Көньяк Осетия
Кө́ньяк Осе́тия Җөмһүрияте (осет. Республикæ Хуссар Ирыстон, груз. რესპუბლიკა სამხრეთ ოსეთი) — Кавказда урнашкан өлешчә танылган дәүләт.
Гөрҗистан тарафыннан 1991, 2008 елларда оештырылган сугышлар нәтиҗәсендә Абхазия һәм Көньяк Осетия Гөрҗистан дәүләтеннән чыктылар. Россия һәм БМОның биш башка дәүләте 2008-2009 елларда Абхазия һәм Көньяк Осетияне бәйсез дәүләт сыйфатында таныдылар. Күпчелек дәүләтләр Көньяк Осетияне бәйсез дәүләт сыйфатында танымыйлар.
Хәзерге вакытта Көньяк Осетия бәйсезлеген Венесуэла, Науру, Никарагуа, Россия һәм Сирия таныйлар.