Татар телен кертү турында (декрет)
Татар телен кертү турында (декрет) («Татар телен республика совет учреждениеләренең эш кәгазьләренә кертү турында» декрет; рус. О введе́нии тата́рского языка́ в делопроизво́дство сове́тских учрежде́ний Респу́блики (декрет)) — ТАССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы тарафыннан 1921 елның 25 июнендә кабул ителгән Республика совет оешмалары эшчәнлегендә татар телен гамәлгә кертү турындагы документ[1]. Ул Татарстан тарихында татар телен дәүләт теле итеп тану турында беренче канун булып тора. Декретка Б. Мансуров, С. Сәетгалиев, Х. Гамзәт кул куя[2][3].
Декретның төп максаты ТАССРның дәүләт һәм җәмәгать учреждениеләрендә татар һәм рус телләренең юридик һәм гамәли тигез хокуклылыгын урнаштыру, татар халкы күпчелекне тәшкил иткән барлык Совет оешмаларында һәм предприятиеләрендә актив төп эш башкаруны татар теленә күчерү була. Ихтыяҗ туганда, рус телендә пассив эш алып баруны саклап калу күздә тотыла. Мәсәлән, Спас, Зөя кантоннарында, рус халкы күпләп яшәгән авыл советларында эш рус телендә алып барыла.
Югары даирәләрне әлеге процесс белән колачлау перспективалы бурыч булып тора һәм ул республиканың унъеллыгына — 1930 елга тәмамланырга тиеш була[4].
Төп нигезләмәләр
Декрет 11 пункттан тора. Барлык Дәүләт, Совет оешмаларына татар телен кертүне күздә тота (татар телен үзләре теләгәнчә кертергә рөхсәт ителгән иҗтимагый, кооператив һәм һөнәри оешмалар гына читтә кала).
Декрет нигезендә ТАССР Үзәк Башкарма комитеты каршында бүлек хокукларында татар телен гамәлгә ашыру буенча Комиссия оештырыла, аның карарлары республиканың барлык Совет учреждениеләре өчен мәҗбүри санала.
ТАССР Мәгариф комитеты бурычларына түбәндәгеләр керә:
- «дәүләт мөнәсәбәтләре өчен яраклы терминология һәм телеграф мөнәсәбәтләре өчен татар әлифбасын билгеләү» комиссиясен оештырырга;
- татар телен өйрәнергә теләгән Совет хөкүмәте органнары хезмәткәрләре һәм элемтә оешмалары хезмәт итүчеләр өчен курслар оештырырга;
- барлык икенче баскыч мәктәпләрендә татар телен укытуны, шулай ук теләүчеләр өчен татар мәктәпләрендә рус телен укытуны кертергә;
- конфессиональ мәктәпләрдән тыш, элек ябылган татар мәктәпләре эшен яңартырга;
- татар театрларын үстерүгә ярдәм итү.
Шулай ук декрет нигезендә, татар торак пунктларында суд эшләрен татар телендә алып бару; татар телен элемтә оешмалары практикасына кертү (татар телендәге телеграммаларны кабул итү һәм тапшыру һәм башкалар) карала.
Декрет буенча, Үзәк Башкарма комитет һәм ТАССР Халык Комиссарлары Советы документлары ике телдә: рус һәм татар телләрендә бастырылырга тиеш була. Рус теле татар теле белән беррәттән дәүләт теле хокукларында яши.
Дәүләт оешмаларына эчке эшләрне башкарыруны, шулай ук ТАССРның дәүләт телләренең берсендә үзара язышу, кирәк булганда тәрҗемәчеләр бюросы оештырыру йөкләнә.
Гамәлгә ашыру тарихы
1922 елда Татарстан Үзәк Башкарма комитеты каршындагы бүлек хокукларында хакимият органы буларак эш башкаруга татар телен кертү буенча Үзәк комиссия оештырыла. Комиссияне Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе Р. Сабиров үзе җитәкли. Шундый ук комиссияләр кантон башкарма комитетлары рәисләре җитәкчелегендә авыл җирлекләрендә дә оештырыла.
1922 елда татар телен тормышка ашыру максатында өч закон акты чыгарыла: 1922 елның 8 һәм 13 май карарлары һәм «Республиканың дәүләт оешмаларында һәм предприятиеләрендә татар телен тормышка ашыру буенча инструкция». Соңгысы төп документ булып тора[5][6].
1923–1924 еллар дәвамында һәм алга таба ТАССР Үзәк башкарма комитеты сессияләре, РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты пленумы утырышлары карарлары, резолюцияләре чыгарыла, алар ТАССРда татар телен гамәлгә ашыруны уңышлы үткәрү максатында кирәкле гамәлләрне конкретлаштырырга тиеш була. Мәсәлән, 1924 елда республика хөкүмәте Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе Шәймәрданов имзалаган «татар телен гамәлгә ашыру өлкәсендә перспективалы план» эшли. План буенча «биш ел дәвамында татар телен тулысынча дәүләтләштерү» ниятләнә[7]. План 1924/25 еллардан 1928/29 елларга кадәр языла, төгәл бурычлар билгеләнә. Аларны гамәлгә ашыру чаралары исә Татарстан Үзәк Башкарма комитетының 1924 елның 30 апрелендәге «Татар телен гамәлгә ашыру буенча чаралар уздыру» карарында тасвирлана[8].
Республика хөкүмәте перспектив план сыйфатында үзәк оешмалар хезмәткәрләренең 4–5 ел дәвамында рус һәм татар телләрен үзләштерүен, татар телендә кодекслар һәм агымдагы законнар чыгаруны билгели. План Казанның барлык оешмаларында ел саен татар хезмәткәрләренең процентын арттыруны күз уңында тота. Финанслар халык комиссариаты, Хезмәт халык комиссариаты, Халык хуҗалыгы советы, Татарстан профсоюзлар советы, шулай ук барлык дәүләт һәм сәүдә-сәнәгать берләшмәләре эшчәнлегендә татар һәм рус телләренең тулы һәм фактик тигез хокуклы булуын билгеләү төп бурыч була[9].ТАССР Үзәк башкарма комитеты сессияләре, республика партия киңәшмәләре, пленумнар, партия өлкә комитеты бюросы утырышлары татар телен гамәлгә ашыру мәсьәләсенә багышлана.
Республика совет учреждениеләре эш башкаруына татар телен кертү турында декрет ТАССР Үзәк башкарма комитеты рәисе Б.Мансуров һәм ТАССР инкыйлаб комитеты рәисе, ТАССР Халык Комиссарлары Шурасы рәисе С. Сәетгалиев кул куя.
Нәтиҗә
Мондый эзлекле эшнең нәтиҗәсе төрле дәрәҗәдәге татар мәктәпләренең, татар телендә китаплар, журналлар һәм газеталар чыгаруның артуы була. Үзәк комиссия дәүләт учреждениеләрендә, финанс, суд органнарында, сәүдә-сәнәгать предприятиеләрендә эшләү өчен татар хезмәткәрләрен әзерләү курслары оештыра. Барлык беренче һәм икенче баскыч мәктәпләрендә, һөнәри-техник уку йортларында, эшчеләр факультетларында һәм югары уку йортларында, шәһәр мәктәпләренең соңгы сыйныфларында барлык укучылар өчен мәҗбүри рәвештә татар телен укыту, тиешле татар уку йортларында рус телен укыту кертелә. Асылда бу милли телне саклау һәм яклау буенча дәүләт программасы закон дәрәҗәсендә алып барылуын аңлата.
Татар теле «барлык дәүләт оешмаларында» рәсми тел дип игълан ителә. Республикада рус халкының югары процентын исәпкә алып, декрет «татар теле белән беррәттән дәүләт теле һәм рус теле дә бар», дип билгели. Бер үк вакытта дәүләт аппаратын «төпләндерү» [10] буенча эш башлана[11]. Дәүләт оешмаларында эшләргә татар хезмәткәрләре тәкъдим ителә, эшчәнлек татар теленә тәрҗемә ителә.
Татарстанда декретка яраклы татар теле курслары оештыру, элемтә хезмәткәрләрен укыту, 2 нче баскычлы рус мәктәпләрендә һәм эшчеләрне укыту, татар мәктәпләрен ачу, татар театрларын үстерү, суд эшләрен һәм почта-телеграф элемтәсенә кертү күз алдында тотыла. ТАССРның Үзәк Башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары советының барлык декретлары һәм карарлары рус һәм татар телләренә чыгарылырга тиеш була[12].
Татар дәүләтчелеге формалашу процессының бу зур чарасы, рус халкының һәм Татарстанның төп халкы булган башка милләтләрнең мәнфәгатьләрен үтәп, акрынлап үткәрелә. Тиешле уку йортларында татарлардан кадрлар әзерләнә. Уку буенча эш алып барыла[13].
Кызганычка каршы, күп сәбәпләр аркасында әлеге күрсәтмәләр билгеләнгән вакытта үтәлми. ТАССР Үзәк башкарма комитеты карарлары бер-бер артлы чыкса да, реаль нәтиҗәләр булмый. 1922 елгы РТЯ инструкциясендә 1923 елның 1 февраленә кадәр республиканың барлык учреждениеләренең мөһерләре, штамплары һәм элмә такталары татар һәм рус телләрендә булырга тиешлеге күрсәтелүгә карамастан, 1923 елның 21 сентябрендә ТАССР Үзәк башкарма комитетының шул ук күрсәтмәләрне мәҗбүри үтәү турында яңа карары дөнья күрә[14]. Мондый тоткарлыкларның сәбәпләренең берсе булып татар телен гамәлгә ашыру турындагы инструкцияләрнең һәм тәфсилле күрсәтмәләрнең еш кына кайбер кантон идарәләренә барып җитмәве тора[15].
Финанслау булмау аркасында да кыенлыклар килеп чыга, татар телен дәүләтләштерү процессын техник яктан тәэмин итү дә тоткарлана. Мәсәлән, 1926 елга өч волостьта гына татар шрифтлы машинкалар була[16].
1920 еллар ахырына татар телен тормышка ашыру туктала диярлек[17].
Шулай ук карагыз
Библиография
- За 5 лет. К V годовщине провозглашения Татарской Советской Социалистической Республики. – Казань: 1-я гостип. «Красный Печатник», 25 июня 1925 г. – 208 с.
- Национальный вопрос в Татарской республике // Красная Татария, 1924, 13 мая.
- Об итогах и перспективах реализации татарского языка // Красная Татария, 1924, 18 июня
- Резолюция по докладу о реализации татарского языка // Красная Татария, 1924, 19 июня.
- Сборник Декретов, Постановлений, важнейших Циркуляров и других материалов в области реализации татарского языка. – Казань: Изд. Центр Комиссии по реализации татарского языка при ЦИК ТАССР, 1925. – 88 с.
- ЦГА ТАССР, Ф.732, оп.1, д.6, л.45.
- ЦГА ТАССР, Ф.3682, оп.З, д.436, л.44.
- ЦГА ТАССР, Ф.732, оп.1, д.2, л.136.Чыганаклар
- Татар энциклопедия сүзлеге. ТР ФАсенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Казан, 1998
- Декрет «О введении татарского языка»
Әдәбият
- Бодреев С. Татарская АССР. - М., 1932.
- Габидуллин X. Татарстан за семь лет. - Казань, 1927.
- Гарипова З.Г. Языки, духовная культура и история тюрков: традиции и современность. Труды международной конференции т.1. Казань, 1992 – С. 34-35.
- Климов И.М. Образование и развитие Татарской АССР. Казань, 1960.
- Культурное строительство в Татарии. 1917-1941. Документы и материалы. Казань, 1971.
- Юсупова Л.А. К вопросу огосударствления татарского языка в ТАССР в 1920-е гг. // Филология и култура. 2012. №3. - С. 234-236
Искәрмәләр
- ↑ М.А. Сәйдәшева, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты. Сәетгалиев Сәхипгәрәй Сәетгали улы. Tatarica (энциклопедия). Мөрәҗәгать итү датасы: 2021 елның 2 гыйнвар.
- ↑ Культурное строительство в Татарии: 1917-1941. Документы и материалы / Под ред. М.К. Мухарямова, М.3. Тутаева. — Казань: Таткнигоиздат, 1971.
- ↑ Кириллова З. Татар телен дəулəт теле буларак гамəлгə кую (20 – 30 нчы еллар). — Казан: МастерЛайн, 2000.
- ↑ За 5 лет. К V годовщине провозглашения Татарской Советской Социалистической Республики. – Казань: 1-я гостип. «Красный Печатник», 25 июня 1925 г. С. 40
- ↑ Сборник Декретов, Постановлений, важнейших Циркуляров и других материалов в области реализации татарского языка. – Казань: Изд. Центр Комиссии по реализации татарского языка при ЦИК ТАССР, 1925. – С. 11-12
- ↑ Известия Татцика, 1922, 21 декабря
- ↑ ЦГА, РТ,Ф 732, оп.1, д. 586, л. 87-92
- ↑ «Красная Татария», 1924, 11 мая
- ↑ Гарипова З.Г. Осуществление закона о государственном языке в Татарстане (20-е годы). http://www.tataroved.ru/. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2024.
- ↑ рус. коренизация — 1920–1930 елларда Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләтенең СССР милли республикаларындагы милли сәясәтенең совет, мәхкәмә, җәмәгать һәм хуҗалык органнарында җаваплы һәм башка хезмәткәрләр вазифаларын төп халыклар вәкилләре биләүдә, шулай ук эш кәгазьләрен рус теле белән беррәттән әлеге халыкларның туган телләрендә алып баруны оештыруда махсус чаралар башкаруны күздә тоткан юнәлеше)
- ↑ Татарика
- ↑ Милләттәшләр
- ↑ В поисках национального лица автономии
- ↑ Сборник Декретов, Постановлений, важнейших Циркуляров и других материалов в области реализации татарского языка. – Казань: Изд. Центр Комиссии по реализации татарского языка при ЦИК ТАССР, 1925. – С.15
- ↑ НА РТ Ф.5852. оп.1, ед.хр.318. л.12
- ↑ НА РТ Ф. Р-732. Оп.1. ед.хр.778.л.92 об.
- ↑ Валиуллин И.Р. О введении татарского языка в делопроизводство советских учреждений Республики. www.tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2024.