Чистай педагогика көллияте

Файл:Чистай ПК.jpg
Көллият бинасы

Чистай педагогика көллияте, рус. Чистопольский педагогический колледж1915-2015 елларда Татарстанның Чистай шәһәрендә эшләп килгән урта махсус һөнәри белем бирү оешмасы.
2015 елда Чистай педагогика көллиятен Чистай политехника көллияте белән берләштереп, яңа уку йорты — Чистай күппрофильле көллияте ачыла.

Тарих

  • 1915 елда, Беренче Балтыйк буе рус семинариясе Курляндиядән Чистайга эвакуацияләнгәч, нигез салынган.
  • Россия империясендәге 171 Укытучылар семинариясенең берсе буларак, башлангыч укуханәләр өчен укытучылар әзерли.
  • 1919 елда укытучылар семинарияләре педагогик курсларга яки халык мәгарифе институтларына үзгәртелә[1]
  • 1919 елның 2 ноябрендә Чистай халык мәгарифе институты оештырыда (институт шурасы рәисе Ф.Ф. Советкин).
  • 1920 елның августында институтка элекке руханыйлар училищесы бинасы тапшырыла. Мәктәпкәчә тәрбия бүлеге һәм мәктәптән тыш тәрбия бүлекләре ачыла.
  • 1920 елда мәктәп укытучылары бүлегенең беренче чыгарылышы була.
  • 1921 елның ахырында институт гамәли институт итеп үзгәртелә.
  • 1922 елның 17 февралендә мөселман педагогик курслары белән берләшеп, исеме Рус-татар педагогика техникумы (1922 елның 6 мартыннан) итеп үзгәртелә[2].
  • 1937 елда техникум Чистай педагогика училищесы итеп үзгәртелә. Балалар бакчалары тәрбиячеләре бүлегенең беренче чыгарылышы була.
  • 1941 елда Буа педагогика училищесы белән Чистай педагогика училищесы берләштерелә.
  • 2010 елда Чистай педагогика училищесы көллият итеп үзгәртелә.
  • 2015 елда Чистай педагика көллияте ябыла, укытучылары һәм укучылары Чистай күппрофильле көллиятенә кушыла.

Белгечлекләр

  • Мәктәпкәчә тәрбия
  • Социаль педагогика
  • Чит тел
  • Гамәли информатика
  • Өстәмә белем педагогы
  • Мәгълүмат системалары

Уку йортын тәмамлаучылар

100 еллык тарихында уку йорты 25 мең белгеч әзерләп чыгарган.

Бина

Сәүдәгәр Чукашев утары (XIX гасырның I яртысы).
Төбәк (республика) дәрәҗәсендә әһәмияткә ия шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәле[3].

Искәрмәләр

  1. Постановлением Народного Комиссариата просвещения РСФСР от 9 июля 1919 г.
  2. Предписание Татарского отдела профобразования № 536 17.02.1922
  3. «Все дома России» порталында

Тема буенча өстәмә