Ислямов Радик Рәмис улы

Радик Рәмис улы Ислямов (рус. Ислямов, Радик Рамисович, 29 декабрь 1979, Татар Ялтаны, Татарстан АССР) — Россия муниципаль эшлеклесе, Балык Бистәсе районы башлыгы (2022 елның декабреннән)[1].

Тормыш юлы

1979 елның 29 декабрендә ТАССРның Чистай районы, Татар Ялтаны авылында туган[2].      

Белеме

Хезмәт юлы

2000–2002 елларда «Чистай хәбәрләре» редакциясендә компьютер вёрсткасы буенча мөхәррир урынбасары булып эшли.  

2002–2003 елларда «ГАРО-Сервис Плюс» ҖЧҖ реклама буенча менеджер вазифасын, 2003—2022 елларда Чистай шәһәрендә «Квест» ҖЧҖ генераль директоры вазифасын башкара[3].  

2022–2022 елларда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, 2022 елның 7 сентябреннән 3 октябренә кадәр Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы.

2022 елның 3 октябреннән 15 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, 2022 елның 15 декабреннән — Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы[4].

Район башлыгы вазифасында хезмәтләре

Радик Ислямов, Балык Бистәсе районы башлыгы буларак, төбәкнең социаль инфраструктурасын үстерүдә актив катнаша. Эшләре район халкының тормыш шартларын һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга, күп кенә проектлары район территориясенә туристлар җәлеп итүгә һәм район икътисадын үстерүгә юнәлдерелгән[5][6].

Гаилә хәле

Өйләнгән, ике баласы бар[2].

Дәүләт бүләкләре

Искәрмәләр

  1. Радик Ислямов назначен исполняющим обязанности главы Рыбно-Слободского района (рус.). KAZANFIRST (7 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2025.
  2. 1 2 Ислямов Радик Рамисович (рус.). ribnaya-sloboda.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2025.
  3. Ислямов Радик Рамисович (рус.). Татар Информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2025.
  4. Ислямов Радик Рамисович (рус.). tatcenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2025.
  5. Динара Прокопьева. «Шумбутский лес – настоящая тайга»: чем завлекал бизнес глава Рыбной Слободы (рус.). Татар Информ (25 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2025.
  6. Динара Прокопьева. «Шумбутский лес – настоящая тайга»: чем завлекал бизнес глава Рыбной Слободы (рус.). Татар Информ (25 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2025.