Барс» хоккей клубы оештырыла.
1995 елда Юрий Моисеев баш тренер итеп билгелә. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә 1997/98 еллар сезонында команда 75 балл җыеп, Россиядә беренче тапкыр чемпионлыкны яулый. Бу сезонга кадәр Казан клубының чемпионаттагы иң югары казанышы Яшьләр хоккей лигасының 1993/94 һәм 1995/96 еллар сезонындагы 7 нче урын гына була. Россия чемпионатының 1998/1999 сезонда казанлылар Евролигада дебют ясый. Төркем этабында көндәшләр булып Германиянең «Маннгеймы», Британиянең «Скотиш Иглз»ы һәм Чехиянең «Литвинов» командасы тора. Британиялеләргә ике матчта да оттыруга карамастан, «Ак Барс» төркемнән чыга ала һәм 1/4 финалда Магнитогорскның «Металлург»ына каршы тора. Өченче уенда казанлылар буллитлар буенча җиңеләләр. 1999/2000 еллар сезоны Владимир Крикунов җитәкчелегендә башлана һәм финал сериясендә Мәскәү «Динамо»сына оттыру сәбәпле көмеш медальләр алу белән тәмамлана. 2000/01 еллар сезонында казанлылар регуляр чемпионатта кабат җиңәләр. Җиде тапкыр җиңелеп, алар «Авангард»ны һәм Магнитогорск «Металлург»ын өч баллга артта калдыралар, ләкин плей-офф сериясенең чирек финалында ук «Локомотив»ка оттыралар.
2001/02 еллар сезонында регуляр чемпионат матчларында элеккеге кебек 34 уен түгел, ә 51 уен уздырыла. команда белән Юрий Моисеев җитәкчелек итә, клуб 101 балл җыя һәм регуляр чемпионатта икенче урынны ала. Плей-офф сериясендә чирек финалда «Ак Барс» Мәскәү «Динамо»сы җиңә (серия исәбе 3:0), ярымфиналда Казан командасына Омскның «Авангард»ы каршы тора. Алдагы ике матчта «Ак Барс» җиңә (1:0, 4:3 буллитлар), ләкин омскилылар үз мәйданнарында җиңәләр (5:3 һәм 3:0). Соңгы хәлиткеч уенда ике команда да икешәр шайба кертә, чират буллитларга җитә. Чех Ян Бенда казанлыларны финалга чыгара, анда аларны узган елгы көндәшләре Ярославль «Локомотив»ы көтә. Серия 0:3 исәбе белән тәмамлана. «Ак Барс» үз тарихында икенче тапкыр көмеш медальләр яулый.
Билалетдиновның килүе (2004—2011)
Яңа баш тренер Владимир Плющев җитәкчелегендәге сезонда «Ак Барс» регуляр чемпионатта 94 балл җыеп, дүртенче урын ала. Серия башында 2:0 исәбе белән алда барса да, плей-оффның чирек финалында ук Казан клубы Тольяттиның «Лада» командасына 2:3 исәбе белән оттыра. Команданы клуб тарихында беренче һәм бердәнбер чит ил тренеры — Чехия белгече Владимир Вуйтек җитәкли. Бу сезонны күчеш чоры дип атарга мөмкин, чөнки тренер команданы үз тактикасына яраклаштыра. «Северсталь»дән Вадим Епанчинцев алын, нәтиҗәдә ул команданың иң яхшы бомбардиры һәм «гол+пас» системасы буенча чемпионат лидерларының берсе булды. «Ак Барс» чемпионатта бишенче урынны ала һәм плей-офф сериясенең ярымфиналына чыга, анда Магнитогорскның «Металлург»ына 1:3 исәбе белән оттырып, дүртенче урынны яулый.
2004 елда Зиннәтула Билалетдинов «Ак Барс» командасының баш тренеры итеп билгеләнә. Нәкъ менә аның тәкъдиме буенча Алексей Морозов алына, ул команданың күпьеллык лидеры һәм капитанына әверелә.
Биләлетдинов команданы ачык һөҗүм итүче уенга өйрәтә. 2004/05 сезонында клуб Алексей Морозовтан тыш, НХЛның тагын 10 уенчысы белән контрактлар төзелә, алар арасында Илья Ковальчук, Венсан Лекавалье һәм Дэни Хитли кебек йолдызлар була. Шул ук вакытта, плей-оффның беренче раундында «Ак Барс» көтмәгәндә Ярославльнең «Локомотив» командасы тарафыннан җиңелә.
2006 елда «Ак Барс» Россия чемпионы була. Бу сезонда 54 уенда 35 җиңү яулана һәм 214 шайба кертелә. Иң яхшы һөҗүмчеләр өчлеге булып казанлыларның беренче «ЗЗМ» өчлеге санала: Данис Зарипов, Сергей Зиновьев, Алексей Морозов. Виталий Прошкин кебек ветераннар һәм Раймон Жиру, Петр Чаянек, Юкка Хентунен кебек легионерлар белән берлектә команда лигада иң яхшыларның берсе була. 2008/2009 еллар сезонында «Ак Барс» Гагарин кубогын яулый, шулай ук киләсе 2009/2010 еллар сезонында да бу уңышын кабатлый.
Биләлетдиновның китүе һәм Әнвәр Гатиятулинның тренерлык эше
2011 елда Зиннәтула Билалетдинов Россия җыелма командасында эшли башлый һәм «Ак Барс»тан китә. 2014 елда ул кабат Казан командасын җитәкли, «Ак Барс» Континенталь хоккей лигасында берничә уңышлы чыгыш ясый. Билалетдинов 2019 елга кадәр эшли. 2022 елда, 2022/23 еллар сезонында команда кыенлыклар кичергәндә, Билалетдиновны өченче тапкыр чакыралар[6].
2024 елда Зиннәтула Билалетдинов «Ак Барс»тан китә һәм баш тренер итеп Чиләбе «Трактор» командаcының баш тренеры Әнвәр Гатиятулин билгеләнә. Гатиятулин җитәкчелегендәге беренче сезонда «Ак Барс» составны һәм уен стилен үзгәртә: берничә тәҗрибәле уенчы белән саубуллашалар, игътибар яшьләргә һәм актив хоккейга юнәлтелә[7]. 2024/2025 еллар КХЛ даими чемпионатында «Ак Барс» Көнчыгыш конференциядә 5нче урынны алды[8]. 2025 елгы Гагарин кубогы плей-офф уеннарында Гатиятулин җитәкчелегендәге команда беренче раундта «Автомобилист»ны 4:3 исәбе белән җиңә, ләкин чирек финалда Мәскәү «Динамо»сына сериядә 2:4 исәбе белән оттыра һәм турнирдан төшеп кала[9].
Гатиятулин «Ак Барс»та 2025/2026 еллар сезонында да эшен дәвам итте. Клуб ачык сезон алды әзерлеген уздыра һәм составның төп үзәген саклап кала, ә остаз уен күрсәткечләрен һәм нәтиҗәлшрне яхшыртуга омтылуын белдерә[10].
Клуб эмблемасы
Клуб җитәкчелеге
- Президент — Наил Маганов;
- «Татнефть — Ак Барс» СКП ҖЧҖ башкарма директоры — Мансур Усманов;
- Генераль менеджер — Марат Вәлиуллин;
- Башкарма директорның коммерция буенча урынбасары — Станислав Прудников.
Тренерлар штабы
- Баш тренер — Әнвәр Гатиятулин;
- Тренер — Константин Шафранов;
- Тренер — Александр Макрицкий;
- Тренер — Дмитрий Полянчиков;
- Капкачылар тренеры — Георгий Гелашвили;
- Физик әзерлек буенча тренер — Брэндон Бови;
- Гомуми физик әзерлек (ОФП) буенча тренер — Даниил Бабенко.
Баш тренерлар
- Анатолий Муравьёв (1956—65, 1966—68);
- Исмаил Милушев (1965—66, 1968—71);
- Евгений Егоров (1971—75);
- Владимир Андреев (1975—78);
- Владимир Васильев (1978—82);
- Олег Галямин(1982—84);
- Геннадий Цыгуров (1984—87);
- Виталий Стаин (1987—88);
- Всеволод Елфимов (1988—91, 1994—95);
- Юрий Очнев (1991—92);
- Владимир Гусев (1992 июль—сентябрь);
- Виктор Кузнецов (1992—94);
- Юрий Моисеев (1995—1999, 2001—0002);
- Владимир Крикунов (1999—2001);
- Владимир Плющев (2002—2003);
- Владимир Вуйтек (2003—2004);
- Зиннәтула Билалетдинов (2004—2011);
- Владимир Крикунов (2011—2012);
- Валерий Белов (2012—2014);
- Зиннәтула Билалетдинов (2014—2019);
- Дмитрий Квартальнов (2019—2022);
- Олег Знарок (2022);
- Юрий Бабенко (в. б.) (2022);
- Зиннәтула Билалетдинов (2022—2024;
- Әнвар Гатиятулин (2024—н.в.).
Казанышлар
Милли казанышлар
- Хоккей буенча Россия чемпионаты
- Гагарин кубогы
- КХЛ Көнчыгыш конференциясе кубогы
- «Открытия» кубогы
- РСФСР чемпионаты
Халыкара казанышлар
Европа чемпионнары кубогы
- Континенталь кубок
Иясе (1): 2008
Бронза призёр (1): 2000[13]
Сезонара турнирлар
И. Х. Ромазан мемориалы
Спартак кубогы
Башкортостан Республикасы кубогы (Башкортостан Президенты кубогы)
В. Блинов мемориалы
Лада кубогы
Н. Г. Пучков мемориалы
Прага кубогы
Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы кубогы
Латвия тимер юллары кубогы
КХЛ чемпионнары кубогы
Статистика
| Сезон | Ур | У | Җ | ҖӨ (+ҖБ) | Т | ОӨ (+ОБ) | От | КШ | ҮШ | ±Ш | Б | %Б |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 2001–2002 | 2 | 51 | 30 | 1 | 7 | 2 | 11 | 151 | 88 | +63 | 101 | 66.01 |
| 2002–2003 | 4 | 51 | 26 | 4 | 7 | 1 | 13 | 156 | 106 | +50 | 94 | 61.44 |
| 2003–2004 | 5 | 60 | 29 | 5 | 2 | 3 | 21 | 162 | 122 | +40 | 102 | 56.67 |
| 2004–2005 | 4 | 60 | 34 | 3 | 5 | 1 | 17 | 174 | 113 | +61 | 114 | 63.33 |
| 2005–2006 | 2 | 51 | 25 | 5 | 9 | 4 | 8 | 150 | 109 | +41 | 98 | 64.05 |
| 2006–2007 | 1 | 54 | 35 | 3 | 7 | 1 | 8 | 214 | 111 | +103 | 119 | 73.46 |
| 2007–2008 | 7 | 57 | 28 | 3(+2) | 0 | 0(+5) | 19 | 182 | 142 | +40 | 99 | 57.9 |
Искәрмә: Ур — урын, У — уеннар саны, Җ — төп вакытта җиңүләр, ҖӨ — өстәмә вакытта җиңүләр, ҖБ — буллитларда җиңүләр, Т — ничья (тигез исәп), ОӨ — өстәмә вакытта оттырулар, ОБ — буллитларда оттырулар, От — төп вакытта оттырулар, КШ — кертелгән шайбалар, ҮШ — үткәрелгән шайбалар, ±Ш — шайбалар аермасы, Б — балллар (очколар), %Б — җыелырга мөмкин булган баллларның проценты.
КХЛдагы чыгышлар нәтиҗәсе
У — уздырылган уеннар саны, Җ — төп вакытта җиңүләр, ҖӨ — өстәмә вакытта (овертаймда) җиңүләр, ҖБ — матчтан соңгы буллитларда җиңүләр, ОБ — матчтан соңгы буллитларда оттырулар, ОӨ — өстәмә вакытта оттырулар, От — төп вакытта оттырулар, Б — җыелган балллар саны, Ш — кертелгән һәм үткәрелгән шайбалар нисбәте, ДС — даими сезон нәтиҗәләре буенча урын
| Сезон | У | Җ | ҖӨ | ҖБ | ОБ | ОӨ | От | Б | Ш | ДС | Плей-офф | |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 2008/09 | 56 | 36 | 1 | 3 | 3 | 3 | 10 | 122 | 189-123 | 2 | Гагарин кубогын яулыйлар: 3-0 Барыс, 3-2 Авангард, 4-2 Мәскәү «Динамо»сы, 4-3 Локомотив | |
| 2009/10 | 56 | 25 | 4 | 4 | 3 | 2 | 18 | 96 | 159-128 | 8 | Гагарин кубогын яулыйлар: 3-0 Барыс, 4-2 Магнитогорск «Металлург»ы, 4-2 Салават Юлаев, 4-3 «ХК МВД» | |
| 2010/11 | 54 | 29 | 2 | 3 | 5 | 3 | 12 | 105 | 181-133 | 2 | Конференция ярымфиналында җиңеләләр: 4-0 Барыс, 1-4 Салават Юлаев | |
| 2011/12 | 54 | 27 | 1 | 2 | 4 | 1 | 19 | 92 | 167-136 | 6 | Конференция ярымфиналында җиңеләләр: 4-2 Салават Юлаев, 2-4 Трактор | |
| 2012/13 | 52 | 28 | 1 | 5 | 5 | 3 | 10 | 104 | 157-112 | 2 | Конференция финалында җиңелделәр: 4-0 Нефтехимик, 4-3 Салават Юлаев, 3-4 Трактор | |
| 2013/14 | 54 | 26 | 4 | 4 | 5 | 1 | 14 | 100 | 139-108 | 4 | Конференция чирек финалында җиңеләләр: 2-4 Сибирь | |
| 2014/15 | 60 | 34 | 2 | 4 | 6 | 0 | 14 | 120 | 169-115 | 4 | Гагарин кубогы финалында җиңеләләр: 4-1 Автомобилист, 4-1 Авангард, 4-1 Сибирь, 1-4 СКА | |
| 2015/16 | 60 | 25 | 1 | 5 | 8 | 1 | 20 | 96 | 143-127 | 12 | Конференция чирек финалында җиңеләләр: 3-4 Салават Юлаев | |
| 2016/17 | 60 | 29 | 3 | 6 | 2 | 2 | 18 | 109 | 155-127 | 7 | Конференция финалында җиңеләләр: 4-1 Салават Юлаев, 4-2 Авангард, 0-4 «Металлург» | |
| 2017/18 | 56 | 30 | 2 | 0 | 3 | 3 | 18 | 100 | 158-126 | 4 | Гагарин кубогын яулыйлар: 4-1 Амур, 4-1 «Металлург», 4-0 Трактор, 4-1 ЦСКА | |
| 2018/19 | 62 | 34 | 2 | 2 | 5 | 1 | 18 | 82 | 165-139 | 8 | Конференция чирек финалында җиңеләләр: 0-4 Авангард | |
| 2019/20 | 62 | 38 | 2 | 4 | 4 | 1 | 13 | 93 | 178-121 | 2 | 4-0 Нефтехимик (плей-офф вакытыннан алда тәмамлана) | |
| 2020/21 | 60 | 33 | 3 | 5 | 3 | 5 | 11 | 90 | 185-131 | 2 | Конференция финалында җиңеләләр: 4-0 Торпедо, 4-0 Салават Юлаев, 3-4 Авангард | |
| 2021/22 | 48 | 21 | 4 | 5 | 0 | 6 | 12 | 66 | 129-109 | 5 | Конференция чирек финалында җиңеләләр: 2-4 Авангард | |
| 2022/23 | 68 | 27 | 10 | 4 | 2 | 7 | 18 | 91 | 187-158 | 4 | Гагарин кубогы финалында җиңелделәр: 4-2 Нефтехимик, 4-2 Адмирал, 4-1 Авангард, 3-4 ЦСКА | |
| 2024/25 | 68 | 32 | 6 | 4 | 1 | 2 | 23 | 87 | 211-162 | 5 | Конференция ярымфиналында җиңеләләр: 3-4 Автомобилист, 4-2 Мәскәү «Динамо»сы | |
| Барлыгы | 930 | 474 | 48 | 60 | 59 | 41 | 248 | 1553 | 2672-2055 | — | Гагарин кубогы плей-офф уеннарында 16 тапкыр катнашалар. Исәп (җиңүләр/оттырулар): 131-84 | |
Хәзерге состав
| № | Уенчы | Ил | Тотыш | Туу датасы | Буй | Авырлык |
|---|---|---|---|---|---|---|
| Капкачылар | ||||||
| 20 | Максим Арефьев | Сул | 11 июнь 2003 (23 яшь) | 192 см | 90 кг | |
| 36 | Иван Кузнецов | Сул | 23 февраль 2007 (19 яшь) | 183 см | 75 кг | |
| 82 | Тимур Билялов | Сул | 28 март 1995 (31 яшь) | 179 см | 79 кг | |
| Защитники | ||||||
| 7 | Степан Фальковский | Сул | 18 декабрь 1996 (29 яшь) | 205 см | 94 кг | |
| 28 | Степан Терехов | Сул | 7 октябрь 2004 (21 яшь) | 185 см | 78 кг | |
| 33 | Альберт Яруллин | Уң | 3 май 1993 (33 яшь) | 182 см | 94 кг | |
| 53 | Алексей Марченко |
Уң | 2 гыйнвар 1992 (34 яшь) | 188 см | 93 кг | |
| 58 | Митчелл Миллер | Уң | 20 декабрь 2001 (24 яшь) | 180 см | 86 кг | |
| 65 | Константин Лучевников | Сул | 12 июль 1995 (31 яшь) | 188 см | 87 кг | |
| 89 | Илья Карпухин | Сул | 13 июль 1998 (28 яшь) | 185 см | 87 кг | |
| 96 | Никита Лямкин |
Сул | 6 февраль 1996 (30 яшь) | 195 см | 85 кг | |
| Нападающие | ||||||
| 11 | Михаил Фисенко |
Сул | 1 июнь 1990 (36 яшь) | 186 см | 84 кг | |
| 13 | Радэль Замалетдинов | Сул | 8 август 2005 (21 яшь) | 175 см | 75 кг | |
| 14 | Григорий Денисенко | Уң | 24 июнь 2000 (26 яшь) | 180 см | 90 кг | |
| 15 | Артур Бровкин | Сул | 8 май 2001 (25 яшь) | 192 см | 77 кг | |
| 17 | Александр Барабанов |
Сул | 17 июнь 1994 (32 яшь) | 179 см | 88 кг | |
| 23 | Дмитрий Яшкин | Уң | 23 март 1993 (33 яшь) | 190 см | 102 кг | |
| 24 | Илья Сафонов | Сул | 30 май 2001 (25 яшь) | 193 см | 93 кг | |
| 29 | Нэйтан Тодд | Уң | 2 декабрь 1995 (30 яшь) | 185 см | 86 кг | |
| 50 | Денис Комков | Сул | 31 июль 2001 (25 яшь) | 180 см | 72 кг | |
| 55 | Александр Хмелевский | Уң | 9 июнь 1999 (27 яшь) | 183 см | 86 кг | |
| 59 | Семен Терехов | Сул | 28 гыйнвар 2002 (24 яшь) | 187 см | 83 кг | |
| 71 | Алексей Пустозеров | Сул | 29 апрель 2000 (26 яшь) | 180 см | 83 кг | |
| 72 | Владимир Алистров | Сул | 12 февраль 2001 (25 яшь) | 189 см | 88 кг | |
| 86 | Никита Дыняк | Уң | 6 август 1997 (29 яшь) | 182 см | 83 кг | |
| 92 | Дмитрий Кателевский | Сул | 17 гыйнвар 2003 (23 яшь) | 182 см | 79 кг | |
| 94 | Кирилл Семёнов |
Сул | 27 октябрь 1994 (31 яшь) | 185 см | 80 кг | |
| 95 | Артём Галимов | Сул | 8 сентябрь 1999 (26 яшь) | 179 см | 70 кг | |
КХЛ юниорлар драфтында сайлап алынган уенчылар
2009
2010
Денис Перевозчиков (16 нчы гомуми);
Владимир Ткачёв (41 нче гомуми);
Дмитрий Архипов (61 нче гомуми);
Олег Железнов (66 нчы гомуми);
Камил Камалиев (94 нче гомуми);
Антон Савельев (100 нче гомуми);
Альберт Яруллин (128 нче гомуми);
Никита Церенок (154 нче гомуми);
Булат Хамматов (181 нче гомуми).
2011
Йерри Каукинен (22 нче гомуми);
Дамир Галин (48 нче гомуми);
Кристофер Гибсон (51 нче гомуми);
Дамир Мусин (78 нче гомуми);
Илья Николаев (125 нче гомуми);
Николай Владимиров (131 нче гомуми).
2012
Ринат Вәлиев (3 нче гомуми);
Рузал Галиев (22 нче гомуми);
Виктор Шахворостов (38 нче гомуми);
Руслан Трубкин (61 нче гомуми);
Роман Рачинский (76 нчы гомуми);
Всеволод Ястребков (80 нче гомуми);
Максим Пушкарский (81 нче гомуми);
Зият Пайгин (82 нче гомуми);
Евгений Лызин (83 нче гомуми);
Дмитрий Каштанов (84 нче гомуми);
Тимур Билалов (108 нче гомуми);
Дмитрий Ермошенко (124 нче гомуми).
2013
Евгений Свечников (2 нче гомуми);
Александр Протапович (6 нчы гомуми);
Максим Лазарев (8 нче гомуми);
Радэль Фазлыев (9 нчы гомуми);
Марк Марин (10 нчы гомуми);
Эдуард Насыйбуллин (13 нче гомуми);
Артём Расулов (14 нче гомуми);
Алексей Дерзаев (16 нчы гомуми);
Семён Богачонок (17 нче гомуми);
Артём Леонтьев (24 нче гомуми);
Илья Голубев (33 нче гомуми);
Ростислав Осипов (46 нчы гомуми);
Александр Гвоздецкий (61 нче гомуми);
Кирилл Боков (67 нче гомуми);
Камил Минһаҗев (101 нче гомуми);
Владислав Осипов (136 нчы гомуми);
Рөстәм Шамилов (150 нче гомуми);
Фәрхәт Минәбетдинов (170 нче гомуми).
2014
Денис Цуканов (36 нчы гомуми);
Артём Вәлиев (88 нче гомуми);
Артур Тянулин (131 нче гомуми);
Роман Саттаров (163 нче гомуми).
2015
Дмитрий Мужиков (24 нче гомуми);
Виталий Михайлов (35 нче гомуми);
Янне Куокканен (38 нче гомуми);
Ян Хоменко (62 нче гомуми);
Филип Густавссон (103 нче гомуми);
Ник Пастухов (130 нчы гомуми).
2016
Иң яхшы статистик күрсәткечләргә ия уенчылар
СССР/Россия чемпионатларының даими сезоннарында
* — «Ак Барс»ның хәзерге вакытта уйнаучы уенчылары
| Матчлар | Балллар | Шайбалар | Нәтиҗәле паслар | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
|
|
|
|
Чемпионы страны в составе «Ак Барса»
- 2018: Александр Шарыченков, Эмиль Гарипов, Роман Абросимов, Василий Токранов, Роман Манухов, Михаил Сидоров, Рафаэль Батыршин, Альберт Яруллин, Атте Охтамаа, Дамир Мусин, Андрей Марков, Никита Лямкин, Антон Глинкин, Никита Язьков, Михаил Глухов, Ярослав Косов, Роб Клинкхаммер, Артём Лукоянов, Дмитрий Архипов, Иржи Секач, Александр Свитов, Владислав Кара, Джастин Азеведо, Владимир Ткачёв, Антон Ландер, Александр Бурмистров, Алексей Потапов, Фёдор Малыхин, Андрей Попов, Станислав Галиев, Данис Зарипов, Дмитрий Обухов
- 2010: Петри Веханен, Станислав Галимов, Сергей Николаев, Никита Алексеев, Алексей Бадюков, Евгений Бодров, Вячеслав Буравчиков, Алексей Емелин, Данис Зарипов, Степан Захарчук, Яркко Иммонен, Дмитрий Казионов, Нико Капанен, Роман Кукумберг, Николай Лемтюгов, Евгений Медведев, Алексей Морозов, Андрей Мухачёв, Илья Никулин, Дмитрий Обухов, Григорий Панин, Андрей Первышин, Янне Песонен, Кирилл Петров, Александр Степанов, Алексей Терещенко, Василий Токранов, Ханнес Хювёнен, Игорь Щадилов, Михаил Юньков
- 2009: Сергей Николаев, Станислав Галимов, Фредрик Норрена, Илья Никулин, Андрей Мухачёв, Андрей Первышин, Дмитрий Космачёв, Вячеслав Буравчиков, Алексей Емелин, Григорий Панин, Евгений Медведев, Василий Токранов, Олег Петров, Михаил Жуков, Данис Зарипов, Александр Степанов, Дмитрий Обухов, Нико Капанен, Юкка Хентунен, Алексей Бадюков, Андрей Кузьмин, Дмитрий Казионов, Никита Алексеев, Глеб Клименко, Тони Мортенссон, Кирилл Петров, Алексей Морозов
- 2006: Александр Ерёменко, Фред Брэтуэйт, Раймон Жиру, Сергей Климентьев, Илья Никулин, Денис Денисов, Евгений Рясенский, Андрей Первышин, Игорь Щадилов, Яков Селезнёв, Константин Корнеев, Андрей Зубарев, Виталий Прошкин, Геннадий Разин, Александр Рыбаков, Владимир Воробьёв, Денис Логинов, Алексей Чупин, Михаил Юньков, Михаил Жуков, Дмитрий Дударев, Данис Зарипов, Алексей Терещенко, Александр Степанов, Энвер Лисин, Дмитрий Обухов, Сергей Зиновьев, Алексей Бадюков, Алексей Косоуров, Алексей Морозов
- 1998: Сергей Абрамов, Дмитрий Ячанов, Олег Грачёв, Юрий Гунько, Дмитрий Балмин, Халим Нигматуллин, Александр Савицкий, Леонид Лабзов, Владимир Толоконников, Артём Анисимов, Рафик Якубов, Александр Завьялов, Кирилл Голубев, Эдуард Кудерметов, Игорь Степанов, Айрат Кадейкин, Алексей Чупин, Олег Антоненко, Андрей Царёв, Роман Баранов, Денис Архипов, Дмитрий Ванясов, Сергей Золотов, Ильнур Гизатуллин, Михаил Сарматин, Сергей Соломатов, Алмаз Гарифуллин, Павел Лазарев
Яшьләр командасы
Стадион
- Төп мәкалә: Татнефть Арена
«Ак Барс»ның «өй» мәйданчыгы — «Татнефть Арена», ул берьюлы 10 000 тамашачыны сыйдыра ала (хоккей матчлары вакытында — 8460). Яңа мәйданчыкта «Ак Барс» беренче уенын 2005 елның 26 декабрендә Чеховның «Витязь» командасына каршы уздыра һәм 4:2 исәбе белән җиңә.
- Төп мәкалә: Спорт сарае (Казан)
Элегрәк Казан командасы 3345 тамашачына сыйдыра алырлык Спорт сараенда чыгыш ясый.
Җанатарлар
«Ак Барс» командасының җанатарлар клубы күп санлы һәм техник яктан яхшы җиһазландырылган. 2026 елга караган мәгълүматларга караганда, «Ак Барс» клубын яклаучы актив җанатарлар хәрәкәте булган 12 шәһәр исәпләнә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Новосибирск, Астана, Рига, Түбән Новгород, Ярославль, Уфа, Чиләбе, Ижау, Ырынбур. Клуб җанатарларының башка шәһәрләрдә булуы «Ак Барс»ның имиджына уңай йогынты ясый һәм командага мөһим кунак матчларында ярдәм итә[14].
Иң танылган җанатарлар берләшмәләренең берсе — «О.С.К.А.Л.» фан-клубы (аббревиатура «Один Сильнейший Клуб — «Ак Барс» Любимый» дип чишелә). Җанатарлар хәрәкәте тарихы 2000 нче еллар уртасына башлана, ул вакытта клубның Россия һәм халыкара ярышлардагы уңышлы чыгышлары аркасында аның популярлыгы нык үсә[15].
«Ак Барс» җанатарлары трибуналарда «Ак Барс» төсләрендәге киемнәр кия, девизлар кычыкыра, перфоманслар оештыралар, шулай ук кунак уеннарына бергәләп бара. Вакыт узу белән хәрәкәт киңәя: җанатарлар региональ берләшмәләр төзи, клуб сөючеләрнең халыкара съездларында катнаша һәм бер-берсе белән элемтәләрне ныгыта. Халыкара очрашуларда Россия, Европа һәм Азия илләреннән килгән фан-төркемнәр вәкилләре катнаша.
Күпчелек җанатар хәрәкәтләрендәге кебек, «Ак Барс» җанатарлары да каршылыкларга керә. Мисал өчен, «Автомобилист»ка каршы кунак матчында хуҗа команда фанатлары Казан клубына карата түбәнсетүче лозунглар кычкыра, моның өчен «Автомобилист»ка штраф салына[16]. Башка очракларда Казан фанатлары резонанс тудырга, мәсәлән, «Салават Юлаев»ка каршы матчта алар гимнны кычкырып бүлдерә — «Ак Барс» бу инцидент өчен гафу үтенә[17].
Фактлар
- «Ак Барс», ЦСКА белән беррәттән, Россия хоккеенда династия-командага әверелә[18][19]. 2006—2010 елларда «Барслар» дүрт тапкыр Россия хоккей чемпионатының финалына чыгалар һәм шуларның өчендә җиңәләр, соңгы ике тапкырында — бер-бер артлы.
- «Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов Россия чемпионатларында дүртенче титулын яулый (бер тапкыр Мәскәү «Динамо»сы белән һәм өч тапкыр «Ак Барс» белән), ул Россия тренерлары арасында рекорд куючы [20].
- 2010 елның 25 апрелендә финал сериясенең алтынчы матчында «Ак Барс» хоккейчылары үз мәйданчыгында «ХК МВД» командасын җиңә(7:1). Бу нәтиҗә Россия чемпионатларының финал серияләре тарихында иң зур җиңү була[21]. Бу матчның тәнәфесендә «The Shopengauers» төркеме чыгыш ясый, соңрак бу төркем катнашучылары «Ак Барс» хоккей клубының гимнын яза[22]. «Ак Барс» сакчысы Алексей Емелин әлеге уенда берьюлы ике рекорд куя: ул 1 шайба кертә һәм 4 нәтиҗәле пас бирә, шулай итеп финал сериясенең бер матчында 5 балл җыя[21].
- 2010 елның 11 мартында Казанда «Ак Барс» һәм «Барыс» командалары арасында узган КХЛ Көнчыгыш конференциясе плей-оффның 1/4 финал матчы (4:3 3ОТ) уза, 104 минут 39 секунд бара һәм ул вакыт өчен иң дәвамлы уен буларак, Россия хоккей тарихына кереп кала. Командаларга төп вакытның өч периодыннан тыш, ике 20 минутлык овертайм уйнагарга туры килә, һәм өченче овертаймның 5 нче минутында гына фин Нико Капанен «Барыс» капкасына җиңү шайбасын кертә[23][24].
- «Ак Барс» белән «Салават Юлаев» арасындагы уеннарны «Зелёное дерби» дип атыйлар[25].
Искәрмәләр
- ↑ Кубок Гагарина. khl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
- ↑ 10-й Чемпионат СССР на Хоккейных архивах. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2014. Архивировано 28 июнь 2017 года.
- ↑ История хоккея в Казани на сайте Федерации хоккея Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2014. Архивировано из оригинала 3 февраль 2014 года.
- ↑ История клуба. ak-bars.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
- ↑ Почему «Рубин», «Ак Барс» и УНИКС меняли свои имена. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2022. Архивировано 26 май 2022 года.
- ↑ Дмитрий Лагунов. Зинэтула Билялетдинов в третий раз возглавил «Ак Барс». РБК Татарстан (27 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
- ↑ Алексей Анисимов. Итоги сезона. «Ак Барс»: новый тренер, перестройка команды и прорыв Галимова. KHL.ru (22 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2026.
- ↑ Алексей Анисимов. Второй год Гатиятулина и межсезонье без резких движений. Навстречу сезону: «Ак Барс». KHL.ru (31 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2026.
- ↑ «Ак Барс» не стал увольнять тренера после поражения в 1/4 финала плей-офф. РБК (RBC.ru) (16 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2026.
- ↑ Анвар Гатиятулин: «Знаем, что нужно для того, чтобы сделать шаг вперёд». KHL.ru (5 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2026.
- ↑ Спортивный Регламент КХЛ на сезон 2016/2017. Статья 69, п.3. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2017. Архивировано 9 апрель 2017 года.
- ↑ Спортивный Регламент КХЛ на сезон 2016/2017. Статья 69, п.3. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 апрель 2021. Архивировано 7 апрель 2022 года.
- ↑ Континентальный кубок. Хоккейные Архивы. Хоккейные Архивы (Континентальный кубок). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2015. Архивировано 25 апрель 2011 года.
- ↑ Фан-клубы. ak-bars.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
- ↑ Норден Александр. Фанатское братство на Лебяжьем: в пригороде Казани стартовал очередной международный съезд фанатов «Ак Барса». realnoevremya.ru (3 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
- ↑ «Автомобилист» ответит за грубых фанатов, оскорбивших «Ак Барс». inkazan.ru (9 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
- ↑ Шипилова Влада. Гимн заглушили в фан-секторе. kommersant.ru (23 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
- ↑ Газета СПОРТ-ЭКСПРЕСС. КХЛ. Плей-офф. Финал. ХК МВД — «АК БАРС» — 3-4. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2010. Архивировано 1 июль 2010 года.
- ↑ Хоккей на портале 4-й Период. — «Ак Барс»: команда-династия? — Статьи. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2010. Архивировано 12 август 2010 года.
- ↑ Континентальная Хоккейная Лига — Цифры и факты. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2010. Архивировано 30 апрель 2010 года.
- ↑ 1 2 Континентальная Хоккейная Лига — Цифры и факты
- ↑ Хоккейный «Ак Барс» пошел в народ. www.business-gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2015. Архивировано 4 март 2016 года.
- ↑ Сегодняшний матч между «Ак Барсом» и «Барысом» стал самым продолжительным в российской истории — Хоккей — Sports.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2010. Архивировано 14 март 2010 года.
- ↑ Континентальная Хоккейная Лига — Протокол игры 2010 елның 13 март көнендә архивланган.
- ↑ «Зеленое дерби» придумали хоккейные маркетологи. realnoevremya.ru (8 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
