Нурсолтан Назарбаев урамы (Казан)
Нурсолтан Назарбаев урамы (рус. улица Нурсултана Назарбаева) – Казанның Идел буе һәм Вахит районнарында, элекке Постау бистәсендә урнашкан урам. Тихомирнов урамы һәм Универиада проспекты белән кислелешеннән башланып, Петербур/Агрономия, Островский/Качалов, Спартак, Марсел Сәлимҗанов/Павлюхин, Һади Такташ урамнары белән кисешә һәм Вахитов мәйданында тәмамлана. Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев (1940 елда туган) исемен йөртә.
Тарих
Урамның беренче исеме – 3 нче Аркылы Зур урам. 1927 елның 2 ноябрендә эсперанточылар ячейкасы үтенече буенча урамга Эсперанто исеме кушылган. 1949-1988 елларда урам совет дәүләт эшлеклесе Андрей Жданов исемен йөрткән, ә 1988-2015 елларда янә Эсперанто урамы дип аталган. Хәзерге исемен 2015 елдан йөртә.